Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / «Муса Җәлил - халкым улы» дигән күңел ачу кичәсе сценариясе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

«Муса Җәлил - халкым улы» дигән күңел ачу кичәсе сценариясе

библиотека
материалов


Кадерле балалар, без бүген бу залга патриот-шагыйребез – Муса Җәлил шигырьләрен, җырларын тыңларга җыелдык. Игътибар белән тыңлап утырыгыз.

Муса Җәлил – герой шәхес, атаклы татар шагыйре. Ул үзенең кечкенә иптәшләре – кызлар һәм малайларга да бик күп шигырьләр язган. Муса Җәлил… Бу исем һәркемгә яшхы таныш. Шагыйрь, көрәшче. Бөек Ватан сугышы герое. Ул 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе, Мостафа авылында туа. Кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйнарга өйрәнә. Рәсем ясарга ярата.

Беренче шигырен М.Җәлил 9 яшендә яза. 1922 нче елда Казанга килә, укырга керә. Мәскәүдә «Кечкенә иптәшләр» дигән балалар журналында редактор булып эшли. Бик куп шигырьләр иҗат итә, күп кенә шигырьләренә композиторларыбыз көй иҗат иткән, җыр язган. Шигырьләре төрле телләргә тәрҗемә ителә.



Тыңлагыз әле каяндыр чишмә тавышы килә түгелме соң?

Чишмә.

Яр астынан чишмә ага,

Чылтыр-чылтыр тавышы.

Җил искәндә иелеп кала,

Читкә үскән камышы.

Челтер, челтер чишмәбез,

Ярдан балчык ишмәгез,

Суны шунан эчегез;

Башка җирдән эчмәгез!



Таң ата, кошлар, җәнлекләр уяна. Чишмәдә уянды. Карагыз әле без ниндидер авылга эләктек. Бу Муса Җәлилнең туган авылы Мостафа икән бит.

(Әтәч тавышы килә) Балалар, бу нәрсә тавышы икән?

Әйе, авылда әтәчләрдә уяна башлады. Безнең М. Җәлилнең дә әтәчләргә багышлап язган шигыре бар бит. Ул "Әтәч" дип атала, бу шигырьгә композиторлар көй язган. Безнең зурлар төркеме җырны башкарырлар.

"Әтәч”

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

- Кикри-күк,

Кикри-күк, Кикри-күк!

Йә сузып кына,

Йә бик еш кына:

- Кикри-күк,

Кикри-күк, Кикри-күк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

- Кикри-күк,

Кикри-күк, Кикри-күк!

Бакчага килдек

Ашыга - ашыга:

- Кикри-күк,

Кикри-күк, Кикри-күк!


Авылда бар бер маэмай. Нинди икән ул маэмай беләсегез килсә безнең Диләне тыңлагыз.

Минем бар бер маэмаем,

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп өрә,

Күп ишетә, күп күрә..

Менә шундый маэмайларда яши икән бу авылда. Карагыз әле бу авылда нинди матур бакча бар. Анда бакчачы бабай эшли. М.Җәлилнен «Бакчачы» дигән шигырен тынлап үтик әле.

 "Бакчачы"

Бик уңган безнең бакчачы бабай,
Яше үзенең туксанда бугай.

Ул кояш белән бергә кузгала,
Көрәген ала, җиңен сызгана.

Түтәлләр казый, гөлләр утырта.
Алмагачларның башларын кырка.

Түтәлне тутырып үсә җиләкләр,
Яшелчәләр һәм жимешләр.

Язын бакчага кайталар кошлар,
Безнең кадерле канатлы дуслар.

Бигрәк күңелле май башларында,
Каеннар яфрак ярган чагында.

Шул чакта бабай кинәт яшәрә.
Талларга карап күзе яшьләнә.

Бу таллар бер көн үсеп җитәрләр —
Яшьләр бакчаны мактап үтәрләр.

Үлсә дә бер көн безнең бакчачы,
Һәр яз яшәреп яшәр бакчасы.

Шаулар сагынып дусты карагай,
Нинди бәхетле бакчачы бабай.


Менә, балалар, бакчачы бабай жиләк-жимешләрне, яшелчәләрне үстерергә бик яраткан икән. Алар үсеп тә җиткән. Бабайга уңыш җыярга вакыт җиткән. Аңа булышабызмы?

Ә хәзер бергәләп "Яшелчәләр һәм җиләк җимешләрне аерып куй" дигән уен уйнап алырбыз.


Булдырдыгыз. Чү, кемнәр шаулаша? Әй, бу балачага шаяра. Бездә алар белән бергә М. Җәлил кечкенә булганда яратып уйнаган уеннарын уйнап алыйк әле.

"Күрсәт әле үскәнем"


"Зәңгәр яулык"

Су буенда зәңгәр чәчәк

Якты нурлар тарата

Безнең кызлар һәм малайлар

Зәңгәр чәчәк ярата.


Дус – ишләрең арасыннан

Берсен сайлап ал әле

Тезләреңә йомшак булсын

Мендәреңне сал әле.

Булдырдыгыз. Инде сизмичедә калганбыз. Авылда кич җиткән.

Әниләр үзләренең нәниләрен бишек җырларын җырлап йокларга яткыралар.

Муса Җәлил сүзләре “Кызыма” җырын җырлау.


Шаян кызым син минем,

Таң йолдызым син минем,

Йөрәгемдә кабынган

Шатлык җырым син минем.


Таңнан торып бакчада

Син уйнадың көнозын.

Аргансыңдыр, кил, кызым,

Йокла инде йолдызым!


Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

Әлли-бәлли, бәлли-бәү!

 

Урманнан гел кичкә каршы бер кошның килә тавышы. Нинди кош соң ул? Шуның турында безгә Рамзан М. Җәлилнең "Күке" шигырен сөйләп китәр.


Күке

Калын урманда

Гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы:

  • Кәккүк, Кәккүк

Кәккүк, Кәккүк.

Ул салмак кына

Кабатлый шуны

Шул аның җыры,

Шул аның моңы.

  • Кәккүк,Кәккүк

Кәккүк,Кәккүк.


Авылда, урманда төн җитте. Барлык дөнья тыныч.

Җәлил иптәше Әминә һәм нык яраткан кызы Чулпан белән шулай матур гына яшәгәндә сугыш башлана. 1941 нче елда Муса фронтка китә. Ул каты яраланып, дошман кулына эләгә. Аны төрле төрмәләргә жибәрәләр. Иң авыры Моабит төрмәсе була. Муса үлем алдыннан да үзен батырларча тоткан, куркып калмаган. Ул узенең үткен кәламе белән дошманнарга каршы көрәшә. Төрмәдә ул «Вәхшәт» , «Ана бәйрәме», «Кызыл ромашка» hәм башка бик күп шигырьләр яза.

 Кызганычка каршы, бөек татар шагыйре, герой шагыйрь Муса Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз!!!

Муса Җәлил исеме дөньяда яшәүче һәр халыкка билгеле. Аның исеме белән урамнар, шәһәрләр аталган. Безнең бистәбез дә Муса Җәлил исемен йөртә, аңа багышлап бистәбезгә һәйкәл куелган.

Үзенең халыкчан иҗаты, үлемсез шигырьләре белән Муса Җәлил халкыбыз тормышында бүген дә актив катнаша. Ул якты һәм матур тойгылар тәрбияли, кешеләрдәге һәм тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен көрәшергә чакыра.

М. Җәлилгәдә багышланып бик күп шигырләр, җырлар язылган. Минемдә безнең кичәне шундый бер җыр белән тәмамлыйсым килә.


М. Җәлил - халкым улы

Яшәү көчен тугрылыкта күрә белгән,

Иле өчен янган утка керә белгән.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил,

- халкым улы.

Бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Бөек шагыйрь Муса Җәлил,

Ил күгендә балкып калды гомер юлы...



Шуның белән кичәбезне тәмамлыйбыз, бик зур рәхмәт, сау булыгыз!






























Сарман муниципаль районы

башкарма комитетының мәгариф бүлеге













«Муса Җәлил - халкым улы» дигән

күңел ачу кичәсе сценариясе
















Җәлил бистәсе Татар теле тәрбиячесе:

МБМББУ № 4 Рахматова Айгөл

«Кызыл калфак» Фаил кызы

балалар бакчасы




2015 нче ел


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 01.11.2015
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров498
Номер материала ДВ-113322
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх