Мин сөйләргә өйрәнәм.
Мәктәп яшеньдәге балаларның авзларын төзәтү буенча кулланма
Авторы: укытучы – логопед
Харрасова Флера Нурлыгали кызы
Хөрмәтле әти-әниләр, балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм укытучылар! Безнең төп бурычларыбызның берсе булып баланың авазларны дөрес әйтү культурасын һәм бәйләнешле сөйләимне системалы үстерү, сүзлек запасын даими баету, җөмләләрне грамматик яктан дөрес төзеп, укыганны сөйли белергә өйрәтү тора.
Бу кулланма сезнең өчен олы ярдәмлек хезмәтен үтиячәк. Менә балагыз күптән әйтә алмаган авазны логопед яисә үзегезнең ярдәм белән әйтеп җибәрде, ди. Сез шатландыгыз. Ләкин бала төзәтелгән авазын тиз генә сөйләменә куя алмый. Шуңа күрә бу кулланма терәк рәсемнәр ярдәме белән ул авазларны ныгытырга, бәйләнешле сөйләмдә кулланырга ярдәм итәр. Ярдәмлек баланы грамотага өйрәтүне дә күздә тота.
Кулланм а белән файдалану тәртибе
Балага тестны интонация белән әкрен генә укып чыгарга.
Билгеле бер аваз кергән сүзләрне текстан ишетеп һәм терәк рәсемнәргә карап әйтергә.
Рәсемне буярга.
Бирелгән сорауларга дөрес җаваплар теләп итәргә.
Түбәндәге өстәмә биремнәр баланы беренче сыйныфка әзерләү өчен бирелә. Балага сүз, җөмлә, иҗек, аваз, хәреф, яңгырау-саңгырау дигән терминнар өйрәтелә.
Мәсәлән, “с-з” авазы белән эшләгәндә, бу авазларның кайсы яңгырау яки саңгырау икәнлегенә төшендерәбез. Моның өчен ике уч төбе белән колакларны ябып “з-з-з-з” дип әйтеп карыйбыз. Баш эчендә яңгырый, ә “с-с-с-с” дип әйткәндә яңгырамый, тик өрелә генә. Димәк “з” авазы яңгырау, “с” авазы- саңгырау. Шулай ук башка (б-п, г-к,в-ф, ж-ш, з-с) авазларны да аерырга өйрәтәбез.
Сүз-иҗек-аваз анализы. Мисал өчен:
“Зур” сүзе нинди: кыскамы, озынмы? (кыска)
Ничә иҗекле? (бер)
Беренче аваз нинди? [з]. Соңгы аваз нинди? [р]
Бу сүздә ничә тартык, ничә сузык аваз бар? (ике тартык, бер сузык аваз бар)
Сүз ничә хәрефле (өч)
Ниндиләр? Таркатып карыйбыз. (з,у,р)
Сүзләрдә өйрәнелгән авазның урынын ишетү һәм билгеләү бик мөһим. Мәсәлән: “зур” сүзендә [з]- сүз башында, “аз” сүзендә [з] авазы азакта, “базар” сүзендә исә [з] авазы уртада килә.
Хикәяләрдә балалар өчен яңа сүзләр очрар. Аларның мәгънәләре аңлатылсын һәм баланың сөйләмендә кулланышка кертелсен. Тыңланган хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәтү баланың хәтерен һәм логик фикерләвен, әйләнә-тирәгә игътибарлы булуын тәрбияли. Хикәяләрдәге синонимнар шулай ук сүз байлыгын үстерүдә зур роль уйный. Өстәмә сораулар ярдәмендә бала белән үзара аралашу формасы- диалоглар да алынды. Алар баланы актив сөйләмгә тартырга ярдәм итәр. Бу кулланма монологик сөйләмне үстерү, өйрәтү бурычларын да куя.
Ел вакытларына зур игътибар ителә. Бала мәктәпкә кергәнче, ел вакытларын, аларның үзенчәлекләрен аера белергә тиеш.
Китапта сүзләрне гомумиләштереп әйтергә өйрәнү, сыйфат дәрәҗәләре, рәвешләр, берле- күплек төшенчәләре кулланылды.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.