Инфоурок / Другое / Статьи / Әмирхан Еники "Матурлык" әсәре

Әмирхан Еники "Матурлык" әсәре



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Ә. Еникинең “Матурлык” хикәясендә тел-сурәтләү чаралары.

Әмирхан Еники иҗатының мөһим бер үзенчәлеге әсәрләрнең телендә күренә. Бик бай, шигъри – музыкаль аһәңле, сурәтле бизәкләрдән тукылган моңлы- нурлы тел ул. Аның лирик ягымлы, шул ук вакытта эчке киеренке, тыгыз җөмләләре, мул сулы дәрья кебек, каршылыкка очрамыйча, тигез, талгын агыла. Аларны, җәйге болында, яшел үлән, чәчәкләр арасында йөргәндәге шикелле, үзенә бертөрле тансык рәхәтлек, ләззәтләнү хисе тоеп укыйсың, сине аларның затлылыгы, нәфислеге, сүзләрнең төгәллеге җәлеп итә.

Ә. Еникиның “Матурлык” хикәясендә композицион берәмлек булып текстның бер өлеше – сөйләм формалары сакланган кисәк хезмәт итә. Моңа хикәяләү, сурәтләү, характеристика, диалог, монолог кебек компонентлар керә.

Хикәядә “Бер карт әдип авызыннан” дигән, турыдан-туры хикәяләүчегә ишарә ясый торган кереш сүз бар. Хикәяләүченең ерак балачагында булган бер хәл хакында хәбәре хикәяләү хасил итә. Хикәя дусларның өйгә кайтырга чыгуы хакында сөйләүдән башлана.

Хикəянең төп образы – Бәдретдин – бик ярлы гаилəдə үскəн, горур табигатьле, ярдəмчел, бик тырыш, “кешегə бер дə йөк булырга яратмый”, əти-əнисенə их тирамлы малай. Хикəядəге калган образлар – Бəдретдиннең əтисе, əнисе, бабасы, шəкертлəр – барысы да ярдəмче образлар.

Портрет һəм интерьер ярдəмендə əлеге гаилəнең ярлылыгы, фəкыйрьлеге ныграк күз алдына килеп баса. Əмма хəерче, фəкыйрь тормышта яшəсəлəр дə, гаилəнең киң күңелле, кунакчыл кешеләр булуы сизелə. Əлеге гаилəдə өлкəннəргə карата ихтирам-хөрмəт зур. Сукыр бабайдан һəр эшне башкарганда фатиха сорау аның гаилəдə сүзе үтемле булуын, хөрмəтле кеше икəнлеген күрсəтə.

Бəдретдиннең əнисе – табигать тарафыннан кимсетелгəн, ямьсез кыяфəтле, лəкин сабыр холыклы Ана. Бəдретдин əнисенең ямьсезлегеннəн гарьлəнми. Əнисен шəкертлəргə чəй салырга чакыра. Аннан соң скрипкада уйный. Анага скрипкада уйналган көйдəн бигрəк улының шул көй аша күрсəткəн хөрмəте, җылылыгы кадерле. Əйтерсең, шул көй аша ана белəн бала үзара аңлаша, сөйлəшə.

Хикəядə тагын бер кызыклы символик образ бар. Ул – тургай образы.

Тышкы яктан караганда, тургай да бит кечкенә, соры, ямьсез генә бер кошчык. Ә күпме моң, тирән сагыш чагыла аның сайравында. Димәк, чыннан да, әһәмият тышкы матурлыкта түгел, ә күңелдә, йөрәктә, уйларда. «Кешеләр! Тышкы яктан чибәр булмасагыз да, кимсенмәгез, хурланмагыз. Тышкы матурлык ул әле берни дә түгел. Эчке дөньягыз матур булсын, игелекле, ярдәмчел булыгыз. Тик шул чакта гына үзеңне чын мәгънәсендә бәхетле, рухи яктан бай кеше итеп хис итеп була. Эчке дөньясы ямьсезләрдән сакланырга кирәк», — дип әйтергә тели әдип.

Әдәби әсәрләрнең уңышы язучы тудырган образлар һәм идея эчтәлеге белән генә билгеләнми. Аларга ирешү, аерым алганда, тел чараларыннан башка да мөмкин түгел. Еники әсәрләренең җырдай ритмикасы, күңелгә ятышлы булуы, сүзнең җөмләдәге урыны, аның ятышлыгы, җөмләләрнең бер-берсенә бәйләнеше, шуларны гомум бербөтен барлыкка килүе белән дә аңлатыла.

Әдип хикәядә татар теле байлыгын тулысынча куллана. Агглютинатив тел буларак, татар теленә парлы сүзләр хас. Ә. Еники моның белән оста куллана. Аның хикәяләрендә кабатлау һәм төрле парлы сүзләр куллануны аңа хас булган үзенчәлек дип билгеләргә мөмкин.

Табигатьне, тирә-юньне тасвирлаганда автор чагыштырулардан оста файдалана: “Хәзер бөтен нәрсә дәррәү кузгалып, күтәрелеп, үсеп бара: арышлар сабакка сузыла башлаган, бодайлар куе булып, кучкыл яшел булып, егетләр мыегыдай, сызылып кына чыгып килә”.

Кайчак чагыштырулар фразеологик әйтемнәр белән кушылып, текстка образлык өстәү вазифасын үтиләр. Мәсәлән: “Илдә чыпчык үлми дигәндәй, безнең Бәдретдин дә, бик интегеп, ачка киселеп булса да, укуын әнә шулай алып бара иде”.

Табигать күренешләрен сурәтләгәндә кабатлауларга да еш мөрәҗәгать итә.

Ә. Еники текстларында метафора шактый күп. Алар сүзнең күчерелмә мәгънәсе ярдәмендә барлыкка килүләре сәбәбеннән, автор яки персонаж телләрен образлык, гүзәллек белән тулыландыралар. Әйтик: “Әйтерсең, бу һич йомылмас ямьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе!”.

Йомгаклап шуны əйтергə була: матур əдəбиятның бердəнбер төзү материалы – сүз. Затлы тел – хикәя, повестьларның эстетик энергиясен көчәйтүче, аңа күркәмлек бирүче иң мөһим чараларның берсе ул.

Аңа әле яңа гына әдәбият хәятына аяк баскан чакта ук каләмдәшләре “телең бар” дип әйтә торган булганнар. Иҗат гомерендә ул күренекле сүз остасы булып танылды.

Əмирхан Еники татар əдəби тел культурасын, сурəтле сөйлəмне яңа югарылыкка күтəрде, аңа гүзəллек, сафлык, ныклы куəт бирде.









Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Общая информация

Номер материала: ДБ-388037

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>