Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык чара "Организм буенча кызыклы сәяхәт"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә ачык чара "Организм буенча кызыклы сәяхәт"

  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Казан шәһәре Идел буе районы

Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче катнаш төрдәге

307 нче балалар бакчасы










Мәктәпкә хәзерлек төркемендә

оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Организм буенча

кызыклы сәяхәт”

(ата-аналар өчен ачык шөгель)








Тәрбияче: Нурмиева Э.Р.











2016-2017 нче уку елы

Организм буенча кызыклы сәяхәт”


Программа эчтәлеге:

  • Балаларга кеше тәне буенча ачыклык кертү һәм кайбер органнарның урынын билгеләү;

  • Тән эчендә яшәү өчен кирәк булган мөһим органнар: йөрәк, үпкә, ашказаны турында һәм организмны ныгытырга (физкультура белән шөгыльләнергә, көн тәртибен үтәргә кирәклеген аңлату.

  • Балаларга үз-үзеңне тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

  • Игътибарны, үзеңне тыңлый белүне үстерергә.

Материал: кеше, йөрәк, ашказаны, үпкә рәсемнәре; 3 фанендаскоп, балалар саны буенча шарлар, шикәр, тоз, икмәк кисәге, стаканнар белән су, фонограмма.

Тәҗрибәләр:

  1. "Йөрәк тибеше". Сикерергә, аннары фонендаскоп белән йөрәкнең тибүен тыңлау.

  2. "Үпкә". Балаларга бирелгән шарларга бер тулы сулыш өрү.

  3. "Ашказаны". Балаларга су белән тулы станканга шикәр, ипи кисәген, алма һәм изелгән алма кичәкләрен салып, нинди үзгәрешләр булганын күзәтү.

Сүзләр: йөрәк тибеше, үпкә күләме, ашказаны согы.


Дәрес барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез балалар!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Әйдәгез әле балалар искә төшереп китик әле сәламәт яшәү өчен безгә нишләргә кирәк?

Балалар:

  • Спорт белән шөгелләнергә.

  • Дөрес тукланырга.

  • Көндәлек режимны үтәргә.

  • Саф һавада йөрергә.

  • Ашар алдыннан, урамнан кергәч кулларны сабынлап юарга.

Тәрбияче: Әйе, дөрес балалар! Ә хәзер балалар, сәяхәткә чыкканчы мин сезгә паласкаутырыга һәм күзләрне йомып тыңлыкны тыңларга тәкъъъдим итәм. Әйдәгез әле үз-үзебезне тыңлап карый әле.

Балалар: Йөрәк тибә, эчтә ниндидер тавышлар.

Тәрбияче: Дөрес балалар, без үзебез ял итәбез, ә безнең организыбыз эшли, йөрәгебез – хезмәт итә. Йөрәк – ул безнең иң кирәкле, иң әһәмиятле әгъзабыз (органыбыз). Кеше исән-сау, бәхетле һәм озак яшәсен өчен ул безгә кирәк. Балалар, ә сез эчебезгә үтеп кереп, анда сәяхәт итәргә телисезме?

Балалар: Әйе, телибез.

Тәрбияче: Мин сезгә үземнең тылсымлы тягым ярдәмендә сезне микроорганизмнарга – кечкенә кешеләргә әйләндерәм. Тылсымлы келәмгә утырып сәяхәтебезне башлыйбыз. Балалар тыңлагыз әле, нинди тавыш ишетелә? (Йөрәк тибеше тавышы)

Балалар: Йөрәк типкән тавыш ишетелә.

Тәрбияче: Балалар сез дөрес уйлыйсыз. Бу йөрәк. (йөрәк рәсемен карау). Балалар кайсыгыз әйтә ала йөрәк организыбызның кайсы җирендә урнашкан.

Балалар: Йөрәк организыбызның сул ягында урнашкан.

Тәрбияче: Балалар сез дөрес уйлыйсыз. Ә сезнең чынлыкта йөрәгебез ничек тибә икәнен ишетәсегез киләме?

Балалар: Ишетәсебез килә.

Тәрбияче: Йөрәгебезнең тибешен ишетер өчен безгә инструмен кирәк. Балалар карагыз әле, бу инструментны күргәнегез бармы, кая күрдегез?

Балалар: Бу инструмент белән врачлар йөрәгебезнең тибешен һәм ничек сулыш алуыбызны тыңлыйлар.

Тәрбияче: Бу инструментның исеме фанендоскоп дип атала. Бергәләп кабатлыйк әле балалар. Ә хәзер бу инструмент ярдәмендә без үзебезнең йөрәк тибешен тыңларбыз. Исегездәме, без сезнең белән микроорганизмнар кечкенә кешеләр. Алар организыбызда бик тиз хәрәкәт итәләр. Без дә сезнең белән хәзер музыка астында төрле хәрәкәтләр ясарбыз. Ә аннан соң йөрәк тибешебезне тикшереп карарбыз. (Тәҗрибә). Балалар, йөрәк турында тагы нәрсәләр беләсез?

Балалар: Йөрәк – ул безнең иң кирәкле эчке органыбыз. Безнеҗ тәнебез буенча ул кан йөртә. Йөрәгебез безнең бер туктаусыз эшли, ул эшләгзндә генә без яшибез.

Тәрбияче: Әфәрин балалар! Ә хәзер үзебезнең сәяхәтебезне дәвам итәбез. Утырабыз тылсымлы келәмебезгә. Балалар иштәсезме бу нинди тавыш икән? (Сулыш алу тавышы)

Балалар: Кемдер сулый.

Тәрбияче: Дөрес, бу сулыш алу тавышы. Сулыш алганда безгә нинди орган булыша. Без нәрсә белән сулыйбыз.

Балалар: Без борын белән сулыйбыз.

Тәрбияче: Дөрес. Сулыш алганнан соң безнең һавабыз кая китә. Нинди эчке органга барып җитә.

Балалар: Һава үпкәгә барып җитә.

Тәрбияче: Әйе, үпкәгә барып җитә. Үпкә рәсемен карап китик эле. Ул тәнебезнең кайсы җирендә урнашкан. (Балалар җавабы) Ә хәзер бер тәҗрибә үткәреп алыйк әле. Хәзер мин сезгә һава шарлары таратам. Сезнең максат: бер тирән сулышта бу шарларны тутыру. Кемнең шары зур шуның сулыш алу күләмедә зур була. (Тәҗрибә). Безнең үпкәбез сәламәт булсын өчен безгә ни эшләргә кирәк.

Балалар: Спорт белән шөгелләнергә, чыныгырга, саф һавада булырга кирәк.

Тәрбияче: Әфәрин балалар! Тылсымлы каләмебезгә утырабыз да сәяхәтебезне дәвам итәбез. Менә килептә җиттек. Балалар без кайсы органда икән? Рәсемне караганчы әйтеп китик әле: авыз, тешләр, тел нәрсә өчен кирәк?

Балалар: Авыз, тешләр, тел ашар өчен, ризыкны чәйнәр өчен кирәк.

Тәрбияче: Дөрес, без башта ризыкны чәйнибез, аннары йотып җибәрәбез. Ризыгыбыз ашказанына барып җитә, анда эшкәртелә башлый. Ә эшкәртергә ашказаны согы булыша. Ашказаны согы ярдәмендә безнең ризыгыбыз эшкәртелә башлый, ул эри, кабара. Аннары ашказаны үзенә кирәкле файдалы мәтдаләрне туплый башлый. Хәзер без сезнең белән кызыклы тәҗрибә үткәреп алабыз. (Тәҗрибә). Балалар кайсыгыз әйтә ала безнең ашказаныбыз тәнебезнең кайсы җирендә урнашкан икән. Рәсемне карап китик әле. Ничек итеп без үзебезнең ашказаныбызга ярдәм итә алабыз соң?

Балалар: Файдалы ризыклар гына ашарга, ризыкны озак итеп чәйнәргә. Әз-әзләп көнгә бер ничә тапкыр ашарга.

Тәрбияче: Әфәрин балалар! Безнең сәяхәтебез бүгенгә тәмам. Тылсымлы таягым ярдәмендә мин сезне яңадан үз хәләтләребезгә кайтарам. Балалар, ошадымы сезгә бүгенге сәяхәтебез. Әйдәгез әле искә төшереп китик әле, без бүген нәрсәләр күрдек, кайсы эчке органнарда булдык. (Проетор аша рәсемнәр карау)

Балалар: Йөрәк – безнең иң кирәкле эчке органыбыз. Ул безнең бердә туктамыйча тибә, барлык организыбызга да кан ташый. Үпкә – безгә сулар өчен кирәк, организыбызны кислород белән тәэмин итүче орган. Ашказаны без ашаган ризыкларны ашказаны согы ярдәмендә эшкәртә, организм өчен кирәк булган матдәләрне үзенә сеңдерә.

Тәрбияче: Әфәрин балалар! Хәзер алган белемнәребезне истә калдырыр өчен кеше рәсеменә йөрәк, үпкә, ашказанын дөрес итеп урнаштырып алабыз. Сәламәт яшәү өчен безгә нишләргә кирәк?

Балалар: Спорт белән шөгелләнергә, көн дәртибен үтәргә, саф һавада булырга, чыныгырга, дөрес итеп тукланырга, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр ашарга кирәк.

Тәрбияче: Әйе дөрес балалар. Шул вакытта гына йөрәгебез, үпкәбез әйбәт эшли һәм сәламәт ашказаны була. Әфәрин балалар, булдырдыгыз!


Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 06.11.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров24
Номер материала ДБ-324031
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх