Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / "Әмирхан Еникинең " Матурлык"хикәясе, урок татарской литературы (7 класс)

"Әмирхан Еникинең " Матурлык"хикәясе, урок татарской литературы (7 класс)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясен өйрәнү

Тема. Ә.Еники «Матурлык» хикәясе.

Максат.

1. «Матурлык» хикәясенең эчтәлегенә төшендерү.

2.Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви    әһәмиятен    билгеләү,    анда    күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

3.      Образларга мөстәкыйль характеристика бирә белү.

4.      Укучыларда   ата-анага карата миһербанлык тәрбияләү.


Җиһазлау. Ә.Еники портреты,дәреслек, әсәрләреннән китап күргәзмәсе, «Салкын чишмә» көе язмасы, проектор.


Дәрес планы.

1. Оештыру моменты.   Уңай психологик халәт тудыру.

2. Үтелгән материалны искә төшерү:

Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты турында сөйләшү;

Кем җырлады?” хикәясе турында әңгәмә.

3.   Төп өлеш:

   Матурлык турында әңгәмә үткәрү;

   «Матурлык»   хикәясенә анализ бирү;

4 Нәтиҗә ясау.

5. Бәяләү;

4. Өйгә эш бирү.

Дәрес барышы.


  Укытучы сүзе:

Якшы кәеф, якты чырай,

Күрәм мин йөзегездә.

Исәнмесез, хәерле көн

Телим мин барыгызга.

Укучылар, без сезнең белән Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез. Алдагы дәресләрдә без аның тормыш юлы, иҗаты белән танышкан идек. Аның “ Кем җырлады?” хикәясен укыдык. “ Кем җырлады?” хикәясенең эчтәлеген искә төшереп алыйк әле, балалар. ( эчтәлеге)

Әмирхан Еники турында кыскача белешмә.

 Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникиев 1909 елның 17 февралендә элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туа.

  Әмирхан Еники 2000 елның 16 февралендә Казан шәһәрендә вафат булган.

Ә. Еники - чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Аның хикәяләре татар әдәбиятының йөзек кашлары булып саналырлык һәм шулай санала да ул.

Бу әдипне күпләр “кеше күңелен дәвалаучы язучы”, доктор дип тә йөртәләр. Ә мин аны психолог язучы дип атар идем. Бүген дәрестә без сезнең белән  шушы сүзләрне дәлилләүче әсәрләрнең берсе “Матурлык” хикәясе белән тирәнтен танышып китәрбез, әсәрнең әһәмиятен билгеләрбез.


Ә хәзер сүзлек өстендә эшләп алырбыз. Әсәрдә хәзерге вакытта кулланылмый торган элекке татар сүзләре бирелгән.

1. Сүзлек эше. (Экранда язылган )

Мәдрәсә-укый торган җир (мәктәп)

Сәке-утыру яки йоклау урыны

Сөкүт калу - тын калу

Низам - тәртип

Шәриктәш-бергә укыган кеше

Киҗеле ыштан-фабрикада эрләнгән нечкә мамык җептән ыштан

Тула оек - өйдә сугылган калын тупас йон тукымадан тегелгән оек

Тарантас-утырып йөрү өчен көйләнгән артлы җиңел арба

Чыра телә-агачны юка итеп яра

Өчаяк-өч тимер аякка беркетелгән казан

Чиркану - берәр яман нәрсәне күрүдән тәндә өшү, калтырану, җиңелчә чәнчешү тойгысы сизү

Чәчәк зәхмәте-йогышлы каты авыру

Укытучы:

- Ә хәзер әйдәгез сөйләшүне әсәрнең үзенә юнәлтик.

- Әсәрнең исеменә игътибар итик әле. Ничек атала?

- Нәрсә соң ул матурлык? Сез аны ничек аңлыйсыз?

- Табигать матурлыгы, кешенең матурлыгы, кешенең күңел матурлыгы, тирә - юнь матурлыгы һ. б.

-Укытучы:

Әйе, матурлык - бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый. Берегез, әйтик, матурлыкны табигатьтә күрә, аның матурлыгына сокланып карый. Икенчегез төп матурлык - кеше күңеленең матурлыгы дип раслый. Һәм мин сезнең фикерләрегез белән килешәм. Гомумән, укучылар, матурлык бөтен тирәлегебездә. Аны бары тик күрә генә белергә кирәк.

- Матурлыкны җир йөзендә кем бүләк итә?(Әни).

-Әйе,әни-баланы тудыра, яратып үстерә. Ә үзе картайгач, һәр әни дә баласыннан шундый ук матур мөнәсәбәт күрәме? (Төрле балалар бар)

-Дөрес әйтәсез,юкка гына әйтмиләр бит –тормышта кешенең нинди булуы кешенең әнисенә карашыннан күренә дип. Без укучылар әниләребезгә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булыйк.

- Без өйрәнә торган “Матурлык” әсәренең төп герое кем әле ул?

- (Бәдретдин)

-Бәдретдин сезгә ошыймы?(балаларның җаваплары.)

-Кайсы ягы белән ошый?

-Әнисенә карашы ничек?

-Ул әтисе белән ничек күрешә?  (Гади генә күрешәләр)

-Менә балалар, татар халкы элек-электән бик тыйнак, сабыр булган.

 Алар бик озак күрешмәгәннәр. Бер - берсенең кочагына да ташланмыйлар, үбешмиләр дә. Мөселман халкында андый гадәт юк. “Улым” дип күрешү аша гына алар бөтен сагынуларын, бер - берсенә булган ихтирамнарын белдерәләр.

Ә хәзер кечкенә генә тест:

Ә Еникинең “Матурлык”хикәясе буенча тест сораулары:

1.Бәдретдин нинди тормышта яши?

А)фәкыйрь     Б)бай      В)урта хәлле

2.Әсәрдә нинди кош сурәтләнә?

А)сыерчык    Б)сандугач     В)тургай

3.Бәдретдиннең өе:

А)яңа      Б)ишелеп беткән      В)юк

4.Чәй өстәле янына Бәдретдиннең әнисе үзе теләп чыгамы?

А) әйе      Б) юк

5.Бәдретдиннең әнисенең йөзен күргәч шәкертләр:

А) тетрәнеп китәләр    Б) көләләр    В) куркалар

6.Бәдретдин әнисе өчен кыенсынамы?

А) әйе     Б) юк

7.Автор Бәдретдиннең әнисен:

А) матур ди      Б) ямьсез ди.

8.Әсәрнең авторы?

А) Ә.Еники     Б) С.Хәким      В) А.Расих

3. Ә хәзер дәреслекләребез белән эшлибез.

Әсәрдән өзекләр уку.

- Алга таба әсәр белән танышканда, без укучылар, шәкертләр белән беррәттән анасының алар янына чыкмавына гаҗәпләнеп калабыз.Өйгә кергәч тә, Бәдретдин анасын чакырып кына чыгара. Ана белән очрашкач, шәкертләр нинди хисләр кичерә һәм ни өчен? Әйдәгез әле әсәрдән шушы урынны табып укып китик.

(Әсәрдән өзек укылып китә)

- Ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән? - дигән сорау туа шәкертнең күңелендә.Чынлап та, укучылар, моны күпләр эшли алмас  иде, без сәламәт булмаган туганнарыбызны кешегә күрсәтмәскә тырышабыз бит, ә Бәдретдин, киресенчә, аны кабат - кабат чакырып чыгара. Моннан чыгып нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

- Бәдретдиннең анасын яратуы шулкадәр көчле, ул аның ямьсез йөзле булуына игътибар да итми. Әйтерсең лә, шулай булырга тиеш кебек кабул итә.

- Шәкертләр Бәдретдиндә кунакта булганда, аның тагы нинди һөнәре турында белделәр?

- Бәдретдин үз куллары белән эшләгән скрипкада уйнап күрсәтте.

-Әсәрдән шушы урынны табыйк әле. (Берәр укучыдан өзек укытыла).

-Нинди күңелле кеше генә скрипканы матур итеп уйный ала?

-Йомшак, моңлы күңелле кеше генә.

-Ул нинди көй уйный?(Салкын чишмә)

Укытучы.Әйдәгез әле укучылар, шушы «Салкын чишмә» көен без дә тыңлап китик.

-Ни өчен бу көйне уйнады?

Дөрес, әнисе бу көйне яратканга.

Бала өнисенең яраткан көен уйный. Анага ул көйдән бигрәк улының шул көй аша күрсәткән хөрмәте, җылылыгы кадерле. Әйтерсең, шул көй аша ана белән бала үзара аңла­ша, сөйләшә. Менә ни өчен бу көй шәкертләргә дә бик тансык булып тоела.)

-Әнисенә ничек эндәшә? (Өзек укыла 107 бит)

-Бәдретдин әнисе өчен уңайсызланамы? (Юк).

-Игътибар итегез әле... (109 биттән өзек укып китәм. Балалар табып карап бара. Берәүне дә күрмичә, бары әнисенә, әнисенең әнә шул башта безне чирканырга мәҗбүр иткән шадра, чалыш, акайган күзле йөзенә генә карап, ул скрипкасын уйнады. Аның бу аз гына моңсу уйчанлык, яшерен генә кызгану белән өртелгән җитди-җылы карашында, әнисен өзелеп ярату гына түгел, аны беткәнче аңлау, кадерләү, юату сизелеп тора кебек иде.

-Балалар, әнисен яраткан кеше начарлык эшләргә сәләтлеме? (Юк).

-Дөрес, әнисен яраткан, хөрмәт иткән кеше бер вакытта да ялгыш юлга басмас. Әти - әнисен борчымас.

-Әнисенең матурлыгы нидә соң? (Бәдретдиндә. Улы тәртипле, инсафлы.   

Улы- аның горурлыгы, дәвамчысы.)

Укытучы. Әнисе ни өчен Бәдретдин белән го­рурлана? Сез ананың бу хисе белән килешәсез­ме? Бәдретдин горурланырлык шәкертме? Бу об­разга характеристика бирергә. (Укучыларның җа­ваплары тыңлана.)


-Яңа кызыл юлга кадәр безгә ... укып бетерә. (Бер бала укый)

-Менә бу юлларга аеруча игътибар итегез –Соңгысы-матур ана белән ямьсез бала дигәне балалары нинди генә булса да аналар аларны карый, тәрбияли.  Ә менә матур бала белән ямьсез ана – күп кенә кешеләрнең  карт яки авыру әти-әнисенә хөрмәт хисе җитми.

- Бу өзектән без Бәдретдин белән әнисе арасындагы нинди хисләрне күрәбез. (Алар бер-берсен яраталар, аларның икесенең дә эчке дөньялары матур).

  -Дөрес, алар бер-берсен яраталар,бер - берсе белән горурланалар.

  икесенең дә эчке дөньялары матур.

- Без сезнең белән әсәрдәге Бәдретдин образындагы күңел матурлыгын, гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгын, ана белән бала мәхәббәте матурлыгын дәлилләп киттек. Шулай ук әсәрдә табигать матурлыгы да бар дидек. Гомумән, укучылар, Ә. Еникинең кайсы гына әсәрен алма, автор табигатьнең гүзәллеген искиткеч матур итеп сурәтләп бирә. Әйдәгез, хикәядән табигать күренешләрен сурәтләгән урыннарны табып укыйк.

(Табигать күренешләре, тургай турындагы өзек укыла)

- Чынлап та, автор хикәянең 2 урынында тургайлар турында язып китә.Ә сезнең тургай күргәнегез бармы? (Тургай рәсеме. слайд.)

- Тургай, укучылар, күчмә кош. Туган ягына кайткач, ул җәй буена иртә таңнан кичкә кадәр сайрый. Югарыга һавага күтәрелә дә, шунда җырын суза. Әйтерсең лә, кояшка кадәр менеп җитәргә тели.  Әйтеп китүебезчә, автор әсәрнең ике урынында тургай образына мөрәҗәгать итә.

- Укучылар, ничек уйлыйсыз ни өчен язучы тургай турында бик тәфсилләп язган икән?

- Шәкертләрнең эчке халәтен күрсәтү өчен.

IV.Йомгак ясау.

- Автор шушы әсәре аша безгә нәрсә әйтергә тели? Әсәрнең төп идеясе нинди?

- Яхшы мөнәсәбәтләр аша матурлыкка омтылу, кешенең эчке матурлыгының-әти-әнисенә мөнәсәбәтендә күренүен күрдек.

Автор бу әсәре белән кешенең тышкы матурлыгы гына җитмәвен, эчке матурлыкның әһәмиятен күрсәтә.

-  Әдип бу хикәясендә бала белән ана арасында булган мәхәббәт матурлыгын, бөеклеген билгели һәм шушы фикерне зур сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп раслый.

Укытучы. Бик күп шагыйрьләр, язучылар әниләр турында дан җырлаган. . Әйе, «әни», «әнкәй» сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Баланың шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар уртаклаша, акыллы киңәшен дә бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.

Татар халкында шундый мәкаль бар: «Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың». Бу уңайдан К.Такташның ана турында язган шигъри юллары да урынлы булыр.

Ана - бөек исем!

Нәрсә җитә ана булуга.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда...


Билгеләр кую.

Өй эше бирү. “Ана һәм бала” темасына кечкенә генә инша язып килергә.

 






Ә Еникинең “Матурлык”хикәясе буенча тест сораулары:

1.Бәдретдин нинди тормышта яши?

А)фәкыйрь     Б)бай      В)урта хәлле

2.Әсәрдә нинди кош сурәтләнә?

А)сыерчык    Б)сандугач     В)тургай

3.Бәдретдиннең өе:

А)яңа      Б)ишелеп беткән      В)юк

4.Чәй өстәле янына Бәдретдиннең әнисе үзе теләп чыгамы?

А) әйе      Б) юк

5.Бәдретдиннең әнисенең йөзен күргәч шәкертләр:

А) тетрәнеп китәләр    Б) көләләр    В) куркалар

6.Бәдретдин әнисе өчен кыенсынамы?

А) әйе     Б) юк

7.Автор Бәдретдиннең әнисен:

А) матур ди      Б) ямьсез ди.

8.Әсәрнең авторы?

А) Ә.Еники     Б) С.Хәким      В) А.Расих

   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Краткое описание документа:

Тема. Ә.Еники «Матурлык» хикәясе.

Максат.

1. «Матурлык» хикәясенең эчтәлегенә төшендерү.

2.Әсәргә анализ ясау алымнарын кулланып, хикәянең тәрбияви    әһәмиятен    билгеләү,    анда    күтәрелгән мәсьәләләрнең хәзерге вакытта да мөһим икәнлеген күрсәтү.

3.      Образларга мөстәкыйль характеристика бирә белү.

4.      Укучыларда   ата-анага карата миһербанлык тәрбияләү.

 

Җиһазлау. Ә.Еники портреты,дәреслек,  әсәрләреннән китап күргәзмәсе, «Салкын чишмә» көе язмасы, проектор.

 

Дәрес планы.

1. Оештыру моменты.   Уңай психологик халәт тудыру.

2. Үтелгән материалны искә төшерү:

Әмирхан Еникинең тормышы һәм иҗаты турында сөйләшү;

“ Кем җырлады?” хикәясе турында әңгәмә.

3.   Төп өлеш:

   Матурлык турында әңгәмә үткәрү;

   «Матурлык»   хикәясенә анализ бирү;

4 Нәтиҗә ясау.

5. Бәяләү;

 

4. Өйгә эш бирү.

Автор
Дата добавления 08.05.2015
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров923
Номер материала 517991
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх