Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Мәрьям Рахманкулова – халык җырларын оста башкаручы, опера артисты. (8сыйныф, рус төркеме)

Мәрьям Рахманкулова – халык җырларын оста башкаручы, опера артисты. (8сыйныф, рус төркеме)

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Тема: Мәрьям Рахманкулова – халык җырларын оста башкаручы, опера артисты.

Максат:

1. Мәрьям Рахманкулова турында укучыларга мәгълүмат бирү, опера һәм балет театры тарихы белән танышу;

2. Мәрьям Рахманкулова башкаруында җырлар тыңлау;

3. Укучылар күңелендә җырга мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, аудио язма, компьютер.

Материал:

Татар әдәбияты: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче с-фы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.- Яңартылган 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.-207 б.

Метод: аңлату, өлешчә эзләнү, күрсәтмәлелек.

Алымнар: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау җавап.

Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү.
















Дәрес планы

Башлам.

  1. Исәнләшү.

  2. Укучыларны барлау.

  3. Дәрескә әзерлекләрен тикшерү.


Актуальләштерү:

    1. Өй эшләрен тикшерү;

    2. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.


Яңа тема аңлату:

1.Мәрьям Рахманкулова башкаруында “Сөмбел” исемле җыр тыңлау;

2. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры тарихы белән танышу;

3.Мәрьям Рахманкулованың тормыш юлы белән танышу, “Алтынчәч” операсыннан җыр тыңлау;


Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1. Мәрьям Рахманкулова һәм җыры турында әңгәмә:

Сораулар:1)Мәрьям Рахманкулова турында ниләр әйтә аласыз?

2)Җырлары ошадымы?

3)Башкаручы җырны нинди хисләр белән башкара?

4)Аның шулай җырчы булып китүенә нәрсә сәбәп була?

5)Җырчы булып ул үз хыялына ирешкәнме?

6)Сезнең хыялларыгыз бармы?


Өй эше: Хәзерге 3 опера җырчысының исемнәрен белеп килергә.


Йомгаклау:

1.Укытучы сүзе;

2.Сорауларга җаваплар:

1) Без сезнең белән әлеге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек?

2) Мәрьям Рахманкулова кем булган?

3.Укытучы сүзе.


Билгеләр кую.

  1. Көндәлек белән эш.

  2. Саубуллашу.























Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!

Укучы: Исәнмесез, хәерле көн!

Укытучы: Утырыгыз, укучылар. Кәефләрегез ничек?

Укучы: Әйбәт.

Укытучы: Дәрестә барыгыз да бармы?

Дежур укучы: Әйе, бар (яисә юк).

Укытучы: Бик яхшы, укучылар. Бүгенге әдәбият дәресен башлап җибәрик. Гадәттәгечә әйдәгез укучылар өй эшеннән башлыйк.

Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Бик яхшы укучылар, өй эшләрен эшләгәнсез. Ә бүген без сезнең белән татар халкының халык җырларын оста башкаручы җырчы, опера артисты Мәрьям Рахманкулованың тормыш юлы белән танышырбыз. Ул башкарган җырларны тыңларбыз. Дәресебезнең эпиграфы итеп Габдулла Тукайның “Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр... Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска, иҗтиһат итәргә кирәк,”-дигән юлларны алдым. Чөнки Габдулла Тукайның шушы сүзләрен Мәрьям Рахманкулова үзенә васыять итә, һәм гомере буе аңа тугъры булып калырга тырыша һәм кала да.

Әйе, укучылар, Мәрьям Рахманкулованың бөтен тормышы, иҗат юлы - халык белән бергә яшәүнең, халыкка фидакарь хезмәт итүнең матур үрнәге. Бәлки, күбебезгә әлегә кадәр бу артистка турында ишетергә туры килмәгәндер, ләкин ул үз чорында танылган халык җырларын башкаручы, опера артисты булган. Әйдәгез әле Мәрьям Рахманкулова башкаруындагы “Сөмбел” исемле җырын тыңлап китик.

Җыр тыңлау.

Укытучы: Я ничек, җыр ошадымы, укучылар?

Укучы: Әйе.

Укытучы: Укучылар, ул бу җырны Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә башкара. Шушы җырыннан соң ул үзенә бик күп алкышлар кабул итә. Опера һәм балет театры дидем, ә сезнең бу театр турында ишеткәнегез яки барганыгыз бармы?

Укучы: Әйе, ишеткәнебез бар.

Укытучы:Ярый укучылар, Бүгенге көндә Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры Казаныбызда мәһабәт биналарның берсе булып тора. Әгәр дә театрның тарихына күз салсак, театрның үз бинасы 1803 елда агач бина буларак барлыкка килә һәм аның исеме дә опера театры буларак кына йөри. Кызганычка каршы бу елларда янгыннар (пожар ) чыгу сәбәпле бина янып бетә. Бина янса да җырга, моңга гашыйк кешеләр үз эшләрен ташламыйлар, ә гадәти йортларда булса да чыгышлар ясап йөриләр. Шуннан соң театрның үз бинасы тагын барлыкка килә, ләкин анысы да озын гомерле булмый, бина берничә мәртәбә янгын кичерә. Ә инде 1936 елда нәкъ тә бүгенге көндә дә эшләп килә торган театр бинасының нигезе салына, тик кызганычка каршы Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле аны төзү тоткарлана һәм ул ниһаять 1956 нчы елда гына төзелеп бетә. Төзелеп беткәннән соң бинага Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры дигән исем бирелә. Ә безнең бу театр бинасы Нәҗип Җиһаншинның “Алтынчәч” операсы белән ачылып китә. Шушы көннән башлап бу театр тулы хокукта бүгенге көнгә кадәр эшләп килә.

Шушы опера һәм балет театры белән бәйле нинди шәхесләрне искә төшереп китә аласыз?

Укучы җавабы тыңланыла. (Н. Җиһанов, Р. Нуреев, Ф. Яруллин “Шүрәле” - беренче татар балеты, и чит илләргә тарата, үзе күрә алмый кала фронтка китә.)

Укытучы: Әлбәттә инде барыбызга да таныш Рудольф Нуреевны искә алабыз. Ул бик танылган балет биючесе була. Ләкин Рудольф Нуреев Татарстанда туса да, чит илгә китеп бара. Без аны үзебезнең балет биючесе дисәк, чит ил кешеләренә дә ул үзләренеке булып санала. Бүгенге көндә Рудольф Нуреев исемендәге халыкара классик балетчылар фестивале, без сезнең белән карап киткән, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында үтә.

Укучылар, әйдәгез, Нәҗип Җиһановның “Алтынчәч” операсына әйләнеп кайтыйк әле. Шушы опера белән Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры да, һәм опера артисты Мәрьям Рахманкулова да бәйләнгән. Театрның исеменә килгәндә, ни өчен аңа Муса Җәлил исеме бирелде икән?

Укучылар җавабы тыңланыла.

Укытучы: Әйе укучылар, сугышка кадәр Муса Җәлил театр тормышында актив катнаша, шуның белән янып, көеп яши. Ә инде төптәнрәк уйлап карасак, “Алтынчәч” либреттасының авторы да Муса Җәлил һәм дә нәкъ шул опера белән бу бина ачылып китә. Шуңа күрә дә театрга Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры дигән исем бирелә.

Ә безнең артискабыз белән ничек бәйләнгән икән ул, ничек уйлыйсыз?

Укучыларның фикерләре тыңланыла.

Укытучы: Укучылар, бу операда Мәрьям Рахманкулова төп рольне башкаручы була, ул Тугзак әби ролен башкара. Шуның белән ул күпләрнең хәтеренә кереп кала. Әйдәгез әле Мәрьям Рахманкулованың шунда башкарга җырын тыңлап китик.

Җыр тыңлау.

Укытучы: Я, ничек укучылар, җыр ошадымы?

Укучы җавабы.

Укытучы: Укучылар, ничек уйлыйсыз, җырчы булып китүгә нәрсә этәргеч ясады икән Мәрьям Рахманкуловага?

Укучы җавабы.

Укытучы: Мәрьям Рахманкулова 1901 елның 23 ноябрендә Казанда, күп балалы гаиләдә туа. Гаилә музыка коралларында уйнарга, бергәләп җырларга ярата торган була. Мәрьямның абыйсы Солтан Мандолинада уйнганда, аның энеләре дә, сеңелләре дә кушыла - берсе скрипкага, икенчесе мандолинага, өченчесе гармун тавышына охшатып көйлиләр. Бу йортка Габдулла Тукай да бик еш килә торган була. Мәрьям аның шигырьләрен яттан укый, аңа “Зиләйлүк”, “Анам кабере”, “Туган тел” шигырьләрен көйләп, җырлап күрсәтә. Ул гомере буе Тукай шәхесен һәм аның иҗатын яратып яши. Һәм без эпиграф итеп алган Тукай сүзләрен гомере буена аклап бара. Димәк, укучылар Мәрьям Рахманкуловага җырчы булып китүгә гаиләсе сәбәпче булган дип әйтә алабыз.

Һәм тагын шунысын әйтеп үтәсем килә, “Хезмәт даны” исемле газетада Мәрьям Рахманкулованың мондый сүзләрен очраттым : Кечкенәдән үк мин җыр, көй сөючән идем. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның инде шул безнең гасырның башында ук шигырьләре халык арасына тарала башлаган иде. Мин шул шигырьләрне һәм башка матур халык җырларын калын бер дәфтәргә теркәп бара идем. Дәфтәрне, бер дә үземнән калдырмыйча, җәй көне авылга да алып кайта идем. Авылда хатын-кызлар, җыелып, миңа дәфтәрдәге шигырьләрне укыталар һәм җырлаталар иде.
Төннәрдә авыл егетләренең, су буенда гармун уйнап, авыл көйләрен җырлауларын төннәр буе йокламыйча тыңлап, мин нык тәэсирләнә идем. Моңлы җырлардан, гармун тавышыннан күңелем тулып елап ята идем.
Бик кечкенә чактан ук туган халкыбызның иҗади моңы белән сугарылып, халкыбызның искиткеч бай һәм гүзәл җырын-көен үзләштереп үскәнгә күрә, бара торгач, мин, билгеле, турыдан-туры сәнгать өлкәсенә кереп киттем. Соңыннан инде олы сәнгать кешесе булып китүемә Арпаяз авылының да, аның элек-электән талантлы халкының да шактый йогынтысы булды дип саныйм.”
(Арпаяз әнисе авылы).

Укучылар, Мәрьям Рахманкулованың үзе әйткән сүзләреннән нинди нәтиҗә чыгара алабыз инде?

Укучылар җавабы.

Укытучы: М. Рахманкулова бик яшьли алдынгы яшьләрнең әдәбият һәм музыка кичәләренә җырларга чакырыла башлый. Әнисе Мәрьямне кызлар мәктәбенә бирә. Кызлар мәктәбе мөдире Фатыйха Аитова тырыш, зирәк, акыллы укучы Мәрьямгә бик тиз игътибар итә, киләчәктә аны үз мәктәбенең мөгаллимәсе итәргә җыена. Ләкин Фатыйха Аитовага Мәрьямнең төрле кичәләрдә җырлавы әдәпсезлек булып тоела. Шуны сәбәп итеп, кызны мәктәптән читләштерә. Мәстүрә апаның күп тапкырлар ялварып үтенүләреннән соң гына Мәрьямгә яңадан мәктәпкә йөрергә рөхсәт ителә. Фатыйха ханым аның халык алдына чыгып җырлавын катгый тыя, кичләрен рус гимназиясе курсларына йөрергә куша. Ләкин күңеле һаман җырга, моңга тартыла. 1916 елның көзендә ул кызлар мәктәбеннән бөтенләйгә китә, яңадан җырлый башлый. Шушы елдан башлап аның тормышы музыкага багышлана.

Татарстанның халык артисты Мәрьям Рахманкулованың татар музыкасы сәнгате өлкәсендә күрсәткән уңышлары халык ихтирамына һәм дәүләт бүләкләренә лаек була.

Мәрьям Рахманкулова 1990 елның 9 февралендә Казанда вафат була.

Укучылар мин сөйләгән информация күңелегезгә кереп калгандыр дип ышанып калам. Әйдәгез хәзер берничә сорауга җавап биреп китик.

1)Мәрьям Рахманкулова турында ниләр әйтә аласыз?

Укучы җавабы.

2)Җырлары ошадымы?

Укучы җавабы.

3)Башкаручы җырны нинди хисләр белән башкара?

Укучы җавабы.

4)Аның шулай җырчы булып китүенә нәрсә сәбәп була?

Укучы җавабы.

5)Җырчы булып ул үз хыялына ирешкәнме?

Укучы җавабы.

6)Сезнең хыялларыгыз бармы?

Укучы җавабы.

Укытучы: Ярый, рәхмәт җавапларыгыз өчен. Ә хәзергә безнең дәресебез ахырына якынлашып килә. Әйдәгез, көндәлекләрне алып өй эшләрен язып куйыйк. Сезгә өй эшенә хәзерге 3 опера җырчыларының исемнәрен язып килергә кирәк булачак. Барысы да аңлашыламы укучылар?

Укучы: Әйе, аңлашыла.

Укытучы:Шулай итеп укучылар без сезнең белән әлеге дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек инде?

Укучы: Без бүген Мәрьям Рахманкулова турында, опера һәм балет театрының тарихы турында сөйләштек.

Укытучы: Әйе, рәхмәт. Мәрьям Рахманкулова кем булган? Монысына кайсыгыз җавап бирә?

Укучы: Ул халык җырларын башкаручы һәм опера артисты булган.

Укытучы: Ярый рәхмәт укучылар. Дәресебез шуның белән тәмам.

Киләсе очрашуларга кадәр. Сау булыгыз.

Актив укучыларга билгеләр кую.






Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 13.03.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров137
Номер материала ДВ-524584
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх