Музей
практикасы буенча хисап
Мин 07-0901 төркем студенты Фахртдинов Ильнар
Ирек улы 2 апрельдән алып 9 апрельгә кадәр Казан шәһәренең 5 музейында музей
практикасы үттем,бу музейлар түбәндәгеләр:
1.2 апрель ТР Милли музее
2.3 апрель
Каюм Насыйри музее
3.4 апрель
Салих Сәйдәшев музее
4.5 апрель
Муса Җәлил музее
5. 9 апрель
Василий Аксенов музее
Дөресен генә әйткәндә, минем музей
практикасына кадәр бер тапкыр да музейда булганым юк иде. Минем өчен бу
практика мавыктыргыч бер сәяхәт сыман тоелды һәм минем күңелемдә матур
хатирәләр калдырды. Практиканың беренче көнендә без ТР Милли музейына бардык
,әлеге музей бик бай коллекцияле һәм искиткеч матур.Шәхсән миңа охшаган
экспонатлар: Фәйзуллинның “ Защитники Казани картинасы, Петр 1 багышланган
экспозиция, бигрәк тә кораб моделе, самоварлар экспозициясе, бөек ватан
сугышына багышланган экспозиция, снарядлар, хәрби форма. Державинның язу
өстәле, Екатерина 2 каретасы подлиннигы. Әлбәттә ул матурлыкның бөтенесен язып
аңлату мөмкин түгел. Ә минем өчен иң кызыклы булганы , музей буенча экскурсия
вакытында минем күз алдыма Ночь В Музее киносының өзекләре килде.Гомумән
практиканың беренче көне күп фикерләр тудырды,матур хатирәләр калдырды.
Практиканың икенче көне бүген без
төркемебез белән бөек мәгърифәтче,этнограф Каюм Насыйри музейында экскурсиядә
булдык. Музей кечкенә генә булуына карамастан экспонатларга бик бай. Минем өчен
бу музейдагы иң матур экспонат ул- К.Насыйриның туган авылы сурәтләнгән картина
Практиканың өченче көне бүгенге көн
тәбигате бик матур.Мондый көнне музейга бару үзенә бер матурлык дип
тоелды.Дөресен генә әйткәндә мин Салих Сәйдәшев турында бер нәрсә дә белми
идем, аның музейына бару аны минем өчен яңа яктан ачып күрсәтте.Бу шәхес татар
музыкасына нигез салучы, музыкаль драма, увертюралар язучы шулай ук татар
театрына да үзеннән зур өлеш керткән.Экспонатлардан Нарком бүләк иткән
именной сәгать капкачы, Салих Сәйдәшев кигән фрак, ул уйнарга өйрәнгән кечкенә
рояль, пианино минем хәтеремә сеңеп калдылыар.Экскурсия вакытында сөйләнгән
биографиянең бер моменты минем күңелемдә зур канәгатьсезлек тудырды, ул совет
властенең аңа мөнәсәбәте шундый бөек шәхеснең кыйммәтен белмәгән хакимият ул
хакимият түгел инде минемчә.Әлбәттә Салих Сәйдәшевның шәхси трагедиясе дә бик
кызганыч. Минем күңелемә аның “ Әдрән Диңгез” әсәре кереп калды. Шуны искәртеп
үтәм экскурсия барышында музейда ул язган әсәрләр яңграды.
Практиканың дүртенче көнендә без Муса
Җәлил музейында булдык. Музей фатирның иң беренче керүгә күзгә ташланган әйбере
ул аның интереры.Бу фатирның беренче бүлмәсе мине туган авылымда сыман хис
иттерде, ул агач өстәлләр, матур чаршаулар, сандык.
Муса Җәлилнең эш кабинеты минем өчен,
тәртипне яратучы кеше образын тудырды уңайлы эш өстәле,кечерәк кенә карават
бернинди артык җиһаз юк.Торак бүлмә дип аталган бүлмә минем өчен Муса Җәлилне
хатынын һәм кызын яратучы кеше икәнлегенә дәлил иде.
7 август көнне мин Татар Бизнәсе авылы
музейында булдым, бу музей мәктәп эчендә аерым бер кабинет алып тора.Аның
җитәкчесе Садретдинова Ландыш Равил кызы музей кечкенә булуына карамастан
авылымның бөтен тарихын һәм танылган авылдашлары турында бөтен мәгълүматны үзе
эченә алган. Мин авылым музейында практика үткәндә бөтен авыл “ Авыл Көнен”
бәйрәм итәргә әзерләнә иде. Бу бәйрәм турында район газетасында чыккан мәкалә
шулай ук бу папкада китерелә ул мәкаләнең авторы Резидә Шәрәпова, шулай ук
авылым музейындагы экспонатларның фотосурәтләре дә әлеге папкада китерелгән
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.