Муса
Җәлил - балаларның
якын дусты.
Абдуллина Лейсан
Рафиковна
тәрбияче
10 нчы номерлы балалар
бакчасы
Язучы
дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә,
аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге,
өмет, ышаныч, ныклы иман һәм үз иманыңа тугрылык кирәк. Язучының иҗатын
җаның-тәнең белән тоеп, аңлап укысаң, әсәреп китәсең. Гомумән, язучыларның
әсәрләре кешене дулкынландыра да, шатландыра, куандыра да һәм зур киңлекләргә
очыра. Язучы булган кеше хисчән, мәрхәмәтле, искиткеч матур күңелле һәм уйчан
буладыр.
Дөнья
поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Алар арасында
азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган
легендар геройлар арасында татар шагыйре Муса Җәлил исеме дә бар.
М.Җәлил
балалар әдәбиятында эшчәнлеген берничә юнәлештә алып бара. Ул -
балалар шагыйре, тәрҗемәче, балалар матбугатын оештыруда башлап йөрүче, мәктәп
программасы һәм дәреслекләрнең торышын, балалар әдәбиятының үсеш
перспективаларын билгеләүче рецензияләр һәм мәкаләләр авторы.
М.
Җәлил балалар өчен 20-30нчы елларда актив яза, хәтта иҗаты бу еллар балалар
әдәбиятының үсеш юнәлешен билгели дияргә дә мөмкин. Әлбәттә, илдә барган
үзгәрешләрнең асылы, иске белән яңа, яңа тормыш проблемалары шагыйрь иҗатында
зур урын ала. Бу хәл беркадәр схематик характердагы әсәрләр язылуга сәбәп була.
Социаль каршылыклар, атеистик тәрбия, пионер, комсомол эшләренең торышы аларда
киң планда яктыртыла: “Изге җимеш”, “Чаңгы шуганда”, “Чаңгы эзе”һ.б.
М.
Җәлилнең туган як табигате, аны саклау, кош-кортка һәм хайваннарга мәхәббәт
темалары да чор рухы һәм патриотизм белән үрелеп китә.
Шагыйрьнең
иҗатында шулай ук ирекле хезмәт, тырыш бала образы, күмәклек темалары
бизәкләргә төреп яктыртыла: “Бакчачы”, “Әйдәгез дуслар”, “Болында” кебек
шигырьләрдә хезмәтнең тормыштагы урыны, бала тәрбияләүдәге роле күрсәтелә.
Хезмәт сөюче балага, ирекле күмәк хезмәткә дан җырлана.
30
нчы елларда ук шагыйрьнең “Йолдызлар”, “Батыр егет турында җыр”, “Беренче
дәрес”, “Маэмай” һ.б. шигырьләрендә уку, белем, тәрбия мәсьәләләре белән бердәй
дәрәҗәдә кыю, батыр бала образы һәм фашизмга нәфрәт чагылыш таба.
М.
Җәлилнең юмористик рухтагы шигырьләре – “Карак песи”, “Ишек төбендә”, “Чаңгы
шуганда” һ.б. баланың күңел дөньясын аңлап язылган. Нәни геройлар шаян, кыю,
шул ук вакытта тәҗрибәсез, аларның садәлеге күңелдә матур хис калдыра.
М.
Җәлилнең тоткынлык чоры - иҗатының яңа этабы, ул аерым игътибарны сорый.
“Моабит дәфтәрләре” турыдан – туры балалар әдәбиятына карамаса да, андагы
шигырьләр әле озак еллар дәвамында баларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә
кулланылалар. Бигрәк тә тәрбия өлкәсендә зур проблемалар хөкем сөргән бүгенге
дәвердә.
Мусаның
балалар өчен язган шигырьләре, җырлары гади эчтәлекле, җиңел, аңлаешлы телле
һәм балаларны мавыктырырлык кызык сюжетка корылган булулары белән аерылалар.
Үзе дә озак еллар балалар арасында эшләгән шагыйрь аларның психологиясен яхшы
белә, нәрсә белән һәм ничек мавыгуларын ачык итеп күз алдына китерә.
Минзәлә
шәһәренең 10 нчы санлы "Чишмә" балалар бакчасында
зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын
герой – шагыйрь Муса Җәлил турындагы белемнәрен яңа мәгълүматлар белән
тулыландыру, аларны шагыйрьнең шигырьләрен дөрес, аңлап сәнгатьле итеп уку
күнекмәләрен үстерү, Муса Җәлил әсәрләренә мәхәббәт, алар аша балаларда
патриотизм хисләре тәрбияләү максатыннан төрле чаралар үткәрелә.
1.
М.Җәлилнең биографиясе белән тирәнтен танышу.
2.
Муса Җәлил музеена экскурсиягә бару
3.
Муса Җәлилгә багышланган викториналарда катнашу.
5.
“Муса Җәлил – патриот шагыйрь” темасына презентацияләр карау.
6. Муса Җәлилнең шигырьләре буенча ясалган рәсемнәр күргәзмәсе төзү.
Шагыйрьнең иҗаты белән тирәнтен танышкач, сәнгатьле уку кичәсе үткәрелә. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бәйрәмгә алдан
әзерләнәләр. Алар Муса Җәлилнең шигырьләре белән танышалар, ятлыйлар, Муса
Җәлил сүзләренә язылган җырлар өйрәнәләр, рәсемнәр ясыйлар, аның шигырьләре
буенча ясалган рәсемнәреннән күргәзмә төзүдә, залны бәйрәмгә бизәүдә катнашалар.
Балалар Муса Җәлилнең шигырьләрен рус һәм татар телендә сәнгатьле
итеп яттан сөйлиләр, Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты буенча төзелгән
викторинада көч сынашалар. Бәйрәмдә тәрбиячеләр тарафыннан Муса Җәлинең бөтен
җир шарына танылган, тоткынлыкта да иленә тугры калган каһарман шагыйрь, Бөек
Ватан сугышында катнашучы солдат, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты
булуы турында мәгълүмат бирелә. Балаларның чыгышлары тематикага ярашлы көй һәм
мультимедия презентациясе белән сугарылып алып барыла.
Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатын өйрәнүдә әти - әниләрнең дә
ярдәме зур. Алар китап һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештыруда; шагыйрьнең шигырь һәм
җырларын бергәләп өйрәнүдә; альбомнар төзүдә; табигый материаллардан шагыйрь
сурәтләгән геройларны ясауда ярдәм итәләр.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.