Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Получите деньги за публикацию своих
разработок в библиотеке «Инфоурок»
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Другое Научные работы“ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ СОЛДАТ ОБРАЗЫ”

“ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ СОЛДАТ ОБРАЗЫ”

библиотека
материалов


Казан шәһәре Совет районы

159 нчы лицей





Юнәлеш. Әдәбиятта батырлык темасы



ФӘННИ – ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ

ӘМИРХАН ЕНИКИ ХИКӘЯЛӘРЕНДӘ

СОЛДАТ ОБРАЗЫ”








Эшне башкаручы: Әхмиева Рузилә

9нчы В сыйныфы укучысы

Җитәкчесе: Гыйззәтуллина Резедә

Нәбиулла кызы

I категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысы




2018



Эчтәлек

Бит

I. Кереш. Йөрәкләрдә сугыш ярасы...............................................................3

II. Төп өлеш. Әмирхан Еники хикәяләрендә солдат образы

2.1.Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗатына күзәтү.....................4

2.2. Әмирхан Еники хикәяләрендә солдат образы ………..................5

III. Йомгаклау..................................................................................................7

IV.Файдаланылган әдәбият...........................................................................8























I. Кереш. Йөрәкләрдә сугыш ярасы.

Сугыш! Күпме генә вакыт үтсә дә, халык хәтерендә ул иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак саклана. Сугышның авырлыгы, югалтулары, аянычлылыгы, дәһшәтлелеге турында күпме сөйләсәң дә аз булыр. Шуңа күрә без бу чор турында язылган төрле жанр, төрле язучыларыбызның әсәрләреннән файдаланабыз, чөнки Бөек Ватан сугышы еллары татар язучылары иҗатында зур сыналыш чоры булды.

Бөек Ватан сугышы башлануга барлык язучылар, бөтен халык белән бердәм булып, илне басып алучыларга каршы  күтәрелделәр, зур көрәшкә килеп кушылдылар. Күп язучылар, кулларына корал алып, сугышка киттеләр, фронт газеталарында эшләделәр, турыдан-туры сугышта катнаштылар. Кызганычка каршы, 30 дан артыгы сугыш кырларында яисә әсирлектә һәлак булдылар.

Әмирхан Еники дә, безнең күпләгән язучыларыбыз шикелле, фронтка китә һәм, солдат булып, чигенү хурлыгын да, һөҗүм итү һәм җиңү шатлыгын да йөрәге аша кичерә. Сугыш еллары язучыбыз өчен зур тормыш мәктәбе була.

Әмирхан Еникинең тормыш һәм иҗат юлы белән кызыксыну мине фәнни-эзләнү эшенә этәрде. Ул татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырган зур язучы.

Хезмәтемнең объектыӘмирхан Еники эшчәнлеге. Темасы исә Әмирхан Еники хикәяләрендә солдат образы.

Фәнни эшемне язганда түбәндәге максатны куйдым: күренекле язучы Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләрен уку һәм геройларының батырлыкларын билгеләү.

Максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куелды:

Әмирхан Еникинең тормыш юлына һәм эшчәнлегенә караган материалны барлау, туплау, системалаштыру; сугыш темасына язылган хикәяләрен уку һәм анализлау.

Хезмәтнең структурасына килгәндә, фәнни-эзләнү эшем керештән, төп бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.



II. Төп өлеш. 2.1. Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗатына күзәтү.

Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында( иске стиль белән 16 февралендә) Башкортстанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында дөньяга килә. Аның әтисе Нигъмәтҗан—җитез хәрәкәтле, ачык күңелле, җор сүзле, уен-көлке яратучан кеше була. Ул матур гына җырлаган да, гармун да уйнаган, оста гына биегән дә. Әнисе Бибихәдичә исә—сабыр холыклы, акыллы хатын булган. 1911елда гаилә Яңа Каргалыдан кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән дигән станциягә күченә. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шунда уза. Әмирхан кече яшьтән үк тормышка игътибарлы, күзәтүчән малай була.

1925 нче елда сәнгать мәктәбенә укырга керү теләге белән Казанга килә hәм китап кибетенә курьер булып эшкә урнаша. Аның тормыш hәм хезмәт юлы иҗади эшчәнлеге белән үрелеп үсә.

1926 нчы елда “Озын көй тыңлаганда”, “Дус кеше” (1928), “Яз башы” (1929) дигән беренче хикәя hәм повестьларын иҗат итә.

Күренекле язучыбыз Әмирхан Еники сугыш башлану хәбәрен Ташкенттан Татарстанга кайтып килешли ишетә. Ә берничә атнадан, 1941 нче елның июлендә, фронтка китә.

1941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышы фронтында хәрәкәттәге армиянең хуҗалык һәм каравыл частьләрендә рядовой солдат булып хезмәт итә.

Әмирхан Еники әсәрләрен өйрәгәндә, аның иҗатын 3 чорга бүлеп карыйлар:

  • сугыш чоры хикәяләре

  • 50 нче еллар иҗаты

  • 60-80 нче еллар иҗаты

Сугыш чорында язылган “Бала” (1941), “Ана һәм кыз” (1942), “Бер генә сәгатькә” (1944), “Ялгыз каз” (1944), “Мәк чәчәге” (1944) хикәяләре һәм нәсере әдипне иҗат юлына чыгара. Әсәрләре аерым китап итеп бастырып чыгарыла hәм ул язучылар берлегенә кабул ителә.



2.2.Әмирхан Еники иҗатында солдат образы.

Ә. Еники әсәрләрендә сугышны тормыш чынбарлыгы буларак сурәтли. Хикәяләрдә тасвирланган вакыйгалар, хәлләр карап торышка бик гадәти, алар үз эчләренә зур проблемаларны да алмыйлар кебек. Әмма язучының уйлау һәм иңләү даирәсе күпкә киң. Ул сугышчы, ил сакчысын  аның эчке сыйфатларын, омтылышларын гадәти тормыш чолганышында күрсәтә.

Дөрес, аның сугыш темасына бәйле әсәрләрендә без укырга күнеккән сугыш вакыйгалары юк, тылдагы батырлыклар да сурәтләнми. Аның геройлары сугыш эчендә аеруча батырлык күрсәтү белән дә калкып тормыйлар, чөнки язучы андый максатны куймый. Ә.Еники әсәрләрендә дәһшәтле сугыш картинасы турыдан-туры түгел, ә аның кеше күңелендә калдырган эзе, тудырган хисләре тасвирлана. Сугыш шартларында кешенең эчке дөньясы, шатлыгы һәм кайгысы, ул нинди сынаулар кичерә − менә шуны үзәккә куюга омтылыш язучының төп максаты булып тора. Әмирхан Еники − иң беренчеләрдән булып, сугышта кешенең язмышын, аның хисләрен күрсәтә, сугышны тормыш чынбарлыгы буларак сурәтли.

Сугыш шартларында Ә. Еники яшәү һәм үлем, олы җанлылык һәм намуссызлык, бөеклек һәм түбәнлек төшенчәләрен дөнья, ил язмышы белән рәттән куя. Үлем рәхимсезлегенә каршы нык характерлы солдат образы каршы куела.

1941 нче елда язылган “Бала” хикәясе укучыны тетрәндерә. Солдат Зариф, адашып калган баланы күтәреп, станциядән китәргә торган эшелон янында кая бәрелеп, кая сугылырга белмәгән әнисе кулына исән-имин илтеп тапшыра.

Зариф- олыны олы, кечене кече итә белүче, кеше кайгысына битараф кала алмаучы, үз тормышын куркыныч астына куеп башкаларга ярдәм итүче төгәл, зирәк, тәвәккәл кеше итеп сурәтләнә.

   Әдипнең тагын бер хикәясе “Бер генә сәгатькә ” (1942). Анда солдат Гомәр образы бирелә. Ул госпиталъдән фронтка узып барышлый, туган өенә кереп чыгарга мөмкинлек таба. Вакытның бик кыска булуы ситуациянең драматик көчен бик нык арттыра. Шул бер сәгатъ ут эчендә йөргән улларын көткән әниләр өчен азмы, күпме? Моны Мәръям абыстай да, Гомәр дә укучыга аерып әйтә алмас. Әсәр каршылыклы хисләрдән төзелгән: аерылышу - күрешү– тагын аерылышу. Шулай да бу күрешү Мәръям  абыстай өчен тереклек суы кебек тәэсир итә, аның киләсе – очрашуга өмете – ышанычы арта.

     Шушы кыска гына вакытка кайтып киткән Гомәр образында Ә.Еники кеше күңеленең әйтеп бетереп булмаган якларын ача. Аның гаиләсенә сөенеч китергән бу мизгелнең шатлыгын, дәртен сөйләп бетергесез, чөнки кыска гына күрешү дә яшәү көчен, киләчәккә ышанычны арттыра, мәрхәмәтсез сугыш китергән кайгыларны оныттыра.

    Гомәр туган иленә, антына тугрылыклы, кыю, батыр егет итеп сурәтләнә. Дөрес, әсәрдә аның нинди батырлыклар эшләве турында язылмаса да, аның чын тугры солдат булуына беркем дә шикләнми. Гомәрнең кайтып-китүе - авыл кешеләрендә җиңүгә ышаныч, ирләренең, туганнарының исән-сау кайтачакларына өмет кабыза.

    Әмирхан Еники иҗатының бер кечкенә мисалы булган бу ике хикәясендә ике төрле солдат язмышы һәм образы. Тик аларның фикерләре-уйлары, эш-гамәлләре бер -  бу фашизмга каршы аяусыз көрәш һәм нәфрәт, бөек җиңүгә ышаныч.













III. Йомгаклау.

    Бөек Ватан сугышының үзәгендә булган, бөтен тормышы белән һәм иҗаты хакыйкать, дөреслек, намус үрнәге булган Әмирхан Еники әсәрләрендә солдат - үзенең гаиләсен, өен генә түгел – илен якларга ант иткән, җиңүгә ышанган, сокланырлык батырлыклар күрсәткән, тәвәккәл, курку белмәс гади кешеләр. Алар сугыш ялкыны эчендә бары тик дошманга үч-нәфрәт һәм Туган илгә, халкына мәхәббәт хисләре белән яшәделәр, бу хисләр бер-берсен көчәйтте, җиңүгә ышанычны үстерде, рухландырды, яшәү мәгънәсенә әйләнде.

Ә.Еники сугыш шартларында гади кешенең, солдатның чыдамлыгын, юлындагы авырлыкларны батырлык белән кичерүен, яшәүгә булган өметен чагылдырды. Үзе батыр булган, батырларча утны - суны кичкән кеше генә шундый әсәрләр яза ала.

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләре яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең тарихи әһәмиятен, асылын тирәнтен аңлауда, төрле милләт кешеләре арасындагы дуслыкның кадерен белергә өйрәтүдә, фронтта һәм тылда өлкән буын күрсәткән батырлыкларны күз алдына китерергә булышлык итүдә бүген дә зур әһәмияткә ия.

Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

Бөек Ватан сугышы мәңге онытылмас. Безнең йөрәкләрдә hәм күңелләрдә гомергә уелып кала. Без сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Әмма үзенең гомерен дөнья, тынычлык өчен биргән кешеләрне без белергә тиеш. Аларның кадерен белергә, ихтирам итү hәм хөрмәт итү – безнең бурычыбыз!









IV.Файдаланылган әдәбият

1. Абдуллина Г. Блоклы-модульле технология кулланып. (Ә.Еники иҗатын өйрәнү). – Казан: Мәгариф, 1998.

2. Әмирхан Еники. Хәтердәге төеннәр. (Мәкаләләр, очерклар һәм истәлекләр).– Казан: ТКН, 1983.

3. Әмирхан Еники. Юлчы. Хикәяләр. – Казан: ТКН, 1979 .

4. Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр. 2 том. – ТаРИХ, 2002.

5. Әмирхан Еники. Дан үз вакыты белән килә ул. – Казан: Мәдәни җомга. 2009 № 8.

6. Гыймадиева Н.С. Имтиханнар өчен сочинениеләр. – Казан: Яңалиф нәшрият йорты, 2003.

7. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 6 том: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: “Раннур”, 2001.

8. Хатипов Ф. Әмирхан Еники әсәрләренең теле. – Казан: Мәгариф, 2006.

9. Хафизова А. Ә.Еники иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы. – Яр Чаллы. Фән һәм мәктәп, 2008.

10. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. ( Югары уку йортлары, педагогия училищелары, колледж студентлары өчен кулланма). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты. 2000.



Курс профессиональной переподготовки
Педагог-библиотекарь
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Библиотекарь
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Основы туризма и гостеприимства»
Курс профессиональной переподготовки «Клиническая психология: организация реабилитационной работы в социальной сфере»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания конституционного права с учетом реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация практики студентов в соответствии с требованиями ФГОС юридических направлений подготовки»
Курс повышения квалификации «Маркетинг в организации, как средство привлечения новых клиентов»
Курс повышения квалификации «Экономика: инструменты контроллинга»
Курс повышения квалификации «Финансы предприятия: актуальные аспекты в оценке стоимости бизнеса»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности помощника-референта руководителя со знанием иностранных языков»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации, руководства и координации музейной деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Эксплуатация и обслуживание общего имущества многоквартирного дома»
Курс профессиональной переподготовки «Технический контроль и техническая подготовка сварочного процесса»
Курс профессиональной переподготовки «Гражданско-правовые дисциплины: Теория и методика преподавания в образовательной организации»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.