Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Мои земляки в истории России

Мои земляки в истории России


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ hello_html_5321097a.png

«СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА №6»

ЕЛАБУЖСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА

РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН


Проспект Мира, 15а, город Елабуга,

Республика Татарстан, 423603

тел./факс: (85557) 3-41-96

E-mail:S6.Elb@edu.tatar.ruhttp://elabschool6.cozy.ru

ОКПО 44906544 ОГРН 1021606953532

ИНН/КПП 1646012250 / 164601001



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

АЛАБУГА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ГОМУМИ БЕЛЕМ МУНИЦИПАЛЬ

БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

«6 НЧЫ УРТА БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ»


Тынычлык проспекты, 15а, Алабуга шәһәре,

Татарстан Республикасы, 423603

тел./факс: (85557) 3-41-96

E-mail:S6.Elb@edu.tatar.ruhttp://elabschool6.ucoz.ru

ОКПО 44906544 ОГРН 1021606953532

ИНН/КПП 1646012250 / 164601001













Рәсәй тарихында минем якташларым








Алабуга шәһәре

6 нчы урта мәктәбенең

8А сыйныфы укучысы

Даминова Айгөлнең

фәнни-эзләнү эше.

Фәнни җитәкчесе:

1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закиева Рамилә Касыйм кызы






Алабуга 2013


Бүген урамда XXI гасыр. Без аяз күкле тыныч тормышта яшибез. Сугыш турында фильмнардан карап, китаплар укып, олылардан ишетеп беләбез. Һәрдаим мәктәбебездә ветераннар белән очрашулар, “Батырлык дәресләре” оештырыла. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга да 68 ел үтте. Ничә ел үтүенә карамастан, сугыш афәте турында без онытмабыз. Илебезнең күпмилләтле халкының күрсәткән батырлыгы хәтеребездә җуелмас.

Татар халкы да бу сугышта үзен аямыйча сугышкан. Гомумән, Ватан өчен барган барлык сугышларда да татар халкы үзен батыр, курку белмәс халык итеп күрсәтә. Барлык сугышлар кебек үк, 1812 елда башланган Ватан сугышы да татар халкын читләтеп үтми. Тиз арада халык ополченияләре туплана. Татарлардан торган полклар француз баскынчыларына каршы күтәрелә, чиксез батырлыклар, каһарманлыклар күрсәтә. Бу полклар зур сугышчан юл үтә. Алар дошманнарының котын алып торганнар. Хәтта бер француз генералы: ”Татарның атлы сугышчылары гаскәрләр тирәсендә шөпшә күчләре кебек бөтереләләр, бөтен җиргә үтеп керәләр иде”, -дип язып калдырган.

Шундый геройлар арасында минем әниемнең якташлары - Лениногорск районы кешеләре дә булган. Алар - казак Габидулла - Габидулла Сайфелмөлек улы Уразов һәм Мәүләт гусар - Мәүләт Салимҗәүһәр улы Әлмәмәтов - шушы районның Зәй Каратай авылы кешеләре була. Мин сезгә Мәүләт гусар турында сөйләмәкче булам. Мәүләт 25 еллык солдат хезмәтенә алына. Ул баһадир гәүдәле, көчле һәм бик оста җайдак була. Мәүләт элиталы гусар полкында хезмәт итә. Каты бәрелешләр вакытында Мәүләт каты яраланып әсирлеккә төшә. Ләкин француз гаскәрләре аның батырлыгына сокланып, аны хөрмәт итеп яралы гәүдәсен носилкага салып урыс дозорына тапшыралар. Мәүләт туган ягына кайтып дәвалангач, яңадан сугышка чакырыла. Ләкин Бородино кырындагы сугышта батырларча һәлак була. Мәскәү Кремленең Георгий залында диварга язылган Беренче Ватан сугышы батырларының исемлеге арасында Мәүләт Әлмәмәтовның да исеме бар.

Бүген без Ватанны яклап сугышларда катнашкан, яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган һәр кешегә баш иябез. Сезнең батырлыгыгыз җуелмас, халык хәтереннән чыкмас , сезнең даныгыз буыннан-буынга күчәр.














Автор
Дата добавления 12.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров37
Номер материала ДБ-256522
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх