Мияуның туган көне
Гатауллина
Ләйсән Таһир кызы
Казан
шәһәре 160 нчы балалар бакчасы
Мәктәпкә
әзерлек төркеме балалары өчен.
Максат:
1.Сүз
байлыгын арттыру,сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
2.Гади
сорауларны аңлап җавап бирү,мөрәҗәгать итә белү,көндәлек яшәештә аралашу.
3.Уеннар
аша балаларда шөгыльгә карата
кызыксыну уяту.
Персонаж:Мияу(песи).
Алдан
әзерлек эше:балалар белән җырларны өйрәнү,”Кибет”
уены
уйнау.
Җиһазлар:
уенчыклар, төсле
шарлар,магнитофон.
Т. Исәнмесез,балалар!
Б. Исәнмесез!
Т. Хәлләрегез ничек?
Б. Әйбәт.
Сезнең хәлләрегез ничек?
Т. Әйбэт,рәхмәт.
Балалар,карагыз
әле минем кулымда нинди матур конверт.Мин аны почта ящигыннан алдым.Аны Мияу
дустыбыз безгә җибәргән.Ачып укыйк әле.Мияу:”Балалар,минем бүген туган
көнем.Сезне кунакка чакырам”,-дип язган . Барабызмы?
Б. Әйе,барабыз.
Т. Башта
безгә туган көнгә бүләк әзерләргә кирәк.Нәрсә бүләк итик икән?
Балалар:матур
уенчыклар,төрле төстәге шарлар бүләк итик.
Т. Ай,рәхмәт,балалар.Ә без
уенчыкларны кайдан сатып алырбыз соң?
Б. Уенчыклар
кибетеннән.
Т. Яхшы
балалар.Алайса,әйдәгез әле уенчык исемнәрен һәм ягымлы сүзләрне дә искә төшереп
алыйк. Нинди уенчыкларны беләбез әле?
Б. Куян,аю,буре,төлке,керпе.
Т.Ярар,яхшы.Ә
кибеткә кергәч нинди ягымлы сүзләр кулланабыз?
Б.исәнмесез,рәхмәт,саубулыгыз.
Т.Әфәрин.Әйдәгез
,киттек уенчыклар кибетенә.
(Балалар
җырлый –җырлый кибеткә баралар.)
Ә
хәзер кибет уены уйныйбыз.Безгә кирәк сатучы һәм сатып алучы.Без аны санамыш
аркылы сайлыйбыз.Бергәләп саныйбыз.(Әке-бәке, кыек сәке, эремчек,син калып
тор,энем чык!)Сатучы- Сережа,сатып алучы-Ангелина була.Кибет уенын башлыйбыз,ә
калганнар игътибар белән тыңлап утырыгыз,хаталар булса төзәтәгез.
-Исәнме,Ангелина.
-Исәнме,Сережа.
-Хәлләр ничек?
-Әйбәт.Синең хәлләрең ничек?
-Әйбәт.Рәхмәт.
-Сережа
нәрсә кирәк?
-Миңа аю кирәк .
-Сиңа
нинди аю кирәк?
-Миң
зур аю кирәк.
-Мә,Сережа аю.
-Рэхмэт.Аю
матур,аю зур.
-Саубулыгыз.
(уен
берничә бала белән уйнала).
Т.Уенчыклар
алдык, безгә шарлар да кирәк бит әле.Менә минем кулымда шарлар.Кемнәр уенчык
сатып алырга җитешмәде шулар шарлар ала.Башта төсләрне искә төшерик.Нинди төп
төсләрне беләсез?
Б.Кызыл,сары,зәңгәр,яшел,ак,кара.
Т.Ә
хәзер ,миннән шушы биш төс арасыннан үзегезгә ошаган төсне сорап аласыз.
-Денис,сина
нинди шар кирәк?
-Мина
яшел шар кирәк.
-Денис,мә
яшел шар.
-Рәхмәт.
-Денис
шар нинди?
-Шар
матур,зур.
Т.Әйе,бик
дөрес.(балалар төсләрне сайлап алып бетерәләр)
Балалар
,Мияу безне көтәдер ,әйдәгез аңа кунакка барабыз.Үзебез белгән җырны җырлап
барабыз.
Без
барабыз,барабыз,
Туган
көнгә барабыз.
Әйе
шул,әйе шул ,
Туган
көнгә барабыз.
Т.Менә
килеп тә җиттек.Ишеген шакыйк әле.(тук-тук)
М.Кем
анда?
Б.Бу
без(балалар эндәшә).(балалар исәнләшә)
Б.-Исәнме,
Мияу.
М.-Исәнме
,балалар.
Б.-Хәлләрең
ничек,Мияу?
М.-Рәхмәт.Сезнең
хәлләрегез ничек?
Б.Рәхмәт.Әйбәт.
Т.Мияуга
бүләкләребезне тапшырыйк әле?
Б.Мияу
,мә, уенчык аю.
М.
Рәхмәт.
(балалар
үзләренең бүләкләрен бирәләр)
Т.Балалар
,Мияуның туган көне белән котлап “Ак калач “җырында җырлыйк әле.
(Мияу
уртада,балалар түгәрәк ясап җырлап әйләнәләр).
Мияуның туган көненә ,
Без
пешердек ак ипи.
Менә шундый ипи зур,
Менә шундый кечкенә ,
Менә шундый тәбәнәк,
Менә шундый ул биек.
Ак
калач,ак калач
Теләгәнеңне
ал да кач.
(Мияу
бер баланы сайлап ала,бергәләп тугәрәк эчендә бииләр).
Т.Әфәрин
,балалар.Бик матур җырладыгыз.Мияуны да шатландырдыгыз.
Безгә
шөгылебезне төгәлләргә вакыт та җиткән.Икенче шөгелебездә дәвам итәрбез.Мияу да
безне кунак итәр,чәйләр эчәрбез.
Сезгә
ошадымы бүгенге шөгылебез?
-Бездә
буген кемнең туган көне булды?
-Без
нинди бүләкләр алдык Мияуга?
-Бүләкләрне
кайдан алдык?
-Нинди
җырлар җырладык?
(балалар җавабы)
Т.Бик
дөрес.Ә хәзер саубуллашабыз.Саубулыгыз!
Б.Саубулыгыз!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.