Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Заключительная неделя! Разыгрываем 200 000 ₽ среди активных педагогов. Добавьте свои разработки в библиотеку “Инфоурок”
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалы" Мин санарга өйрәнәм" Математик кичә эшкәртмәсе

" Мин санарга өйрәнәм" Математик кичә эшкәртмәсе

библиотека
материалов

Мин санарга өйрәнәм

атематик кичә)



Әлеге кичә I сыйныф укучылары белән дистә эчендә кушарга, алырга өйрәнгәч, декабрь аенда уздырыла. Кичәне уздыру өчен әзерлек алдан ук башлана.

Сыйныф бүлмәсе матур итеп бизәлә. Кисмә хәрефләр белән зур итеп «Мин санарга өйрәнәм» дип языла. Музыка яңгырый. Бер укучы уртага чыга.

Укучы. Өйрәнәм мин санарга

Һәм саннарны танырга.

«Ничәү?» дигән сорауга

Дөрес җавап табарга.



Ярдәм итә санарга

Минем кул бармакларым.

Беләм ике кулымда

Төгәл ун бармак барын.



Ничә бармакны бөксәм,

Шул сан алып ташлана.

Математика фәне

Бармаклардан башлана...

Укытучы. Әйе, укучылар, әле күптән түгел генә без таякчыклар, квадратлар, шакмаклар ярдәмендә санарга өйрәнгән идек. Таякка таякны якын куеп, 1 гә 1 не кушарга өйрәндек, 2 санының 1 һәм 1 дән торганын белдек.

Ә аннары дәрестән дәрескә без, үзебез дә сизмичә, тиз санарга өйрәндек. Моңа сезнең тырыш булуыгыз ярдәм итте. Хәзер 10 эчендәге саннарның составларын да яхшы беләсез, кушу, алу гамәлләрен дә башкарасыз, мәсьәләләр дә чишәсез. Математика тормышта бик мөhим фән, шуңа күрә аны тырышып өйрәнергә, яхшы белергә кирәк.

Минем кулымда кичәне ачып җибәрәчәк ачкыч. Ачкычның сере аңа язылган мисалларда. Чишсәгез, сезгә юл ачык. Саныйбыз, исәплибез, уйлыйбыз.

8+3 = ?

5+6 = ?

9+2 = ?



(Укучылар мисалларны чишәләр, укытучы ачкычның икенче ягын әйләндерә, балалар «саныйбыз», «исәплибез», «уйлыйбыз» дигән сүзләрне бергәләп укыйлар.)

1. Цифрлар турында хикәяләү.

Укучылар кулларына зур итеп язылган кисмә цифрлар тотып сөйлиләр:

1. Берле санын язып куйсаң,

Була таяк шикелле.

2. Аккош муены күк бөксәң,

Бусы була икеле.

3. Ике яртышар боҗраны

Кушсаң, өчле була.

4. Дүртле әйләндереп куйган

Урындык төсле була.

5. Койрык өстә, муен аста

Шушы санны «биш» димен,

Бар кулымда, аягымда

Бармакларым биш минем!

6. Түгәрәккә өстим койрык

Шулай яздым алтыны.

Алты җирдә дөрләп яна

Алты учак ялкыны.

7. «Бусы җиде!» диде апа,

Бер сан язып тактага.

Көннәрне саный башладык,

Җиде көн чыкты атнада.

8. Аслы-өсле ике балдак

Берсе берсенә тигез.

Белмәсәң син, үзем әйтәм:

Бу була инде сигез.

9. Алтыны әгәр дә син

Баштүбән борып язсаң,

Килеп чыга яңа цифр

Тугызлы була бу сан.

10. «О» хәрефе күк билге бар,

«Нуль» дип йөртәләр аны.

Сул ягына өстә берне

Килеп чыга 10 саны.


2. «Кем тизрәк саный?» уены.

hello_html_m280fd684.pnghello_html_1b7d6b3d.png


3. «Куяннар уены».

Укытучы укый, укучылар алдагы санга 1 не кушып, шигырь ахырындагы санны хор белән әйтә баралар.



Чаба куян болын буйлап...

Димәк, ул бер. Торма уйлап.

Килеп чыкты тагын берәү,

Хәзер инде алар (икәү).



Әнә тагын иярде ич,

Шуннан булды куяннар (өч).



Килә тагын берсе чабып,

Хәзер алар, әлбәттә, (дүрт).



Күрче, әнә алар ише,

Чаба хәзер бергә (бише).

Куаклыктан чыкты тагы,

Бусы инде (алтынчысы).



Берсе чаба шундый җилле,

Барлык куян булды (җиде).



Килде тагын бер симезе,

Без санарбыз нәкъ (сигезне).



Көтмәгәндә әллә каян

Килеп җитте дә бер куян,

Диде: «Бар да булдыгызмы?

Ә без бары тик (тугыз)



«Әйе, диләр аңа, тугыз,

Әллә кайда тик хуҗабыз».

Чабып килде дә ул мәлгунь,

Әйтеп салды: «Без, диеп,(ун)».





Шаккаттыгыз, йә, нәрсәгә,

Чап бакчага кәбестәгә.

Берсеннән-берсе уздырып,

Киттеләр тузан туздырып.



Йә, балалар, куян ничә?

Булды алар нәкъ (ун).



4. «Соры куян, кер бакчага» дип аталган җырлы-биюле уен.

(Барлык укучылар уртага чыгып, түгәрәккә басып, җитәкләшеп, ишарәләр ясап җырлыйлар, бииләр, сикерәләр. Уртада – «соры куян». Ул балалар күрсәткән хәрәкәтләрне кабатлый.)



Соры куян, кер бакчага,

Соры куян, кер бакчага.

Менә шулай кер бакчага,

Менә шулай кер бакчага.

Соры куян, йөр бакчада,

Соры куян, йөр бакчада.

Менә шулай йөр бакчада,

Менә шулай йөр бакчада.

Соры куян, кап кәбестә,

Соры куян, кап кәбестә.

Менә шулай кап кәбестә,

Менә шулай кап кәбестә.

Соры куян, ял ит, куян,

Соры куян, ял ит, куян.

Менә шулай ял ит, куян,

Менә шулай ял ит, куян.

Соры куян, чык бакчадан,

Соры куян, чык бакчадан.

Менә шулай чык бакчадан,

Менә шулай чык бакчадан.

1 нче укучы. Бармакларым унау минем,

Ун саны бит түгәрәк.

Математика кызыклы бик,

Саныйк әйдә бергәләп!

2 нче укучы. Берәү, икәү, өчәү, дүртәү...

Санарга өйрәнәбез.

3 нче укучы. Әллә никадәр сан белеп,

Кайтабыз өйләргә без.

4 нче укучы. Без саныйбыз да саныйбыз,

Саный-саный арыйбыз.

5 нче укучы. Бер бармак ул – «бер» дигән сүз,

«Иң кадерле» дигән сүз.

Туган илне, ата-ананы

Гел кадерлә дигән сүз.

6 нчы укучы. Икәү минем бабай-әби,

Икәү аяк-кулыбыз.

Мин, Илнар әти-әнинең

Ике шаян улы без.

7 нче укучы. Өч санында бик күп гайрәт,

Өч санында бик күп көч.

Шуңа зурлар эш башында

Әйтәләр: бер, ике, өч!

5. «Кем өлгеррәк?» уены.

10-2 . 10-2

hello_html_7082dd24.png

6. «Табышмак әйтәм, җавабын тап» уены.


1. Җир астында җирән ат,

Аның тиресе җиде кат.

Суярсың да тунарсың,

Тунаганда еларсың.

(Суган)

2. Ике анада бишәр бала,

Һәркайсына бер исем.

(Бармаклар)

3. Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

(Буяу карандашлары)

4. Авызы булмаса да,

Теше белән печән ашый.

әнәк)

5. Бер чатырның эчендә

Дүрт кодагый утыра.

(Өстәл)

(Тапкыр малай – V сыйныф укучысы керә.)

Тапкыр малай. Исәнмесез, дуслар! Мин математика фәнен бик яратам. Мәсьәләләр, мисаллар эшләргә бик кызык бит. Мин сезгә бер уен алып килдем. Ул «Тиз әйт» дип атала. Мин әйткән сүзләргә каршы сез парлы була торган сүзләрне тиз генә әйтергә тиеш.

Кошларда (ике канат).

Кешеләрдә (ике күз).

Тимер юлда (ике рельс).

Сәгатьтә (ике тел).

Велосипедта – (ике тәгәрмәч).

Ә хәзер минем мәсьәләләремне эшләп карагыз:

1. Ике йомырка 6 минут пешә. 1 йомырка ничә минут пешә?

2. Нәрсә җиңелрәк: 1 л сөтме, әллә 1 кг итме?

3. Пар ат 7 км юл үткән. Бер ат ничә км юл үткән?

4. 7 шәм яна иде, 2 се сүнде. Ничә шәм калды?

5. Нинди цифр, баштүбән әйләнсә, сан өчкә кими?



I.Йомгаклау.

Тапкыр малай. Уңганнар икән сез, булганнар икән сез, мин биргән биремнәрне эшләдегез. Сезгә укуыгызда уңышлар телим.



(Уеннарда актив катнашучыларга бүләкләр тапшырыла. «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» дигән җыр (М.Пляцковский сүз., В.Шаинский көе) башкарыла.)


Кичәдә Р.Корбан, Р.Миңнуллин һ.б. шагыйрьләрнең дә шигырьләре фай-даланылды.



Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс повышения квалификации «Средства педагогического оценивания и мониторинга в работе учителя в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты профессиональной компетентности педагогических работников в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Оказание психолого–педагогической помощи лицам с ОВЗ»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.