Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Муса Җәлилнең тууына 110 еллыкка багышланган әдәби монтаж « Гомерем минем моңлы бер җыр иде...»

Муса Җәлилнең тууына 110 еллыкка багышланган әдәби монтаж « Гомерем минем моңлы бер җыр иде...»

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Муса Җәлилнең тууына 110 еллыкка багышланган әдәби монтаж

« Гомерем минем моңлы бер җыр иде...»

1 укучы

Париот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 110 ел. Муса Җәлилнең исемен бөтен дөнья белә. Шагыйрь исеме – үлемсез!

2 укучы

Син яшәмә җирдә файдасыз бер

Түмгәк булып тигез урында,

Янып калсын гомрең маяк булып

Үзеңнән соң килгән буынга

3 укучы

Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 февралендә Оренбург губернасының Мостафа авылында туа. Бу көн – кешелеккә күңеле җырларга бай, йөрәге яктылыкка омтылучы шагыйрьне тудырды.

1 укучы

Муса Җәлилнең туган авылы Мостафа кечкенә Нит елгасы буена утырган. Елга кечкенә булса да. авыл тирәсендә ул шактый тирән һәм балыклы. Муса буш вакытын шул елга буенда уздырган.

Ул кечерәк буйлы, кара чәчле, коңгырт күзле бик җитез малай була. Гаиләсе бик ярлы яшәсә дә, Мостафа абый балаларына белем бирергә тырыша. Муса алты яшендә авыл мәдрәсәсендә укый башлый. Ул зирәк укучы була. Бер елда дүрт класс программасын үзләштерә.

Беренче дәрес” шигыре

4укучы

1934 елда Җәлилевлар гаиләсе Оренбургка күчә. Муса анда мәдрәсәгә укырга керә һәм китапханәгә йөри башлый. Ул үзе өйдә китапханә булдырырга уйлый. Моның өчен ул китап язарга ниятли. Гади дәфтәрне дүрткә бөкләп, китап ясый һәм аңа әкият, шигырь, җырлар яза.

2 укучы

Кече яшьтән үк гаять зирәк, шигри табигатьле, рәсем ясарга һәм җырга сәләтле Мусада әдәбияткә мәхәббәт бик иртә уяна. Беренче шигырен Муса 9 яшендә яза.

3 укучы

Үзе шигырьләр яза, җырлый, бии, рәсем ясый, ә үсә төшкәч, мандолинада уйнарга өйрәнә. Иптәшләрен үзе артыннан ияртеп, кызыклы уеннар оештыра. Шуларның берсе- “Күрсәт әле, үскәнем” дип атала. Хәзер бергәләп уйныйк.

Күрсәт әле, үскәнем” уены уйнала

5 укучы

1919 елда 13 яшьлек Мусаның “Кызыл йолдыз” газетасында “Кечкенә Җәлил” имзасы белән “Бәхет” дигән беренче шигыре басыла. Ул әлеге шигырендә Ватан өчен гомерне дә кызганмаска өнди.

6 укучы

1922 елда Муса үзенә киңрәк мәйдан алырга, яшь һәм өлкән язучылар белән иҗади багланышка керергә, язучы булып җитлегергә исәп тотып, Казанга килә, рабфакта укый. Студентлар белән тулай торакта яши. Газета-журналлар чыгаруда актив катнаша.

1 укучы

1927 елда Мәскәү университетына укырга керә.Ә 1928 елда “Иптәшләр” китабы басыла. Аның әсәрләре нинди генә чорда язылмасын, аларның иң зур максаты- туып-үскән илгә мәхәббәт, аның болытсыз зәңгәр күкләренә соклану, искиткеч матурлык тудырган кешенең батырлыгына дан җырлау.

7 укучы

Шушы елларда Мусаның татар комиозиторлары белән иҗади дуслыгы башлана. 1931нче елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлый. Теоретик яктан да төпле белем алган шагыйрь иҗатын тагын да җәелдерә.

Җәлил кайда гына эшләмәсен, һәрвакыт шигырьләр яза. Балалар өчен ул бик күп шигырьләр язып калдырган. Без аның шигырьләрен яратып сөйлибез, җырларын яратып җырлыйбыз.

Сәгать” җыры башкарыла

8 укучы

Муса Җәлил үзенең шигырьләрендә табигатьне сакларга, аның байлыкларын арттырырга, агачлар һәм чәчәкләр үстерергә өнди.

Күке”, “Гөлләрем”, “Чишмә” шигырьләрен сөйлиләр.

5 укучы

Муса Җәлил шигырьләрендә дус-тату яшәргә һәм эшләргә кирәклеген аңлата.

Әйдәгез, дуслар”, “Маэмай”, “Кечкенә дуслар” шигырьләрен сөйлиләр

8 укучы

Бөек Ватан сугышы башлану белән ул армия сафларына баса. 1942 елда Волхов фронтында ул пленга төшә. Тоткында да ул туктаусыз ялкынлы шигырьләр яза. Аның бу шигырьләре “Моабит дәфтәре” иселе җыентыкка тупланган.

Егет көче” шигыре сөйләнә

10 укучы

Муса Җәлилнең фашистлар тоткынлыгында язган шигырьләре туган илгә кайтты. Аларны хәзер бөтен дөнья белә. Муса Җәлил иҗаты вакыт үткән саен яктырак булып нур сибүче йолдыз кебек.

2 укучы

Сугышта һәм әсирлектә күрсәткән батырлыклары өчен Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сөекле шагыйребез Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады.

Батырлык һәм илгә тугрылыкны

Шушы үлем белән белдерик!- дип яза ул үзенең иң якын дусты Абдулла Алишка.

3 укучы

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас,

Ялкынлы җыр тулы күңелне

Үлем” диеп әйтеп буламы соң,

Җиңеп алган мондый үлемне.

9 укучы

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып

Исемең калсын үзең үлсәң дә

Тарихларда укып ятларлык

10 укучы

Мин кабыздым җирдә ялкын итеп

Йөрәгем һәм хаклык кушканны

Җырым белән дусны иркәләдем

Җырым белән җиңдем дошманны

11 укучы

Үлгәндә дә йөрәк тугры калыр

Шигыремдәге изге антыма

Бар җырымны илгә багышладым

Гомеремне дә бирәм халкыма

12 укучы

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып

Гомерем минем моңлы бер җыр иде

Үлемем дә яңгырар җыр булып

13 укучы

Муса Җәлил җирдә аз яшәде

Күпне күрде, күпне кичерде

Үз гомерен сүнмәс ялкын итеп

Мәңге үлмәс җырга күчерде

14 укучы

Халкыбызның олы җанлы, батыр улын бар кешелек дөньясы зур ихтирам белән телгә ала. Аның данлы исеме буыннан-буынга күчә. Муса Җәлилнеҗ исемен һәрбер халык тирән ихтирам белән искә ала, аның батырлыгы каршында баш ия. Үлемсез шигырләрен үзенеке итеп күңеленә сала.

15 укучы

Каның белән язган җырларыңны

Тетрәп укый синең бөтен җир

Буыннардан-буыннарга килер

Мәңге үлмәс, Муса, синең җыр!









Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 21.02.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров183
Номер материала ДВ-474820
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх