Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / М.МӘҺДИЕВНЫҢ " ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ" ӘСӘРЕНДӘ ЧАГЫШТЫРУЛАР
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

М.МӘҺДИЕВНЫҢ " ТОРНАЛАР ТӨШКӘН ҖИРДӘ" ӘСӘРЕНДӘ ЧАГЫШТЫРУЛАР

библиотека
материалов

М.Мәһдиевның " Торналар төшкән җирдә" әсәрендә чагыштырулар

Чагыштыру – тропларның иң гади һәм иң таралган төрләреннән берсе; нинди дә булса күренешне аңа охшаш үзенчәлеге булган икенче күренеш үзенчәлеге белән чагыштырып сыйфатлау – охшату1.

Чагыштырулар сөйләмгә җанлылык, эмоциональлек бирә, автор хикәяләвенә төрле сурәтле төсмерләр өсти.

Чагыштырулар дип, нинди дә булса бер әйберне яки күренешне икенче әйбер белән чагыштыруны йөртелә. Чагыштыруның ике төрен аерып күрсәтергә мөмкин: гади чагыштыру һәм поэтик чагыштыру.

Гади чагыштыру «кебек», «сыман» һ.б. сүзләр ягъни –дай/-дәй/-тай/-тәй кушымчалары ярдәмендә ясала.

Поэтик чагыштыру бер-берсеннән ерак төшенчәләр охшашлыгына нигезләнә. Андый чагыштыруның бер кисәге метафорик мәгънәдә кулланыла.

Поэтик чагыштыру алымына мисаллар еш кына персонажның эчке хисләрен төгәлрәк билгеләргә ярдәм итеп торалар. Мөхәммәд Мәһдиев әсәрендә дә моңа мисаллар шактый табып була:

«Җир шары шушы билгесез томан эчендә әкрен генә, тигез генә шаулап әйләнә сыман, син аның әйләнгәнен тойгандай буласың”.

Әйтерсең ул бүре түгел, ә кабарга бер бөртек ризыгы булмаган гаиләнең озын тәнәфестә йөгереп өенә кайтып ач көе кире киткән кечкенә малае иде...”

Авылдан аерылып яткан бер мизгелдә тирес артыннан нәкъ тауның үзе төсле кызгылт-сары галәмәт биек торыклы бер эт килеп чыкты”.

Еш кына М. Мәһдиев поэтик чагыштыруларны персонажлар теленә дә кертә. Бу очракта алар шулай ук фикернең төгәллеген ачыкларга ярдәм итәләр:

Менә күп тә үтмәс, әйләнеп чыккан кояш шикелле, яңадан кайтып килербез»;

Рәшит Ваһапов исә, безнең урмандагы бик күп агачлар һәм киек кошлар кебек , бу дөньядан инде китеп барды...”

Чагыштырулар шулай ук табигатьне, тирә-юньне тасвирлаганда да кулланылалар: «Шул вакыт диңгез шавыдай газәмәтле бер тавыш ишетелде һәм иртәнге салкынлыкта тын гына сузылган Профсоюз урамына Куйбышев мәйданы аша бер колонна солдат килеп керде”.

«Аларның башларында күке, тилгән кебек кошлар утыра”.

Авыл көзен ул һәрвакыт нәрсәдәндер, кемнәндер аерылу, мәңгегә аерылуны тукып торгандай хәтерли”.

Чагыштыру алымы кешегә портрет биргәндә яисә аның хисләрен сурәтләгәндә аеруча тәэсирне көчләтү максаты белән кулланышы күзәтелә. Ә. Мәһдиев бу очракта аеруча олуг осталыгын күрсәтә. Мәсәлән:

« Ә Сафый абзый елмаеп, бәхет чәчкәндәй утыра”.

Тубал теккәндәй гырлап, кыскасы, газаплы хезмәт үтәгәндәй тавышланып йоклаган”.

Кайчак чагыштырулар фразеологик әйтемнәр белән кушылып, текстка образлык өстәү вазифасын үтиләр. Мәсәлән:

...бер егет алланың кашка тәкәсе кебек бөтен кызлар арысында бер үзе кәпрәеп йөри”.

Кайбер очракларда М. Мәһдиев гади сөйләмдә киң кулланышта йөргән чагыштыруларны да куллана. Әлбәттә, бу сатирик алымнарга хас. Мәсәлән: “мин үземнең нык ачыккан һәм эттәй ватылган булуымны тойдым”.

Сентябрь ахырындамы икән- ай кып-кызыл табак булып кичен күтәрелә, күтәрелгән саен яктыра, яшькелтләнә бара”.

Язучы чагыштыруларны еш куллана. Бу геройның моңсулануын яисә нинди дә булса авыр хәлдә булуын күрсәтә. Әйтик: “Ул хәтта уттай яна башлады. Уйлары , читлеккә эләккән кош кебек, бәргәләнергә тотынды: нишләргә, нишләргә? Әллә мыштым гына чыгып сызаргамы?..”.

Андый очракта председательләр, соравына җавабын белмәгән студент имтиханда йөзгән кебек, ык-мык киләләр, кызаралар, пешәләр иде”.

Чагыштыруларда автор чынбарлыкны үз күзлегеннән чыгып чагылдыра. Чөнки һәрбер язучы яки шагыйрь, аерым шәхес буларак, үзенчә фикер йөртә, дөньяны үзенчә кузаллый.

Кайчак чагыштырулар фразеологик әйтемнәр белән кушылып, текстка образлык өстәү вазифасын үтиләр. “Тик нишләптер беркөн аңа карата шиге һаман күңеленнән китмәде, ул болганчык суның пычрагы чиләк төбенә утырган кебек, аның күңел төбенә ятты”.

Ул арслан исән чакта, аның колхоз дип аталган бакчасына бер егнә чит җаннар да үтеп керә алмаячак...”..

Чагыштырулар киң һәм таралган булмаганда, алар экспрессив автор тексттында кулланыла. Бу күренеш тә М. Мәһдиев иҗатына хас.”Шәвәлиев, уклау йоткандай, аптырап катып калды.

Зәңгәр күкнең гөмбәзендә-бик биектә аларның тылсымлы әкияттәге кошлардай сихри тавышлары авыл өстенә ишетелә”.

М.Мәһдиев металогик алымның бу төрен аеруча күп куллана. Аның, игътибарны җәлеп итә торган, үзенә генә хас, башка бер язучыда очрамаган, индивидуаль чагыштырулары байтак.

Самолеттан карап барганда җир өсте, иген басулары шундый матур, әйтерсең берәр халыкның...буй җиткән кызлары чиккән сөлге башы, алъяпкыч итәге инде”.

Әдипнең теле чын мәгънәсендә матур, урыны белән ул күп мәгънәле, күп сыйдырышлы, урыны белән кинаяле, урыны белән җор.

Язучы сөйләм теленең бөтен нечкәлекләрен белеп яза, халыкчан гыйбарәләрдән, чагыштырулардан иркен файдалана. Күпчелек геройларны индивидуаль сөйләмнәре аша тасвирлый.

Нәтиҗә. поэтик чагыштыру алымына мисаллар еш кына персонажның эчке хисләрен төгәлрәк билгеләргә ярдәм итеп торалар.

М. Мәһдиев поэтик чагыштыруларны персонажлар теленә дә кертә. Бу очракта алар шулай ук фикернең төгәллеген ачыкларга ярдәм итәләр:

Чагыштыру алымы кешегә портрет биргәндә яисә аның хисләрен сурәтләгәндә аеруча тәэсирне көчләтү максаты белән кулланышы күзәтелә.

Кайчак чагыштырулар фразеологик әйтемнәр белән кушылып, текстка образлык өстәү вазифасын үтиләр.

Кайбер очракларда язучы гади сөйләмдә киң кулланышта йөргән чагыштыруларны да бирә.



1Хаков В.Х. Стилистика һәм сүз сәнгате. Укытучыларга ярдәмлек. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1979.



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 14.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров493
Номер материала ДВ-339679
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх