Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Минем туган җирем – Татарстан

Минем туган җирем – Татарстан


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Минем туган җирем – Татарстан

Максат:

  1. укучыларда туган якка, туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

2 ) укучыларның туган як турындагы белемнәрен арттыру, тирәнәйтү;

3) укучыларда туган як, туган җир белән горурлану хисе уяту.



Кулланылган структуралар:Токин Мэт, Си- Финк – Уандэ,Конэрс, 200 сумлык самэри, Сингл Раунд Робин.



  1. Оештыру өлеше.

1)Укучыларда психологик уңай халәт тудыру (тактада елмайган кояш нурларын сибеп тора)

-Исәнмесез,укучылар! Кәефләрегез ничек? Безнең бүгенге дәрескә ничек кояш елмайган, нурларын сибкән. Әйдәгез, бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм хәерле эш сәгате телик! Хәерле көн миңа! Хәерле көн сиңа! Хәерле көн сезгә! Хәерле көн барыбызга!

2) Минем сыйныф сәгатебезне түбәндәге шигырь белән башлыйсым килә:

Туган ягым, туган авылым,

Мин –синең газиз балаң.

Саф сулы чишмәләреңнән

Җаныма сихәт алам.



Сусавымны басар кебек

Туган як чишмәләре.

Җилләрнең дә иң назлысы

Шул яктан искәннәре.



Җилләр булып очып килим

Газиз туган ягыма,

Җәйләремә кайтыйм әле,

Кышларыма – языма.



Кадерледән дә кадерле

Туган үскән ил генә.

Чит –ят җирләр күп булса да,

Туган җирем бер генә.



-Бу шигырь нәрсә турында?

-Димәк, без нәрсә турында сөйләшәбез инде? (Туган җир турында )

2)Токин Мэт структурасы куллану.

1этап. Ак кәгазь битенә, уртага-“туган җир” дип язып куялар.Үзләренә охшаган төсне алалар.

-Туган җирне ничек аңлыйсыз- һәрберегез шул сүзләрне кырларына язып чыгыгыз, рәсемен ясасагыз да була.

2этап.Группалар алышынып бер- берсенекен карыйлар. Бер –берсе белән бәйләнгән сүзләрне тоташтыралар,кире үз урыннарына утыралар.

3этап.Һәр группадан бер укучы басып “нәрсә ул туган җир?” соравына үзләре эшләгән эшләгән эшләреннән чыгып аңлаталар.

-Сез килешәсезме?

-Димәк, укучылар безнең туган җиребез ул – туган авыл, күршеләр, урманнар....була ул.

3)-Безнең туган җиребез ул – без яшәгән төбәк, без яшәгән авыл.Кемдер авылда, кемдер шәһәрдә туарга мөмкин.Без исә, гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары.

-Сез нинди авылларны беләсез?

-Бу авылларны нәрсә берләштерә? (район)

-Без нинди районда яшибез?

-Нинди районнарны беләсез?

-Бу районнарны нәрсә берләштерә?(республика)

-Без нинди республикада яшибез?(Татарстан),

4)Си-Финк-Уандэ структурасы куллану.

Тактага кремль рәсеме бирелә. Ак кәгазне 2 һәм 4 номер астында утыручы укучылар икегә бөкли, ертып каршысында утыручы иптәшенә елмаеп бирә.

-Сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

-Бу рәсем турында сез нәрсә уйлыйсыз?

Һәр укучы яза , үз төркемнәрендә сөйлиләр.

-Сез бу рәсемне күргәч нәрсә уйладыгыз?(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Казанның Кремле бар.Кремльнең сәгате бар Ул ак төстә, йолдызы да бар....

Кремль сәгате вакытны иң дөрес күрсәтә торган сәгать һәм ул беркайчан да туктамый.

-Димәк, Татарстанның башкаласы нинди шәһәр булды инде?

-Кремль кая урнашкан?

5) Конэрс структурасы.

Авыл, шәһәр, район, республика язулары дүрт почмакка куела. Һәр укучы бер-берсе белән сөйләшмичә, үзенең почмагын кәгазь битенә яза да, шул почмакка барып басалар.

Үзләренә пар табалар да, ни өчен шул почмакларын сайлаулары турында фикерләшәләр.

-Ислам, иптәшең нәрсә дип җавап бирде? (Бер-ике укучыдан сорала)

-Димәк, безнең һәрберебезгә туган авыл якын икән.

6) 200 сумлык самэри структурасы

3 төркемгә –авыл, район, республика турында 200 сумлык хикәя язарга кушыла.

1 сүз -10 сум, димәк сезнең хикәядә 20 сүз булырга тиеш. 3 минут вакыт бирелә.( Укучылар үзләренең хикәяләрен укыйлар.)

7) Рефлексия

-Димәк, безнең бүгенге сыйныф сәгатебезнең темасы нинди булды?

-Нәрсә исегездә калды?

-Нәрсә ошады?

Сингл Раунд Робин структурасына нигезләнеп, һәр укучы чиратлап бүген дәрестә үзенең нинди яңалык ачканын иптәшләренә аңлата.Бер группадан бер укучы сөйли.

-Ә хәзер чыршыны бизибез. Сезгә бүгенге сыйныф сәгатебез ошаса кызыл шарларны, бик аңлашылып бетмәсә сары кыңгырауларны элегез.








Автор
Дата добавления 06.02.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров472
Номер материала ДВ-422918
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх