Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Җөмләнең иярчен кисәкләре. (7 класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Җөмләнең иярчен кисәкләре. (7 класс)

библиотека
материалов

Тема. Җөмләнең иярчен кисәкләре. Тәмамлык һәм аның белдерелүе.

Максат. Тәмамлык һәм аның белдерелүе турында төшенчә бирү, укучыларның җөмлә кисәкләре турында белемнәрен тирәнәйтү; ике телне чагыштырып, тәмамлыкларның җөмләдәге урынын, үзен иярткән сүзгә бәйләүче чараларын ачыклауларына ирешү; укучыларның мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау(материал). Татар теле: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен)/ Р.Ә.Асылгәрәева, Р.А.Юсупов, М.К.Зиннуров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 66-69 нчы битләр; ноутбук, проектор, экран, дәрескә презентация, тестлар.

Дәрес барышы.


  1. Оештыру өлеше.

  2. Актуальләштерү.

  1. Тест эшләү (укучыларның игътибары экранга юнәлтелә)


  1. Нинди сүз җөмлә кисәге була?

  1. теләсә нинди мөстәкыйль мәгънәле сүз

  2. мөстәкыйль мәгънәле һәм аерым сорауга җавап бирә торган сүз

  3. җөмлә барлыкка китерүдә төп рольне уйнаган сүз

  4. ия турында хәбәр итә торган сүз


  1. Җөмләнең нинди кисәге ия була?

  1. кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән

  2. хәбәр белән генә бәйләнеп килгән

  3. баш килештәге сүз белән белдерелгән

  4. баш килештәге исем, зат алмашлыгы һәм исем мәгънәсендә килгән

башка сүз төркемнәре белән белдерелгән, башка сүзгә буйсынмаган, кем? нәрсә? сорауларына җавап биргән


  1. Хәбәр җөмләнең нинди кисәге?

  1. җөмләнең ия турында хәбәр итә һәм аның белән бәйләнеп килә

торган икенче баш кисәге

  1. ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган

  2. фигыльләр белән белдерелеп, нишли? нишләде? нишләячәк?

сорауларына җавап биргән

  1. ия белән бәйләнеп килә торган


  1. Нинди сүз төркеме белән белдерелүенә карап, хәбәрләр ничә төргә

бүленә?

  1. өч

  2. ике

  3. биш

  4. дөрес җавап бирелмәгән


  1. Әлеге җөмләдә хәбәр нинди?

Мин ул вакытта күз алдына китерә алмый идем. (М.Мәһдиев)

  1. гади хәбәр

  2. кушма хәбәр

  3. тезмә хәбәр

  4. исем хәбәр

(Тест җаваплары алдагы слайдта бирелгән җаваплар белән чагыштырыла. )


  1. Яңа белемнәр үзләштерү.


  1. Таблицада бирелгән җөмләләр белән эш.


Бар җырымны илгә багышладым,

Гомеремне дә бирәм халкыма. (М.Җ.)

2. Песни свои посвяшал я отчизне,

Ныне отчизне жизнь отдаю.

3. Бакчачылык турында китаплар, журналлар укыды. (И.Г.)

3. О садоводстве он читал книги, журналы.

4. Син Марат белән бик озак сөйләш-тең.

4. Ты очень долго говорил с Ма-ратом.


Укучылар экранда яктыртылган җөмләләрне дөрес интонация белән укыйлар.

Таблицадагы җөмләләрне тикшерәләр. Җөмләнең баш кисәкләрен ачыклыйлар.

Аерып бирелгән сүзләргә сорау куялар. Ияртүче кисәкне билгелиләр һәм аларның кайсы сүз төркеме белән белдерелүен әйтәләр. Бәйләүче чараларны (таблицаның I өлешендә) билгелиләр.

Тәмамлыкларның ике телдә дә җөмләдәге урыны билгеләнә.

Бер укучы нәтиҗә ясый.



  1. Таблица тутыру.

Тәмамлыкларның астына сызарга


Тәмамлык нинди сүз төркеме белән белдерелә

Тәмамлык ачыклаган сүз төркеме

Бәйләүче чара

1. Гариф бабайны бакчасында таптым. (Ш.М.)

исем

фигыль

-ны (Т.к. ку-шымчасы )

2. Матурлыкка,гаделлеккә, тынычлыкка

Хезмәт итсәң – намусың пакъ, иҗатың чын. (Р.Ф.)




3.Нигә бу хәтле миңа гаҗәпләнеп карыйсыз?

(Ә.Е.)




4.Шул ук вакытта кеше сагынудан туктый алмый. (Г.А.)




5.Без бу кыз белән ничектер ансат кына танышып киттек. (А.Р.)




6.Әниең хакына син изге эш башкардың (Д.А.)





  1. Укучылар нәтиҗә ясый.

Тәмамлык – җөмләнең ___________ кисәге.

  1. Җөмләнең ___________ _________ __________ кисәген ачыклый.

  2. Сораулары:

_________________

_________________

_________________

_________________

_________________

________________________________

________________________________


  1. Белдерелә:

а) ____________

ә) ____________ ____________ ___________ сүзләр белән.


  1. Ияртүче сүзгә бәйләүче чаралар:

а) ___________ _____________________

ә) ___________ һәм _____________ _______________



  1. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

  1. 107 нче күнегү язмача эшләнә.

  2. Карточкалар белән мөстәкыйль эш. (төрле дәрәҗәдәге биремнәр)

  1. Рефлексия. Дәрестә алган белемнәр искә төшерелә.


Өй эше (өч вариантта) бирелә.

а) 105 нче күнегү. Иярүче һәм ияртүче кисәкләрне билгеләгез. Бәйләүче чараларны күрсәтегез. 5 җөмлә төзегез.

ә) “Сабантуй” газетасыннан текст күчереп алыгыз. Тәмамлыкларның асларына сызыгыз.

б) Иҗади эш. Өзекне (109 нчы күнегү) татарчага тәрҗемә итеп языгыз.

Туган илнең матурлыгын яратыгыз һәм саклагыз. Бөек, чиста, якты ярату белән яратыгыз.” Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.


Билгеләр куела.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 21.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров215
Номер материала ДБ-375666
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх