Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / "Мин кем булырга телим?" темасына сочинение язарга әзерлек дәресенең план-конспекты
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

"Мин кем булырга телим?" темасына сочинение язарга әзерлек дәресенең план-конспекты

библиотека
материалов



Максат : 1. Укучыларны һөнәрләр дөньясына алып керү, аларда теге яки бу һөнәргә кызыксыну уяту; теләк – омтылышларын ачыкклау һәм эш дәвамында һөнәр иясенә кирәкле күнекмәләр булдыру өстендә эшләү;

       2. Укучыларны алдынгы хезмәткәрләр үрнәгендә тәрбияләү;

       3. Туган якка мәхәббәт тәрбияләү;

       4. Хезмәтнең һәрнәрсәдән дә өстен, куәтле көч булуын, җәмгыятьтьтә барлык байлыкның эш, хезмәт белән генә тудырылуын төшендерү;

       5. Илебез байлыгын тудыручы, аның чәчәк атуы өчен армый – талмый хезмәт куючы һөнәр ияләренә мәхәббәт хисе уяту;

        6. Яңа һөнәр – шәфкать туташы һөнәрен үзләштерү;

 

          Җиһазлау :” Авылымның алдынгы кешеләре” – альбом.

          Дәрес барышы : 

             Укытучы:

-         Укучылар, сезгә билгеле булганча, сыйныф сәгатебез “Минем яраткан һөнәрем” дип атала.

-         Һөнәрләр... Катлаулы да, мактаулы да алар. Теләгәнеңне сайла! Һәркайсыгызның үзенә генә хас исе бар. Икмәк пешерүчедән хуш исле икмәк исе аңкый, табибтан дару исе, остаханәдә эшләүче балта остасыннан йомычка исе килә.

-         Укучылар сез шушы һөнәрләрнең кайсын сайларга уйладыгыз икән? Ягез әле, тыңлап узыйк.

1 нче укучы – тәрбияче.

             Һәркемнең күңеле тарткан һөнәре була. Минем хыялым – балалар тәрбиячесе булу. Мин бик тә балалар яратам. Аларга төрле уеннар, җырлар өйрәтер идем. Кечкенә балаларга игътибарлы булырга кирәк, чөнки алар әле бик нәниләр, бик кечкенәләр.

              Тәрбиячегә бала җанлы булырга кирәк, сабыйның хәлен аңларга, аның кебек уйнарга, көләргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына син аларның күңелен яулый аласың һәм үз эшеңнең остасы буласың. Мин тәрбиячегә кирәкле сыйфатларны үземдә булдырырмын. һәм киләчәктә хыялым тормышка ашар дип уйлыйм.

            2 нче укучы – сатучы.

             Мин киләчәктә сатучы булырга телим. Бу – мактаулы һәм игелекле һөнәр. Сатучы булу – ул бик җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эш. Аның бурычы кешеләргә теге яки бу товарны тәкъдим итү генә түгел, ә бу төр товар турында төгәл мәгълүмат та бирү.

Ул ихтирамлы, игелекле, сатып алучылар белән яхшы мөгамәләдә булырга тиеш. Сатучылар арасында да төрле кеше очрый. Кешелекле, игътибарлы, түзем, сабыр холыклыбулырга кирәк.Мин үземдә бу сыйфатлар бар дип уйлыйм. Киләчәктә мактаулы, ихтирамга лаек сатучы булырмын.

           3 нче укучы – умартачы.

         Мин киләчәктә “татлы һөнәр иясе” булырга телим. Кем соң ул  татлы һөнәр иясе? Ул – умартачы. Минем абыем тирә-юньдә умартачы буларак дан тота, мин киләчәктә үзебезнең умартачылар нәселен дәвам итәрмен.

         Күңелем балыклы күле, ямҗле табигате, җәнлекле урманнары бәлән дан тоткан авылыма  тартыла.

         Бу хезмәт кешесеннән нәрсә сорала  соң? Беренчедән – хезмәтеңне ярату. Икенчедән – бал кортларын яшь баланы тәрбияләгән  кебек карарга кирәк. Ояларны урыннан – урынга  күчерү дә бал мул булсын бик әһәмиятле.Бал кортлары карабодай басуларын серкәләндерүдә зур файда китерәләр.Умартачыга ярдәм,киңәш сорап та күп киләләр.Бал-кешене дәвалый,күп авырулар балдан җаннарына-тәннәренә сихәт табалар.Мин һәркемгә хәлемнән килгәнчә прополис белән дә,киңәшләрем белән дә булышырмын.Киләчәктә кәрәзле бал җитештереп,карт-карчыкларны шатландырырга уйлыйм.Киләсе елдан аабыем бал корты агуын һәм ана кортларның”сөт”ен җитештерүне дә үайга салырга тели.Чөнки аларга дәвалау һәм косметика өлкәләрендә ихтыяҗ зур.Ә моңа умарта башы саннарын арттырып кына ирешергә мөмкин.

             4 нче укучы – огроном.

        Минем алтын үстерүче буласым килә.Сез гаҗәпләнерсез:алтын үстерүче дә буламы?Әйе,була икән.Ул-агроном,ягъни авыл хуҗалыгы белгече,кыр хуҗасы.Авыл

хуҗалыгы белгече хезмэте бик тынгысыз .Мин кечкенәдән үк бабайдан “чәчү”,”урак”,”җир” дигән сүзләрне ишетәм.Җиргә,ипекәйгә хөрмәте зур аның.Шулай булмый мөмкин түгел,чөнки бабай Бөек Ватан сугышында да катнаша,тормышның ачысын-төчесен дә күп татый.Бабам җирнең уңдырышлылыгын арттыру,һәр гектардан мул уңыш алу өчен алдынгы тәҗрибәне киң куллана.

         Бервакыт бабай Мәскәүдән ярты капчык яңа сорт бодай күтәреп кайтты. Ишек төбендә басып тора, шатлыгы бөтен кыяфәтенә чыккан, йөзе дә кояш кебек балкый. “Бабай, әллә алтын биреп җибәрделәрме?” – дип шаяртуыма ул: “Улым, бу алтынга алмаштыра торган әйбер түгел, бодай бу, бодай, - диде. Аннан ул дәртләнеп бу сорт хакында, аның гектардан күпме уңыш бирәчәге, киләсе елда уңышның күпме киләчәге хакында сөйләде.

         Икмәк үстерергә бөтен көчен бирүче, җиргә гашыйк бабам белән горурланам мин. Ул алтынны үзе үстәрә.

         Шул ук вакытта безнең президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев тә авыл хуҗалыгы белгече. Аны зирәк акылы шул югары баскычка – президент дәрәҗәсенә күтәргән.

         Мин алардан – туган туфракка, җиргә гашыйк кешеләрдән үрнәк алам, алар кебек булырга тырышам. Өстәлебездә һәрвакыт хуш исле икмәк булсын өчен мин көчемне кызганмам.

        5 нче укучы – китап басучы.

Бүгенге тормышыбызны китап, гәзит, журналдан башка күз алдында китерүче дә читен. Һәркем үзенең беренче укытучысын,  беренче китабы - әлифбаны, укыган беренче шигырен яхшы хәтерлидер. Ә алар китап басучыларның оста куллары белән эшләнгән бит. Китап басучы һөнәре бик борынгылардан саналмый, әмма җәмгыять өчен бик кирәкле һөнәр. Кино, трамвай, поезд билетлары, төрле эш кәгазьләреннән файдалану безгә зур уңайлык туйдыра, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Мин балаларны матур – матур китаплар белән шатландырырга телим. Китаплар зурлар өчен дә, гомүмән, һәркем өчен кирәк. Китап – безнең дустыбыз ярдәмчебез, киңәшчебез.

       “Китапсыз өй – тәрәзәсез бүлмә”дип юкка гына әйтмәгәннәр.Китаптан башка белем юк.Китап булмагач бик кыен.Мәсәлән,хәзерге вакытта мәктәпләрдә укучыларга дәреслекләр җитми.Мин күп итеп дәреслекләр бастырыр идем,бер укучы да дәреслеккә аптырап утырмасын,рәхәтләнеп укысын һәм шул ук вакытта алар китапларга сакчыл булсыннар иде.Мин бу һөнәр турында туганыбыздан белдем.Бу белгечлекне алу өчен Казандагы 4 нче һөнәри-техник училищеда белем алырга кирәк,ә аннан соң Мәскәү полиграфия институтына конкурссыз (ярышсыз)керү хокукы бирелә.

         Минем теләгем тормышка ашар дип уйлыйм.

          6 нчы укучы – табиб.

         Минем киләчәктә шәфкать туташы буласым килә.Үз эшеңнең остасы булу өчен белем,еллар дәвамында тәҗрибә тупларга кирәк,бары тик шул вакытта гына уңышка ирешеп була.Шәфкать туташына,гомумән,табиюка чисталык,пөхтәлек,шәфкатьлелек,игелеклелек кебек сыйфатлар булдырырга кирәк.

          Ә бәлки әле мин шәфкать туташы гына түгел,ә хирург булырмын.Бу һөнәр иясе булу өчен төпле белем,түземлелек,сабырлык кирәк.Хирурглар,кинолардан күргәнемчә,сәгатьләр дәвамында катлаулы операцияләр ясыйлар.Әгәр дә батыр йөрәкле,алтын куллы хирурглар булмаса,күп кенә кешеләрнең чәчәктәй гомере өзелер иде.Мәсәлән,Русиянең беренче Президенты Борис Николаевич Ельцинның гомерен милләттәшебез саклап калды дип әйтергә тулы хакыбыз бар.Батыр йөрәкле,алтын куллы,тирән белемле Ринат Акчурин белән горурланам,аның кебек булырга тырышам,киләчәктә сәламәтлек сагына басармын,кешеләрне авыру-чирләрдән йолып калырмын.

       7 нче укучы – укытучы.

      Дөньяда бик күп һөнәрләр бар.Мәсәлән,шофёр,йөк ташучы,өй төзүче,шәфкать туташы һәм башкалар.Шофёр йөк ташый,төзүче өйләр төзи,йортлар сала,шәфкать туташы кешеләрне дәвалый.Ә мин үзем өчен һөнәр таптым.Укытучы!Нинди бөек исем!Ничек горур яңгырый!Укытучыдан башка шагыйь дә,язучы да,төзүче дә,табиб та юк.Нәни бала күңеленә изгелек орлыгы салучы ул-укытучы.

         Укытучы!Сине яратсыннар,тыңласыннар өчен синең йөрәгеңдә күпме ялкын,җылылык булырга тиеш.

         Укытучы эшен ювелир хезмәте белән чагыштырып карыйк әле. Аз гына төгәлсезлек җибәрдеңме асылташ яраксызга әйләнә.Тик кеше җаны таш түгел.Аны зиннәтле түш бизәгеннән алып ташлап булмый.Менә шуңа укытычыга кеше рухының һәр кисәкчеге ахактай саф булсын,аңа бер тап та төшмәсен өчен тырышырга туры килә.

          Мин кечкенә балалар яратам,аларга төрле уеннар өйрәтәм,укытучы-укучы булып уйныйбыз.Телевизордан балалар чыгышларын кызыксынып карыйм.

          Үз хезмәтеңнең чын остасы булу өчен тырышып укырга,фән нигезләрен үзләштерергә,көндәлек үз өстеңдә эшләргәң,белемеңне баетырга кирәк.Шунда гына син үз хезмәтеңнең чын остасы буласың.Юкка гына әйтмиләр бит:

           Хезмәт аша туа чын батырлык,

           Хезмәт илтә иң зур хөрмәткә

           Хыялым тормышка ашса,

           Мин үземне бәхетле санар идем.

           Укытучы:

     --Әйе,укучылар,бәхет төшенчәсенә яраткан һөнәреңне үзләштерү,үз максатыңа ирешү дә керә.

      Бәхет нәрсә?Ничек табыла ул?Син яшь кеше сорау бирәсең.Менә болай кыска гына итеп килә сиңа җавап бирәсем:

        -Гади хезмәт белән дус бул да син,

         Җиң сызганып каршы ал гына!

         Шул чагында  бәхет кулын сузып,

         Үзе килер синең алдыңа.

                                       (З.Туфайлова.)

           Бөек татар шагыйре Г.Тукай да “Зур бәхетләр җиң сызганып эшкә бирелгәннән килә”, - дигән.

           Сезнең һәркайсыгызның  олы максаты булырга тиеш. Ә олы максатлы кешеләр, дулкыннарны ярып алга барган зур кораб кебек, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәләр.

          Укытучы:

-         “Һөнәрләр күп, теләгәнеңне сайлап ал!”- дип атадык сыйныф сәгатен. Хәзере тормышта бөтен теләкләреңне дә тормышка ашырып була. Әгәр тарихыбызга күз салсак, әби – бабаларыбызның бала чакларын бәхетле булган дип әйтеп булмый. Алар бик күп югалтулар да кичергән. Югалтуларның иң авыры сугыш елларына туры килгән. Бу темага мин, укучылар, юкка гына мөрәҗәгать итмәдем. 2010нчы ел нинди дата белән истә калачак?

Укучы:

-         Бөтен дөнья халкы Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итәчәк.

Укытучы:

-         Сугыш кешеләрне зур сынау алдына куйган. Тыл фронтны киендерергә һәм ашатырга тиеш булган. Сугыш беркемне дә аямаган. Барлык көндәлек мәшәкать хатын – кыз һәм үсмер балалар җилкәсенә төшкән. Барлык кешелек сугыш законнарына буйсынырга тиеш булган. Хәзерге көндә алар безнең өлкән яшьтәге әби – бабалаларыбыз.

          Һәр ел саен , салкын кыш үтеп, табигатькә гүзәл яз аяк баскач,күркәм гадәт буенча, бөтен дөнья халкы Бөек Җиңү көнен бәйрәм итә.

          Җиңү... Бөек Җиңү, дибез. Аны яулау өчен нинди озын юллар үтәргә, нинди зур авырлыкларга, сынауларга түзәргә туры килгән бит. Йокысыз төннәр, куркыныч көннәр... Туган иле өчен, Ватаны өчен күпме кеше яу кырында ятып калган... Күпме гөнаһсыз сабыйларның, аналарның чәчәктәй гомерләре өзелгән... Әйе, шатлыклы кән булу белән беррәттән, моңсу, ямансу көн дә әле ул – Җиңү көне. Күп кеше аны шатлыклы елмаю һәм, шул ук вакытта, күз яшьләре белән каршы ала...

          Мәктәбебездә ветераннар белән очрашулар һәрчак булып тора. Без укучылар бу очрашуларны гел көтеп алабыз, ветераннарга үзебезне кызыксындырган сорауларыбызны бирәбез. Алар да безнең янга теләп киләләр.

-         Сез, балалар, чәчәкләр төсле. Сез – безнең киләчәгебез. Бәхетле булыгыз! Сугыш зур афәт ул. Без күрдек инде аны, ә сезгә күрергә язмасын, - диләр алар. Кешелекле ветераннарыбызның изге теләкләре, Ходай кушып, чынга ашсын иде.

                  Аллага шөкер, без тыныч һәм бәхетле тормышта яшибез. Без моның өчен ветераннарга, тол әбиләргә рәхмәтле булырга тиеш. Аларның саны елдан – ел кими. Димәк, безнең “җанлы тарихыбыз” юкка чыга дигән сүз! Ләкин, бернәрсәгә дә карамастан, без аларның берсен дә онытмаска тиешбез. Ветераннар – зур хөрмәткә лаек кешеләр алар. Чын күңелдән рәхмәт аларга!

                Рәхмәт сезгә! Сез бит безнең өчен

                Авыр, озын юллар үттегез.

                Сез бит безгә матур һәм бәхетле,

                Якты тормыш бүләк иттегез!

                Еллар узар, буыннан – буынга

                Таралачак сезнең даныгыз.

                 Ә сез һаман якты йолдыз булып

                 Зәңгәр күктә балкып яныгыз!

                 Күңелемнән чыккан саф теләкләр

                 Яңгырыйлар сезнең хөрмәткә.

                  Сәламәт һәм бәхетле булыгыз,

                  Сез һәрвакыт безнең йөрәктә.

 

                 Бу шигырь юлларын үзебезнең мәктәп укучыбыз Ләйсән Гәйнетдинова ветераннарыбызга багышлап язган. Без дә аның белән бер теләктә булып дәресебезне төгәллибез.

                 Барыгызга да зур рәхмәт!

           

 



Һөнәр - кулдагы алтын беләзек диләр. Әмма бу мәкаль чынлыкка туры килсен өчен чын-чынлап күңелеңә яткан һөнәрне сайлау мөһим. Әйтергә кирәк, әлеге эш җиңелләрдән түгел. Алдагы бөтен тормыш күп очракта яшьлектә кабул ителгән карарга бәйле бит.



Бүген мәктәпне тәмамлаучылар тырыша-тырыша бердәм дәүләт имтиханы биреп изалана. Әмма алда яшүсмерләрне тагын да катлаулырак сынау көтә. Кая укырга керергә, нинди һөнәр сайларга дигән сорау аларның җилкәләрендә авыр йөк булып ята. Әле бит карарны алдагысын күзаллап кабул итү зарур. Югыйсә, университет-институт тәмамлап, эшсезләр сафын тулыландыруың ихтимал (мәшгульлек үзәкләре исәбе буенча Татарстанда 30 меңгә якын кеше эшсез).



Тормышта мондый сансызлык мисаллары шактый күп. Кайда да ярый, укырга гына булсын дип белем йортын сайлаучылар бүген җитәрлек. Аннары алар йә эш таба алмыйча интегә, йә сайлаган белгечлеге белән гомерен бәйләргә теләми. Ахыр чиктә заяга узган биш-алты ел турында үкенергә генә кала.



Соңгы бер-ике елда, ниһаять, икътисадчы, юрист, психолог булырга ашкынучылар берникадәр кимеде. Җитәкчеләребез сөенеченә техник белгечлекләр алырга теләүчеләр саны ишәйде. Эшче һөнәрләренең абруен күтәрә торгач, егет-кызлар техникум-училищеларга баруны оят санаудан да туктады кебек.



Югары белемле эшсезләр саны арткан мәлдә электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыручылар, сәнәгать корылмалары монтажчылары, токарьләр, шоферлар, ташчылар, экскаваторчылар, аш-су осталары, тракторчы-машинистлар, кунакханә хезмәткәрләре, туризм өлкәсендә эшләүчеләрне колач җәеп каршы алалар бит. Шуңа да яшьләр беренче чиратта нәкъ менә хезмәт базарындагы вәзгыяткә игътибар итеп эш йөртсен иде.



Ә гомумән алганда, артист буласың киләме синең, хисапчымы, инженермы - эш анда гына түгел. Хикмәт сайланган һөнәреңнең остасы була белүдә, башка бернинди һөнәргә дә алыштырмаслык итеп шөгылеңне гомерлеккә сайлауда. Шул очракта гына һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинәгә әверелә ала.



чык тәрбия сәгате 23 январь, 2014 ел

9 класс

Укытучы :Галиева Л.И.

Тема: Һөнәр сайлау-җаваплы эш

Максат: Укучыларга кеше тормышында һөнәрнең бик мөһим урын тотуына төшендерү.

Укучыларга тиешле белгечлек сайлап алу юнәлеше бирү.

Һөнәр сайлауда җаваплылык хисе, җитди булу сыйфаты формалаштыру,

гаилә тарихын өйрәнүгә этәргеч булдыру, һәртөрле хезмәткә, хезмәт кешесенә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, аңлатмалы сүзлек, “Актаныш-туган җирем” китабы, 2 төркемгә карточкалар

Дәрес барышы:

Кереш өлеш (Слайд1)

Балачакны ташлап китәр чаклар

Сизелми дә үтеп китәчәк.

Балачаклар инде кире кайтмас:

Алда юллар сезне көтәчәк.

Алда юллар – кайсын сайларга?

Мең төрле уй баштан үтәчәк.

Дөрес һөнәр сайлаганда гына

Көтәр сезне матур киләчәк

Безнең бүгенге класс сәгатенең темасы: “ Һөнәр сайлау- җаваплы эш” ( 2нче слайд.)

Бу дәрес сезгә файдалы булыр дип уйлыйм, чөнки сезнең алда хәзердән үк “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау тора, һәм кайберләрегез 9 класстан соң ук инде үзенең сайлаган һөнәре буенча укырга китәчәк.

Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14 — 15 яшьтән үк уйлана башларга кирәк. Тора-бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде югары сыйныфларда укыганда үзеңә кирәкле профиль буенча белемнәрне             арттыра алу мөмкинлеге

           булганда 9 нчы класста дөрес профиль сайлау – иң мөһим мәсьәлә. Бүгенге дәресне без 2 төркемгә бүленеп алып барарбыз.Сез фикерләрегезне бергә уйлап җавап бирерсез.

Уку мәсьәләсен кую.

Күренекле мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри үзенең

Тәрбия китабы”нда балаларга биргән нәсыйхәте белән танышыйк. ( слайд) “Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал”

Бу хикәяттән ниләр белеп калдыгыз? Нигә К. Насыйри аны беренче хикәят итеп алды икән?Һөнәргә өйрәнергә куша. Тәрбияле дә, белемле дә булыгыз, ди.Һөнәрле кеше – бай кеше. Малы югалса да, ул үзе югалмый. К. Насыйри да иң беренче баланы кечкенәдән һөнәргә өйрәтергә кирәклеген әйтә. -Әйе укучылар, һөнәре булган кеше үз белгәннәрен башкаларга да өйрәтә

Һөнәрнең кеше тормышында мөһим урын тотуы турында фикер алышырбыз.

Уку мәсьәләсе чишү.

1нче бирем.-Нәрсә ул һөнәр? Лексик мәгънәсен ачыклыйкКул көче белән башкарылган эш.

Нинди һөнәрләр турында ишетеп, күреп, укып беләсез?Балта остасы, тимерче, сәгать төзәтүче, аш пешерүче, элемтәче.2 нче бирем.- Нинди дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк, кайсы сыйфатларны үзеңдә булдырырга кирәк? ( Укырга, түземлек, сабырлык, ихтыяр көче, тырышлык, теләк, сәләт) — Нәрсә ул профессия? — Билгеле бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.- Һөнәр белән профессия арасында аерма бармы?- Бар. Профессия алу өчен махсус уку мәҗбүри, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп була.

Һөнәр- 1.Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү очен махсус күнекмәләр таләп ителә торган эш, кәсеп. Нинди дә булса олкәгә караган белгечлек, профессия, шогыль.

2.Үзенә хас алым , методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе. Һәвәскәрлек, нинди дә булса эшкә осталык, мавыгулык.

(Татар теленең аңлатмалы сүзлеге)

Үзегезнең танышларыгыз, дусларыгыз, туганнарыгыз арасыннан нинди Һөнәр осталарын әйтә аласыз? (җаваплар)

Сезгә кызыклы сорау бирәсем килә. Укымыйча яки эшләмичә яшәп буламы? ( Кешенең һөнәре, кәсебе, шөгыле булырга тиеш. Юк, бу очракта кеше начар юлга баса.)

Сезгә бигрәк тә һөнәрле булу кирәк. Сез барыгыз да егетләр — булачак гаилә башлыклары. Шулай булгач, сез яклаучы, саклаучы, туендыручы кеше булачаксыз. ( нче слайд)

Хезмәт – дөньяда бары тик кешегә генә хас һәм ул гына лаек булган бәхет ул “ дигән сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. ( К.Ушинский )

Гадәттә, малайлар әтиләренә охшарга тырыша. Әтиегез яки әниегез белән уртак шөгылегез, алардан өйрәнгән һөнәр турында сөйләгез. Сезне кызыксындырган һөнәр нинди? (Егетләрнең җавапларын тыңлау)

Кызларны әниләре нинди юнәлештә тәрбияли икән? (Кызларның чыгышы.)

Һөнәрләр иле син, Актаныш

Безнең районның танылган үз һөнәр ияләре бар. Алар менә шушы китапларга кертелгән. Анда безнең авылдан Хәмзин Гыйлмегали абый да кертелгән. Аның оныгы безнең сыйныфта укый. Ул- Илһам. Әйдәгез ул үзенең бабасы белән безне дә таныштырсын әле.

Илһам бабасы турында сөйли.

Без бу шәхесне зурлап искә алырга тиешбез. Аның шундый дәвамчылары булуы да бик зур горурлык.

Бирем

Профессия сайлаганда, без иң элек нәрсә турында уйлыйбыз нинди факторларга игьтибар иттегез? (Укучыларның фикерләре тыңлана).

хезмәт шартлары; эш хакының күләме;

профессиянең популярлыгы; әһәмиятлеге;

сәләт; күңелгә ятуы;

әти-әни, туганнар, дуслар киңәше; инең һөнәреңә ихтыяҗ булу, сәламәтлеккә.

Профессияне сайлаганда өч төшенчәне онытмаска кирәк: ТЕЛИМ БУЛДЫРАМКИРӘК

Телим булдыра аламмы кирәк

Профессия сайлауның 5 принцибы.

-Профессия сайлау җиңел түгел. Аны сайлауның үз принциплары бар. Хәзер шулар белән танышып китик:

1. Шәхси кызыксынулар. (Һәр бала ниндидер профессия белән кызыксынырга мөмкин).

2. Гаилә традицияләре. (Кайбер гаиләләрдә барысы да укытучы, бухгалтер, хәрби хезмәткәр, механизатор һ.б. булырга мөмкин).

3. Укудагы уңышлар. (Аерым фәннәр “5”легә генә укып, ул фән белән тирәнтен кызыксыну).

4. Җәмгыять тарафыннан таләп ителүе. (җәмгыятьтә яңа һөнәрләр барлыкка килә).

5. Укырга керү өчен мөмкинлекләр булуы. (Мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, югары уку йортына бер имтихант биреп кенә керү, яки вузның түләүле бүлекләрендә уку өчен финанс кыенлыклары булу).

Профессияләр төркемнәре. Хезмәт предметына бәйле рәвештә Психологлар һөнәр сайлаганда түбәндәге моментларга игътибар итәргә куша. Сез беләсез инде, алар бөтен һөнәрләрне 5 төркемгә бүләләр.

(Укучылар белән бергәләп).

1. Кеше-кеше (тәрбияче,сатучы, шәфкать туташы һ.б.).

2. Кеше-табигать (агроном, зоотехник, урманчы һ.б.).

3. Кеше-техника (токарь, слесарь, машина йөртүче һ.б.).

4. Кеше- тамгалар системасы (компьютерда җыючы, хисапчы,

кассир һ.б.).

5. Кеше-сәнгать образы (рәссам, буяучы, чәчәкләр үстерү остасы

һ.б.).

Безнең укучылар һөнәр сайлау турында уйланалармы ? Аларның фикерләрен белү максатыннан, түбәндәге анкета сораулары бирелгән иде. ( нче слайд). Нәтиҗәләр белән танышыйк.

1. Киләчәккә нинди һөнәр сайлар идең?

2. Ни өчен бу һөнәрне сайладың?

3. Әти-әниең фикере белән туры киләме?

4.Кайсы мөһимрәк:

а) кызыклы эшме;

ә) зур акчамы;

б) югары дәрәҗәме?

5. Югары белем алырга телисеңме?

6. Ни өчен югары белем алырга телисең?

а) армиягә бармас өчен;

ә) күп акча эшләү;

б) яхшы укыйм;

в) әти -әни тели.

Анкета нәтиҗәләренән күренгәнчә һөнәр сайлау теләкләрегез зурдан икәне күренә.

Сорауга җаваплар төрле: тәрҗемәче, эретеп ябыштыручы, тәрбияче, инженер, юрист, программист,укытучы

Кызыклы, һәрвакыт кирәк, балалар яратам, әтием шул һөнәр иясе, ошый кебек җаваплар

Кызыклы эш-2, зур акча-3, югары дәрәҗә-2

Әйе-7

Әти-әни тели- 2, күп акча эшләү- 4, яхшы укыйм-1

Нәтиҗә. Үзегез эшли алырдай сәләтегез булган гына һөнәр сайлагыз.

ТНВ да “Һөнәр” тапшыруы бара, шуны карарга тәкъдим итәм.

Мәкальләрне дәвам ит!

Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.

Эшчән бәхетне эшендә күрер, ялкау бәхетне төшендә күрер

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

Һөнәрленең кулы алтын, акыллының акылы алтын.

Һөнәрле үлмәс,………………һөнәрсез көн күрмәс.

Хезмәт иясе-……………..хөрмәт иясе.

Эше барның……………ашы бар.

Эш сөйгәнне………………ил сөйгән.

Агачны яфрак бизәсә,……………….кешене хезмәт бизи.

Игътибарлылыкка уен.

1 төркем.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

2 төркем.

1. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

2. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

3. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

4. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы, педагог)

Бу кызыклы! Нинди һөнәр яхшырак?

Бүгенге көндә хезмәт базарында кирәкле профессияләр турында сөйләшү.

Бүгенге заманның зур проблемаларының берсе – эшсезлек.

Хезмәт базарында ниләр бар икән? ( нчы слайд)

Укытучы: Соңгы еллардагы статистик мәглүматълар буенча 40 000 төр һөнәр булуы билгеле. Һөнәр сайлаганда хезмәт базарындагы хәлләрне дә истә тоту зарур.

Хезмәт базарындагы яңалыклар

1.Чыгыш. Бүген Татарстан республикасында югары белем алырга теләүче яшьләрнең саны артык күп. Ә республика икътисады югары белемле белгечләргә түгел, нәкъ менә эшче кулларга 4 мәртәбә кытлык кичерә. Предприятияләрдә белгечләр гeнә түгел, эшче куллар да җитешми. Бүгенге көндә аларда теләсә кем эшли дә алмый. Иң беренче чиратта компьютерны бик яхшы белү таләп ителә. Бүгенге көндә Татарстанда hөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрү программалары тормышка ашырыла. Кайда белем алуың мөhим түгел иде. Хәзер, киресенчә, hөнәри хәзерлек алга чыкты.

2 Чыгыш. Яшьләр арасында нинди һөнәрләр популяр?

Хезмәт күрсәтү-сервис өлкәсендәге һөнәрләр: аш-су остасы, чәчтараш, заманча, яңа – IT-технологияләр белгечлеге, программалаучы, эшче һөнәрләреннән электр-газ белән эретеп ябыштыручы, автомеханик, машина йөртүче, электромонтер, төзүче һөнәрләре популяр.

Чыгыш .

Республикага кайсы һөнәр ияләре кирәк?

Республика предприятиеләрендә хәзер инженер-техник белгечләргә – технолог, конструктор, төзүче, сварщик, тегүче , шофёр, энергетик, механик, программалаучы, мәгълүмати технологияләр өлкәләрендә эшләүчеләргә ихтыяҗ зур. Мәшгульлек үзәкләренең эш бирүчеләр арасында үткәргән тикшеренүләреннән күренгәнчә, республикага бүгенге көндә башлангыч һәм урта һөнәри белем алган кадрлар кирәк. Якындагы дүрт елда да шундыйлар кирәк булачак. Алар хезмәт базарындагы тулаем ихтыяҗның 75 процентын тәшкил итәләр.

Чыгыш. Актаныш районына бүген кирәкле һөнәрләр

Актаныш районында бүгенге көндә кирәкле һөнәрләрне белер өчен без мәшгүллек үзәге директоры Әмирҗан абый Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне җиткерде: авыл хуҗалыгы районы буларак , иң беренче урында махсус югары белемле мал табиблары, агроном, зоотехниклар җитешми. Яңа технологияләр белән идарә итә торган, заманча техниканы иярли алучы механизаторлар, токарьлар, электр газ белән эретеп ябыштыручылар, төзелешкә- инженер- төзүчеләрләр кирәк. Районга югары белемле табиблар кирәк. Укытучы, тәрбиячеләргә мохтаҗлык юк. Мәдәният өлкәсендә киләчәктә үзен чын профессиональ итеп күрә торган талант ияләре кирәк. Баш белгеч бухгалтерларга ихтыяҗ зур. Юрист, экономистлар күп, ләкин квалификацияләре түбән. Димәк, ул һөнәрләрне дә үз итә алабыз.

Укытучы: Безнең җирлеккә мал табибы, савымчы, шофёр, механизаторлар җитешми.

Тест.

Бу тест киләчәктә нинди һөнәр иясе булуыгыз һәм сезнең хыялларны билгеләячәк.

Үзегез турында күбрәк белер өчен геометрик фигуралар белән эшләнгән шаян тест ярдәм итәр. 3 геометрик фигура- өчпочмак, түгәрәк, квадрат кулланып 10 элемнттан торган кеше рәсеме ясарга. Бөтен фигураларны кулланырга. Эшнең сыйфаты әһәмиятле түгел. Артык өлешләр ясалса, аларны сызып куярга, ә җитмәсә өстәп ясарга. 30 секунд вакыт бирелә. (Укучылар ясый).)

Тестның нәтиҗәсен ачыклау өчен өчпочмакларны санагыз

Беренче тип: 6-8 өчпочмак. Җитәкчеләр тибы, яхшы укытучылар. Лидерлык сыйфаты бик ачык сизелә, кешеләрне бик яхшы аералар, мәгълүмат белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак. Җаваплы башкаручы, яхшы оештыру сәләтле. Үзенең эшчәнлеген азагына кадәр уйлап эш итүче яхшы белгеч.

Өченче тип: 4 өчпочмак. Талант һәм кызыксыну төрлелеге бар. Шәхси эшкә сәләтле.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак. Галим тибы. Бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә ала.

Бишенче тип: 2 өчпочмак . Сәнгать белән , кеше белән кызыксыну көчле. . Яңа, гадәти булмаганны бик тиз сизүчән.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, рәссам, конструктор. Күзаллау сәләте көчле.

Бу тест сезнең төрле яклап талантыгызны күрсәтми. Ә шулай да ул үзегез, мөмкинлекләрегез, сәләтегез турында уйланырга мәҗбүр итәр. Бу сәләтегезне үстерә башларга , һөнәр сайларга ярдәм итәр.

Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Укытучы: — Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиешбез. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәрегез булса, авырлыктан курыкмасагыз, эш яратсагыз, сез үзегезне иң бәхетле кеше дип саный аласыз.

Шуны онытмагыз: һөнәр сайлаганда сез үз язмышыгызны сайлыйсыз. Сайлаган һөнәрегез үзегезгә ошый һәм шатлык китерә торган булсын.

Һөнәрләр күп: кем булсаң да

Игенчеме, эшчеме?

Тик онытма бер нәрсәне:

Хезмәт бизи кешене.

Яраткан хезмәтең булу – зур бәхет. Бу бәхет сезне читләтеп үтмәсен, илгә-көнгә яраклы, туганнарыгызга, якыннарыгызга, гаиләгезгә кирәкле булып яшәгез дигән теләктә калам.

Профессияне без, кием сайлаган кебек, үзебезгә ошавын-ошамавын исәпкә алып сайлыйбыз. Һөнәр сайлаганда башкаларның нәрсә эшләгәненә игътибар ит, тик аларны кабатлама. Әйтик, синең белән бер үк төрле профессия сайлаган иптәшеңә игътибар ит – икегезнең кызыксынуларыгыз туры киләме?

Әгәр икегез ике төрле икән, тагын бер кат уйлан – бәлки, кайсыгыз да булса, һөнәр сайлаганда ялгышадыр?

Ә хәзер миңа  һөнәр сүзенең синонимнарын әйтегез әле. (белгечлек, эш, профессия, хезмәт, кәсеп һ.б.)

Бераз ял итеп, башларны эшләтеп алыйк. Телдән генә кроссворд чишәбез.

1. Күзе яхшы күрә, сәламәт, акыллы, түзем, тиз фикерли, компьютерны яхшы белә (программист)

2. Аралашучан, батыр, сабыр, күп укучы, матур сөйләшүче, күп йөрүче, табигатьнең бөтен авырлыгына түзә алучы (почтальон)

3. Таза, сәламәт, акыллы, батыр, биектән курыкмаучы кеше (очучы)

4. Иҗади, хыялый, күп күрә белүче, тырыш, сабыр, төсләрне аеручы, табигатьне һәм кешеләрне яратучы, эш коралы – пумала (рәссам).

5. Хезмәт ярата, игътибарлы, сабыр, төсләрне аеручы, юл билгеләрен яхшы белә, кешеләр белән тиз уртак тел таба (шофер)

6. Үсемлекләр үстерү өчен җанын-тәнен кызганмаучы хезмәт иясе, җәй көне басудан кайтмый (агроном).

7. Сызымны яхшы сыза, укый, планлаштыра, оста сөйли, ышандыра, үзен яклый, эшен күрсәтә, төрле проектлар эшли. (архитектор)

8. Урман-кыр белән бәйле һөнәр иясе (аучы)

9. Кибеттә эшли (сатучы)

10. Матур яза, балаларны ярата, әдәпле, күп белән, сабыр, таләпчән (укытучы)

11. Кәгазь – каләм белән бәйле һөнәр иясе. (язучы)

 




Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 25.12.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров8649
Номер материала ДВ-288007
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх