Инфоурок Другое КонспектыМуса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан үткәрелгән кичә

Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан үткәрелгән кичә

Скачать материал

Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗатына багышланган кичә







Алып баручы. Без бүген бөтен кешелек дөньясы өчен сөекле шагыйребез, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Исән булса аңа 109 яшь тулган булыр иде. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.

Дөнья һәм дөнья әдәбияты исемнәре иҗатларының мәңгелек данына әйләнгән күп кенә шагыйрьләрне белә. Ләкин шагыйрь һәм герой Муса Җәлил кебек әсәрләре белән генә түгел, бәлки үлеме белән дә исемен мәңгеләштергән шагыйрьләр бик аз. ( слайд- М.Җәлил портреты)


1 укучы: Муса Җәлил җирдә аз яшәде.

Күпме күрде, күпме кичерде!

Йөрәк утын сүнмәс ялкын итеп.

Мәңге сүнмәс җырга күчерде.

2 укучы: Син күрсәттең,Муса, үзең теләп,

Матурлыкның ничек туганын.

Син күрсәттең безгә үзең эшләп,

Батырлыкның ничек булганын.

3 укучы: Әйтче, Муса, мондый батырлыкны

Кай җиреңдә саклап йөреттең?

Кемнән алдың шундый горурлыкны,

Нинди ялкыннарда чыныктың?


1.(слайд – Мостафа авылы) Оренбург төбәгендә гап-гади, кечкенә генә Мостафа авылында елгага төшә торган урында матур итеп агартылган шифер түбәле йорт бар. Моннан 109 ел элек, 1906 нчы елның 15 нче февралендә шушы йортта татар халкының бөек улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлил дөньяга килә. (слайд – гаиләсе) Аның әтисенең исеме Мостафа, әнисенең исеме Рәхимә. Гаиләдә алар дүрт бала үсәләр: Ибраһим, Муса, Хәдичә, Зәйнәп.Авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем ала. Ә хәзер әйдәгез, аның беренче укытучысы Габдулла Усмановның Җәлил турындагы истәлекләрен тыңлап үтик.

-Минем өчен Муса көрәшче генә түгел, ул минем укучым да. (слайд- әти-әнисе)

Балалар мәдрәсәгә укырга җыелдылар. Менә шул вакытта мәдрәсәгә балалар белән бергә Мөстафа агай да килеп керде, ләкин ул үзе белән беркемне дә алып килмәгән. Аның йомышы шул: “Ни эшлибез, Габдулла, малай бик үзсүзле булып чыкты, укырга барам дип, һәр көн мәдрәсәгә барырга җыена” – диде. Мин Мусага мәдрәсә килергә,тыңлап утырырга рөхсәт бирдем. Муса килеп тыңлап утыручы гына булмады. (слайд – мәдрәсәдә) Алты яшендә килеп кергән бу бала үзенең зирәклеге белән бик тиз аерылды. (җыр “Сәгать”) ( “Беренче дәрес” шигыре)


2. Шулай итеп, 1 нче класска кабул ителгән бала уку елы азагына 4 нче класска күчерелде.

1973 елның җәендә, тормыш авырлыклары аркасында, Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Андагы атаклы “Хөсәения” мәдрәсәсен тәмам итеп, Муса үз вакыты өчен шактый тирән белем ала. Ә хәзер “Хөсәения” мәдрәсәсендә Муса Җәлил белән бергә укыган Сәгыйть Агиш истәлекләрен тыңлап китик.

- Муса Җәлилне мин шушы мәдрәсәдә очраттым. Бу кечкенә гәүдәле, “р” авазын бик үк ачык әйтә алмаучы, чандыр йөзле үсмер тирәсендә кеше өзелми иде. Чөнки ул яхшы укучы булу өстенә бик яхшы иптәш, кеше белән әйбәт сөйләшә, шигырьләр, балалар тормышыннан берәр пәрдәлек пьесалар яза иде. Кулъязмасы бик матур, рәсемгә бик оста иде Муса. Рәсемнәр белән мавыгу, аның күңелендә әдәби әсәрләр белән мавыгуга караганда нинди урын алгандыр, әйтүе кыен, ләкин без барыбыз да аңардан булачак шагыйрь, бәләкәй түгел, зур шагыйрь көтә идек. (“Ишек төбендә”шигыре)


3.Оренбургта Җәлил Тукай, Дәрдемән, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша. Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Ә хәзер М.Җәлилнең автобиографиясеннән өзек тыңлап үтик.

-Мин шәриктәшем булган малай белән, үзем язган шигырьләремне куенга кыстырып, “Кызыл йолдыз” редакциясенә киттем. Редакциядәгеләр: “Балалар, ник килдегез?” дип сорадылар. Мин тартынып кына куенымдагы шигырьләремне чыгардым. Анда барлыгы өч шигырь иде: “Бәхет”, “Киттеләр”, “Кызыл гаскәргә”. Редакциядәгеләр, һәммәсе бергә җыелып, шигырьләремне укый башладылар. Шигырьләр бик ошаган булса кирәк.

-Моны кем язды?- диләр.

Иптәшем Идият, ашыга-ашыга : “Менә ул язды...-дип, миңа төртеп күрсәтте. Мин кызардым. Мин буйга бик кечкенә идем. Редактор аптырап карап торды да, мине тиз генә күтәреп өстәл янына бастырды. Бары да миңа карыйлар, көләләр. “Сиңа ничә яшь соң? Кайда укыйсың? Кем малае син?” – диләр. Мин ни әйтергә белмим. Редакциядәгеләр мине мактый башладылар.

Икенче көнне “Кызыл йолдыз”ның беренче битендә минем “Бәхет” дигән шигырем "Кечкенә Җәлил" имзасы белән басылган иде. (“Бәхет” шигыре)


4.(Слайд – туганнары) Ә хәзер әйдәгез Хәдичә Җәлилованың абыйсы турындагы язмаларын тыңлап үтик.

-Муса авылга кайткан саен өйдә дә, авылда да күңелле көннәр башлана иде. Авылда уеннар, концерт , театр куюлар китә. Яшьләр Муса тирәсендә җыелалар, безнең ишек һич ябылып тормый.

Һәр кич саен клубта ни дә булса булмый калмый. Авыл халкы яшьләр күрсәткән спектакльләргә генә түгел, репетицияләргә дә йөри иде. Хәзер кичләрен авыл урамнарында, клубта уен-көлке гөрләп тора. Башлап йөрүчеләр – Муса җитәкчелегендәге комсомол яшьләр.

Муса балаларны ярата иде. Урамда күрсә, үзе кая гына ашыкса да, туктатып конфет бирми калмый, уеннарын карарга ярата иде. Дөньяда балалардан да гүзәл нәрсә юк, алар безнең өметебез ди торган иде. (“Себерке әкияте”н сәхнәләштерү)

Ял итеп алу “Күрсәт әле үскәнем” уены.


5.Озакламый Мусаның әтисе үлә. Ул авылга кайтырга мәҗбүр була. 1921 нче елда каты ачлык башлангач, ул бер иптәше белән кабат Оренбургка китә. Төрле кыенлыклар күрә, шигырьләр дә язмый. Бары 1922 нче елда, яңадан шигырь белән кызыксынып, бик күп шигырьләр яза. Ул бу чорда шигырьләрен романтик рухта яза. Ә хәзер шул чорда язылган “Башактан тәхет” шигырен тыңлап китик. ( “Башактан тәхет” шигыре)


6. (слайд – рабфакта уку еллары) 1922 елда Муса Казанга килә. Башта "Татарстан" газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул "Бибкәй кыз", "Каз канаты" исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела, ә 1925 елда "Барабыз" исемле беренче шигырь җыентыгы Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйрьләре рәтенә бастыра. (“Кечкенә дуслар” шигыре)


(слайд – Мәскәүдә) 1927 елдан Муса Мәскәүдә яши башлый. 1932 елга кадәр башта “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан "Октябрь баласы" исемле балалар журналларының җаваплы редакторы була. 1927-1931 елларда Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә укый.

1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый. Студия Татар опера театры өчен җырчылар, композиторлар әзерли. Студияне тәмамлаучылар Казанга кайткач, Татар опера һәм балет театры ачыла. Муса Җәлил дә, шул театрның әдәби бүлек мөдире булып, Казанга кайта. 1939 елда Мусаны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар.

Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйрь "Хат ташучы" поэмасын, "Алтынчәч", "Илдар" либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә. 1941 нче елда “Алтынчәч” операсы сәхнәгә куела һәм тамашачы аны яратып кабул итә. Бу дәһшәтле сугышның беренче көннәре була.

(слайд – Муса сугыш киеменнән)


Сау булыгыз, дуслар, - диде Муса,

Әкрен генә поезд кузгалды.

Калды Казан, киттең син сугышка

Ерак калды солдат юллары.


Солдатлар” җыры

  1. 1941 нче елда Бөек Ватан сугышы башлана. Муса Җәлил фронтка китә.

Юлбасарлар таптый илебезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә – балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.


7.Фашизм белән көрәшкә, батырлыкка Муса рухи яктан алдан ук әзерләнеп, идея ягыннан чыныгу алып килә. Сугыш башлану белән үзен солдат итеп хис итә. Үзен дә, иҗатын да фашизм белән көрәшкә багышлый, шул көннәрдән батырлыкка юл башлый. Җәлил Волхов фронтында “Отвага” газетасында эшли. Үзенең шигырьләрендә сугышчыларның героик вакыйгалар белән тулы тормышларын сурәтләп шигырьләр яза. (слайд – кызыл ромашка)

(“Кызыл ромашка” шигыре)


8. (слайд – сугыш еллары) 1942 нче елның июнендә Волхов фронтындагы каты сугышлар вакытында авыр яраланып Муса аңын җуя: фашистлар аны әсир итәләр. Аңына килеп күзен ачканда, аны фашистлар уратып алган була. Муса Җәлил, хурлыклы әсирлеккә эләккәнче үлгәнең артык дип, пистолетына тотына. Әмма һәрчак тугры булган, үзенә төзәлгән пистолет бу юлы “хыянәт итә” – атмый. Көрәшче шагыйрьнең тормышында иң фаҗигале һәм героик көннәр башлана. Дошманнар белән көрәштә чыныккан шагыйрь бөтен көченә коллык богауларын өзеп ташларга тырыша. Ул, аңына килү белән үк, үзенең нинди хурлыкка төшүен аңлый, һәм шунда ук, туган иленә мөрәҗәгать итеп, совет солдаты дигән бөек исемне аклый алмавы өчен гафу үтенә. («Кичер, илем!» шигыре)

9. (слайд – тоткынлыкта) Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктамый. Шигырьләр яза. Иптәшләренең рухын күтәрә, аларны көрәшкә өнди. Моабит төрмәсендә Җәлил үзенең дусты Абдулла Алишны очрата. “Дуска” шигыре аңа атап язылган. (“Дуска” шигыре) (слайд А.Алиш)

10.Төрмәдә вакытта Муса үзенең кызы Чулпанны, хатыны Әминәне бик сагына. Аларга багышлап язылган шигырьләре дә бар. (“Төрмәдә төш” шигыре) (слайд кызы һәм хатыны белән төшкән фотолары)


11. (слайд Х.Якупов “Хөкем алдыннан”) Гитлерчылар әсирләрне туган илләренә каршы сугышларга димлиләр һәм ирекле легионнар төзү белән шөгыльләнәләр. Ләкин аларның өметләре акланмый. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре, легионерлар арасында аңлату эшләре алып барып, немецларның коткасын фаш итә. Фашистлар бик мәкерле, явыз план коралар. Җәзалап һәм ач тотып, әсирләрне Ватанга хыянәт итәргә, үз иле халкына каршы сугышырга мәҗбүр итмәкче булалар. Ләкин җәлилчеләр бирешмиләр.

(слайд – бүреләр) (“Бүреләр” шигыре)

12. Җәлилчеләр үлем сәгатьләрен озак көтәләр. Фашистлар аларның рухын сындырып үтерергә телиләр. Әмма алар коточкыч газаплар үтеп, һичшиксез үләселәрен белсәләр дә, көчле рухлы булып калалар. (слайд – Плецензее төрмәсее)

1944 елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне Һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә. Әмма алар үлгәндә дә антларына тугры калалар. Аларның үлеменә шаһит булган немец рухание соңыннан : “Татарлар горур үлделәр” – дип сөйләгән.

(“Татарлар елмаеп үлделәр” җыр аудиоязмада)

(слайд җәлилчеләр)


13. (слайд – моабит дәфтәрләре) Муса Җәлил үлем сәгатен көткәндә дә, туган илгә, көрәшкә багышлап шигырьләрен яза. Тоткынлыкта язган шигырьләрен ул 2 блокнотка туплый. Аның “Моабит дәфтәре” дигән шигырьләре ничә еллар, ничә куллар аша үтеп туган илгә кайтты. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.

(“Бер үгет” шигыре)


14. (слайд – бүләкләре) Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә. 1956 елның 2 февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1957 елда "Моабит дәфтәре" Ленин премиясе белән бүләкләнә.


14. (слайд- М.Җәлил һәйкәле) (“Җырларым” җыры аудиоязмада)


Ватан сугышы беткәнгә дә инде 70 ел вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Муса Җәлилнең гомере сугыш кырларында өзелсә дә, җырлары туган иленә кайтып җитте. Шагыйрьнең үлеме җыр булып яңгырады. Аның исеме – мәңгелек.






Җәлил турында нинди генә матур сүзләр әйтсәң дә, аз булыр кебек. Бары тик аның үзенең сүзләре белән әйтәсе килә:
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.

) Данлы Казанның чал Кремле янында Муса Җәлил һәйкәле тора.







Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.
Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үти, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша. Гүзәл тормышын ул туган иле өчен корбан иткәнлегенә нык ышанган хәлдә төгәлли.
Батырлык һәм илгә тугрылыкны
Шушы үлем белән белдерик, —
ди ул үзе белән бергә тоткынлыкта фашизмга каршы көрәшүче Абдулла Алишка.
Шагыйрь үзенең соңгы сулышын алганда да үлемсез батырлык эшләвенә ышана:
Туфрак күмәр төнне, күмә алмас
Ялкынлы җыр тулы күңелне.
«Үлем» диеп әйтеп буламы соң
Җиңеп үлгән мондый үлемне?
Муса Җәлил үлемнән курыкмый, һәм «бәлки менә шушы үлем безгә мәңге яшәү китерер» дип горурлана. Туган илдә аларның хыяллары чәчәк атачак, алар шуңа инанганнар һәм шуның белән юанганнар.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Муса Җәлил Совет Армиясе сафларына баса. Совет халкы кичергән зур сынау көннәрендә шагыйрь үзенең Ватан алдындагы бурычын тулысынча аңлап эш итә, үзенең үткен каләмен фашизмны тар-мар итү өчен көрәштә иң көчле коралга әйләндерә.
Җырым, синдә минем гәүдәләнде
Илне сөйгән йөрәк тибешем.
Җырым иде антым:
Яшәсәм дә,
Үлсәм дә тик туган ил өчен!
Шагыйрь совет кешеләрен сугышта да, тылда да тулысынча фашизмга каршы көрәшергә чакыра. Бөек бәрелешләр барган утлы кырларда, фашистлар яудырган туплар астында йөргәндә, Муса Җәлил үзенең әсәрләрендә күперне шартлатып, дошман утыннан һәлак булган партизанның батырлыгын сурәтли, фашистлар тарафыннан үтерелгән сабый өчен соңгы тамчы канына кадәр сугышырга ант биргән солдатлар турында җырлый. Ләкин Мусага җиңү язының үзен күрергә насыйп булмый.
Җәлил, совет солдатлары арасында ышанычлы әсирләр табып, концлагерьдан күмәк качу оештыра. Листовкалар, прокламацияләр яза, әсирләр арасында тарата. Фашистлар, кулларына күренекле татар совет шагыйре эләккәнне белеп, Мусаны Берлинга озаталар. Ләкин Муса монда да туктап калмый. Ул немецлар тәкъдим иткән вазифага риза була, чөнки бу эштә аңа партизаннар белән элемтә урнаштырырга мөмкинлекләр булачак. Ләкин бер сатлыкҗан яшерен оешма серен дошманнарга сөйләп бирә. Җәлилчеләрне каты сак астына алалар. Батыр көрәшчеләр соңгы сәгатьләр якынлашуын сизәләр. Муса да шигырьләрен төрле кешеләргә тапшыра, аларны туган иленә алып кайтып җиткерүләрен үтенә.
1944 нче ел, 25 нче август. Бу дәһшәтле көнне патриот шагыйрь Муса Җәлил һәм аның унбер көрәштәшенең тормыш юлына нокта куела. Ләкин бернинди явыз үлем, бернинди дошман гильотинасы аны безнең арадан алып китә алмый. Муса Җәлил үлемсез. Менә ничә еллар инде ул халык күңелендә якты бер җыр булып яши. Үзенең үлемсез шигырьләрендә яши.
Тормышым минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңгырар җыр булып.
Муса Җәлил һәм башка көрәшчеләрнең гомере героик симфония. Аның соңгы аккордлары искиткеч! Бер мәһабәт һәм тарихи моң булып яңгырый. Ул кешеләрнең җанын тетрәтә һәм сугыш кырында туган җырларның һәрвакыт сугышчан сафта калуы турында сөйли.
Муса Җәлил патриот шагыйрь. Халкыбызның олы җанлы батыр улын, бөек гражданинын бөтен прогрессив кешелек зур ихтирам белән телгә ала.
Каның белән язган җырларыңны
Тетрәп укый сине бөтен җир,
Буыннардан буыннарга килер,
Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!
Җәлил кебек ватанпәрвәр өчен моннан да зуррак бүләкнең булуы мөмкинме икән?





  1. Җыр “Солдатлар”

1.Озатып вокзаллар каршында

Маңгайдан үптеләр аналар,

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар.



Балалар керделәр утларга,

Балалар сүз бирде тупларга.

Күпләре төренеп шинельгә

Калдылар еракта йокларга.



2. Балалар, торыгыз, балалар,

Ашыгыз суына табында.

Ничә ел тормыйлар балалар

Иделдә һәм Дунай ярында.



Уятма, йокласын син, Ана,

Айларны, елларны санап бар.

Күңелдә һаман яшь шул бала –

Кайтмаган солдатлар, солдатлар.



  1. Бу сугыш безнең ил халкы өчен азатлык сугышы иде. Бөтен халык дошманга каршы көрәште.



  1. Батыр егет китте акбүз атта

Туздырырга дошман сафларын.

Акбүз аты кайтты ялгыз гына,

Батыр егет үзе кайтмады.

Дошман уты аның гомерен кискән,

Ал кан белән юган яңагын.

Соңгы сүзе итеп үлгән чакта

Ул тапшырды безгә байрагын.



  1. Ул кабатлап лачын йөрәгенең

Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

Һәм атланды акбүз атына.



  1. Егет үткән юлда сафлар сынды,

Туплар ауды, танк ватылды.

Кайдан алды егет мондый көчне,

Кайдан алды мондый ялкынны?



  1. Байрак итеп илгә тугрылыкны,

Утны-суны кичте бу егет.

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет!



  1. 1942 нче елда Волхов фронтында каты яраланып, Муса Җәлил пленга эләгә.



  1. Концлагерьдә Җәлил көрәшне туктатмый, шигырьләр яза, фашистларга каршы кораллы восстание оештыручыларның берсе була.



  1. Ләкин яшерен оешманы кулга алалар. Җәлилчеләрне 1944 нче елның 25 нче августында җәзалап үтерәләр.



  1. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре сатылмыйлар, Туган илгә, туган халкына тугры булып калалар.





  1. Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә.

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.





Ә хәзер каһарман җәлилчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алыйк.



Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан үткәрелгән кичә"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Художественный руководитель

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 891 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.03.2016 860
    • DOCX 47 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шафикова Альфия Зиннатулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шафикова Альфия Зиннатулловна
    Шафикова Альфия Зиннатулловна
    • На сайте: 8 лет и 4 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 8989
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой