Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Муса Җәлил "Бакчачы", дәрес эшкәртмәсе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Другое

Муса Җәлил "Бакчачы", дәрес эшкәртмәсе

библиотека
материалов


Тема: Муса Җәлилнең ,,Бакчачы” шигыре

Дәрес тибы. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Җиһазлау:М. Җәлил портреты, М. Җәлил китапларыннан күргәзмә.

Максат:

1) М. Җәлилнең “Бакчачы” шигыре белән таныштыру;

2) укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен һәм шигырьне анализлый белүләрен камилләштерү,

3) хезмәткә мәхәббәт уяту.

Дәреснең барышы

  1. Оештыру өлеше

  2. Уңай психологик халәт тудыру

  3. Белемнәрне актуальләштерү

Хәзер мин сезгә ребус тәкъдим итәм. Биредә кайсы сүз язылган?

Җәлил

Кемнең иҗатын өйрәнәбез?

  • Муса Җәлилнең

Шигырьләрне кемнәр яза?

Шагыйрьләр яза.

Әйтегез әле, күренекле шагыйрьләрдән сез кемнәрне беләсез?

(укучыларның җаваплары тыңлана)

М. Җәлил кем ул?

Татар халкының патриот шагыйре, горурлыгы. Алдагы дәрестә без сезнең белән аның тормыш юлын һәм иҗатын өйрәндек.

Хәзер М. Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән тест сорауларына җавап бирерсез.

  1. М .Җәлил ничәнче елда туган?

а) 1913

ә) 1906

б) 1940

  1. М. Җәлил туган авылының исемен әйтегез.

а) Мостафа

ә) Кушлавыч

б) Көек

3.М. Җәлил беренче шигырен ничә яшендә язган?

а) 11

ә) 12

б) 13

4.Ул ничек атала?

а) “Шатлык”

ә) “Бәхет”

б) “Туган авыл”

5.М. Җәлил әсирлеккә ничәнче елда эләккән?

а) 1940

ә) 1944

б) 1942

6. М. Җәлил һәм көрәштәшләре ничәнче елда җәзалап үтерелә?

а) 1944

ә) 1942

б) 1941

Тест сорауларына җавап алына.

  1. Яңа материалны аңлату

Дәресебезне дәвам итәбез. Бүген без дәрестә М. Җәлилнең “Бакчачы” дигән шигырен укырбыз, эчтәлеге буенча фикер алышырбыз. Шагыйрь безгә нәрсә әйтергә теләгән, шуны ачыкларбыз. Бу шигырь 1943 нче елда язылган.

Тактага язылган сүзләрнең мәгънәләрен ачыклыйк.

Сүзлек эше

кыркый-кыркый

карагай

сөмбелләр

нәркисләр

мәкләр

(Сүзләрне уку, тәрҗемә итү, сүзтезмәләр, җөмләләр төзү)

Башта шигырьне үзем укыйм, сез карап барыгыз, соңыннан шундый сорауга җавап бирерсез. Сезнеңчә, ни өчен шигырь “Бакчачы” дип аталган? (укытучы укый, куелган сорауга җавап ала)

  1. Шигырьне әкрен генә укучылар укый.

(Аңлашылмаган сүзләрне әйтәләр)

Сәнгатьле уку өстендә эш.

  1. Укучыларны (чылбырлап) укыту (интонация, дикция өстендә эш, паузаларны билгеләү)

  2. Шигырьгә анализ ясау.

Сюжетны ачыклау.

Сорауларга җавап бирү.

Бакчачы бабайга ничә яшь?

– Ул кайсы эшләрне башкара?

Ул нәрсәләр үстерә?

Сезнеңчә, шигырьдә барысы да әйтелгәнме?

Ул кайсы җиләкләрне үстерә икән? Сез ничек уйлыйсыз?

– “Ул кояш белән бергә кузгала” дигән сүзләрне ничек аңлыйсыз?

Шагыйрь бабайның шатлыгын сурәтләгән юлларны табып укыгыз.

Текстта хезмәт процессы ничек сурәтләнелгән? Укыгыз.

Автор бакчачы хезмәтен үлемсез дип атый. Ни өчен?

Әйе, мин дә сезнең белән килешәм.

  1. Алган белемнәрне ныгыту

1. Төркемнәрдә эшләү.

Бабай ни өчен бәхетле? Сез ничек уйлыйсыз? (Һәр төркемнең җитәкчесе үз фикерен дәлилли)

2. Дәфтәрдә эш.

Бабай нинди кеше? Фикерләрегезне дәфтәрләргә языгыз. (Укучыларның җаваплары тыңлана, нәтиҗә ясала)

Әйе, балалар, бакчачы бабай образына без сокланабыз, чөнки башкача мөмкин түгел. Туксанда булса да, ул төшенкелеккә бирелми, искиткеч матур эшләр башкара. Аның бу эше киләчәк буынга дә зур үрнәк булып тора.

3. Шагыйрь сезгә нәрсә әйтергә теләгән? Сезнең бакчада нәрсәләр үсә? Кайсы эшләрне башкарасыз? Бакчагызның иң матур чагы кайчан?

Һәр кеше үз гомерендә бер генә агач, куак булса да утыртырга тиеш.

  1. Йомгаклау

Дәрестән үзегез өчен файдалы фикерләр алдыгызмы? “Бакчачы” шигыренең авторы кем?

Минемчә, без куелган максатыбызга ирештек: тема тулысынча ачылды.

Һәр укучы дәрестә актив катнашты, үз фикерен белдерергә тырышты.

Билгеләр куела. Өй эше. “Бакчачы” шигырен ятларга.

Автор
Дата добавления 31.05.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров423
Номер материала ДБ-105903
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх