Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Конспекты / Муса Җәлилнең 106 ел тууына багышланган әдәби-музыкаль кичә.

Муса Җәлилнең 106 ел тууына багышланган әдәби-музыкаль кичә.


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:









Муса Җәлилнең 106 ел тууына багышланган

әдәби-музыкаль кичә.


Тарихларда укып

ятларлык...















Бизәлеше. Уртада Муса Җәлилнең зур портреты. Портретның ике ягында зур форматка язып эпиграф эленгән. Портрет астында мәңгелек ут (имитация)


Эпиграф.

...Сынаулары белән сыный тормыш,

Моабитлар аша үткәрә...

Рух вә җаны көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә!

(Шаһинур Әхмәтсафа)


1нче музыка

Укытучы.

Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләренә каршы сугыштагы үлемсез үлеме белән дә мәңгеләштерә алганнар;инглиз шагыйре Байрон,венгр шагыйре бөек Петефи,Чехославакиянең Юлиус Фучигы һәм туган шагыйребез – Муса Җәлил”. (ике алып баручы бергә әйтә)


1 нче алып баручы.

Сынаулары аша сыный тормыш,

Җиз иләктән кат-кат үткәрә

Рухлары көчле булганнарны

Йолдыз итеп күккә күтәрә.


Җырың белән дусны иркәли бел

Җырың белән җиң син дошманны.

Шул максатың алга куеп, Муса,

Үтәдең син намус кушканны.


( көй дәвам итә.)



2 нче алып баручы. Исәнмесез! Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар! Тиздән татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 106 ел тула. Бүген мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән “Гомрем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңрар җыр булып” дигән әдәби-музыкаль кичә карарсыз.

Музыка

1 нче алып баручы. Иксез-чиксез Оренбург далаларында, Нит елгасы Саелмышка кушылган урында Мостафа исемле әллә ни зур булмаган татар авылы бар. Шушы авылда 1906 нчы елның 15 нче февралендә урта хәлле крестьян Мостафа Җәлилов гаиләсендә алтынчы бала туа. Аңа Муса дип исем кушалар.


2 нче алып баручы. Муса кечкенәдән үк бик шук булып үсә. Киндер ыштан киеп, кызыл сатин күлмәген җилфердәтеп, җәйнең – җәйләр буе ул авыл урамында чабып йөри. Гәүдәгә артык зур түгел, шомырт кара күзләрендә ниндидер мутлык белән шаян очкыннар чәчелә.

1нче алып баручы. Мусаның беренче укытучысы Габдулла Усманов истәлекләреннән.


Укытучы чыга:

...Гарәп хәрефләренең күпчелеген Муса мәктәпкә килгәндә үк белә иде инде... Хәтере дисәң, ис китмәле. Авызыңнан чыккан һәр сүзеңне йотып бара. Аның классташлары әле яңа гына әлифне ятлап азапланалар, ә Муса инде шактый шома итеп укый һәм яза... Бер ай да узмады,үз ишләрен нык узып китте. Шунан аны икенче класска күчерергә туры килде.

...Тагын ай ярым да узмагандыр, карыйм, бу малайга икенче класс материалы да артык җиңел. Биргән эшләрне тиз генә эшләп куя да минем өченче класска сөйләгән сүзләргә колак салып утыра. Берәр укучы мәсьәләсен чишә алмый утырса, Муса аңа ярдәм кулы сузарга тырыша. Шулай итеп, уку елының урталарында инде ул өченче класска күчте, ә язга мәктәпнең барлык дүрт классын тәмамлап чыкты.

Күпме еллар укытучы булып эшләдем, әмма башка андый хәлнең булганын хәтерләмим...


2 нче алып баручы. Җыр дәресләрендә Муса һич тә тартынусыз беренче булып җыр башлый торган була.


Без дә хәзер 4нче сыйныф укучылары башкаруында М.Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать”җырын тыңлап үтәрбез


1 нче алып баручы. Шулай бервакыт Муса әнисенә ияреп туганнарына кунакка килә. Хәл-әхвәл сорашып, чәйләп алгач, әнисе Мусаны кунарга калдырып кайтып китә. Туганнан туган сеңлесе Мәрьям белән икәү генә бүлмәдә калгач, алар өстәл астына кереп посалар. Өстәл кырларына иске одеал элеп чыбылдык ясыйлар.

(Инсценировка.

Муса. Серне мәңле-мәңге саклармын дип ант ит!

Мәрьям. Валлаһи, билләһи, беркемгә дә...

Муса. Юк, алай гына түгел. Менә болай диң: кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...

Мәрьям. Кояш чыраен күрмим, ипекәйнең валчыгын капмыйм, газиз әниемнең йөзен танымыйм...

Муса. (колагына пышылдап) Беләсеңме, үскәч, мин кем булам?

Мәрьям. Кем?

Муса. Шагыйрь. Габдулла Тукай кебек зур шагыйрь.


Мәрьям ышанырга да, ошанмаска да белмичә, сүзсез кала. Муса куен кесәсеннән урталай бөкләнгән ике кәгазь кисәге чыгара, яктылык төшсен өчен чыбылдык читеп бераз җыерып куя да, шигырьләрен укый башлый. Аларның берсе Мостафа авылының киң кырлары, алтын басулары, күз яшедәй саф сулы Нит елгасы турында, икенчесе – ягымлы яз кояшына багышланган була. Мәрьям таң калып тыңлап утыра.


Мәрьям. (гаҗәпләнеп). Әллә үзең уйлап чыгардыңмы боларны?

Муса. (горур). Үзем булмыйча, кем булсын? Ошадымы соң?

Мәрьям. Искиткеч матур!



2нче музыка


2 нче алып баручы. Болар Мусаның иң беренче иҗат җимешләре була. Ләкин, кызганычка каршы, аның беренче шигырьләре сакланмый. Беркөнне Мостафа абзыйның кардәше килгәч, гәлүшләренең төшеп калып югалтуыннан куркуын әйткәч, Мостафа тәрәзә төбендә яткан кәгазь кисәкләрен гәлүш башына тыгу өчен бирә. Ә бу кәгазь кисәкләре Мусаның беренче шигырьләре була.



1нче алып баручы.

Муса Җәлил балалар өчен бик күп шигырьләрязган.


Хәзер башлангыч сыйныф укучылары башкаруында шигырьләр тыңлап үтәрбез.

  1. Бер шигырь” - сөйли Кашапова Илүзә

2нче алып баручы

  1. Беренче дәрес” – сөйли Шәйхетдинов Динар

1нче алып баручы

  1. Карак песи” – сөйлиләр Газизова Ясминә һәм Сөнгатова Эльвина

2нче алып баручы.

  1. Күке” – сөйли Талипов Әмирхан

1нче алып баручы

  1. Күршеләр –сөйли Минабетдинова Эльвина

2нче алып баручы

  1. Ишек төбендә- сөйли Вәлиуллин Камил

1нче алып баручы

  1. Кызыл ромашка- автор Алиева Аделина, Ромашка-Рамазанова Нәзилә

2нче алып баручы Муса Җәлил шигырьләрен рус телендә дә тыңлап үтәрбез

  1. Снег – сөйли Щербинина Катя

1нче алып баручы

  1. Май – сөйли Кожевникова Эвелина

2 нче алып баручы. 1919 елның көзе... Муса Кызыл Армиянең җиңүен теләп эшче-крестьян яшьләрен Кызыл Армия сафларына чакырып акларга каршы нәфрәт тулы шигырьләрен яза. Ләкин ничек бу юлларны халыкка җиткерергә?

Шул турыда уйлап йөргәндә, Муса сабакташы Һидиятны очрата.

Инсценировка.

Катнашалар:

Һидият.

Муса.

Абый.

Редакция хезмәткәрләре

Һидият. Оренбургта татар телендә большевистик газета чыга башлаган икән. “Кызыл йолдыз” исемле. Аны Төркестан фронты сугышчылары бастырып чыгара икән.

Муса. (икеләнеп). Һидият, минем язган шигырьләремне укып кара әле, синең фикерең ничек булыр икән?

Һидият. (күз йөртә). Бу бит...бу бит бүгенгесе көндә иң кирәкле сүзләр... Ник аларны заяга яткырасың? Әйдә, хәзер үк киттек “Кызыл йолдыз”га.

(Муса белән Һидият редакциягә киләләр, бер абый каршы ала.)


Абый. Нәрсә, егетләр, ни йомыш?


(Муса дәфтәрен суза, абый укый)


Абый. Иптәшләр! Тыңлап карагыз әле, безгә шигырь китергәннәр. (укый)

Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан Кызыл фронтка барсам...


Берсе. Кем язган боларны?


Һидият. (Мусаны култык астыннан күтәреп урындыкка бастыра). Ничә яшьтә соң әле син?


Берсе. Кайда укыйсың?

Икенчесе. Исемең ничек?

Абый. Әтиең кем?

Муса.(оялыбрак) Муса мин.Буемның кечкенәлегенә карамагыз,миңа 13яшь инде.

Берсе. Укып бир әле үзең шигыреңне.


Муса.Кулыма мин кызыл кылыч алсам,

Шулай шуннан кызыл фронтка барсам,

Бөтен куәт белән шунда сугышсам,

Җиңелми мин һаман да алга барсам,

Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул,

Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка.

Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл—үл!

Абый.Молодец!Әйбәт язгансың.тагын яз.Ә менә бу шигыреңне алдагы санга кертәчәкбез. Тагын яз.

Малайлар. Рәхмәт инде ,абый.

Муса.Басарлар микә,Һидият.

Һидият.Басарлар инде,әйттеләр бит.(чыгып китәләр)




1нче алып баручы. Дошманга нәфрәт һәм үч тойгысы белән сугарылган “Бәхет” шигыре «Кечкенә Җәлил» имзасы белән газетада басылып чыга. Еллар үтеп, фашист төрмәсендә тоткынлыкта ятканда да ул шушы сүзләренә тугры кала.




2 алып баручы.

Муса Җәлил жирдә аз яшәде,

Күпне күрде, күпне кичерде!

Йөрәк утын, сүнмәс ялкын итеп,

Мәңге үлмәс җырга күчерде

2 алып баручы.Унөч яшьтә комсомолда иде,

Ә егерме яше тулганда

Партиядә иде. Инде бүген

Иң дәһшәтле минут туганда,

Шагыйрь иде сугыш кырында.



1нче алып баручы. 1941 ел. Илебезгә фашист илбасарлары басып керә. Совет халкы үзенең намусын, иреген, бәйсезлеген яклау өчен көрәшкә күтәрелә. 1942 нче елда Муса Җәлил үзе теләп фронтка китә.

Сау булыгыз, дуслар, – диде Муса

Әкрен генә поезд кузгалды

Калды Казан, киттең син сугышка

Ерак иде солдат юллары.

Җыр. «Солдатлар».

(Малайлар хәрби киемнән, кулларында овтоматлар, сугышка китүләре күрсәтелә. Ана озатып кала, солдатлар яу кырында ятып калалар. һәйкәлә Ана џәм бала тере чәчәкләр сала.)

Шигырь

(“Җырларым” көе дәвам итә).


2 нче алып баручы. 1942 нче елның җәендә сафларында шагыйрь сугышкан Икенче удар армия чолганышта кала. Дошман тозагын өзү өчен барган бәрелешләрнең берсендә каты яраланган Муса әсирлеккә төшә. Ул бер концлагерьдан икенчесенә “яшәү белән үлем” арасында озын юл уза һәм 1942 елның азагында язмыш аны Польшадан Демблин лагерына илтә. Биредә фашистлар милли легионнар төзү белән шөгыльләнәләр.

М. Җәлил “Идел-татар” легионы оештыра. Ул бу легионда мәдәни-агарту эше алып барырга килешә. “Подпольщик” дуслары белән берлектә фашистларның ниятен юкка чыгарыр өчен көрәшә.



1 нче алып баручы. 1943 елның августында гестапо Җәлил оешмасының эзенә төшә. Шагыйрь һәм аның 11 иптәше төрмәгә ташлана, төпле җәзалауларга дучар ителә. Әмма Моабит төрмәсенең “таш капчыгы” нда М.Җәлил шигырьләр язуын дәвам итә.

Инсценировка.

Ана

Муса


Муса.

Карт анам,

Мине тудырганга

Үкенмисең...әйме?

Әйт, анам! Карт анам,

Төнлә йомшак түшәгеңдә,

Матур төшләр күреп ят, анам,

Зинһар өчен...

Мине уйлаганда,

Салкын кичтә мичкә карама,

Мичләр сүнәр: өй караңгы калыр,

Лампочкалар яндыр, карт анам,

Синең күңелеңә мин бары тик

Якты булып кына кайталам...

(Алгы планда Мусаның әнисе пәйдә була.)

Ана. Улым,Муса!

Муса. Әнкәй...(кочаклашалар)

Ана.Синме бу,Муса улым?

Муса. Мин,әнкәй...

Ана. Улым...

Муса. Әнкәй!

Ана. Чәчләрең нигә агарган, улым?

Муса. Чәч агарыр өчен дә, коелыр өчен инде ул, әнкәй.

Ана. Кулыңа ни булды?

Муса. Нишләгән?

Ана. Сул кулың күтәрелми түгелме соң?

Муса. Кайвакытта кулларның күтәрелмәве яхшырак ул, әнкәй.

Ана. Күлмәгеңнең якасы нишләп ертылган?

Муса. Юктыр ла, әнкәй!

Ана. Сине ниндидер бөеклеккә ирешкән диләр.

Муса. Бөеклекнең ни икәнен белеп бетермәгәннәр әйтә аны, әнкәй.

Ана. Улым! Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.

Муса. Әнкәй...

Ана. Яхшы бул, матур яшә!

Муса. Рәхмәт, әнкәй.

Ана. Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан-бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын.

Муса. Рәхмәт, әнкәй (ана әкрен генә югала). Әнкәй! (ананың “улым” дигән тавышы ишетелә.)

:2нче алып баручы. 1944 елның 7 февралендә Дрезденда хәрби суд җәлилчелерне үлем җәзасына хөкем итә. Шушы елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның 11 көрәштәше җазалап үтерелә. Менә алар җәлилчеләр:Фуат Булатов,Абдулла Батталов,Сәлим Бохаров,Зиннәт Хәсәнов,Әхмәт Симаев,Гариф Шабаев,Фуат Сәйфелмөлеков,Әхәт Атнашев,Муса Җәлил,Абдулла Алиш,Гайнан Кормаш.

Солдатлар” җыры

Музыка

Сценка

1 нче солдат. Без –җәлилчеләр! Якты дөньяга дәшәбез!

2 нче солдат. Йокың сакмы, дөнья?

3 нче солдат. Ни уйлыйсың, дөнья?

4 нче солдат. Без- дәһшәтле сугышның җәзалап үтерелгән корбаннары, сезгә- исән кешеләргә дәшәбез!

Бергә . Җирне саклагыз!

Җирнең бәхете- исәннәр бәхете.


Нури Арсланов сүзләре, Рөстәм Яхин көе. “Унике батыр турында баллада” җыры яңгырый.)


(Уртада-Муса ,башка солдатлар аның янында чүгәләшкән, кайберләре утырган.)

Муса.

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомрем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

1нче алып баручы

Җәлил һәм аның иптәшләре ахыргы сулышларына кадәр ватан алдында турылыклы булып калалар һәм фашизмга каршы көрәштә тиңдәшсез рухи ныклык, батырлык үрнәге күрсәтәләр

Көннәрегез авыр булды,

Юлларыгыз чокыр, тигезсез...

Ә шулай да, борчылмагыз,

Ватан өчен җанын биргәннәр

Мәңге яши,алар үлемсез!




2 алып баручы.

Арабыздан ү югалса да,

Юк, суытмас һични бу эзне.

Көрәштәге Муса,

Солдат Муса,

Йөрәктәге Муса ул безнең


УКЫТУЧЫ( 1нче музыка)

Моабит дәфтәрләре”- шартлы исем.1942-1944 нче елгы шигырьләре Моабит төрмәсендә дәфтәрләргә теркәлүеннән һәм байтагының төрле зинданнарда язылуыннан чыгып,шагыйрьнең әсирлектәге иҗаты шул исем белән атала башлый.Шагыйрьнең “Моабит дәфтәрләре”ндә, аерым алганда, беренчесендә 60 шигырьтупланган.Дәфтәрнең соңгы битендә исә: “әсирлектә һәм тоткынлыкта 115 шигырем бар. Шуның 60 ын гына күчереп калдырырга тырыштым”,- диелгән. Икенче дәфтәрдә -50 шигырь.Соңгы битендә шулай ук язу булган: “125 шигырь һәм поэма бар,ләкин кая язарга? Үзем белән үләләр”,-диелгән. 19 шигырьнең ике дәфтәрдә дә кабатлануын исәпкә алсак, барлыгы 93 оригиналь шигырь кайткан.Бу шигырьләр Моабит төрмәсендә утырганда тупланып язылганга «Моабит дәфтәрләре» исеме астына кертелә.

1 нче алып баручы (көй астында). 1946 нчы елда төрле катлаулы юллар аша М. Җәлилнең беренче “Моабит дәфтәре” шигырьләре циклы Казанга кайтып җитә. Башка авыр һәм катлаулы юл үтеп икенче “Моабит дәфтәре” н 1947 нче елда Андре Тимерманс совет илчелеге аша Мәскәүгә җибәрә. 1953 нче елда М. Җәлил шигырьләре дөнья күрә.


2 нче алып баручы. 1956 нчы елның 2 нче февралендә Муса Җәлилгә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.


1 нче алып баручы. 1957 нче елның 22 апрелендә М.Җәлилнең “Моабит дәфтәре” исемле шигырьләр циклы өчен Ленин премиясе бирелә. Аңа кадәр дә, аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады, андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә.


2 нче алып баручы. Әйе, Муса Җәлил Советлар Союзы Герое, татар халкының каһарман улы. Аның белән әле киләчәктә татарның бик күп буыны горурланыр. (Казанда М.Җәлил һәйкәле

(көй көчәя).


1 нче алып баручы. СССР президенты М. Горбачев 1990 нчы елның 5 нче май фәрманы белән җәлилчеләргә 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены тәкъдим итә.

2нче алып баручы.

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне,

Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Җиңеп үлгән мондый үлемне?

1нче алып баручы

Күңелем күге шәһри Болгар язы,

Карап торам күзем алмыйча,

Офыгында торна тавышлары...

Кайттыгызмы армый-талмыйча?

Һаваларда торна тавышлары...

Офыгымда торна тавышлары...

Офыгымда аңкый яз исе.

2нче алып баручы


Офыгымнан рәшә булып керә

Йөрәгемә җылы яз хисе.

Күңелем күге шәһри Болгар язы,

Карап торам очкан казларга,

Киек казлар кебек төзелешеп

Җәлилчеләр кайткан язларга.


Җырларым” җырының көе яңгырый (М. Җәлил сүзләре, С. Сәйдәшев музыкасы.)





Җилләр.


Җилләр, җилләр, исегез,

Болытларны кисегез!

Зәңгәр диңгез өстендә

Ак дулкыннар ишегез!


Алтын бодай кырларын

Тирбәндереп үтегез!

Боз тауларын куарга

Төньякларга китегез!


Җилләр, җилләр, сез җитез,

Сез исәсез нинди тиз!

Тик бер сорау бирергә,

Зинһар, рөхсәт итегез!


Җир йөәзндә шундый тук,

Шундый иркен тормышлы,

Шундый киң һәм шундый нык,

Шундый матур күренешле,


Әллә ничә диңгезле,

Әллә ничә урманлы,

Шат кояшлы, көндезле,

Тагын берәр ил бармы?


Җилләр, җилләр, әйттеләр:

-Мондый ил тик бер генә;

Чәчәк кенә, гөл генә

Безнең туган ил генә.


КҮКЕ


Калын урманда, гел кичкә каршы

Ишетелә моңлы бер кош тавышы:

-Кәк-күк, кәк-күк!

Ул ягыз яши, чыгармый бала

Менә шунлыктан ямансу аңа:

-Кәк-күк, кәк-күк!

Ул салмак кына кабатлый шуны,

Шул аның җыры, шул аның моңы:

-Кәк-күк, кәк-күк,

- Кәк-күк, кәк-күк.



СӘГАТЬ


Сәгать суга: “Даң, даң!...”

Хәбәр бирә таңнан

Бакчага барырга

Унбиш минут калган.


Сикереп торды Марат,

Күрә эшләр харап,

Тагын соңа калган

Шул йокыга карап.


Сәгать йөри: “ Келт-келт!...”

Тиз бакчага кит,кит!...

Марат аңа дәшә:

Тукта, мине көт,көт!


Сәгать җырлый: “ Диң-диң!...”

Мин бит туктый белмим.

Моннан ары, “ Зиң-зиң!”

Миңа карап йөр син!...





Тик булса иде ирек.

Карлыгач булса идем,

Канат кагынса идем,

Җидегән йолдыз батканда,

Чулпан йолдыз калыкканда,

Туган илем, якты өем,

Очып сиңа кайтыр идем,

Сызылып таңнар атканда.


Булсам җитез аргамак,

Көмеш ялымны тарап,

Таң җилләре искәндә,

Үләнгә чык төшкәндә,

Чулпан кызым, таң йолдызым,

Чабып сиңа кайтыр идем,

Гөлләр хуш ис сипкәндә.


Юк, барысыннан да элек

Тик булса иде ирек.

Кылычым булса канымда,

Сине саклап, туган җирем,

Мин ирләрчә үлер идем

Данлы сугыш кырында.

Кичер ,илем.

Кичер мине, илем, синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмә алмадым

Бу тәнемне соңгы сулышта.


Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомерем өчен сатмадым,

Волхов шаһит: изге сугыш анты

Соң чиккәчә керсез сакладым.


Язмыш көлде; үлем ,кагылмыйча,

Үтте яннан минем тирәләп.

Нишлим, нишлим, соңгы минутымда

Пистолетым итте хыянәт!


Нишлим, сугыш дустым-пистолетым

Соңгы сүздән кинәт баш тартты.

Богау салды дошман кулларыма

Һәм хурлыклы юлдан атлатты



(Композициядә Ибраһим Абдуллин, Нури Арсланов, Юныс Әминов, Нәби Дәүли, Муса Җәлил, Туфан Миңнуллин, Газис Мөхәммәтшин, Самат Шакир, Илдар Юзеев әсәрләреннән өзекләр файдаланылды.)









57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 05.02.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Конспекты
Просмотров235
Номер материала ДВ-421045
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх