Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Муса Җәлил – патриот шагыйрь.

Муса Җәлил – патриот шагыйрь.


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:



Тукай муниципаль районы гомуми белем учреждениесе “Шилнәбаш урта (тулы) гомуми белем мәктәбе”











Муса Җәлил – патриот шагыйрь.





Эшне башкарды:

Дәүләтова Айсылу Хәлил кызы,

Тукай муниципаль гомуми

белем бирү учреждениесе

Шилнәбаш урта (тулы)

гомуми белем бирү мәктәбе”



2015 ел.





Эчтәлек.

  1. Кереш.

  2. Төп өлеш.

А) Шагыйрьнең эшчәнлеге.

Ә) “Тупчы анты” җыентыгы.

Б) “Моабит дәфтәрләре” җыентыгы.

В) Гомере дә аның моңлы бер җыр иде... .

  1. Йомгаклау.

  2. Кулланылган әдәбият.





























Кереш.

1941 елның 22 июнь таңында цивилизация үзенең үсеш юлында өр-яңа чорга килеп керә – глобаль идеология, гаделлек һәм вәхшилек, яктылык һәм караңгылык, изгелек һәм золым көчләренең тиңе булмаган аяусыз бәрелеше башлана. Радиоалгычтан ишетелгән, газета битләреннән укылган хәбәрнең илләр тормышын, миллионлаган кешеләр язмышын шулай кинәт һәм кискен үзгәртеп җибәрүе очрагытарихта тагын бар микән? Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача мөмкин дә булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, Сталинград оборонасында һәм фронт өчен меңләгән посылка җыйган татар авылларында, кешеләрнең фикерләрендә, эш- гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә.

Шушы авыр чорда татар поэзиясенең авазы илебез чикләрен үтеп чыкты,бөтендөнья халыкларыны йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, ләкин аларның җырлары авырлыкларны җиңеп чыкты. Дүрт елга якын вакыт эчендә шигырьләр халык арасында лаеклы рәвештә моңарчы күрелмәгән популярлыкка ирешә.

Ил өстенә ябырылган афәт әдәбиятның абруен күтәрә, аңа мәгълүм күләмдә иҗат иреге дә алып килә. Шигърият үгет-нәсыйхәткә маһирлыгы, өлгерлеге, җитезлеге, укучы йөрәгенә тизрәк барып җитүе, дәртле рухы, ялкыны белән янәдән әдәбиятның алгы сафына чыга.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Фәнни эшемнең темасын: “Муса Җәлил - потриот шрагыйь” дип атадым.

Тематика һәм проблематика буенча да, сәнгатьлелек ягын­нан да М.Җәлил шигърияте күптармаклы һәм бай. Язучы аерым бер тема яки тормыш материалы, бер характер­дагы геройлар белән генә эш йөртми. Монда аның иҗат прин­циплары торган саен ачыклана.

Эш барышында мин үземә шундый максатлар куйдым: М. Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның турындагы язмаларны эзләү. Һәм шундый нәтиҗәләргә килдем: М. Җәлил − татар әдәбиятында әйдәп баручы шагыйрь. Ул татар шигърияте түрендә иң якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Ул үзенең тамашачысын тапты. Муса Җәлилнең исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Республикабызның күп шәһәр һәм авылларында аның исемендәге урам бар. Муса Җәлилгә Казанда һәйкәл куелды. “ Җәлил” операсы театр сәхнәсеннән төшми. Мусага багышлап язучылар, шагыйрьләр – романнар, поэмалар; композиторлар – җырлар; рәссамнар картиналар иҗат итәләр.

Муса Җәлилнең тиңдәшсез геройлыгы хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнде. СССР Верховный Советы Президиумының 1956нче ел 2 февраль Указы белән Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелде.

1957нче елда Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнде.

Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды. Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.



Төп өлеш.

Шагыйрьнең эшчәнлеге.

Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, тугрылык, ватанпәрвәрлек кебек сүзләр тора. Минем фикеремчә, Муса Җәлил, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә дә лаек кеше.

Шагыйрь дигән бөек исемне һәрбер шигырь язган кешегә дә бирмиләр. Минемчә, бу горур исемне зур көч, сабырлык, тырышлык һәм әлбәттә инде, Туган илеңә чиксез мәхәббәт белән генә яулап алып буладыр дип уйлыйм. Әдипнең иҗатын кат-кат укыйм. Әсәрләрен йөрәгем аша уздырам. Аның әсәрләре мине дулкынландыра да, елата да, шатландыра, куандыра да һәм бер сүз белән әйткәндә, күңелемне актарып ташлый.



Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңрар җыр булып,-

дип язган Туган илен яратучы шагыйрь. Советлар Союзы Герое, Ленин бүләге лаурияты М.Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы татар әдәбиятында иң югары биеклекләрнең берсе, халкыбыз горурлыгы булып тора.

Бөек Ватан сугышы башлану белән Җәлил фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Тиздән аны хәрби- политик курсларга укырга җибәрәләр. Минзәләдә урнашкан әлеге курсларны тәмамлагач, ул өлкән политрук дәрәҗәсендә Волхов фронтына җибәрелә. “Отвага” газетасының журналисты буларак, Муса Җәлил фронтның алгы сызыгында еш була.

Әсирлектә лагерьдан лагерьга куылып йөртелү, ачлы туклы яшәү, кыйналу, рухи кимсетелү шартларында да шагыйрь рухын сындырмый саклап кала, тоткыннарда кешелек сыйфатларын, яшәүгә, җиңүгә, азатлыкка ышаныч тойгыларын югалтмаска булыша.

Ышанычлы иптәшләреннән яшерен оешма төзи. Патриотлар махсус “артистлар” труппасы оештыралар, концертлар куялар. Яшерен рәвештә листовкалар тараталар, җыр, шигырь белән әсирләрнең патриотик хисләрен уяталар, күңелләрендә иреккә омтылш чаткылары кабызалар, яшерен көрәшкә өндиләр, фашизмга каршы нәфрәт тойгыларын көчәйтәләр.

Тупчы анты” җыентыгы

Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры иҗаты икегә бүлеп өйрәнелә. Берсе – сугыш башланганнан алып 1942 елның июненә кадәр, ягъни дошмага әсир төшкәнче язган шигырьләре, икенчесе – фашизм тоткынлыгында иҗат ителгән атаклы “Моабит дәфтәрләре”. Әдипнең фронт лирикасы тупланган шигырьләре 1943 елны Казанда “Тупчы анты” исеме белән басылып чыга. Әлеге җыентыкка кергән шигырьләр публицистик, көрәшкә өндәүрухындаязылулары, халык нәфрәтен чагылдырулары белән үзенчәлекле. Шагыйрь бөтен көчне җиңү өчен тупларга өнди. “Әйдә җырым” шигырендә дошманга каршы изге сугышка күтәрелгән шагыйрь образы алга килеп баса. Әдип җырның рухи көченә тирән ышаныч белән “Фашистларга каршы пуля һәм җыр бил каешымда бергә саклана”,- ди. Шигырь фашизмга тирән нәфрәтне, лирик геройның халык өчен үлемгә дә әзер икәнен, ялкынлы дәртен күрсәтү белән тәмамлана. “Хуш, акыллым” шигырендә шагыйрь үзенең хисләрен тагын да тирәнрәк чагылдыра. Шул ук вакытта, сөйгәненә булган мәхәббәт хисе туган илен ярату тойгысына үсеп әверелеп, кеше өчен иң газиз булган бу ике төшенчәнең берлегенә ирешә.

Татлы булыр йокы...

Тормышымны

Батырларча бирсәм ил өчен,

Тормыш дустым – синең йөрәгеңдә

Дәвам итсә йөрәк тибешем.

Муса Җәлилнең бу чорда язылган “Тупчы анты”, “Чулпанга”, “Күпер”, “Каска” шигырьләрен үзәк тема, үзәк мотив берләштерә: лирик геройның Ватанын сакларга анты, фашизмга каршы көрәшкә чакыру, җиңүгә тирән ышаныч, сугышка ачу-нәфрәт хисе.

Тынычлыкны саклап, корыч тубым,

Чикне сүзсез озак күзәттең.

Вакыт җитте, сиңа сүз бирелде,

Әйт нәфрәтен бөек йөрәкнең.

Моабит дәфтәрләре” җыентыгы

Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалалар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктамый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Гитлерчылар әсәрләрне туган илләренә каршы сугышларга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткасын фаш итә.

Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин араларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар.Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил 2 блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне Һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә

Муса Җәлилнең фашист тоткынлыгында иҗат иткән шигырьләре әдәбият тарихында “Моабит дәфтәрләре” исеме белән кереп калды. Бу исемне ул үзе куймаган. Байтак шигырьләренең Моабит төрмәсендә иҗат ителүеннән, шунда ук дәфтәрләргә теркәлүләреннән һәм әлеге төрмәдән туган илгә юл алуларыннан чыгып, җыентык шул исем белән атап йөртелә.

Җыентыкка тупланган шигырьләр шагыйрьнең олы йөрәген, рухи ныклыгын, туган иленә бирелгәнлеген, шигырьләренең чын мәгънәсендә үлемсез корал итеп күтәргәнен раслаучы маяклар булып торалар.

Шигырьләрдән калкып чыккан шагыйрь образы гаҗәеп зур гомумиләштерү көченә ия. “Кичер илем”, “Ирек” кебек әсәрләрендә туган илгә мәхәббәт, ирекнең кадере авыр коллык газаплары белән чагыштырыла.

Мин кол монда, йортсыз- ирексез,

Ирексез һәм илсез-мин үксез.

Атам-анам булган булса да,

Булыр иде урным бусага.

Кошчык ” шигырендә дошман “тирес корты”на әверелдерергә теләп кол иткән, тимерчыбыкка уралган шагыйрь образы алга килеп баса. Әсәрдә кошчык лирик геройның якын дусты, кайгысын уртаклашучы, аның соңгы васиятен туган халкына тапшыручы булып кала. Кошчык – ирек символы.

Соңгы кабат булса, тыңла кошчык,

Соң теләген мәгърур җанымның;

Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт

Җыры булып тоткын шагыйрьнең.

Фашистларның ерткычлыгын сурәтләгән вакыйгаларда Җәлилнең тирән нәфрәте, үч алырга чакыруы чагыла. Бигрәк тә “Вәхшәт”, “Бүреләр”, “Кыз үлеме”, “Яшь ана” көчле рухта язылган.

Кешеләр сугыша, кан коя,

Киселә меңнәчә гомерләр.

Төн буе улашып якында

Иснәнеп йөриләр бүреләр.

Бүреләр, аһ... ләкин бүреләр

Бу кадәр үк ерткыч түгелләр.



М. Җәлилнең туган як табигате, аны саклау, кош-кортка һәм хайваннарга мәхәббәт темалары да чор рухы һәм патриотизм белән үрелеп китә. “Бакчачы”, “Имән” һ.б. шигырьләре шуның ачык мисалы.

М. Җәлилнең тоткынлык чоры- иҗатының яңа этабы, ул аерым игътибарны

сорый. “Моабит дәфтәрләре”ндәге шигырьләре әле озак еллар дәвамында баларны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә кулланылалар. Бигрәк тә тәрбия өлкәсендә зур проблемалар хөкем сөргән бүгенге дәвердә.

Шагыйрь Муса Җәлилнең «Ана бәйрәме» − сугыш чоры фаҗигасен эченә алган әсәр. Ил һәм шәхес язмышын хәл иткән дәһшәтле чынлыкны, фашистлар китергән фаҗигане автор әкият алымнары аша сурәтләп бирә. Шигырь татар халык әкиятенең матур бер өлгесе булып тора. Ананың кайгы-хәсрәтләре, сөенеч-көенечләре әкият алымнары белән бик тирән мәгънәдә бирелгән. Ана дошманга каршы көрәшкә киткән уллары, аларның билгесез язмышлары өчен борчыла.

Өч баламны очар кош итеп,

Мин очырдым иркен далага.

Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп,

Сагыш белән кипкән анага,

дип инәлә ул.

Аналар өчен бала хәсрәтеннән дә авыррак хәсрәт юк. Ике улын югалткан хәсрәтле Ана соңгы юанычы, өмете − кече улының язмышы өчен борчыла. Ил азатлыгы өчен көрәштән өченче улы җиңүче сыйфатында кайта. Ананың шатлыгына чик-чама юк, алсу байракка күзләрен сөртә − күзе ачыла. Ил шатлыгы белән аның йөрәк ярасы да төзәлә:

Һич үлмәгән төсле улларым,

Өем тулы кызлар, егетләр.

Туя алмыйм тыңлап җырларын,

Минем балаларым кебекләр.

Ана үзенең батыр уллары белән чын күңелдән горурлана:

Илдә мәңге үлмәс ат белән

Үлә белгән уллар үстердем.

«Ана бәйрәме» халык әкиятләренә ияреп язылган. Ана − җыелма образ, аны хәтта Ватан, Туган ил төшенчәләренең берлеге итеп карап була. «Өч баламны очар кош итеп» дип башланган строфаның шигырьдә берничә җирдә кабатлануы да Ананың сагышын, фаҗигасен, хис-кичерешләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. «Ана бәйрәме» − шагыйрьнең иҗат табышы.


Гомере дә аның моңлы бер җыр иде...


Җыр итеп язылган шигырь «Тик булса иде ирек» әсирлектә газап чигүче, ләкин рухы сынмаган кешенең иң зур теләген чагылдыра. Ул теләк- ирек; тоткын һәр көн, һәр сәгать ирек турында хыяллана. Җырда әйтелгәнчә, ирекле кеше теләсә нәрсә эшли ала.

Ләкин...юк! Болар, билгеле, һәммәсе дә татлы хыяллар. Шулай да, тоткын шагыйрьнең иң зур теләге болар түгел әле. Минут саен, атналар, айлар буе бәгырьне телә торган теләк бар. Бу-иреккә чыгып, кулга корал алу һәм ил – җирне басып алган, тыныч халыкны җәберләүче, кешене әсир итеп җәфалаучы дошманга каршы чыгу. Теләкләрнең бу соңгысы шул дәрәҗәдә мөһим һәм көчле ки, шагыйрь иле өчен, туган җире өчен, аны саклап үләргә дә әзер.

Шигырь халык җырлары рухында язылган. Автор татар халык авыз иҗатында киң кулланыла торган сурәтләү чараларына, образларга, тел – стиль алымнарына, чагыштыруларга иркен мөрәҗәгать итә. Җырның һәр куплеты кечкенә бер картина- күренеш тудыра. Карлыгач канатын җилпеп, Җидегән йолдыз баткан, Чулпан Йолдыз калыккан матур вакытта, ягъни сызылып таң атканда, якты өй кебек Туган илгә очып кайта ала.Яки менә тагын бер образ. Күз алдына гөлләр хуш ис таратып, үләннәр, чык бөртекләре белән бизәнеп утырган таңда көмеш ялларын җилфердәтеп чабып баручы җитез аргамак килеп баса. Әгәр дә тоткын иректәге шундый аргамак була алса, үзе өчен таң йолдызлыгына тиң булган кызы янына (исеме Чулпан бит!) чабып кайтыр иде. Беренче өч образ- картина төп теләкнең олылыгын, изгелеген, яктылыгын раслый: тик булса иде ирек!

Шулай да җырдагы бу образлар соңгы куплеттагы фикерне укучыга үтемлерәк җиткерү өчен кереш ролен үтиләр. Алар тоткынның йөрәк сызлавы, сагышы, омтылышы ни дәрәҗәдә көчле булуын аңлату өчен, укучыны төп фикерне кабул итәргә үзерләү өчен дә кирәк. Кош булып, балык яки аргамак булып туган җиргә, сөйгән кешеләр янына кайту хыялы никадәр матур һәм көчле булмасын, иректән файдалану мөмкинлегенең иң изгесе- дошманга каршы сугышу. Барыннан да элек шуны тели тоткын шагыйрь. Бу куплетта лирик геройның яу кырында дошман белән бил алыша алмау үкенече тулы чагыла.



Йомгаклау.

М. Җәлилнең тормыш юлы, героик көрәше һәм үлемсез иҗаты, легендага әйләнеп, төрле телләрдә җыр булып яңгырады. Аның поэзиясе сокландыргыч. Сугыш темасы, Туган илгә эчкерсез мәхәббәт, фашист илбасарларының явызлыгын сурәтләүдә зур уңышка иреште. Ул − безнең яраткан фронтовик шагыйребез, татар халкының горурлыгы, бөек улы, каһарманы.

Шагыйрьләр төрле-төрле: күңелләре, кичерешләре төрле, иҗат процессы һәркайсының үзенчә. Халык тормышы турында чуарламыйча, кирәген генә белеп иҗат итүче Җәлил гомере җырга әверелде. Яшәү, Көрәш, Батырлык турындагы мәңгелек җыр ул хәзер! Ул җыр безгә тыныч кына яшәргә, хуш күңелле, битараф булырга ирек бирми; безне янарга, дөрләргә өйрәтә, халыклар бәхете өчен көрәшкә өнди. МҖәлил үзенең искитмәле сүзләре белән күбрәк җырлар иҗат итте. Аның үз гомере дә җыр булып яңгырады.

Гомерем минем моңлы
бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр
булып.

Җырларым».)

Еллар үткән саен, сугыш ераклаша бара. Әмма ул үзенең барлыгын төрле яктан −тол хатыннарының, ятим балаларның моңсу күзләре аша булсынмы, тәндәге яра-сызлаулары булсынмы − һаман искә төшерә тора.

Поэзия сугышта үзенең күп солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Утлы елларда язылган әсәрләр бүген дә көчле яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

Тәмамлап, шуны әйтәсе килә: безнең яшь буын китап сөюче булып үссен, сүз сәнгате нәфис матурлыкны чагылдыра, канәгатьләнү, ләззәтләнү хисләре уята торган әдәбият буларак кабул итсен, әдәби әсәрләрдәге, шигырьләрдәге матурлыкны күрә белергә өйрәнсен иде.






Кулланылган әдәбият:

  1. Әхмәдуллин А.Г., Ганиева Ф.Ә. Унберьеллык урта мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия.- Казан: Мәгариф,1993

  2. Галимуллин Ф.Г. Муса Җәлил. Сайланма әсәрләр. 31 нче том, Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2004

  3. Ганиева Ф.Ә., Гыйләҗев И.Г., Ф.Ф. Исламов. Татар урта гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия Казан: Мәгариф,1998

  4. Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: библиографик белешмә.- Казан: Татар. Китап нәшрияты,1986

  5. Ибраһимова Ф. Бәхетле балачак җырчысы, Социалистик Татарстан, 1976

  6. Мусин Ф.М., Хәбибуллина З.Н., Закирҗанов Ә.М. Рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек-хрестоматия. - Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000

  7. Хәйбрахманова Р.Г. Бөек Ватансугышы чоры поэзиясе, Казан: “Хәтер” нәшрияты, 2005.




































57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 25.02.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров205
Номер материала ДВ-485069
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх