Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Другое Другие методич. материалы“Минем педагогик табышларым” (эссе)

“Минем педагогик табышларым” (эссе)

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

«Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”







Минем педагогик табышларым”

(эссе)





Азнакай шәһәре 2 нче гомуми урта белем

бирү мәктәбенең югары категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызы









Азнакай, 2019 нчы ел


Иртәнге салкынча һава. Сентябрь ахыры. Мин сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам. Каршыма эшкә ашыгучы кешеләр очрый, асфальт юлдан төрле машиналар сызгырып уза. Менә бер төркем укучыларым исәнләшеп узды. Бар да каядыр ашыга. Алар арасында инде тормышта аякларында нык басып торучылар да, урыннарын табып, югалтучылары да, әле яңа гына мәктәп бусагасына аяк атлаучылар да бар...

Мәктәп каршындагы горур наратлар бүген дә мине каршы ала. Саумы, наратларым! Мин кабат сезнең янга ашыгам. Бүген инде урамдагы кошлар чыркылдашуы да ишетелми, аларны шаян көз җиле еракка алып киткән.

Минем укучыларым да, шул кошчыклар кебек, төрлесе төрле якка таралачак. Язмыш җиле аларны төрле җирләргә алып китәчәк. Ә ничек итеп бу олы җиһанда үз урыныңны табарга? Туган оясыннан аерылып киткән кошчык тормыш авырлыкларына бирешмичә үз оясын кора.

Туган иленнән аерылган кош. Ниләр көтә аны? Юлларында ниләр булыр? Монысы инде кошчыкның үзеннән тора. Әгәр туган оясында үзенә ныклы белем, көч туплаган булса, ул югалмас.

Менә сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә ничә караш төбәлгән. Берсе күзләрен яшерә – дәрескә әзер түгел, икенчесе туры карый – өметле укучы, өченчесе мәктәп киеменнән түгел, димәк, әбисендә кунган – гаиләдә четереклелек. Ә бит һәрберсеннән бердәм таләп.

Ничек итеп бала күңелен яраламаска?! Ә уйлап баксаң, һәрберсенең эчендә яшерен талант яши. Талантсыз кешеләр булмый, ачылмаган талантлар күп. Бу сорауларны мин үз-үземә бик еш бирәм.

Яңа гына эшли башлаган елларымда укучыларыма бар нәрсәне белдерәсем килә иде, дәрестә сөйлим, шигырләрне яттан укыйм, җырлар да тыңлыйбыз. Мин –

артист, ә укучыларым тамашачылар. Тырышам, ә нәтиҗә канәгатьләндерми: укучыларда үсеш күренми. Ни өчен?

Укучыларым исә дәресләрдә мине генә тыңлап утыра, яз, дисәм, яза, укы, дисәм, укый, ә үзе фикер йөртергә, башлап сүз әйтергә өйрәнми. Дәрестә аңа кызык та түгел, чөнки гел бер торышта, кымшанырга да куркып утыра.

Бүгенге көн таләпләре катгый: бала мөстәкыйль фикер дә йөртә белсен, аны ачык итеп дәлилләсен, эшен дә дөрес оештырсын, лидерлык сыйфатлары да анда чагылыш тапсын.

Уйлана торгач, мин шундый фикергә килдем. Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Заманча фикерләүгә омтылган укытучы гына укучысын үз фикере, үз бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп тәрбияли ала. “Кем фәнне өйрәнеп, аны эшкә җикмәгән икән, шул җирне сөреп орлык чәчмәгәнгә тиң,”- ди Саади.

Ә укытучыга хәзерге заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә кирәк, “брак” ясарга һич тә ярамый. Хәзерге кеше дөнья белән үзенең белеме аркасында гына идарә итә ала.

Адәм баласы күп кенә нәрсәләрдән башка яши ала, ә менә аралашмыйча яши алмый. Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?!

Критик фикерләү технологиясе менә шушы каршылыкларны җиңә белергә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзенә таба белергә өйрәтә.

Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр, үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.

Раил хаталы, ямьсез яза, ә телдән җавап биргәндә - иң беренче. Алина әкрен уйлый, ләкин фикеренең тирәнлегенә исең китәр. Беренче карашка Данил кыюсыз күренә, сәхнәдә үзен артистларча тота.

Балага үзен шәхес итеп тойдыру, ул эшләрдәй эшләрне, беркем дә башка аннан яхшырак эшли алмаячагына төшендерү — минем төп педагогик фәлсәфәм. “Син бит булдырасың, балам!”— балага канатлар үсә, ул үзүсешкә ирешә. Укучы укытучы белгәнне генә түгел, ә үзенең белгәннәре аша яңаны үзләштерергә өйрәнергә тиеш.

Укытучысын, ягъни үзен уздырган укучылары белән горурланырга тиеш педагог. Шул вакытта гына үсеш булачак.

Алмагачтагы алмалар да бертөрле өлгерми: кайсы кып-кызыл, өзелеп төшәм дип тора, ә кайсы әле өлгермәгән, ә өченчесен корт кимергән, ул шиңгән. Һәрберсенә вакыт кирәк. Кортлысын дәвалап, пешмәгәнен өлгертеп була.

Укучылар белән дә шулай түгелме?! Һәркайсының үз мөмкинлеге, үз дөньясы.

Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Тышкы сыйфат белән эчке ихтыяр көче туры килмәсә, зур һәлакәт килеп чыгарга мөмкин, шунлыктан укучының эчке халәтен

яхшы чамаларга кирәк.

Критик фикерләү алымы шуңа этәргеч бирә дә инде. Әнә нинди иҗади эшләр башкара ала икән минем укучыларым. Әдилә игътибарсызрак күренә, бер тәнәфестә биш строфалы шигырьне чыгара да куя. Алина искитәрлек мәкаләләр яза. Илгинаның рәсемнәре матур килеп чыга.

Киләчәктә кем булыр минем укучыларым?! Алар да кошлар кебек очып чыгып китәрләр бит?! Әмма кая гына очсалар да, нык булырлар кебек.

Мин иртән эшкә барганда, каршыма очраган эшлекле кешеләр арасында да үз укучыларым очраса иде... Ә миңа көн саен шул кошчыкларым янына ашыгырга язсын, шулар белән серләшеп, уртак тел табып яшәсәм иде.

Табигать һәм кеше – мәңгелек фәлсәфә.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал

Краткое описание документа:

Иртәнге салкынча һава. Сентябрь ахыры. Мин сукмак буйлап мәктәбемә ашыгам. Каршыма эшкә ашыгучы кешеләр очрый, асфальт юлдан төрле машиналар сызгырып уза. Менә бер төркем укучыларым исәнләшеп узды. Бар да каядыр ашыга. Алар арасында инде тормышта аякларында нык басып торучылар да, урыннарын табып, югалтучылары да, әле яңа гына мәктәп бусагасына аяк атлаучылар да бар...

Мәктәп каршындагы горур наратлар бүген дә мине каршы ала. Саумы, наратларым! Мин кабат сезнең янга ашыгам. Бүген инде урамдагы кошлар чыркылдашуы да ишетелми, аларны шаян көз җиле еракка алып киткән.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 493 860 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

«Знание терминала сбора данных (ТСД) – необходимое условие конкурентоспособности выпускника колледжа»
  • Учебник: «Организация хранения и контроль запасов и сырья. Профессиональное образование», Володина М.В., Сопачева Т.А.
  • Тема: Глава 2 ОРГАНИЗАЦИЯ ПРОДОВОЛЬСТВЕННОГО СНАБЖЕНИЯ СКЛАДСКОГО И ТАРНОГО ХОЗЯЙСТВА
«Организация хранения и контроль запасов и сырья. Профессиональное образование», Володина М.В., Сопачева Т.А.
  • 01.03.2019
  • 1218
  • 01.03.2019
  • 334

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 01.03.2019 141
    • DOCX 41.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Алтынбаева Светлана Сагидулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    • На сайте: 6 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 26102
    • Всего материалов: 28