Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / М.Корбангалиевның телен чагыштырма планда өйрәнү

М.Корбангалиевның телен чагыштырма планда өйрәнү



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Эчтэлек


Кереш............................................................................................................3

I бүлек. Мөхетдин Корбангалиевньң тормыш юлы һәм фәнни эшчән-
легенә күзэтү 3

II бүлек. М.Корбангалиевның телләрне чагыштырма планда өйрәнү
юнәлешендәге эшчәнлеге, аньң төп хезмәтләре.

  1. Татар мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре ,8

  2. Татар булмаганнарга татар теле дәреслекләре 9

  3. Урта һәм югары мәктәпләрдә татар булмаганнар өчен татар теле
    дәреслекләре 10

III бүлек. М.Корбангалиевньң татар булмаганнарга татар телен укыту
методлары 12

Кереш

Татар телен өйрәнүне яңа баскычка күтәрүдә, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен барлау, аларны туплау һэм эшкәртү кебек бик куп өлкәләр-дэ аеруча нәтиҗәле эшләгән, бай мирас калдырган Каюм Насыйри эшчәнлеге һэрберебезгә мәгълүм. Ул башлаган эш лаеклы рәвештә дәвам иттерелә.

Халкыбызның энциклопедист галиме Каюм Насыйри фикерләрен дә­вам иттерүчеләр арасында телче-галим Мөхетдин Корбангалиевның үз уры-ны бар. Ул узенең бөтен көчен, гомерен К.Насыйри күтәргән идеяләрне киң массага җкиткерү, аны тормышка ашыру һэм үстерүгә багышлый.

М.Корбангалиев та, К.Насыйри кебек, татарларга рус телен һәм ана телен укытуны яклый һэм шуны узе эшләгән мәктәпләрдә гамәлгә кертә, та­тар телен гыйльми нигезләү, аны халыкка аңлаешлы әдәби тел итеп тезү өчен көрәшә. Ул К.Насыйри тарафыннан күтәрелгән 10 сузыкны практикага кер-теп җибәрә һәм шул нигездә аваз методы белән укытуны яклый, алдынгы прогрессив идеяләргә каршы көрэшүчеләргә кискен уг ача һәм, аларны үткәрү буенча алган юлыннан тайпылмыйча, шул юлның дөреслегенә һэм жиңәчәгенә ышаньш хәрәкэәт итэ. Шулай ук уку-укыту өлкәсендә алдынгы рус педагогы К.Д.Ушинскийдан урнәк ала һәм эш методларын да шул нигездә алып барырга тырыша.

Уку-укыту өлкәсендәге эшләре һэм фикерләрен өйрәнүгә керешкәнче, М.Корбангалиевның нинди шартларда үсүе, яшәве һәм эшләве кебек мәсь-әләләргә тукталу кирәк.

Үзебезнең хезмәтебездә, алга таба Мөхетдин Корбангалиевның тормыш юлын һәм фәнни-методик эшчәнлеген җентекләп карап үтәрбез.

Хезмәтебезнең максаты итеп күренекле галим, методист М. Корбангалиевның методика өлкәсендә тоткан урынын ачыклуны һәм аның бу өлкәгә караган хезмәтләрен анализлауны куячакбыз.

Хезмәтебез 3 бүлектән торачак.

1 нче бүлектә Мөхетдин Корбангалиевның тормыш юлы һәм фәнни эшчәнлегенә күзәтү ясыячакбыз.

2 нче бүлектә М. Корбангалиеның телләрне чагыштырма планда өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлеген, аның төп хезмәтләрен карап үтәчәкбез. Бу бүлектә аерым-аерым галимнең татар мәктәпләре өчен төзелгән рус теле дәреслекләрен, татар булмаганннар өчен татар теле дәреслекләрен, урта һәм югары мәктәпләрдә татар булмаганннар өчен татар теле дәреслекләрен карап үтәчәкбез.

З нче бүлектә М. Корбангалиевның татар булмаганнарга татар телен укыту методларын тикшерәчәкбез.

























I бүлек. Мөхетдин Корбангалиевның тормыш юлы һәм фәнни

эшчәнлегенә күзәтү.

Татар телен өйрәнүне яңа баскычка күтәрүдә, халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен барлау, аларны туплау һэм эшкәртү кебек бик куп өлкәләр-дэ аеруча нәтиҗәле эшләгән, бай мирас калдырган Каюм Насыйри эшчәнлеге һэрберебезгә мәгълүм. Ул башлаган эш лаеклы рәвештә дәвам иттерелә.

Халкыбызның энциклопедист галиме Каюм Насыйри фикерләрен дә­вам иттерүчеләр арасында телче-галим Мөхетдин Корбангалиевның үз уры-ны бар. Ул узенең бөтен көчен, гомерен К.Насыйри күтәргән идеяләрне киң массага җкиткерү, аны тормышка ашыру һэм үстерүгә багышлый.

М.Корбангалиев та, К.Насыйри кебек, татарларга рус телен һәм ана телен укытуны яклый һэм шуны узе эшләгән мәктәпләрдә гамәлгә кертә, та­тар телен гыйльми нигезләү, аны халыкка аңлаешлы әдәби тел итеп тезү өчен көрәшә. Ул К.Насыйри тарафыннан күтәрелгән 10 сузыкны практикага кер-теп җибәрә һәм шул нигездә аваз методы белән укытуны яклый, алдынгы прогрессив идеяләргә каршы көрэшүчеләргә кискен уг ача һәм, аларны үткәрү буенча алган юлыннан тайпылмыйча, шул юлның дөреслегенә һэм жиңәчәгенә ышаньш хәрәкэәт итэ. Шулай ук уку-укыту өлкәсендә алдынгы рус педагогы К.Д.Ушинскийдан урнәк ала һәм эш методларын да шул нигездә алып барырга тырыша.

Уку-укыту өлкәсендәге эшләре һэм фикерләрен өйрәнүгә керешкәнче, М.Корбангалиевның нинди шартларда үсүе, яшәве һәм эшләве кебек мәсь-әләләргә тукталу кирәк.

Уку-укыту өлкәсендәге эшләре һэм фикерләрен өйрәнүгә керешкәнче, М.Корбангалиевның нинди шартларда үсүе, яшәве һәм эшләве кебек мәсь-әләләргә тукталу кирәк.

М.Корбангалиев 1873 нче елның 26 нчы ноябрендэ элекке Вятка гу-бернасы, Алабуга өязе, Сарсак-Умга волостеның Биектау авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Аның атасы Хафиз шундагы җирләрне биләүче алпавыт Тәфкилевның крепостной крестьяны була.

Хафизның тормышы да ифрат авыр була. Ул да, башка крепостной крестьяннар кебек үк, хатыны белән бергә, алпавытка эшләп, үз көнен үзе кү-рергә һэм балаларын туйдырырга, тәрбияләп үстерергә тиеш була.

Корбангалиев узенең истәлегендә: «Минем әти-әни алпавытлардан күргәнне һичбер эт курмәгәндер», — ди.

Хафиз кечкенэдән ук укырга сәләтле бала булган. Ул, үз авылларында Тәфкилевләр салдырган мәктәптә укып, 13 яшьләренә җиткәндә гарәпчә һэм фарсыча китаплар белән дә таныш булган. Ләкин, бер көнне алпавыт Тәфки-лев, мәктәпкә кереп, Хафизньң иң яхшы укыганын күргәч: «Керстьян бала-сын күп укытырга ярамый, күпне белсәләр, итәгать кылмый башлыйлар», -дип, аны мәктәптән чыгарткан да Бәләбәй өязендәге Килем авылына кап сук-тырырга җибәрткән. Анасы Фәхриҗиһан, өч кечкенә баласын ияртеп, унике чакрым җирләргә алпавыт урагын урырга йөри торган булган.

Мөхетдин Корбангалиев иң кечкенә бала булган. Биш яшендә чагында ул, апасына һэм абыйсына ияреп, авылларындагы Галләм муллага укырга йөри башлаган; бераз зурая тешкәч, мәктәптә кунарга калып укырга ке-решкән. Анда ул 15-16 яшьләренә кадәр («Мохтасар»1 га тешкәнче) белем ал-ган.

1887 нче елда шул ук авылда рус мәктәбе - «русско-татарская школа» ачылган. Мөхетдин, иптәшләреннән кача-кача, кичләрен шул школаның учи-теленә укырга йөри башлаган. Ул рус теленә тиз төшенгән һәм тора-бара аның узендә дә укытучы булу дәрте туган. Атасы Хафиз, алпавыт кулы астында изелеп, укый алмый калган булса да, улы Мөхетдинне укытып, мулла итәргә һэм улын Буби мәдрәсәсенә укырга җибәрергә теләгән. Ләкин Мөхетдиннен, русча укырга дәрте булганын күргәч, аның бу теләгенә каршы тешмәгән, малайны Казанская учительская школага җибәргән.

Монда укый башлагач, Мөхетдин Корбангалиевның белем алуга дәрте тагын да арткан. Ул рус теле белән беррәттән татар телен дә өйрәнә башлаган.

Учительская школаның III классында укыганда, Мөхетдин алдынгы карашлы студентлар белән таньнла. Алар укыту шартларына каршы де­монстрация ясыйлар. Шуның өчен 7 шәкерт белән берлектә Корбангалиев

бу уку йортыннан куыла. Шуннан соң ул туган авылына кайта һэм мулла Хы-ялетдин Хәсәнкәевкә имла һэм грамматика китаплары язарга булыша, пе­дагогика һэм методиканы тәрҗемә итү белән дэ шөгыльләнә.

Тиздән учительская школага яңадан керү уе белән тагын Казанга килә һәм школага керүгә ирешә. Ул алдынгы укучыларньң берсе була.

1895 нче елда зрительская школаны уңышны тәмамлап, Казан гу-бернасыныц Мамадыш өязе Әбти волостендагы Чирче авылына укытучы итеп билгеләнә. Шушы вакыттан Корбангалиевның укытучылык-педагоглык хезмәте башлана.

Мөхетдин Корбангалиев авыл балаларына рус һәм татар телләрен өй-рәтергә тырыша, К. Насыйри идеяләрен тарату өстендә эшли.

Бер ел укытучы бульп торганнан соң, Мөхетдин Казандагы авыл ху-җалыгы мәктәбе каршындагы бакчачылык һәм умартачылык курсларына ки-тэ. Бу курсларны тәмамлаганнан соң, Чирче мәктәбе янында умарталык бул-дырып, крестьяннарны һәм балаларны умартачылык эше белән таныштыра.

1897 нче ачлык вакытында Мөхетдин Корбангалиев уз авылларында-гы ашханәдә мөдир бульш эшли, халык арасында таныла. Аңа бу эштә озак эшләргә насыйп булмый: кешеләргэ татар теле укытуда гаеплиләр һәм Ала-буга өязенә күчерәләр, татар теле укытуны тыеп китәләр. Ләкин Мөхетдин куркытуларга карамый, узенең эшен дәвам итә. Мулла һәм попларның аги-тациясе дә халыкка тәэсир итми. Халык Корбангалиевка каршы тору түгел, киресенчә, аңа зур ихтирам курсәтә һәм аны учитель итеп кенә түгел, бәлки чын мәгьнәсе белән узенең укытучысы – тәбиячесе итеп таный, аннан киңәшләр ала.

Бераздан М.Корбангалиев Чешле авылына учитель итеп билгеләнә. Монда бер ел укытканнан соң туган авылы Биектауга күчеп укыта башлый. Вятка губерниясе халык училищелары директоры Мөхетдиннең укыту методларыннан канәгать була һәм аны Малмыж шәһәренренә күчерә. 1901 елның 1 октябреннән Корбангалиев, Малмыжга күчеп, русско-татарская школада укыта башлый. Шуның белән бергә, татарлар арасында да эш алып бара.

Малмыжда ике ел укытканнан соң, 1903 елның 7 ноябрендә, М.Корбангали-евны Казанга Юнысовлар приютына күчерәләр. Ул Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхмәтов белән аралаша. Алар бергәләп большевистик идеяләрне пропа-гандалый башлыйлар. Мөхетдин татар яшьләре арасына кереп китеп, алар бе­лән берлектә, «яшьләр тугәрәге» оештыра. Аны «Шәрык клубы» дип атый-лар. М.Корбангалиев бу клубный, старшинасы хезмәтен үти һәм клубның библиотекасын тезү өчен китап белән баету юлында күп көч куя. Шул ук вакытта ул Казан «Җәмгыяте Хәйрия»сендә дә әгъза булып тора һәм аның секретаре булып хезмәт итә. Казанда татар ярлылары өчен мәктәпләр ачтыру, ятим балаларга приютлар оештыру эшендә дә актив катнаша.

М. Корбангалиев революция елларында сәяси эшләргә шактый бире-леп китә. Аның өстеннән әледән-әле донослар жибәреп торганнар. Ижтима-гый-сәяси тормышта катнашуы белән бергә, Корбангалиев узенең педагогик эшен дә ташламый. Уз тәҗрибәсенә таянып, башлангыч мәктәпләр һәм зур-лар мәктәбе өчен татар әлифбалары тези, шулай ук татар теле, математика һәм география буенча да төрле дәреслекләр тези. Аңа Фатиха Аитованың кызлар мәктәбе һәм махсус башлангыч мәктәп өчен устав һәм программа те­зү эше тапшырыла. Ул бу программаны эшли һәм, шул нигездә, бу мәктәп-ләрне оештыру эшенә дә катнаша.

1913 елда Казанда «Мәктәп» журналы чыга башлый. М.Корбангалиев бу журналда актив катнаша, һәр санында диярлек укыту методлары, татар милли мәктәпләрдә укытыла торган фәннәрнең программасы турында мәка-ләләр яза, татар телен өйрәнүгә зур урын бирергә кирәклекне әйтә.

1914-1916 елларда М.Корбангалиев фәнни жыелышларда күп тапкыр-лар чыгыш ясый. Аның дәреслекләре иң яхшы дәреслек исемен ала. 1917 ел­да М.Корбангалиев Казан мөселман балалар приютында укытучы һәм шул ук вакытта татар мәктәпләренең инспекторы булып эшли, Казан өязе һәм гу­берния земствосы шәһәр думасында һәм Бөтенроссия татар учительләре со­юзы члены булып тора. Тиздән ул Губерния халык мәгариф бүлеге мөдире урынбасары хезмәтеннән читләштерелә. Аны эзәрлекли башлыйлар. М.Кор-

бангалиев шәһәр читендәге бер карчыкның өенә яшеренеп, дошманның кулга алуыннан котылып кала. Казанга кызыллар кайткач кына, ул үзенең мәгариф өлкэсендәге эшен янартып жибәрә һәм, мәктәпләр инспекторы буларак, мәк­тәпләр белән житәкчелек итәргә тотына. Шул ук вакытта Мөселман Комис­сариаты каршындагы Гыйльми комиссиядә әгъза буларак эшли.

М.Корбангалиев түбәндәге урьннарда татар һәм рус телләре укыта: Казан татар педагогия техникумында һәм хәрби команда курсларында (1920-1922), Шәрык Академиясендә, педагогия техникумында, жир эшләре техни­кумында, Татар өлкә Совпартшколада, татар ком. университетында (1922-1924), Татнаркомпросньщ гыйльми үзәгендэ председатель урынбасары була, анда гыйльми һәм педагогик эшләр белән житәкчелек итә (1924-1927). Юристлар эзерләу курсларында татар телен укыта (1928-1930). Шул ук ва­кытта КДУда татар теле пэм әдәбияты кафедрасы мөдире була һәм укыта (1928-1940). Марксизм-ленинизм институтында да, татар теле белән чагыш-тырма рәвештә рус теле укыта (1936—1937).

1940 елда, сәламәтлеге начарлану аркасында, ул укыту эшеннән чит-ләшергә мәҗбүр була. М.Корбангалиев узенең гыйльми эшен дәвам иттерә. Аңа бу эш белән озак шөгыльләнү насыйп булмый: 1941 елның 3 июнендә ул вафат була.

II бүлек. IV!.Корбангалиевньң телләрне чагыштырма планда өйрәнү юнәлешендәге эшчәнлеге, аньң төп хезмәтләре.

М.Корбангалиев, төрле тип мәктәпләрдә эшләп, бай тәҗрибә туплый һәм, шуңа нигезләнеп, төрле тип мәктәпләр өчен берничә төрле фән буенча дәреслекләр, кулланмалар тезеп бастыра. Аньң бу хезмәтләре башлангыч, урта һәм югары мәктәп укучылары өчен бай материал булып тора. М.Кор­бангалиев чыгарган гыйльми хезмәтләрнен, саны 135 кә җитә. Аньң телләрне чагыштырма планда өйрәнү юнәлешендәге хезмәтләре аерым урын алып то­ра.

М.Корбангалиев бик куп дэреслекләр авторы. Аньң тарафыннан те-зелгән дәреслекләрне түбәндәге терләргә аерырга мөмкин: 1) әлифба китап-лары, 2) уку китаплары, 3) грамматика дәреслекләре, 4) методик кулланма­лар, 5) математика һәм география дәреслекләре, 6) татар мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре 7) татар булмаганнарга татар теле дәреслекләре.


2.1. Татар мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре.

М.Корбангалиев эшли башлавыньң беренче елларыннан ук татар ба-лаларына рус телен өйрэту мәсьәлэсен яклап чыга. 1904 елда «Казанский те­леграф» газетасында аның «Россия мөселманнарына рус телен өйрәтүнең әһәмияте» дигән мәкаләсе басыла. Ул монда мәктәпләрдә рус телен өйрәтүне кертүне яклый һәм шуңа чакыра.

М.Корбангалиев узенең эшен татар башлангыч мәктәпләре өчен рус теле дәреслекләре тезүдән башлый. Аньң 1934-1935 елларда төзелгән «Та­тар башлангыч мәктәпләре өчен рус теле әлифбасы» мәктәпләр өчен зур кулланма булып тора. Бу әлифба методы белән тезелгэн була. Әлифба өч бүлектән тора: 1) әлифбага чаклы булган чор, 2) әлифба чоры, 3) әлифбадан соңгы чор.

Татар башлангыч мэктэплэре өчен рус теленнэн әлифба китабы төзу белән бергә, М.Корбангалиев һәм IIIIIIIV класслар өчен уку китаплары эшли. «Татар башлангыч мәктәпләре өчен рус теле дәреслеге» дигән китабы 1935 елда басыла. Бу китапта уку ечен балаларны кызыксынды-

рырлык эчтәлекле текстлар, сөйләм телен үстерү буенча төрле биремнәр (со-рауларга җааваплар язу, жөмләләрне тутырып язу h.6,), матур язу урнәкләре бирелә. Дәреслек байтак еллар буена тезәтмәләр кертелеп бастырылып килэ. Шул ук «Рус теле дэреслеге»нең икенче, өченче класслар өчен булган икенче һәм өченче кисәкләре 1938 елда бастырыла. Боларньң инде эчтәлек-ләре дә катлаулырак, шулай ук бирелгән текст һәм материалларның күләме дэ зуррак. Бу китапларда язу һәм сөйләм телен үстерү, үткәнне кабатлау һәм ныгыту өчен дэ материаллар бар. Дэреслеклэрнеэ азагында русча-татарча сүзлек тэ бирелгэн.

2.2. Татар булмаганнарга татар теле дәреслекләре.

Хөкүмәт тарафыннан Татарстан республикасында татар булмаганнар­га татар телен өйрэту турында 1923 елда карар кабул ителгәч, татар телен өй-рәну өчен кулланмалар кирәк була. Татар булмаганнар өчен татар теле дэрес-леклэре хәзерләү эшен Татарстан Мәгариф Комиссариаты янындагы Гыйль-ми Үзәк М.Корбангалиев һәм Х.Бәдигыйга тапшыра. Алар тарафыннан те-зелгән «Рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслеге» иц беренче мәртәбә 1924 елда басылып чыга. Бу дәреслектә, үзләре әйткәнчә, «татар әлифбасы, әлифбадан сон, уку һәм язу материалы, дөрес язу кагыйдэлэре, сарыф-нәхүгә хэзерлек өчен мэсьэлэлэр, сөйләмә һәм язма тел өчен маузуглар, планнар, рә-семнэр һэм китапныэ ахырында һәр дәрескә кергэн яңа сузлэр ечен татарча-русча легать» бирелэ, Дэреслек татарча ейрэнучелэрнен, яшь hәм белем, үсеш дәрәҗәләренә яраклаштырылып, программа таләпләренә туры китерелеп, ае-рым-аерым дәреслэргә булеп тезелгэн.

М.Корбангалиев һәм Х.Бәдигый тарафыннан тагьн «Җанлы сөйләу теле сабаклары»ның беренче һәм икенче китаплары тезелеп бастырыла. Бу китаплар татар булмаган укучыларны татар теленә өйрәтүдә беренче куллан-ма булып тора.

М.Корбангалиевньщ Р.Газизов белән бергэ төзелгэн «Русларга татар теле өйрәтү өчен кулланма һәм дәреслек» дигән китабы 1925 елда басыл-ган. Дәреслекнең «Суз башы»нда татар телен өйрәтүнең әһәмияте курсәтелә

Һәм китап белән эшләү методлары һәм нинди метод белән эшләу турында курсәтмәләр бирелә.

Шул рәвешчә, М.Корбангалиев руслар өчен һәм, гомумән татар бул-маган укучылар өчен татар теле дәреслеклэре төзу буенча эшне башлап җибәрә һәм күп кенә хезмәт куя.

2.3. Урта һәм югары мәктәпләрдә татар булмаганнар өчен татар

теле дәреслекләре.

1923 елда икенче баскыч рус мәктәплэрендә, техникумнарда, рабфак-ларда һәм вузларда татар булмаганнарга татар теле укытыла башлый. Ләкин бу мәктәпләрдә русларга татар теле укыту өчен татар телендэ кулланма һәм дәреслекләр булмый.

1928 елда М.Корбангалиев, Р.Газизов белән берлектэ, «Руслар өчен татар теле дәреслеге» исемендә бер дәреслек тезеп бастыра. Бу дәреслек «икенче баскыч мәктәплэрнең бишенче класслары һәм зурлар курслары өчен» төзелгән була. Элеге дәреслекнец икенче кисәге 1929 елда бастырыла. Бу дәреслек II баскыч мәктәпләрнең VI класслары өчен тезелгән һэм анда шул яшьтэге укучыларньщ аң дәрәжәләренә туры килерлек материаллар һәм күнегүләр бирелгән.

1931 — 1932 елларда М.Корбангалиев, Р.Газизов белән берлектэ, «Та-тарлардан башкалар өчен татар теле дәреслеге» дигән дәреслекне басты­ра. Дэреслекнец «Сүз башы»нда: «Руслар өчен генә түгел, э гомумэн татар телен өйрәнүче V - VI класс укучылары өчен языла», - диелә.

Дәреслектә грамматиканьң барлык булекләре буенча мәгълүматлар бирелгән һәм уку өчен дэ татар әдәбиятыннан үрнәкләр кертелгән.

1933 елдан башлап бу тип дәреслеклэрне М.Корбангалиев үзе генә тө-зи. Аньң V - VI һәм VII класслар өчен язган «Татарлардан башкалар өчен татар теле дәреслеге» дигән дәреслеге 1933 - 1934 елларда басылып чыга. Дәреслек дурт кисэк итеп төзелгэн. V - VI класслар өчен төзелгэн «Татар те­ле дәреслеге» рус башлангыч мәктәбенец IV классы өчен төзелгән дәреслек­нец дэвамы булып тора.

М.Корбангалиев татар телен читтән торып өйрэнүче татар булмаган-нар өчен дә «Татар теле дэреслеге» төзи. Моны ул рус телендэ урта һәм югары белемнәре булган русларга h.6. милләт кешелэренә карата төзи. Монда ул фонетика, морфология һәм синтаксис буенча иң, кирәкле мәгълү-матларны гына бирә һэм аларны рус теле белән чагыштырып бирә.

М.Корбангалиевның 1924 елда Р.Газизов белән берлектэ төзегән «Опыт систематической грамматики татарского языка в сравнении с грамматикой русского языка» дигән кулланмасы татар телен рус теле бе­лә чагыштырып өйрәнү өлкәсендә ифрат зур әһәмияткә ия булып тора. Бу кулланма үз вакытында татар телен өйрәнүчеләр өчен дэ һәм аны укыту-чылар өчен дә бердәнбер кулланма булып санала.

IП бүлек. М.Корбангалиевның татар булмаганнарга татар телен укыту методлары.

М.Корбангалиев, татар мәктәпләрендә татар телен укытуга карата узе-нең төрле методик карашларын әйтү белән бергә, русларга һәм, гомумән, та­тар булмаганнарга татар телен укытуны ничек алып бару турында да төрле курсәтмәләр биргән, узенең метод Ьэм алымнарын тудырган.

Русларга татар телен укыту турында язган аерым методик хезмәтләре булмаса да, тезегэн дэреслекләренә карата язган «Сүз башлары»ннан һәм дә-реслекләрнец төзелү системасыннан, шулай ук төзегэн программаларыннан аньщ татар булмаганнарга татар телен укытуны ничек куярга кирэклек ту-рындагы кайбер методик карашларын Ьэм укытканда кулланырга тәкъдим иткән алымнарын курә алабыз.

Р.Газизов белән бергә тезеп, 1925 елда бастырылган «Русларга татар теле өйрәтү өчен кулланма һәм дареслек» дигән китабының «Сүз ба-шы»нда «чит тел»не өйрәтүнең ике төрле метод белән алып барырга тәкъдим итэ: 1) тәрҗемә-грамматик («переводно-грамматический») һәм 2) натураль метод.

Yз телләрен яхшы белучелэрне «чит тел»гэ ейрэткэн вакытта, бу ме-тодларньщ тик берсе белэн генэ эш иту экитмэгэнлеген, алай эшлэу унайсыз икэнлеген ассызыклый автор. М.Корбангалиев натураль метод нигезлэнэ тор-ган төп положениелэрне дэ санап китэ:

  1. телне өйрәтү тышкы сизү органнары белән, конкрет предмет, эш-
    чәнлек, обстановка һәм мөнәсәбәт юлы белән кабул ителгән рухи усешнең
    табигый процессы ярдәмендә барырга тиеш;

  1. өйрәнә торган сүз предметлар белән бәйлэнешле булырга тиеш, шу­
    лай итеп сузнец формасы һәм конкрет образы укучыларның аңында бер бө-
    тен булып калсын;

  1. өйрәтә торган сүз уйныэ бер формасын бирсен;

  2. уйны белдерә торган сүз аны еш куллану һәм кабатлау юлы белән
    генә аң тудыра ала;

5) натураль методньщ төп ноктасы - чын реаль предмет. Әгәр ул пред-метлар кул астында булмаса, аларныц модельлэре һәм рәсемнәре дэ кулла-ныла ала.

«Русларга татар теле өйрәтү өчен кулланма һәм дәреслек» тэ югарыда курсәтелгән методик таләпләргә туры китереп төзелгән.

Дэреслекнең төзелу системасы тубәндәгечә:

Беренче дэрестэ татарча һәм русча иң кирэкле эйберлэрнең исемнэре бирелгэн. Соңга таба шул ук сүзлзрдэн чыгып татарча сораулар пэм шул со-рауларга ж;аваплар язылып кителэ. Икенче дәрестэ, беренче дэрестэ бирелгэн сузлэрдэн чыгып, кайда? дигэн сорауга жавап булган сорауга җөмлэлэр языл-ган. Моннан соң кеше әгъзаларыньң исемнэре белэн таныштыруга юнәлде-релгән төрле исемнәр бирелгән. Шушы исемнәрдән чыгып, төрле сораулар пэм аларга жаваплар язылган. Укучыларныц сойлэм теллэрен устеру мак-сатыннан сорауларга зкаваплар пэм язылып бетмәгэн жемлэлэрне язып бе-теру кебек кунегулэр эшлэту дэ каралган, ә дәрес азагында нэтиҗэлэр чыга-рылган һэм бу нэтиж;элэр рус телендэ язылган.

М.Корбангалиевнын; 1932 нче елда З.Бэдигуллин белэн бергэ басты-рып чыгарган «Татарлардан башкаларга татар теле дәреслеге»нең «Сүз башы»нда дэреслек белэн эшлэу методлары да курсэтелэ, тубэндэге эш тер-лэре тэкъдим ителэ:

1) икенче дэрестэ нэрсэ укылачагы укучыларга алдан белдерелергэ ти-
еш;

2) бөтен авыр сузлэрне Ьэм эйлэнмэлэрне, укучыларны ана теленэ
тэрж;емэ итеп, тактага язарга;

3) эшне продуктив алып бару өчен, укучыларныц узлэренэ язарга Ьэм,
китап соцында тэржемэ ителгэн суз һәм эйлэнмэлэрне файдаланып, бер-ике
мэртэбэ укып килергэ тиешлекләрен аңлатырга.2

лэре киңэя. Монда грамматикага зур урын бирелә. Шулар өстенэ сүзлек за-пасын туплау, сөйлэм телен үстерү кебек эш төрләре дэвам итэ.

М.Корбангалиев югары уку иортларында, шул исэптэн КДУда, татар булмаганнарга татар телен укыту өстендэ эшли, пэм бу елкэдэ дэ аньщ ме­тодик системасы формалаша дияргэ мемкин.

Университетта татар булмаганнарга татар телен укытуны ничек кую турындагы карашларын чагылдырган «О методах преподавания татарского языка студентам нетатарам КГУ» дигэн бик кыйммэтле доклад тезисы бар. Ул бу докладында татар теле буенча уткәрелә торган занятиеләрне бригада системасында алып барырга тэкъдим итэ. Аньң бу карашлары мэктэптэ уку-ныц бригадалап эшлэу формасьшда алып барылган чорьша туры килэ. Ул шул системаны «чит тел»не өйрэтүгэ дэ кертә. Югары уку йортларында татар булмаганнарга татар телен укыту буенча М.Корбангалиев тарафыннан куел-ган теп моментлардан түбәндәгеләрне курсэтергэ мөмкин:

  1. татар телен өйрәту бригада системасында алып барыла, лэкин баш­
    ка фэннэрне уткәндәгедән аерыла, эшләү тәртибен үзенчү куя, ягъни укыту-
    чы җитәкчелегендэ эшләү алга сөрелэ;

  2. сүзлек запасьш туплауга карата ачык фикерлэрен әйтә;

  3. татар телен өйрэтүне студентньэ специальносте белән бәйләп алып
    барырга;

  4. татар телен өйрәтү производство практикасы белән бәйләнештэ ба­
    рырга тиеш.

Гомумән, М.Корбангалиев башлангыч, урта Ьэм югары мәктәплэрдә татар булмаганнарга татар телен өйрэтүне башлап җибәрүче, аны укыту юл-ларын курсәтеп, шул фән буенча эшләү методларын һәм алымнарын бирүче беренче методист һәм педагог булып санала. Ул, укучыларның яшь, үсеш дэ-рәҗәләренә һәм эшләү шартларына туры китереп, һәр эш төре буенча да ди-ярлек, методик алымнар тәкъдим итә алган.

М.Корбангалиев узенең эшләү практикасында барлык нечкәлекләргә дэ игътибар иткән. Анын, бу өлкәдәге хезмәте тулысынча оригиналь булып

тора. Монда ул теге яки бу методистлардан урнәк алмаган, аларның метод-ларыннан файдаланмаган, бәлки икенче телне өйрәнгән вакытта кулланырга яраклы төрле метод һәм алымнарны үз тәжрибәсеннән чыгьш тәкъдим иткән; эшләү юлларын үзе курсәткән.

Каюм Насыйридан соң, татар теле буенча чишелмәгән, хәл ителмәгән мәсьәләләрне хәл итәргә тырышучы, ул башлап җибәргән идеяләрне үстерүче һәм практикага кертеп җибәрүче, шулай ук татар телен укытуга карата төрле метод һәм алымнарны һәм шул ук метод яки алымнар белән эшләү юлларын күрсәтүче буларак, М.Корбангалиев фэн өлкэсендә зур урын алып тора, аньң тарафыннан кутәрелгән һәм практикага кертеп җибәрелгән теге яки бу ка-рашлар, кайбер метод һәм алымнар хәзер дә файдалы, кулланырга һәм урнәк алырга яраклы булып торалар.


1 Мохтасар» - шәригать кагыйдәләрен өйрәтә торган китап, гарәп телендэ язылган.


2 Корбангалиев М., Бәдитуллин З. Татарлардан башкаларга татар теле дәреслеге. Казан, 1932. – Б.3.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 21.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров15
Номер материала ДБ-376331
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх