Инфоурок Дошкольное образование Другие методич. материалыМәктәпкәчә бала тормышында уен

Мәктәпкәчә бала тормышында уен

Скачать материал

                        Уен- баланың юлдашы

                                               (чыгыш)

Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөһим урын алып тора. Аның ярдәмендә бала шәхес формалаша. Уйнаганда балалар үзара дуслаша, мөстәкыйль эш итә, үзләренең уйларын гамәлгә ашыра, дөньяны танып белергә өйрәнә. Мөстәкыйль уен эшчәнлеге һәр баланың физик һәм психик үсешенә йогынты ясый, аңарда әхлаклылык, ихтыяр көче, иҗади сәләт тәрбияләргә ярдәм итә. Бала уенында гаиләдә яки тәрбия учреждениесендә булган вакыйгалар да чагылыш таба, ул өлкәннәргә охшарга омтыла, аларның холык фигыльләрен, мимика  һәм жестларын кабатлый.

Мөстәкыйль уйнарга өйрәнсен өчен, өлкәннәр кече яшьтән үк бала уенына җитәкчелек итәргә тиеш. Уйнарга өйрәнмәгән бала машинаны берни уйламыйча этеп  йөри, курчак белән дә теләр теләмәс уйный. Уенчыклар белән дә  башкача уйный белми, алар аны тиз туйдыра. Аннары әти-әнисеннән яңа уенчык таләп итә башлый.

Өлкәннәрнең бала фикерен, уенын хуплап бергәләп уйнавы  уңай нәтиҗә бирә. Әгәр бала хаклы булмаса, уен барышында төзәтмәләр кертергә мөмкин. Ике яше тулып узган бала уйнарга аеруча ярата, үзенең уеныннан зур канәгатьлек ала. Б у чорда бала хис белән уйный. Ә үсә төшкән саен балаларның уеннарында төп урынны хәрәкәтле уеннар алып тора.Балалар туплар, сикергечләр, кыршаулар белән уйнарга яраталар.Ярышлы уеннарга игътибарлары арта: алар теләп  командаларга бүленеп уйнарга яраталар.

Уенның үзәгендә инде, билгеле, уенчыклар тора һәм алар күптөрле.Өлкәннәрнең уенчыкларны дөрес сайлый белүе- балага эхлакый тәрбия бирүдә мөһим шарт. Кече яшьтәге балаларга, гаиләдә һәм балалар бакчасында бигрәк тә сюжетлы- образлы уенчыклар ( курчаклар, төрле җәнлекләр, әкият геройларын) булдырырга кирәк, ә инде урта, зурлар,мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә андый “әзер” уенчыкларга караганда, “эш” таләп итә торганнары (кисмә рәсемнәр, шакмаклар, лего, конструкторлар) файдалырак. Әлеге уенчыклар балалар фантазиясе өчен иркен мәйдан булып тора.

Уенчык балага беренче тапкыр күргәндә генә түгел, ә аны тотып, капшап караганда да, бер урыннан икенче урынга күчергәндә дә, гомумән, һәрвакыт канәгатьлек хисе бирергә тиеш.Уенчыкның йомшак, зәвыклы,җылылык биреп торырлык булуы мөһим. Ул баланың тән тиресенә зыян китерерлек каты, чәнечкеле булырга тиеш түгел.Яшь үзенчәлеген, кызыксынуын, зәвыгын искә алып сайлап алынган уенчыкны бала ярата, үз итә, ул аның иң кадерле әйберенә әйләнә.Әгәр уенчык тышкы кыяфәте белән матур, үзенчәлекле, кызыклы, яңа, катлаулы булса, бала үсә төшкәч аның тормыш- көнкүрештә кулланыла торган предметлар белән охшаш һәм уртак якларын да табарга омтыла. Ул уенчыкның аерым өлешләренә- курчакның аяк- кул бармакарына, хәттәа тырнакларына, күлмәгендәге төймәләргә игътибар итә. Гомумән, балага курчагының чын кеше белән охшаш яклары күбрәк булуы ошый. Кайчагында без баланың уенчыкны вату, сындыруының сәбәбен дә аңлап бетермибез бит. Әгәр курчак утырып тора алмаса, бала аның аякларын бөгә. Үзе теләгән нәтиҗәгә ирешә алмаса, ул киреләнә, кычкыра, елый башлый.

Шуңа күрә ике яше тулган балага курчакларның һәм җәнлекләрне чын барлыкка охшатып эшләнгәннәрен дә тәкъдим итәргә кирәк. Әлбәттә һәр баланың бик яраткан уенчыгы була. Бу очракта яшенә туры килә дип, баланы башка уенчык б елән уйнарга мәҗбүр итәргә ярамый. Бары тик  уен барышында җайлап кына яңа уенчык тәкъдим итәргә кирәк, баланың игътибарын аның кызыклы, үзенчәлекле якларына юнәлтергә кирәк.

Бала уенчыклары төрле булырга тиеш. Уенчыклар төрле булган саен баланың уены да кызыклы , мавыктыргыч, иҗади була.

Кече яшьтәге балаларның уенчыклары күз алдында булырга тиеш, чөнки бала уенчыкларын күргәндә генә уенның сюжетын уйлап таба ала. Бала күбрәк өлкәннәр янында уйнарга ярата, чөнки ул хуплау, ярдәмгә моһтаҗ.  

Уеннар күптөрле. Сүзле уеннар авазларны, сүзләрне дөрес, ачык итеп әйтергә булышлык итсә, хәрәкәтле уеннар балаларда җитезлек, өлгерлек, кыюлык кебек матур сыйфатлар тәрбияли. 3-4 яшьтәге балаларның игътибарлары үзгәрүчән бул, шуңа күрә аларга гади сюжетлы уеннар тәкъдим ителә. Мәсәлән, “Кошлар кебек очабыз”, “Машиналар гаражга кайта” һәм башка.Билгеле бер биремне үтәргә кирәк булган уеннар да уйнала, мәсәлән, “Минем яныма килегез”, “Тупны куып тотыгыз”. Мондый вакытта нәниләрне флаг, шакмак, туплар кулланып кызыксынуларын арттырырга була.

5-6 яшьтәге балаларда исә, сүзле уеннар киң уйнатыла башлый. “Куык”, Аю урманында” , “Маэмай” уеннары шундыйлардан. Әлеге уеннар сөйләм телен үутерүгә дә ярдәм итә. Нәниләрнең хәрәкәт осталыкларыда арта барган саен, алар белән җитезлек, өлгерлек, саырлык таләп ителә торган уеннар да уйнарга мөмкин. Уеннарныҗ кагыйдәләре быраз катлаулана, билгеле бер кагыйдәләргә буйсына башлый ( күрсәтелгән юнәлеш буенча гына йөгерү). Бу яшьтә бергәләп тимераякта шуарга, җәен ике көпчәкле велосипедта йөрергә өйрәтергә була.

6-7 яшьлек балаларның уеннарында төрле физик күнегүләр, спорт һәм халык уеннары белән мавыга башлыйлар. Балалар белән сигнал буенча хәрәкәт башкара белү, пространствода үз урыннарын таба белергә, өлгерлек, җитезлек, игътибарлылык, кыюлык кебек ихтыяри сыйфатлар тәрбияләргә булышлык итә.

Шулай ук балага уен өчен махсус бер урын гына билгеләп кую дөрес түгел, әлбәттә. Ул, уйнаудан туктагач, уенчыкларын җыеп куярга теләмәсә дә, аларны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртүне тыймаска кирәк.

Мисал өчен 3 яшьлек бала  уйнаудан туктаган, ләкин уенчыкларын җыярга теләми. Бу мәсәләне хәл итү өчен әнисе ярдәмгә килә.

Син, кызым, үзеңнең уенчыкларыңны җыеп куй, ә мин аш бүлмәсендә савыт- саба юам, - ди аңа әнисе.- Ләкин алдан ук килешеп куябыз: барысы да чиста,

пөхтә итеп җыештырылган булырга тиеш. Эшне кайсыбыз беренче тәмамлар икән?

Мондый алымны куллану уңай нәтиҗә бирә. Тагын башка алымда кулланырга мөмкин.

Урамга чыгар вакыт җитте, баланың уенчыкларын җыештыртыр өчен әнисе , кызына :Курчагыбыз Айсылу, син карап тор минем кызым уенчыкларын җыештырсын, аннары миңа әйтерсен, - ди һәм иелеп курчакның колагына нидер пышылдый.

Әлбәттә кызга бик кызык тоела, анын әнисе ни пышылдаганын беләсе килә.

Әнием, син ни дип әйтен ул курчакка ,-дип сораячак.

Юк, әйтмим. Бу-сер. Бүлмәне җыештыр анныры әйтермен ди.

Кыз әлбәттә бүлмәне җыештырачак һәм курчагынын аңа карап торганың күргәч тырышачак.

Әнисе бүлмәгә кергәч кызының уенчыкларын җыеп куюын күргәч мактаячак, һәм курчакка ни әйтүен әйтәчәк.

Бала , әлбәттә мактау сүзе ишеткәч шатланачак, башка  вакытта да теләп җыештырачак.

Бу очракта әнисе кулланган сюжетлы- образлы уен әхлакый тәрбия бирү алымы да булып тора.

Баланың уенчыкларын даими рәвештә бергәләп карап, юып, билгеле бер урынга әйбәтләп урнаштыруда мөһим. Ватык уенчыкларны бергәләп төзәтергә мөмкин. Уенчыкларны “дәвалау” да образлы ярдәмендә сюжетлы-рольле уен рәвешендә оештырырга мөмкин.

         Йомгаклап шуны әйтергә була, уен баланы активлаштыра, аңарда иптәшлек, дуслык, бер-берсенә карата,үзара ихтирам итү хисе тәрбияли, аның акыл үсешенә йогынты ясый.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Мәктәпкәчә бала тормышында уен"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Землеустроитель

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 661 820 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.01.2016 1220
    • DOCX 25.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Каримова Зульфира Гаязовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Каримова Зульфира Гаязовна
    Каримова Зульфира Гаязовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 12490
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Образовательные ресурсы системы дошкольной образовательной организации в условиях реализации ФГОС ДО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 135 человек

Курс повышения квалификации

Психологические условия нравственного воспитания в ДОУ. Построение программы нравственного воспитания

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация деятельности школьного театра в условиях реализации обновленного ФГОС НОО и ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Мини-курс

Эффективные коммуникационные стратегии в образовательной среде: от управления до мотиваци

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Создание контента и заработок в онлайн среде: регулирование, продвижение и монетизация

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 242 человека из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 63 человека

Мини-курс

Музыкальная журналистика: история, этика и авторское право

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе