Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Мирзасалихова Л.В. "Бакчабызда өлкәннәр көне" дигән темага күңел ачу конспекты.

Мирзасалихова Л.В. "Бакчабызда өлкәннәр көне" дигән темага күңел ачу конспекты.


  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Яңа Әлем балалар бакчасы мәктәпкәчә тәрбия бирү муниципаль бюджет учреждениесе.





hello_html_45fabb09.png





















Тәрбияче: Мирзасалихова Л.В.



2016-2017 уку елы


Бакчабызда өлкәннәр көне.


Максат: балаларны өлкәннәр көне белән таныштыру. Өлкәннәргә карата хөрмәт, ихтирам хисе тәрбияләү.


Бәйрәм барышы.


ЗИЛӘ :

1.Бакча бүген гөрләп тора,                        2.   Кояш көлеп уянды да

Шаулап тора күгебез.                                Нурларын сипте мулдан.

Без бит бәйрәмгә җыелдык,                      Әбиләр килде бакчага,

Әллә шуны белмисез?                               Көзге кояшлы юлдан.

 

2.Илгиз: 3.Муса:

Һәр җирдә бер хикмәт көтә:                      Әбием, әбекәем, дип,    

Бүген гади көн түгел.                                 Дәшәмен сиңа кат-кат.    

Бүген өлкәннәр бәйрәме,                           Бүген синең дә бәйрәмең

Шуңа шатлана күңел.                                 Шуңа безнең күңел шат.

Син булганга , өйләр ямьле,                      Җылы сүзләр, изге теләк

Нурлы һәрбер иртәләр.                              Синең өчен уемда.

Син өйрәткән догалар да                           Сәламәт һәм көр күңелле

Уңышларга илтәләр.                                   Бул син гомерең буена!


Бию “Бабушки-старушки”.(зурлар төркеме малайлары)


А.Б.: Исәнмесез, безнең өчен бик якын, хөрмәтле булган, өлкәннәребез. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүче, елмаюларыгыз белән безне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерләрегез белән безгә ак юл күрсәтүче сөекле әбиләребез, хөрмәтле өлкән хезмәттәшләребез, сезне шушы олуг бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Ә хәзер котлау өчен сүзне балалар бакчасы мөдире Сарварова Гүзәл Рифәк кызына бирәбез... - Җитәкче апаларыбызның җылы теләкләренә кушылып, без дә сезгә кечкенә генә концетр тамашасы тәкъдим итәбез.


Хәзер сүзне ясле төркеме балаларына бирәбез.

Җырлы уен”Күрсәт әле үскәнем”.(ясле төркеме балалары).

Кашыклар”ансамбле чыгышы. (зурлар төркеме)


Гүзәл Уразова җыры яңгырый.Балалар биеп керәләр.


А.Б.: Бөтен Россия буйлап үтә бу матур бәйрәм. Безнең бакчага килгән кунак апаларыбыз да зурайдык инде дип күңелләрен төшереп утырмасыннар әле. Аларга берсеннән- берсе матур шигырь бәйләмнәре бүләк итик.



 4.Илиза:              Яшәгез сез мәңге яшь булып

                Туган йөртыгызга ямь булып.

                Сез булсагыз таза- сәламәт,

                  Оныкларыгызга булыр бик рәхәт.

Картаймыйча шулай кояш кебек

Балкып торыгыз сез иртә- кич.

Яхшылыкны җирдә ятмый диләр

Онытмабыз сезне һич тә без


Айвар: Безгә бүген кем килә?

Саескан күптән белә,

Өйдә пешә пәрәмәч,

Бәлеш исләре килә.

Төрле-төрле бүләк алып,

Барча дуслар килгәннәр.

Өлкәннәр көне булганга,

Бәйрәмчә киенгәннәр.


5.Рөстәм: Оныкларга терәк булып

Яшәгез сез шатлыкта.        

Сәламәтлек, ак бәхетләр                            

Юлдаш булсын сезгә шатлыкта.                

Бүген сөенә- сөенә

Шушы җырны җырлыйбыз.

Сезне кадерле әбиләр,

Бәйрәм белән котлыйбыз.

6.Элерина: 7.Сөмбел:

Ак яулыклы, көләч йөзле,                           Тәмле бәлеш пешерүче

Шат күңелле, әйбәт тә.                                Дәү әни безнең өйдә.

Кем ул, диеп сөрыйсызмы?                        Аңардан ашарга сорый

Дәү әнием, әлбеттә.                                      Шаян песиебез дә.

Өйгә кайтсам өй балкыган,                        

Өйгә нур иңгән!                                          

Ерак җирне якын итеп                              

Әбием килгән.

                                           

8.Адилә: Дөньяда иң җылы әби                                

Безнең әби, беләбез.                                  

Шуңа күрә сеңлем белән                            

Куенына керәбез.  

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә,

Яшәрбез әле үскәч тә

  Кадерен белеп кенә.

Җыр: “Хәерле көн ”


А.Б.: Хөрмәткә лаеклы әбиләребез, безнең  өлкән буыныбыз. Алар безне әдәпкә, әхлакка өйрәтүчеләр, халкыбызның йолалары, гөреф- гадәтләре белән таныштыручылар,  догалар өйрәтүчеләр, күңелгә сеңеп калырлык итеп киңәшләрен бирүчеләр. Әбиләребезнең күңел сандыгы бик бай.Әйдәгез әле балалар әбиләребезнең күңел сандыгын ачып карыйк әле.


Илгиз:

 Әбиемнең күңел сандыгы

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.



Әбиемнең күңел сандыгын

Бер ачасы иде, ачасы…

Әби-бабам белгән йолаларны,

Халкыбызның күңел җәүhәрләрен

Бер ачасы иде, ачасы.

 

Әбиемнең күңел сандыгын

Кызыктыра инде күптәннән.

Ач, әбием, безгә күңелеңне,

Яшь буынга мирас булып калсын,

Бер хәзинә калсын үткәннән.

 

(Шигырьне укыганнан соң балаларны һәм тәрбиячене чакыра)

Зилә:-Дусларым,апалар керегез әле.Керегез әле.

Тәрбияче: Зилә ,нәрсә булды?

Зилә:

-Нинди сандык бу?

Шулвакытта әби килеп керә. Әби :

-И-и-и,балакайлар,нинди тәүфыйклылар,кунаклар бар икән.

Зилә:

-Әбекәй,бу нинди сандык?

Әби:

-И,балалар,минем яшь чактагы сандык ул.

Әмир: Әбекәй, әбием дим, әйдә ачыйк инде шул сандыгыңны, карыйк әле.

Әби: Шулай дисезме, ягез, ачыйк алай булгач. Тезелешеп утырыгыз яныма.(салмак кына көй яңгырый, әби сандыкны ача-ача сөйли, әйберләрен күрсәтә)

Әби:

Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.

(Бер бала алъяпкычны бәйләп ала да шигырьне сөли башлый)

Зилә:Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.



Әби. Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый.

 әби. Ә менә монысы түбәтәй була.Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.

Тәрбияче: Ә кызлар нәрсә кия башларына?

Әби: Ә кызларга - калфак. Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, Гөлнара, шушы кәттәҗине киеп җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттәҗиләрне киеп йөриләр.

Әби:

-Менә бу читекләрне киеп,бик матур итеп бии идек.

(Икенче бала кулына ала һәм шигырьне сөйли)

Камилә:

Бизәк төшкән итекләрне

Читекләр дип йөргәннәр.

Аларны татар кызлары

Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Әмир: Әбием, әбием дим, әнә шул төенчегеңдә нәрсә бар соң (сандык эченә үрелеп караган кыяфәттә сорый)

 Әби: Әлеге янчыкны әйтәсезме? Ягез карыйк әле (ачып карыйлар). Анда минем чулпыларым сакланган.

Тәрбияче: Әбекәй, чулпыларың турында да сөйлә әле балаларга.

Балалар: Сөйлә әбекәй, сөйлә ( хор белән әйтәләр).

Әби: Чулпылар кызларның чәчләренә тагылып, аларны матурлый торганнар иде. (куеп күрсәтә – бер кызның чәченә, тәрбияче булыша, әби сөйли тора). Аларны без бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә генә тага торган идек.

Бала: Ә аулак өй дигәннәрегез ничегрәк була иде соң ул әбием?

Әби: И, ул аулак өйләр.(әкрен генә көлә) (музыка үзгәртелә). Егеләре дә шунда булыр иде., Егетләр гармун уйнап,җырлап урам әйләнерләр иде,кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде. Әби уйланып басып тора.


Күренеш:Кызлар чигү чигеп утыралар .

Адилә: Кызлар! кызлар! Егетләр килә!

Шулвакыт егетләр килеп керә, кулларында гармун, җырлап керәләр “Челтәр элдем читәнгә”


Егетләр:Ал алъяпкыч челтәрле,илдә матур бетәрме,

Илдә матурлар бетәрме,җан сөйгәнгә җитәрме.


Кызлар:Челтәр элдем читәнгә,

җилфер-җилфер итәргә,


Егетләр:Без килмәдек буш китәргә,

Килдек алып китәргә.


Кызлар: Алын алырсыз микән,

гөлен алырсыз микән,

Урталарга чыгып сайлап ,

Кемне алырсыз икән?.


Егетләр: Алларын да алырбыз,

гөлләрен дә алырбыз.

Күңелебезгә кем ошаса,

шуны сайлап алырбыз.

. Җыр беткәч:

Егетләр: Исәнмесез, кызлар-йолдызлар!

Кызлар: Исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?

Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегегезне!

Кызлар: Ишек бавы бер алтын

Безнең кызлар мең алтын!

Егетләр: Кызлар кертегез инде.

Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр)

Муса : әйдәгез “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.

Адилә : ишек ягына карап: Кызлар,егетләр! Әниләр кунактан кайта! (Балалар чыгып китәләр)



Әби. Аулак өйләрдә өйләрне матур бизәкле мендәрләр белән бизи идек. (күрсәтә). Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә.

Әби. (Сандыктан алып күрсәтә бара). Менә монысы – түрләмә, өйтүренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәрялгана. Ашъяулыкны чигеп, кырыен бала итәклеитепәзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, сукканпаласлар – барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. (Сандык тармасыннан чиккән кулъяулыкка төрелгән йөзек ала). Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. А ул ак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

әби. Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык

Уеннан соң әби балаларны мактый.

Әби:

-Без.яшь чакта “Капкалы” уенын уйный идек.Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.

-1 балага нинди җәза бирәбез?(Әби турында шигырь сөйләсен)

Минем әбием бик әйбәт –

Гел көлеп кенә тора.

Балакаем, дипәйтеп,

Сөеп, иркәләп тора.

-2 бала өчен

-Нинди җәза бирәбез?(Әтәч булып кычкырсын)

Әби:

-Бигрәк зирәк икәнсез.

Тәрбияче:Әбекәй рәхмәт сиңа. Күңел сандыгын бигрәк бай икән, безне дә күп нәрсәләргә өйрәтте. Безнең бу җырыбыз кадерле әбиебезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.

Җыр “Әбием күзлек кия”

Әби:

Күңелемне күрдегез

Зирәк икән үзегез

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер сүзегез

Хәзер бергәләп күмәк биеп тә алыйк.

Кунакларны балалар биергә чакыра.

Әби: Минем дары тәбикмәгемнән дә авыз итегез. Сезгә атап пешергән идем лә, онытып китә язганмын. Рәхим итегез. Балалар сез дә сыйланыгыз.

Тәрбияче: Әбиләребез сезне нәни оныкларын тәрбияләргә күпме көч куялар.Аларны яратырга һәм хөрмәтләргә кирәк.

Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез, батыр йөрәкле бабайларыбыз бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Балаларыгызны, оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.






                           

 

























Автор
Дата добавления 30.09.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров46
Номер материала ДБ-227656
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх