Инфоурок Другое Другие методич. материалыМуса Җәлилнең тормыш һәм иҗат багышланган әдәби-музыкаль кичә: «Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма»

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат багышланган әдәби-музыкаль кичә: «Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма»

Скачать материал

Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге

“2нче гимназия” муниципаль гомуми белем бирү учреҗдениесе

 

 

 

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат багышланган

әдәби-музыкаль кичә:

«Бар җырымны илгә багышладым,

             Гомеремне дә бирәм халкыма»

 

 

 

 

 

Сценарий авторы һәм оештыручысы

 югары квалификацион категорияле

 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                               Зарипова Әнисә Газизулла кызы

 

 

 

 

Түбән Кама шәһәре,

2015 нче ел

 

Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына  багышланган әдәби-музыкаль кичә.

 Максат: Патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләү;

Җиһазлау: М. Җәлилнең портреты, язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган фотосурәтле слайдлар.М. Җәлил әсәрләреннән төзелгән күргәзмә урнаштырыла. Сәхнәнең ике ягында ак кәгазьгә М. Җәлил сүзләре язылган.

1.     Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен.

Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

Үлдем, диеп, туган ил өчен.

                            Муса Җәлил.

2.     Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

                                          Кичәнең барышы

 

1 нче алып баручы:

- Хәерле көн кадерле кунаклар, хөрмәтле укытучылар, сөекле укучыларыбыз! Бүген без татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең 109 еллыгын билгеләп үтү өчен җыелдык. Кичәбезне башлап җибәрергә рөхсәт итегез!

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

                                         Һәм үләргә кыю ир булып.

           Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

   Үлемем дә яңгырар җыр булып.

2 нче алып баручы:

- «Гомерем минем моңлы бер җыр иде»,- ди шагыйрь. Безнең өчен аның исеме дә җырга әверелде, республикабыз чикләрен үтеп, бөтен дөньяга яңгырады. Кешеләр аның тоткынлыкта, үләр алдыннан иҗат иткән шигырьләрен укып таң калды, аларны шагыйрьнең сынмас рухы, көче сокландырды.

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында

Янып калсын гомерең маяк булып,

Үзеңнән соң килгән буынга.

1 нче алып баручы:

- Әйе, Муса Җәлилнең җырлары, шигырьләре үлемсез. Җәлилнең үлемсез сүзләре изге маяк булып, үзеннән соң килгән буыннарга барып җитә.

Авыл көе яңгырый.

2 нче алып баручы:

- Муса Җәлилнең иҗат юлына чишмә башы аның туган авылы – Мостафа авылыннан башланып киткәндер М. Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург губернасы,  Мостафа авылында туа. Ул кечерәк буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле, бик җитез малай була. Гаиләсе ярлы яшәсә дә, Мостафа абый балаларына белем бирергә тырыша. Муса 6 яшеннән авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Ул зирәк һәм акыллы укучы була.

1 нче алып баручы:

- Муса Җәлил 13 яшеннән шигырьләр яза башлый. М Җәлилнең тормышы да, иҗаты да балалар белән бәйләнгән. Муса шат күңелле, шаян, тәртипле, тырыш, эшчән балаларны яраткан. Ул үзе дә шундый булган. Ул балалар өчен шигырьләр, җырлар, уенлы-хәрәкәтле җырлар, пьесалар язган. Хәзер аның балалар өчен язган шигырьләрен тыңлап китегез.

1) «Сәгать».

2) «Карак песи».

3) «Маэмай».

4) «Ишек төбендә».

5) «Күрше».

         Соңыннан Күрсәт әле, үскәнем!” җырлы-хәрәкәтле уенын уйнау.

2 нче алып баручы:

- Мусаларның авылы табигатьнең гүзәл почмагы Нит елгасы буена урнашкан була. Бәләкәй Муса өчен шушы авылдан да күркәмрәк, ямьлерәк төбәк юктыр кебек тоела. Мусаларның авылы өч яктан да аллы-гөлле чәчәкләр үсә торган болын уратып алган, ерак та түгел, авыл читендә чишмә чылтырап ага.

«Чишмә» җыры башкарыла.

1 нче алып баручы:

- Муса Җәлилнең шигырьләрендә табигатьне ярату, кайгырту, соклану хисләре чагыла. М. Җәлил балаларга табигатьне сакларга, аның байлыкларын арттырырга, агачлар, чәчәкләр үстерергә чакыра.

(Укучылар табигать турында шигырьләр сөйлиләр)

1)    «Көз җитте»

2)    «Бакчачы».

3)    «Уңыш бәйрәме» җыр

4)    «Чәчәкләр».

2 нче алып баручы:

- Талаучылар килде ил чигенә

Бәхетебезне тартып алырга.

Күтәрел ил, дошман өеренә,

Соңгы көрәш, соңгы давылга.

- 1941 нче ел. Бөек Ватан сугышы башлана. Илнең бөтен тормышы аны бик нык кызыксындыра. Шуңа күрә ул үзен һәрвакыт шул тормышның актив көрәшчесе дип саный. Бөек Ватан сугышы башланып, илебезгә ерткыч фашистлар явызларча басып кергәч, Муса Җәлил Ватан чакыруы буенча, илне саклаучылар сафына баса.

1 нче алып баручы:

- Сугыш бар кешеләр өчен дә фаҗига. Муса Җәлилгә  сугышка киткәндә 35 яшь кенә була. Хатыны Әминә белән алар 7 ел гына яшәп калалар. «Муса Җәлил» (Казан китап нәшрияты, 1976 нчы  ел) исемле китапта Әминә Җәлилова болай дип яза: «Сугышка кадәр булган җиде ел гомер эчендә, Мусаның иң күп иҗат иткән чорында, без бик дус, тату яшәдек. Чулпан кызыбыз икебез өчен дә үзе бер зур куаныч иде». Сугышка китәр алдыннан ул якыннары, дуслары белән саубуллаша һәм «Аерылу», «Хуш, акыллым» шигырьләрен яза.

(Укучылар шигырьләр сөйлиләр).

1) «Аерылу»

2) «Чулпанга».

3) «Хуш, акыллым».

2 нче алып баручы:

- Муса Җәлил күп мәртәбәләр дошман тылына разведкага бара, дәһшәтле сугышларда катнаша. 1942 нче елның 26 нчы июнь көнне шагыйрь каты яраланып, немец фашистларына әсирлеккә эләгә. Әсирлеккә эләгүен шагыйрь бик авыр кичерә.

(Шигырьләр уку).

1) «Кичер илем».

2) «Ышанма»

3) «Дуска».

1 нче алып баручы.

- Моабит төрмәсе. Моабит дәфтәрләре – әсирлектәге М. Җәлилнең шигырьләрендәге кичерешләрне турыдан-туры чагылдырган лирик көндәлекләр. Кулларында богау, яткан урыны – канлы төрмәнең кабер кебек салкын камерасы. Әмма, шуңа да карамастан, ул шигырьләр язуын дәвам итә. Шигырьләрендә туган иленә, аның зәңгәр киңлекләренә, дусларына, туганнарына чиксез мәхәббәте, дошманарына нәфрәте чагыла.

1) «Вәхшәт».

2) «Егет көче».

1 нче алып баручы:

- Шагыйрьнең киләчәккә ышанычы шундый көчле була ки, хәтта сугышның иң кызган чагында ул менә нинди шигырьләр иҗат итә.

1) «Ромашкалар» җыры;

2) «Сандугач һәм чишмә»балладасы. (Укучылар башкаруында).

2 нче алып баручы:

- Аның шигырьләрендә ил язмышы үз язмышы белән аерылгысыз булып үрелеп бара. Ана образы Җәлил иҗатының буеннан-буена үтә. «Яшь ана», «Ана бәйрәме». Әлеге әсәрләрдә Җәлилнең сугышта улларын югалткан аналарга карата иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре, уйлары чагыла.

1) «Яшь ана».

2) «Ана бәйрәме» сценарий.

1 нче алып баручы:

- Муса Җәлил татар халкының герой шагыйре, Бөек Ватан сугышы батыры. Аңа кабат туган ягына әйләнеп кайту насыйп булмый. Ул геройларча һәлак була. Шагыйрьнең гомерен киссәләр дә, фашистлар аның ялкынлы шигырьләрен сүндерә алмыйлар. Ул ирек сөюче бөтен дөнья халкының күңелендә яши.

1) Җыр «Җырларым».

2 нче алып баручы:

- Җәлилнең батырлыгы, иҗаты үлемсез, җырга әйләнгән гомере – мәңгелек. Муса мең ел яшәр имән кебек үз урынында басып калды һәм калыр.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, исеме калсын

Мең яшәрлек имән булып.

1 нче алып баручы:

- Муса Җәлил үз халкын, үз милләтен өзелеп сөюче шагыйрь.

«Муса Җәлил кебек шагыйрьне тудырырган халык бөек ул», - дип язды

С. Вургун. Татар җанлы герой шагыйребез Татарстан данын еракларга таратучы да, чөнки аның батырлыгына сокланмаган кеше юк.

Җыр: «Мин яратам сине, Татарстан!».

2 нче алып баручы:

- Муса Җәлилнең тууына 109 тулу уңена багышланган әдәби-музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат багышланган әдәби-музыкаль кичә: «Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Музыковед

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 871 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 10.09.2016 4411
    • DOCX 56 кбайт
    • 54 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зарипова Аниса Газизуловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зарипова Аниса Газизуловна
    Зарипова Аниса Газизуловна
    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 37605
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой