Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Статьи / Мәктәп системасында халык уеннарын һәм йолаларын куллануның тәрбияви роле
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Мәктәп системасында халык уеннарын һәм йолаларын куллануның тәрбияви роле

библиотека
материалов

Мәктәп системасында халык уеннарын һәм йолаларын куллануның тәрбияви роле

Гарипова А.Ш.

Татарстан Җөмһүрияте, Әлмәт муниципаль белем бирү учреждениесе – 13енче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәхесне социальләштерүдә төп факторлар, тәрбияләүдә мөһим сфера булып уен йолалары килә. Халык уеннары, йолалар, бәйрәмнәр - халык тормышында, чынбарлыкта нәрсә җитми, шуны өстәп, гармоник үсешне көйләп торучылар.

Безнең мәктәп укытучылары тәрбия эшен халык педагогикасы чаралары белән баетып алып баралар. Һәр татар теле укытучысы милли тәрбия чараларына халык уеннарын кертте. Бу уеннар дүрт турдан тора һәм укучыларда традицияләргә, мәдәнияткә, халык сәнгатенә, тәртип мәдәнияты үсешенә, хезмәткә хөрмәт, Туган илгә мәхәббәт уяту максатыннан уздырыла. Уен барышында “Халык йолалары һәм бәйрәмнәр”, “Халык акыл базары”, “Тәртип этикасы”, “Халык уеннары” фестивальләре, шулай ук халык бәйрәмнәре – Сабан туе һәм Карга боткасы уздырылды.

Беренче турда төркем укучылары халыкның җырлы – биюен, милли кием элементын (чикмән, түбәтәй, калфак, алъяпкыч) әзерләделәр. Чарага хәзерлек барышы үзе зур тәрбияви нәтиҗәгә ия иде.

Икенче тур – “Халык йолалары” фестивале. Аның максаты халык уеннарын, йолаларын, бәйрәмнәрен тирәнтен өйрәнү, яшүсмерләрдә танып – белү кызыксынуын үстерү, хезмәткә уңай караш, аралашуда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү иде.

Чараның өченче туры – “Халык акылы базары һәм халык йолалары” – Нардуган, Нәүрүз, Сөмбелә кебек бәйрәмнәрнең тарихы, аларның ничек уздырылуы турында сөйләшүгә багышлана.

Дүртенче тур – “Көнкүреш һәм традицияләр” - татар халкының көнкүреше белән таныштыру, татар халык йолаларына, традицияләренә хөрмәт , халыкның мирасы турында кайгыртучанлык тәрбияләү максатларын үз эченә ала. Һәр төркем чигү үрнәкләре,бизәнү, борынгы көнкүреш әйберләре, киемнә һәм баш киемнәреннән торган почмак оештыра.

Укучылар белән Сабан туе бәйрәменнән күренешләр, төрле уеннар күрсәтү дә бик уңышлы нәтиҗә бирә.

Уеннар, гамәлдә, халык рухын тоярга, күрергә, борынгы йолаларга хөрмәт белән карарга, хезмәтне яратырга ярдәм итәләр, балаларда кешелеклелек һәм яхшы күңеллелек тәрбияләүдә булышалар. Сыйныфтан тыш эшләрдә халык педагогикасы чаралары белән тәрбияләүнең төрле – төрле методлары. Формалары һәм алымнары кулланыла.

Мәсәлән, “Халык авыз иҗаты” темасына бәйләнешле сөйләм үстерү дәресенә алдан биремнәр таратылды. Укучылар альбомнар төзеделәр, китаплар, халык җырлары язылган кассеталар алып килделәр. Кичә авыз иҗатының байлыгы, мөһимлеге турында татар теле һәм әдәбияты укытучысының кереш сүзе белән башланды. Халыкның тарихын, яшәешен, төрле чорларын күз алдына китерергә үткән гасыр киемнәреннән торган сандык ярдәм итте. Укытучы чыгышы тын гына яңгыраган Габдулла Тукайның "Туган тел"е астына барды. Укытучы кызыксындырырлык итеп үткән гасыр киемнәре, аларны әзерләүдә , чигү, туку, тегү эшләренең үзенччәлеге турында сөйләде. Сөлге, кулъяулык, чулпы, читек, күкрәкчә, бәби итәкле күмәк, җиңсә, калфак, түбәтәй, шәлъяулыклар белән таныштылар, мәгънәләре турында, бу эшләрне башкару юллары, үзенчәлекләре турында сүз алып бардылар. Кызлр һәм малайлар милли киемнәрдә халык җырларын башкардылар.

Укучылар Нәүрүзгә багышланган рәсемнәр, чәчәкләр күргәзмәсе ясадылар. Алар Нәүрүз бәйрәменең гадәттә 21 як 22 мартта, язгы төн белән көн тигезләшкәндә уздырылуы турында белделәр. Бу көн Израильдә, Әфганстанда, Урта Азиядә Яңа ел буларак бәйрәм ителә.

Уен барышында балалар Нәүрүзгә багышланган шигырьләр укыдылар, җырлар, биюләр башкардылар. Балаларга Нәүрүз чәчәге тарихы һәм бу очракта махсус пешерелә торган ботканың фасольдән, бодай ярмасыннан, пешерелүе әйтелде. Аларга бодай шытымы күрсәттеләр, ботка, тәбикмәк ашаттылар. Уенның эмоциональ булуы балаларда халык традицияләрен тирәнрәк белү теләге уятты.

Халык педагогикасында әдәп – әхлакка өйрәтүдә күмәк хезмәт зур урын алып тора. Хезмәт ярату – ул кешенең әхлакый камилләшүе. 5 – 6 нчы сыйныф укучыларын хезмәт һәм рәсем дәресләрендә халык иҗаты мирасларына, чыганакларына якынайту, кызыксындыру эше оештырылды; кул эше, агачка бизәк төшерү күргәзмәләре уздырылды.

Балаларга нәсел агачы ясатылды, бу бирем аша үзләренең нәселләрен ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды.

Укучылар үзләренең бабалары, нәселләре, көндәлек тормышлары, ул чакларда яшәх шартлары, хезмәттә һәм сугыш кырларында яулаган казанышлары турында сөйләделәр. Билгеле, гаилә тәрбиясендә проблема булып, үсеп килүче яшь буынга үз халкына, Туган иленә, туган җиренә мәхәббәт хисләре тәрбияләү тора. Шушы максат белән төрле халыкларның мәкальләре аша тәрбия эше алып барылды: “Ата һәм ана бурычы – алтын бишек” (чуваш халык мәкале), “Туган җиргә мәхәббәт өй янындагы каен агачыннан башлана” (рус халык мәкале), “Туган ил – үз анам, чит җир – үги ана” (татар халык мәкале).

Әхлалылык, хезмәт чыганаклары булып, ата – аналарга мөнәсәбәттә туган хисләр, күнекмәләр торган. Бала мәхәбәттеннән көчле, матур хис юктыр. Балалар тәрбиясендә Ана роле бик зур. Шуңа да халык һәр кеше күңелендә анага карата мәрхәмәтле, олы хис уятырга омтылган. Ана – беренче, ышанычлы терәк, яклаучы, киңәшче, нинди генә авыр хәлдә булмасын, бәладән алып чыгучы, һәрвакытта ярдәм кулы сузучы. Шуңа да яшүсмерләр ана сүзен, мәхәббәтен, кайгыртуын, ягымлылыгын яхшы аңлыйлар һәм яхшы тәртип,башкарган эш, ихлас, чиста мөнәсәбәт белән җавап бирергә телиләр. Яшүсмерләр әхлаклыкка, тәртипкә аналарыннан, алар үрнәгеннән өйрәнәләр. Гаиләдә, тәрбия өлкәсендә ата кешенең дә роле зур. Ул гаиләне туендыручы гына түгел, ә яклаучы, терәк. Ата кешенең сабырлыгы, тапкырлыгы, батырлыгы, осталыгы балаларга үрнәк. Халык белеп әйтә: “Бала – ата-ананың көзгесе”. Балада кире сыйфатлар күргән очракта, гаепне читтән түгел, ә ата-ана үзеннән эзләргә тиеш була. Әгәр ата кеше чынлап та гаидәсе турында кайгыртса, хезмәт, әдәп күнекмәләренә балаларын да өйрәтсә, бу гаиләдә тынычлык, үзара хөрмәт, дуслык, хезмәт, ярату булыр.

Халык тәҗрибәсе, акылы бүген мәктәп тәрбиясендә дә актуаль. Ата-аналар, укытучылар бу турыда онытмасыннар иде.

Кулланылган әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1995. – 158 б.

  2. Гатина Х. Вакытында табылган якутлар. - Казан: Тат.кит.нәшр., 2006. – 192 б.

  3. Татар халык иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар. - Казан: Тат.кит.нәшр., 1987. – 367 б.

  4. Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. – Казан: Мәгариф, 2003. – 266 б.

  5. Шәймәрдәнов Р.Х. Татар милли педагогикасы. Казан: Матбугат йорты, 2004. – 434 б.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 06.04.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров97
Номер материала ДБ-012633
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх