- 15.10.2018
- 6344
- 26
Еще материалы по этой теме
Смотреть“Таланлар күпере” кичәсе сценарие
А.б. Сәләтсез кеше юк, аны күрергә һәм тәрбияли белергә генә кирәк, диләр. Синең дә, һичшиксез, аеруча, үзеңә генә хас талантларың бардыр. Әмма ул талантның уникаль, сине башкалардан аерып тора торган булуы мөһим! Әйдә, дустым, мәйданга рәхим ит! Нәкъ синең кебек сәләтле укучыларыбыз өчен «Талантлар күпере» дигән кичә игълан ителә.
А.б.
Ярый әле без очсыз-кырыйсыз җирдә ялгыз түгел. Күңелләрне юатырдай җырларыбыз бар. Күбесе күңелгә үтеп керердәй моңнар. Җыр-кешенең балачагыннан алып, соңгы минутына кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ә матурлыкны яраткан кеше беркайчан да начарлык эшләми. Ул мәрхәмәтле, ярдәмчел була. Җыр аның гомерлек юлдашына әверелә.
А.б. - Хәзер сәхнәбез түрендә сугыш кырында аяусыз көрәшкән бабаларыбызга багышланган җыры белән Алия Уразова чыгыш ясый.
А.б. Рәсем ясыйм: зәп-зәңгәр күк,
Ак болытлар очалар.
Ә җирдә, яшел болында
Ак чәчәкләр үсәләр.
Ак болытлар, ак чәчәкләр,
Аклык, сафлык, чисталык.
Рәсемемдә бөтен дөнья
Калган кебек чистарып.
А.б. - Әйдәгез бергәләп рәсем осталарын каршылыйк. Алар үз рәсемнәрен якларлык нәрсәләр өйрәнеп килделәр икән? Сүзне Ильяс Талибуллин һәм Айдар Хәсәнов ала.
А.б. – Матур итеп шигырь сөйли белү зур осталык сорый. Моны без беләбез. Татар әдәбияты, рус әдәбияты дәресләрендә үзебезнең осталыгыбызны чарлыйбыз. Шушы осталыкны сезгә дә күрсәтү өчен сүзне шигырь сөйләүчеләргә бирик әле.
Хафизов Ислам
Уразов Айдар
А.б. Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши. Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр ул – халыкның моңы. Үзенең теле булмаган халык булмаган кебек, үзенең җыры, музыкасы һәм уен – кораллары булмаган халык та дөньяда юк.
Без дә җырлап яшибез. Җырларыбыз белән төрле конкурсларда катнашабыз. Әле җырлап кына калмыйбыз, матур итеп уен коралларында да уйнарга яратабыз.
А.б. Уен коралларында уйнау өчен сәхнәбез түренә гитарачы егетләребезне чакырыйк әле. Раил Садриев һәм Айзат Мөхәммәдиев чыгышын карыйк.
А.б. Уен коралларында уйный белү, чыннан да, зур осталык таләп итә. Безнең арабызда андый осталар да аз түгел икән бит!
А.б. Кунак кызыбыз Валерия Лабутова саксафонда уйнавы белән шаккатырам ди. Рәхим ит, Валерия!
А.б. Уен кораллары конкурсын дәвам итәбез. Сәхнәгә Ландыш Шакирзянова чыга. Ул пианинода уйнап күрсәтергә тели.
А.б. * Акыллыга да әйттем −
Уйлады да белде;
Акылсызга да әйттем −
Тыңлады да көлде.
(Табышмак)
* Югалткан әйберең түгел, −
Эзләмичә тапмыйсың.
(Табышмак)
* Әйткәч, беләсегез килә,
Белгәч, көләсегез килә.
(Табышмак)
-Әйе, боларның җавабы табышмак. Табышмаклар хәтерне яхшырта, уйларга өйрәтә. Шуңа күрә без бу кичәбезгә табышмаклар әйтешүне дә керттек. Сүзне табышмак әйтүчеләр ала.
Дамир Хайдаров, Булат Хайдаров
- Ә хәзер табышмакларны сезгә мин әйтәм.
Белерсез микән? Җавапларны белгәч, минем тагын бер соравым булачак, игътибарлы булыгыз.
1) Шома табанлы чана,
Атсыз да алга чаба.
Җитез булса аяклар,
Кулда була таяклар. (чаңгы)
2) Кышын таудан шуабыз,
Җәеп җыеп алабыз. (чана).
3) Түп-түгәрәк яссы мин,
Кышкы уен ясыймын.
Этәләр дә төртәләр –
Җәтмәләргә кертәләр. (шайба)
1) Сикерә белә, йөгерә белми. (туп).
2) Ике аягы үгез,
Маңгаенда куш мөгез. (велосипед.)
- Балалар, табышмакларның җаваплары нинди булды әле? Ә бу предметлар белән без нишлибез, алар безгә ни өчен кирәк? Әйе, болар ярдәмендә без спорт белән шөгыльләнәбез.
Спорт – это гибкость, сила, ловкость.
Спорт – это точность, меткость и сноровка.
Спорт – грация и музыка движения.
Он миг победы, звездное мгновенье!
- Шпагатка утыручылар, үз һөнәрегезне күрсәтегез!
- Кубик-рубик җыя белү дә спортка карый. Шуны белә идегезме, балалар? Ә сез үзегез аны җыя беләсезме? Менә безнең арабызда оста һәм тиз итеп шушы уенчыкны җыя белүчеләр бар. Алар безгә үз һөнәрләрен күрсәтсеннәр әле.
Камаловлар чыгышы
А.б. – Балалар, ничек уйлыйсыз, бию ул спортмы, әллә сәнгать төреме? Мин, мәсәлән, биюне сәнгать төренә генә түгел, ә спорт төренә дә кертер идем. Чөнки монда да көчле, җитез, тиз булырга кирәк.
А.б. Бию көйләрен ишетсә
Кызлар биеми калмас.
Уйнап торган читекләрдән
Егетләр күзен алмас.
Егетләрнең күңелләрен биеп уят,
Биюеңнән бар дөньяга шатлык тарат.
Шат музыка яңгырасын бөтен җирдә,
Тартынмыйча чык уртага, бие әйдә!!!
А.б. - Ә хәзер биюче кызларыбызны сәламлик. Алар матрешкалар биюен биеп күрсәтерләр.
А.б. Җыр кешенең юлдашы,
Җырлый алу бик яхшы
Берәү җырлый төшендә
Берәү җырлый эшендә.
Берәү күңеле тулганда,
Берәү эше уңганда
Берәү җырлый куанып,
Берәү җырлый оялып.
Берәү җырлый хис белән,
Берәү җырлый көч белән.
Ничек кенә булсада,
Начар түгел моңаю.
Җырлый белмәгән кеше
Бәхетсездер мөгаен.
Ә хәзер оста җырчыларыбыз үз һөнәрләрен күрсәтүне дәвам итә. Сезнең алда Румия Хабибуллина җырлый.
А.б. Кечкенәләребез дә үз һөнәрләрен күрсәтеп китик диләр. Алар садикны калдырып безгә укырга килергә җыена. Аларның садикта өйрәнгән матур җырларын без дә тыңлыйк әле бергәләп. Рәхим итегез балалар!
А.б. Биюче кызларыбыз тагын бер бию әзерләгәннәр. Шул биюләре белән алар җәй айларының тиз үтүен, лагерьдагы көннәрең күңелле булуын күрсәтергә телиләр. Әйдәгез, аларны кул чабып каршылыйк. Аларның бу чыгышы кичәбезне тагын да ямьләндерер.
А.б. Кичәбезнең ахырына да якынлаштык. Аны матур бер җырыбыз белән тәмамлыйк әле. Ул “Тынычлык” җыры.
· Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда сатылмый.
(Акыл)
· * Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
(Мәктәп)
· Нихәтле чакырсаң да кире кайтмый.
(Сүз)
· * Лампа түгел − яктырта,
Мич түгел − җылыта.
(Кояш)
· * Төнлә баксам, күк тулган,
Иртән баксам, юк булган.
(Йолдызлар)
· Моны миңа сөйләде Алдар,
Әгәр сиңа очраса,
Ул сине дә алдар;
Болар барсы да ялган,
Ялган булса да,
Ак кәгазьгә язылган.
(Әкият)
· * Бабай килгән сагынып,
Ак чикмәнен ябынып.
(Кыш килү)
· * Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)
· * Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
(Җәй)
· * Уты юк, төтене бар.
(Томан)
Тәмле җәй
(Ш.Галиев)
Аланнарда – җиләк исе,
Басуларда – иген исе,
Җәйләүләрдә – сөт исе…
Тагын аллы-гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе –
Шушы булыр җәй төсе!
Җәйге болында (Ш.Галиев)
Кызыл, сары, зәңгәр, күк…
Бик күп төрле чәчәкләр
Сабантуйга җыелган.
Яңгыр үтте, җил тынды,
Күр салават күперен –
Бар да шуннан коелган:
Кызыл, сары, зәңгәр, күк…
Настоящий материал опубликован пользователем Ахмадуллина Айгуль Гумаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалучитель начальных классов
Файл будет скачан в форматах:
Материал разработан автором:
Муслимова Гульназ Равилевна
Учитель
Бәйрәм кичәсе "Каз өмәсе" 6-7 яшь
Балалар бакчасында зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән кичә үткәрү өчен сценарий.Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәрен баету, татар фольклоры белән таныштыру. Каз өмәсе йоласы турында әнгәмә. Элекке гореф-гадәтләрне искә төшерү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Сәләтсез кеше юк, аны күрергә һәм тәрбияли белергә генә кирәк, диләр. Синең дә, һичшиксез, аеруча, үзеңә генә хас талантларың бардыр. Әмма ул талантның уникаль, сине башкалардан аерып тора торган булуы мөһим! Әйдә, дустым, мәйданга рәхим ит! Нәкъ синең кебек сәләтле укучыларыбыз өчен «Талантлар күпере» дигән кичә игълан ителә
7 232 601 материал в базе
Вам будут доступны для скачивания все 213 333 материалы из нашего маркетплейса.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
2 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.