Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Научные работы / Мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларының сүз байлыгы туплану үзенчәлекләре.

Мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларының сүз байлыгы туплану үзенчәлекләре.


  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

4


Мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларының сүз байлыгы

туплану үзенчәлекләре

Хәзерге җәмгыятьтә күп кенә кешеләр әйтергә теләгән фикерләрен башкаларга җиткерә алмыйча кыенлык кичерәләр. Гадәти яшәү рәвешен тәшкил иткән вакыйгаларны, эш - хәлләрне аңлатып күрсәтер өчен аларда башта теләк, максат, соңыннан гына уй - фикер формалашырга тиеш. Әлбәттә, бу - катлаулы күренеш. Аның нәтиҗәсендә сөйләм оеша. Башлыча, әлеге күренешне без балалар мисалында да күзәтә алабыз. Сөйләм оешуның сәбәби нигезләре, ягъни мотивлары һәм корал - чаралары булу зарур. Нәтиҗәдә, бала сөйләме ул - балаларның үзара аралашып - аңлашулары, шул ук вакытта уй - фикерләрен белдерү өчен кулланыла торган чаралар системасының хәрәкәттәге халәте.

Әлеге катлаулы процессларны өйрәнү тел гыйлеменең лингвистика бүлегенә карый. Бу тармакның бүгенге көндә практик әһәмиятле бурычы булып телне гамәли куллану ихтыяҗларыннан чыгып өйрәнү тора. Телнең - иҗтимагый күренешнең - функцияләре күп төрле булганга, аларны аерым дисциплиналар игътибар үзәгенә куя. Мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларының сүз байлыгы туплану үзенчәлекләрен ачыклау хәзер иң мөһим, иң актуаль булган мәсьәләләр булып исәпләнә.

Билгеле булганча, хәзерге көндә бала аралашып яшәсә генә максатлы, нәтиҗәле, бәхетле тормыш итә ала. Моңа ул гомере буе өйрәнә, төрледән - төрле сөйләм күнегүләре аша уза, шуңа күрә бала сөйләмен өйрәнүне мөһим дип санау дөрес булыр. Шул очракта гына бала сөйләме төгәл, аңлаешлы, бөтен нормаларга салынган була.

Күренә ки, бала сөйләме - шактый катлаулы күренеш. Катлаулылык, беренчедән, сөйләм нигезендә баланың һәм фикерләү, һәм физиологик, һәм психик, һәм социаль эшчәнлеге - барысы бергә, бер төен булып оешуыннан, икенчедән, аерым бала (индивид) кысаларында гына калмыйча, иҗтимагый күренешкә әверелүеннән, өченчедән, тел кебек катлаулы күренеш белән аерылгысыз бәйләнгән булуыннан килә.

Хәзерге көндә татар телебез гаҗәеп зур сандыктагы хәзинә кебек кабул ителергә тиеш. Ул ифрат бай, теләсә нинди катлаулы фикерне, уйны һәм хисне белдерергә сәләтле. Сорау туа: ә ничек шушы байлыкны татар баласы мөмкин кадәр файдалы куллана ала соң? Моның өчен дә без сөйләм структурасының үзәген асылда чаралар тәшкил итүен күрәбез: уйлау да, аның нәтиҗәсен адресатка җиткерү дә, аның теркәлүе дә телдән башка була алмый, бу процесста тел компонент буларак кына түгел, бәлки шушы төшенчәләрне үзендә туплаган чаралар системасы итеп өйрәнелергә тиеш.

Эшебездә мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларының сөйләмендәге сүзләр байлыгы туплану һәм сүзләрне кору үзенчәлекләрен өйрәнүне төп максат итеп куйдык.

Шул исәптән, үткән гасырда Казанда иҗат иткән рус лингвисты Н.В.Крушевский болай дигән: “Тел үсешенең төп законы ул - уй - фикер дөньясының сүзләр дөньясы белән тәңгәл килүе”. Балаларның сүз байлыгын туплау процессы оешсын өчен баланың сөйләмне мотивацияләү нигезе һәм шуларны канәгатьләндерә алырлык чаралар нигезен белергә, үзләштерергә, хәтердә тотарга тиешбез.

Мәсьәләгә якынрак килсәк, бала сөйләме - мәктәпкәчә һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар сөйләмен үз эченә ала (якынча 2 - 7 яшь). Димәк, сөйләм структурасының үзәген асылда чаралар, ягъни тел тәшкил итә. Әмма бала шул телне дөрес һәм бөтен нормаларын истә тотып файдалансын өчен, аның сүзлек составы тупланырга тиеш. Бары сүзләр: уйлау да, аның нәтиҗәсен адресатка җиткерүе дә, аның теркәлүе дә сүзләрсез, аерым лексиконнан башка була алмый, бу процесста сүз компонент буларак кына түгел, бәлки шушы төшенчәне тотып тора торган бөтен бер чара буларак хезмәт итә; ул булмаса, сөйләм барлыкка килә дә алмый.

Бу хакыйкать безнең тел белемендә моңарчы да таныла иде, тик бала сөйләменең гамәли механизмы гына ачык күз алдына китерелмәде, эшебездә шушы җитешсезлекне бетерүгә омтылыш ясалды да. Нәтиҗәдә: мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларының сүз байлыгы туплану үзенчәлекләрен өйрәнү дигәндә, без конкрет балаларның сөйләмендәге предметны (бер яшькә җиткән бала предметларны белдерүче сүзләрдән - 10 сүз, 1,5 - 30, 3 яшькә - 300 сүз өйрәнә, мәсәлән: мәмиләр, әфисун, кәнфит (мәмиләр, әфлисун, кәнфитләр); эш - хәрәкәтне уп итү (егылу), түтү (югалу, качу) “тол” (тор), “утыл” (утыр) сүзләре кулланышка кереп китә; предмет үзлеген (усал эт, матур кыс, якты кояс, ак былыт, ак кар, сары сәс, нәфис гел, батыр малай, кайнар ас, кукак куян, эссэ сәй); санны ике, аты, бис (ике, алты, биш) белдереп килгән сүзләре 10 га тула; хәл - торышны (мин, мине алыштырып килгән сүзләр, сусы (шушы), кем, нәсә (нәрсә) белдергән сүзләр, ярдәмче (белән, аша, аркылы, аһ, их, мә, чү) сүзләрне куллануын күзәттек. Баланың грамматикасы әле гиперрегуляр характерда була яисә норматив формалар, норматив булмаганнары белән алмаштырыла алалар. Шуңа да карамастан, 2 яшьтән алып баланың лексиконы бик тиз үсә башлый, галимнәр бала сөйләменең бу үсеш чорын “лексик шартлау” дип атыйлар. Олылар артыннан кабатлап, бала кызыксыну белән яңа сүзләр “өйрәнә”, өстәвенә яңа синтаксик конструкцияләрне үзләштерә (урамга чагам, Алсу лылый (елый). Һәм ниһаять, 2 яшькә бала сөйләмендә беренче мөстәкыйль төзелгән гыйбарәләр барлыкка килә. Шушы кечкенә генә төзелмәләрдән баланың коммуникатив үсеше билгеләнә. Бала хәзер җавапларын “ачып” салырга омтыла, димәк сүзлек составы да көннән - көн баи. Статистик мәгълүматларга караганда, 2 яшьлек баланың - 1000 - 1200, 3 яшьлекнең - 3000 - 4000, ә 6 - 7 яшьлек баланың сөйләмендә актив һәм пассив лексика тәшкил иткән сүзләре бик тиз үсә.

Эшебезнең тикшерү барышында, төп анализ объекты итеп без мәктәпкәчә яшьтәге татар балаларының сүз байлыгы туплану үзенчәлекләрен алдык. Балалар сөйләме хәзерге көндә иң киң катламнарны җәлеп итә, аерым алганда: онтолингвистика, психолингвистика, антропология, геронтология фәннәре белән тыгыз бәйләнештә тора. Димәк, бала сөйләме киләчәктә дә аралашуның үзәген тәшкил итәчәк.

Ә сөйләм, билгеле булганча, аралашу процессының үзеге булган бала сөйләменнән, аның катлаулылыгыннан, кешеләр тормышындагы тоткан әһәмиятле урыныннан чыгып билгеләнә.


Әдәбият исемлеге :

1. Бочаров. В.В. Антропология возраста / В.В. Бочаров. – СПб: изд. С-Петербургского университета, 2000. - 196 с.

2. Выготский Л. С. Педагогическая психология / Л.С.Выготский; Под ред. В.В.Давыдова.- М.: Педагогика - Пресс, 1999.- 534с.

3. Гвоздев А.Н. Развитие словарного запаса в первые годы жизни ребенка / А. Н. Гвоздев. - Куйбышев: Сарат. ун-та. Куйбышев. фил., 1990.- 103с.

4. Гридина Т.А. Онтолингвистика. Язык в зеркале детской речи: учеб. пособие / Т.А. Гридина. - М.: Наука: Флинта, 2006. - 152с.

5. Жинкин Н.И. Речь как проводник информации / Н.И. Жинкин. - М.: Наука, 1982. - 463с.

6. Пиаже Ж. Речь и мышление ребенка/ Ж. Пиаже.; Сост., новая ред. пер. с фр. и англ., коммент. Вл.А.Лукова.- М.: Педагогика - Пресс, 1999.- 527с.

7. Проблемы онтолингвистики - 2009: материалы международной конференции (17 - 19 июня 2009 г., Санкт - Петербург). - СПб.: Златоуст, 2009. - 388 с.

8. Тамберг Ю.Г. Развитие интеллекта ребенка. Детская психология и психотерапия / Ю.Г. Тамберг. - М.: Речь, 2002.

9. Цейтлин С.Н. Речевые ошибки и их предупреждение: Пособие для учителя / С.Н. Цейтлин. - М.: Просвещение, 1982.- 128с.

10. Цейтлин С.Н. Язык и ребенок: Лингвистика детской речи / С.Н. Цейтлин. - М., 2000.

11. Эльконин Д.Б. Развитие речи в дошкольном возрасте / Д.Б. Эльконин. - М., 1958.

12. Низамов. И.М. Уем тел очында... (Сөйләм һәм массакүләм аралашу ⁄ ⁄ - Беренче кисәк. Татар сөйләменең нигезләре). - Казан : Татар. кит. нәшр., 1995. - 287б.



Автор
Дата добавления 19.09.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Научные работы
Просмотров55
Номер материала ДБ-201310
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх