Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Конспекты / Музейда әдәби кичә: Вакыт безне сайлаган...

Музейда әдәби кичә: Вакыт безне сайлаган...


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Музейда әдәби кичә: Вакыт безне сайлаган...


Максат:

Тәрбия чарасын оештыруда мәктәпнең хәрби дан музееның бөтен мөмкинлекләрен куллану, уку-укыту процессында укучылар һәм педагогның үзара аңлашып, нәтиҗәле эшләвенең төрле формаларын тәэмин итү.

Куелган максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар үтәлә:

  • Укучыларны хәрби- тарихи һәм патриотик тематика буенча эзләү- тикшеренү эшчәнлегенә тарту;

  • Эзләү –тикшеренү күнекмәләрен үстерү, мөстәкыйльрәвештә белемнәреңне арттыру һәм камилләштерү;

  • Укучыларда тарихи аңлылык һәм музей культурасы формалаштыру

  • Туган илеңә карата патриотизм тәрбияләү, үз гаиләң тарихын белү, ихтирам белән карарга өндәү

Җиһазлау: “ Вакыт безне сайлаган” музей экспозициясе, сугыш тематикасы буенча аудио-видеоязмалар, презентация.

Үткәрелү урыны: мәктәп музее













Кичә барышы


1нче алып баручы. Хәтер... ул вакыттан бәйсез, ул һәр гаиләдә ачы кайгы, кабатланмас югалту тудырган онытылмас вакыйгаларның телсез шаһиты. Инде 1945 елның 9 май- Бөек җиңү көненнән соң да 70 елдан артык вакыт узып китте. Тыныч имин тормышта күп кенә буыннар үсеп җитте, әмма Бөек ватан сугышы турында хәтер һәркемнең йөрәгендә саклана. Вакыт үтә, үткән гасыр вакыйгалары артта калу белән, шул вакыйгаларны үз күзләре белән күргәннәрнең истәлекләре тагын да кадерлерәк була, Бөек Ватан сугышы темасы актуальләшә бара. Сугыш темасы яңа түгел, ләкин һәр кеше аны үз кичерешләре аша үткәрә, кабул итә, аңлый.

Ә хәзер уебыз белән тетрәндергеч 1941 ел вакыйгаларына күчик.

2нче алып баручы: 1941 елның 22нче июне. Якшәмбе көн. Табигать сихри матурлыкка чумган. Иртәнге талгын җилдә бары агачлардагы яшел яфраклар лепердәгән, сандугач сайраган тавыш кына ишетелә. Шәһәр кешеләре тыныч йокыда, эшкә барасы юк – ял көне. Авыл кешеләре инде аяк өстендә, көтүләрен куып, башка дөнья мәшәкатьләре белән мәшгүль.

1нче алып баручы: Һич көтмәгәндә немец самолетлары тыныч шәһәрләр авыллар өстенә бомбалар яудыра башлый. (Левитанның радиодан хәбәре)

2нче алып баручы: Менә шулай Гитлер гаскәрләренең хыянәтчел юл белән илебезгә басып керүе халкыбызның тыныч тормышын өзде. Ничек кенә куркыныч һәм көтелмәгән булмасын, халкыбыз каушап калмады. Илебезнең бөтен милләт вәкилләре бердәм рәвештә изге Ватанны сакларга күтәрелделәр. (Тактага сугыш рәсеме эленә. “Священная война» җырының беренче куплеты җырлана)

1нче укучы:

Сугышка иптәшләр, сугышка!

Халыклар! Басыгыз сафларга!

Бөтен ил бер булып чыгабыз

Ватанны дошманнан сакларга.

2нче укучы:

Юлбасарлар таптый җиребезне

Ватан сугышына мин китәм.

Менә - балам

Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм...

1нче алып баручы: Хөрмәтле, кунаклар, хәзерге вакытта без сезнең белән сугышта ятып калган һәм исән-имин әйләнеп кайтканнар хөрмәтенә ачылган хәрби дан музеенда. Музейны төзү максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан бөтен каһарманнарны хәтердә калдыру, яшүсмерләрне сугышта үлгән һәм исән-сау кайткан ата-бабалар мисалында хәрби – патриотик рухта тәрбияләү. Музей экспозициясе “Вакыт безне сайлаган” дип атала.

(“Офицеры” киносыннан өзек)

Хәтәр сугыш елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше күтәрелә. Яу кырында алар берсе дә сынатмый.

3нче укучы: М. Җәлил шигырен укый

2нче алып баручы: 4 хәвефле ел,1418 коточкыч көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы. Һәр көнне 79000 кеше һәлак була. Ләкин халкыбыз Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде һәм көрәште.

(видео “М.Җәлил “Варварство”)

1нче алып баручы: Сугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! Сугыш бервакытта да үлемсез генә булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китерә. Саннар уйланырга мәҗбүр итә... Халкыбызга кайткан 15 меңгә якын кургаш табут, 36 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат язмышы һәркемне борчый. Дөрес, гадел, кирәкле сугыш булган ул, диярлек түгел инде аны!..

Әфганстанда үлеп калганнар өчен Россия территориясендә 300дән артык һәйкәл куелган. Безнең музейның бер бүлеге Әфганстан һәм Чечняда булган сугыш фаҗигәсенә багышланган.

(җыр “Вспомним товарищ”)

2нче алып баручы:Беренче музей экспонатлары: укучылар, ата-аналар, мәктәп хезмәткәрләре биргән әйберләр. Бу Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрнең фотосурәтләре, орден – медальләре.

Бер буын икенчесен алыштыра. Яңа яшьләр үсә. Туган ягыбызны, Җиребезне саклау хәзер безнең кулда! Музейның икенче бүлеге хәрби флот “Бригантина”га багышланган.

Ахыргы экспозицияне “Укытучы- Бөек Ватан сугышы Ветераны” дигән экспозиция тәмамлый. Әлеге бүлек укытучы Гисметдинов Минсагир Гисметдин улы турында.

(“Озатып вокзаллар каршында” җыр)

4нче укучы

Кичер мине илем,синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта

Тик бер өмет, дуслар, сезнең сафта

Табар соңгы көрәш теләген.

Яраланган, ләкин тар коллыкка

Баш имәгән керсез йөрәгем.

1нче алып баручы: Озак көттергән Җиңү көне килде. Аны 1945 елның чәчәкле язы алып килде. Әйдәгез, Бөек Җиңү көнен якынайтып, сугыш кырында ятып калган һәм сугыштан исән – сау әйләнеп кайтып, безнең арабыздан киткән солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.

( бер минутлык тынлык игълан ителә)

Бөек Җиңүгә 69 ел була. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк. Батырлар исеме буыннан –буынга күчсен.

Исәннәрнең кадерен белик!

Үлгәннәрнең каберен белик!

(“Җиңү килде” җыр. )


Аккорды, табы и тексты песен Песни Военных Лет - слова песни Вспомним товарищ

Вспомним товарищ


> Am Dm

(1) Бой гремел в окрестностях Кабула

> E7 Am

Hочь светилась всплесками огня

> Dm

Hе сломало нас и не согнуло

> E Am

Видно люди крепче чем броня

> A7 Dm

Дипломаты мы не по призванью

> G C E

Hам миле братишка автомат

> Am Dm

Четкие команды приказания

> E Am

И в кармане парочка гранат


> A7 Dm

Припев: Вспомним товарищ мы Aфганистан

> G C

Зарева пожарищ крики мусульман

> Am Dm

Грохот автоматов взрывы за рекой

> E Am

Вспомним товарищ вспомним дорогой


Вспомним с тобою как мы шли в ночи

Вспомним как бежали в горы басмачи

Как загрохотал твой грозный AКС

Вспомним товарищ вспомним наконец


(2) Hа костре в дыму трещали ветки

В котелке дымился крепкий чай

Ты пришел усталый из разведки

Много пил и столько-же молчал

Синими замерзшими руками

Протирал вспотевший автомат

И о чем-то думал временами

Головой откинувшись назад.


! Припев


(3) Самолет заходит на посадку

Тяжело моторами гудя

Он привез патроны м взрывчатку

Это для тебя и для меня

Знайте же ребята мусульмане

Ваша сила в том что мы за вас

И не надо лишних трепыханий

В бой ходить нам не в последний раз


! Припев


(4) Вспомним товарищ мы Aфганистан

Зарева пожарищ крики мусульман

Грохот автоматов взрывы за рекой

Вспомним товарищ вспомним дорогой

Вспомним с тобою как мы шли в ночи

Вспомним как бежали в горы басмачи

Как загрохотал твой грозный AКС

Вспомним товарищ вспомним наконец

Вспомним товарищ мы Aфганистан

Зарева пожарищ крики мусульман

Грохот автоматов взрывы за рекой

Вспомним товарищ вспомним дорогой
















Автор
Дата добавления 20.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров27
Номер материала ДБ-370508
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх