Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / "Мин - укытучы" эссе

"Мин - укытучы" эссе


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Мин – укытучы.

(Эссе)

Нәрсәгә тотынсаң да, акылыңа таян

һәм эшеңнең нәтиҗәсен күз алдында тот.

Хәдис

Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый ук зур урынны мәктәп, балачак дуслары һәм , әлбәттә инде укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына , яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Шуңа да ачыш ясаучы галимнәр дә, хисләреннән җыр ясаучы шагыйрьләр дә, батырлыкта тиңдәше юк геройлар да, ташчы да, игенче дә - барысы да Укытучыга бурычлы. Чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы мөгаллимнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.

Укытучы дөньядагы барлык сыйфатларны үзендә туплаган : киң күңеллелек, тырышлык, кешеләргә, бигрәк тә балаларга чиксез мәхәббәт...Укытучылардагы сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Юкка гына аны әниләребез белән янәшә куймыйлар. Шушы катлаулы чорда да , көндәлек мәшәкатьләрен бер читкә куеп, башкалар өчен яши ул. Укытучы нарасый күңеленә чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын дип тырыша.

Вакыт- мәңгелек категория һәм ул бер генә мизгелгә дә туктап тормый. Бу хакыйкать кеше гомерендә дә чагыла. Шул уңайдан бөек Гетеның “ һәркем үзе олы бер дөнья ул”,-дигән сүзләре искә төшә. Белмим, никтер, мин бу сүзләрне укытучының эшенә бәяләмә буларак кабул итәм. Һәркем дигәнең - укучы. Аның олы дөньясын ачар өчен нинди серле ачкыч табарга. Киләчәкне ышанып тапшырыр кеше тәрбияләргә ай-һай күп хезмәт, сабырлык кирәк. Ачкыч табучы да, юлны яручы да - Укытучы. Ирексездән остазым Югагы Кыерлы мәктәбенең бүгенге көндә лаеклы ялда булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вагыйзова Миннегөл Миннегалим кызын искә төшерәм. Уку ягы бик үк ялтырап тормаган, тәртибе дә чамалы булган укучылар да аның дәресләрен зур түземсезлек белән көтеп ала иделәр. Дәресләрендә укучыларның берсен-берсе бүлә-бүлә җавап бирергә тырышулары, әсәр геройларының кичерешләрен күңелләре аша үткәреп , елаганнарын сиздермәскә тырышып, борын тартып утырганнарын мин үзем күрдем. Акыллы киңәшләре, мәрхәмәтле күз карашлары, тирән белемнәре миндә “укытучы менә шундый булырга тиеш” дигән ак көнләшү уятты . Мөхәммәт Мәһдиевнең “Фронтовиклар” әсәрендәге “Үз фәненә гашыйк итү - укытучының бәхете” дигән юллары гомерем буе йөрәк түрендә . Мәһдиев абый язганча, яраткан эшеңнең нәтиҗәсен күрү – рәхәт. Ә аны Клара Булатованың “Бәхет – шушы укучылар Кеше булып үссәләр...” дигән шигъри юллар белән дәвам итәм. Чөнки ата-ана үзенең нарасыен безгә, укытучыга ышанып тапшыра. Аның бәхете, күпмедер дәрәҗәдә , бездән дә тора.Әйе, кулларымда яшәү дилбегәсе, кулларымда бала язмышы...

Язмамны Фәнис Яруллиның шигырь юллары белән тәмамлыйм:

Укытучы – Китап һәрчак бергә,

Пар канаты кебек бер кошның.

Белем, акыл баш булганда гына

Нигезе нык була тормышның.



Автор
Дата добавления 04.02.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров108
Номер материала ДВ-415908
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх