Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / "Җөмләләр илендә". (Урок. 4класс.)

"Җөмләләр илендә". (Урок. 4класс.)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Җөмләләр илендә.


Максат: җөмлә һәм баш кисәкләре турындагы мәгълүматларны ныгыту;

Татар теле, 4 нче сыйныф. Ф.Ф. Харисов, Ч.М.Харисова.


Дәрес барышы.

I.Оештыру.

1.Кемнәр юк билгеләү.

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Актуальләштерү.

- Сөйләм нәрсәдән тора?

- Сөйләм сүзләрдән тора.

- Җөмлә нәрсәләрдән тора?

- Җөмлә сүзләрдән тора.

- Җөмлә нәрсәне белдерә?

-Җөмлә тәмамланган уйны белдерә.

- Сөйләмдә нинди җөмләләр бар?

-Хикәя, сорау, өндәү җөмләләр бар.

-Җөмлә төзүдә катнашкан сүзләрне нәрсә дип атыйбыз?

-Җөмлә кисәкләре дип атала.

-Җөмләнең нинди кисәкләре була?

-Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре була.

-Җөмләнең баш кисәкләре дип нәрсә атала?

-Ия белән хәбәр.

-Ия нинди сорауларга җавап бирә.

--Ия җөмләнең баш кисәге. Ул баш килештәге исем белән белдерелә. Кем ? Нәрсә? Соравына җавап бирә.

-Хәбәр нинди сорауларга җавап бирә?

-Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган баш кисәге хәбәр дип атала. Нишли? Нишләде? Нишләр? Сорауларына җавап бирә.

- Җыйнак җөмлә дип ниди җөмләгә әйтәбез.

- Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә җыйнак җөмлә дип атала.

- Җәенкне җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәбез?

- Җәенке җөмләдә баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләрдә була.


III. Ныгыту. Укучылар, тактага карыйбыз. Без инде сәяхәтебезне “Сүзләр аланы” белән башлап җибәрәбез.Такта да җөмләләр бирелгән. Бу җөмләләр дөрес төзелгәнме? Хәзер шул җөмләләрне дөресләп язабыз.


  1. көчле, ява, яңгыр.

  2. җирне, җылыта, кояш.

  3. җил, салкын, исә.

  4. сайрый, кош, кечкенә.

  5. сибә, кояш, җылы, нурларын.

  6. кошлар, сайрый, агач, башларында.


2. Менә без сезнең белән беренче ял урынына да килеп җиттек. Ул “Җөмләләр аланы” дип атала. Менә монда кечкенә хикәя язылган. Сезгә бу хикәяне җөмләләргә бүлеп укырга кирәк. Монда тыныш билгеләре куелмаган. Җөмләләр ничек башланырга тиеш? Бу биремне дөрес үтәгәндә генә сәяхәтебезне дәвам итәргә мөмкин.


Яңгыр.

Тын торган урман шаулады елгада дулкын уйнады өзлексез җил исте җил ак болытларны куды кояшны болыт каплады шыбырдап яңгыр ява башлады яңгырдан соң һава сафланып калды кояш ялтырап чыкты



3. Алдагы тукталыш “Табигать тукталышы” . Хәзер без сезнең белән табышмакларга җаваплар эзлик.


  1. Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара?


  1. Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште.

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга

Китә басуга.

Урагын ура.

Бу кайчак була?


  1. Кырлар буш кала

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак туган?


4.Һәр җир карланган

Сулар бозланган

Уйный кар-буран

Бу кайчак була?


  • Әйе, укучылар, җаваплар дөрес. Бу табышмак-шигырьне кем язган?

  • Габдулла Тукай.

  • Менә безгә хәзер шушы табышмакның җаваплары белән җыйнак һәм җәенке җөмләләр уйлап әйтергә кирәк.

  • ....

  1. Без инде күп бардык, ардык, әйдәгез “Күңелле тәнәфес” аланына туктап, уйнап алыйк.


Су буенда бакалар

Баталар да калкалар.

Уңга да иеләләр, сулга да иеләләр.

Алга да иеләләр, артка да иеләләр.

Ә аннары бергәләшеп сикерешеп алалар.


5.Ә хәзер китапларыбыздан 333 нче күнегүне табабыз. Түбәндәге исемнәрне кертеп , 6 җәенке җөмлә төзегез.


Куян, чыпчык, саескан, аю, бүре, күгәрчен, төлке, эт, керпе, сыерчык, сандугач, сыер, ат, тавык, күркә, тукран.


-Сүзләрне русчага тәрҗемә итәргә.


IV.ТЕСТ.


  1. Түбәндәге җөмләгә нинди тыныш билгесе куела?

Бүген дәрестән соң кая барасың

А. Нокта.

Җ. Сорау.

Ч. Өндәү.

2.Түбәндәге җөмләгә нинди тыныш билгесе куела?

Нинди иркен минем туган җирем

Ү. Нокта.

О. Сорау.

Ө. Өндәү.

3.Түбәндәге җөмләгә нинди тыныш билгесе куела?

Без мәктәптә Нәүрүз бәйрәме үткәрдек

М.Нокта.

Н. Сорау.

Ң. Өндәү.

4.Түбәндәге җөмләнең иясен тап.

Мин авылыма кайтам.

Л. Мин.

М. Авылыма.

Н. Кайтам.

5. Түбәндәге җөмләнең хәбәрен тап.

Ямьле яз җитте.

А.Ямьле.

И. Яз.

Ә. Җитте.


Җөмлә.


V. Сүзлек эше.

Сандугач – соловей

Саескан – сорока

Күркә - индюк.


VI. Йомгаклау.

  1. Димәк, укучылар, безнең сөйләмебез җөмләләрдән тора. Җөмлә баш һәм иярчен кисәкләрдән тора. Укучылар, юлыбыз шактый озын иде, аргансыздыр. Сәяхәттә һәммәгезнең катнашуы, түземле, сабыр булуыгыз өчен зур рәхмәт.

  2. Билгеләр кую.

VII. Өй эше. 337 нче күнегү,137 нче бит.













Автор
Дата добавления 16.05.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров65
Номер материала ДБ-083833
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх