Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / "Мин -укытучы"минем педагогик эшчәнлегем турында.

"Мин -укытучы"минем педагогик эшчәнлегем турында.


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Әгәр син кешегә бер балык бирсәң, ул бер тапкыр тук булыр.

Әгәр син аны балык тотарга өйрәтсәң, ул гомер буена тук булыр.

Әгәр син киләчәкне бер елга исәпләсәң – иген чәч.

Әгәр син ун елга исәп тотсаң – агач утырт.

Әгәр син йөз елга исәп тотсаң – халыкка белем бир.

(борынгы шәрык хикмәтләреннән)

Бездә матур чәчәкләр бик күп төрле, исемнәрен дә белеп бетереп булмый, буяулары күзеңнең явын алырлык.Алсу,сары,күк,кызыл,ак,зәңгәр һәм тагы да әллә нинди төстәге чәчәкләр бар,хәтта зурлыклары белән дә аерылалар.Һәр кайсысы кабатланмас хозурлык.

Менә болары,аклыгы, сафлыгы белән әллә кайдан игътибарны үзенә җәлеп итүче,үзенә тартып торучы ак ромашка чәчәкләре. Алар бер сабактан үсеп зур гөлләмә барлыкка китерәләр.Барысы да бер төрле,бер тигез кебек. Ә игътибарлабрак карасаң, алар бит аерылалар, хәтта вак кына таҗлары да төрле зурлыкта: берсендә алты,икенчесендә җиде таҗ...

Шул чәчәкләр кебек, җир йөзендә яшәгән кешеләр дә төрле – төрле.

Туктагыз,әнә тагын нинди табигать могҗизасы.Бу - күбәләк. Чәчәкле аланны күбәләксез күз алдына китереп булмый,алар бер – берсеннән аерылгысыз. Җиләс кенә искән җылы җил кебек канатларын җилпеп ак чәчәкнең нәкъ уртасына утырып үзенең сердәш дусты белән сөйләшкәндәй чәчәктән – чәчәккә очып,берсен дә игътибарсыз калдырмыйлар.

Күбәләк һәм чәчәк... Укытучы һәм укучы... Укытучыны мин шул күбәләккә охшатам.Әйе, ул да бит шулай үз белемен дәрестән – дәрескә бар укучысына да җиткерергә тырыша. Ә туган тел укытучысы бигрәк тә.

Мин дә үз гомеремне шушы изге һөнәргә багышладым. Минем максатым – балаларда туган телебезгә, туган илебезгә мәхәббәт һәм, әлбәттә, башка милләтләргә карата ихтирам тәрбияләү. Эшемнең төп юнәлеше итеп яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, кызыксыну тойгысы уятырлык яңа алымнар эзләү, өйрәнелгән материалдан чыгып, укучыларның үзләрен эзләнергә мәҗбүр иткән проблемалы ситуацияләр тудыру. Балалар — безнең киләчәгебез. Без һәр көнне, дәреснең һәр минутында киләчәк белән идарә итәбез. Киләчәктә нинди җәмгыятьтә яшәвебез безгә — укытучыларга һәм без тәрбияләгән балаларга бәйле. Мәгърифәтче Ризаэддин Фәхретдин сүзләре бүген дә актуаль яңгырый:

«Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр»

«Кешегә бетмәс – төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк “,- дип язып калдырган иде Л.Толстой. Һәр кешедә туганда ук билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен азмы – күпме күнекмә була. Һәр бала – иҗади шәхес. Профессор Әхмәт Зәкиевич Рәхимов: “Иҗади шәхес- милләт һәм Ватан байлыгы”,- ди. Безнең бурыч – баладагы сәләтне вакытында күреп алу, аны үстерү өстендә эш алып бару.

Бүгенге катлаулы чорда мәктәптә милли белем һәм тәрбия бирү- мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Төп юнәлешләрнең берсе - татар милләтеннән булган балаларда ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, рус телле укучыларны дәүләт теленә өйрәтү белән бергә, шәһәрдә, микрорайонда яшәүче, мәктәбебездә белем алучы башка милләт балаларының да туган телен, тарихын, сәнгатен, гореф-гадәтләрен саклап калу өчен бөтен шартларны булдыру.

Дәресләремдә, педагогик эшчәнлегемдә “заман белән бергә” дигән принципка нигезләнәм. Бүгенге шартларда туктаусыз үзгәреп торган дөньяда, үземә дә өзлексез укырга, проффесиональ осталыкны камилләштерергә, тормыш белән бер юлдан атлап барырга кирәклекне аңлап эш итәм, укучыларыма төпле белем бирү һәм тормышта чын кешеләр итеп тәрбияләүнең төрле юлларын өйрәнәм.

Үткәрелгән һәр дәресем укучыларның танып – белү сәләтләрен үстерүче, рухи байлыкларын арттыручы чара булып торырга тиеш, дип уйлыйм.

Һәр дәрес – иҗат җимеше – дигән принцип белән эш итәм.

Телне тирән белүче шәхеснең танып – белү сәләтләре дә үскән булырга тиеш. “Уйла. Фикерлә. Эзлән.” принцибына нигезләнеп, укучыларны үзләрен эшләргә өйрәтүгә дә зур әһәмият бирәм.

Аерым темалар буенча рефератлар, презентацияләр яклау, конспектлар яздыру, чыгышлар әзерләтү, проблемалы ситуацияләргә үз фикерләрен белдерү кебек алымнар аша шушы максатны тормышка ашырырга тырышам.

Шулай итеп педагогик эшчәнлегем зур куанычлар китерә.

Укучыларым олимпиадаларда, фәнни – гамәли конференцияләрдә, төрле сәнгатьле сөйләм бәйгеләрендә, дәрестән тыш чараларда уңышлы чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар.

Әйе, көндәлек мәшәкатьләрдән туган җитешсезлекләрне җиңәргә тырышып, йөзләрчә бала күңеленә үз сулышымны, йөрәк җылымны, тирән белемемне, якты теләкләремне өләшү – изге эшләрнең берсе. Телебезгә, халкыбызга, илебезгә, милли гореф – гадәтләребезгә ихтирам уятып, укучыларда әдәплелек, кешелеклелек, кечелеклелек сыйфатлары тәрбияләү зур сабырлык таләп итә. Алга куелган олы максатыма тугъры хезмәт итеп, бөек Тукай телен, милләтебезнең, мәдәниятебезнең бәясен төшерми, данын күтәреп, рухын баетып, татулыкта, иминлектә гел алга омтылып яшәргә, уңышларга куанып эшләргә язсын.

Туган телдә әйтә алсам әгәр

Күңелемдә булган хисләрне,

Сабыемны күкрәгемә кысып,

Көйли алсам милли көйләрне.

Барлый алсам әгәр чал тарихның

Ачылмыйча калган битләрен,

Җиткерә алсам әгәр балаларга

Бүгенгесен аның, үткәнен...

Киләчәккә якты юл салалсам,

Була алсам әгәр маякчы,

Дөрес юлны, димәк, сайлаганмын,-

Һөнәрем бит минем – Укытучы.
















Автор
Дата добавления 02.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров290
Номер материала ДВ-406800
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх