Инфоурок Другое КонспектыМузей-Дәрес эшкәртмәсе "Милли музейга сәяхәт"

Музей-Дәрес эшкәртмәсе "Милли музейга сәяхәт"

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Музейга сәяхәт.docx

Тема:  «Туган як музеена сәяхәт».

Максат: 1.Өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү өчен җирлек тудыру; ихтияри һәм ихтиярсыз хәтерне үстерү; Диалогик сөйләмне камилләштерү.

              2. Милли киемнәр белән танышуны дәвам итү;

              3. Төрле милләтләргә карата дуслык хисе тудыру; Балаларда толирантлык тәрбияләү.

 

Җиһазлау: Татар милли киемнәре кигән малай белән кыз, Белмәмеш,музей экспонатлары, слайдлар, татар милли киемнәре рәсемнәре төшерелгән китаплар.

Дәрес барышы.

 

I.Оештыру.

-Укучылар, без бүгенге дәрестә “Милли киемнәр” темасы буенча өйрәнгән лексиканы ныгыту һәм яңа сүзләр белән баету өстендә эшләрбез.

II. Төп өлеш.

1.а) Белмәмеш керә.

- Исәнмесез, балалар!

-Исәнмесез!

- Мин кая килдем?

- Син 82нче кадет мәктәбенең “Туган як” музеена килдең.

-Сез кемнәр?

-Без укучылар.

-Ә сез кемнәр?

-Мин татар кызы.

- Ә мин татар малае.

-Ә мин Белмәмеш.Сез шундый матур, сезнең киемнәрегез матур.Сез нинди киемнәр кидегез?

-Татар милли киемнәре кидек.

-Сиңа ошыймы?

-Әйе, миңа  бик ошый.

-Ә, балалар, сезгә ошыймы?

-Әйе, безгә ошый.

-  Мине аларның киемнәре белән таныштырыгыз әле.Аларның киемнәренең исемнәре ничек икән?

(Балалар берәр киемнең исемен әйтәләр, Белмәмеш алар артыннан кабатлап бара).

-Әйдәгез,балалар, без аларга комплиментлар әйтәбез. Сезгә татар кызы, татар малае ошыймы?

- Синең күлмәгең бик матур. Сиңа күлмәгең килешә. Синең күлмәгең миңа ошый.(Барлык киемнәрнең исемнәрен атап төрле комплементлар әйтәләр).

- Минем дә калфак киясем килә.

- Юк, калфакны  әниләр, әбиләр, кызлар, мин киям. Син түбәтәй ки.

-Ә түбәтәйне кемнәр кия?

-Түбәтәйне әтиләр, бабайлар, абыйлар, энем, малайлар, мин киям.

- Әйдәгез әле,балалар, әйтегез әле, Белмәмеш нәрсәләр кияр икән?

-Белмәмеш түбәтәй, ирләр күлмәге, камзул, читек кияр, чөнки ул малай.

- Ә татар кызы ниләр кия?

- Татар кызы  яулык, калфак, камзул, күлмәк, читек, алъяпкыч кия.

-Татар кызы, син ни өчен калфак киясең?

-Мин калфак киям, чөнки мин татар кызы.

-Лера, син калфак киясеңме?

-Юк, мин калфак кимим, чөнки мин рус кызы.

Татар малае, син ни өчен түбәтәй киясең?

-Мин түбәтәй киям, чөнки мин татар малае.

Алеша, син түбәтәй киясеңме?

-Юк, мин түбәтәй кимим, чөнки мин рус малае.

-Әйдә әле, Белмәмеш, әйтеп кара, син нәрсәләр киярсең икән?

-Мин түбәтәй, ирләр күлмәге, камзул, читек киям.

б) –Укучылар, калфак, күлмәк, читек, алъяпкыч сүзләренең кайсылары калын әйтелешле, кайсылары нечкә әйтелешле?

- Калфак, яулык сүзләре калын әйтелешле, читек, күлмәк сүзләре нечкә әйтелешле.

-Укучылар, бу сүзләрнең барсында да нинди аваз бар?

-Бу сүзләрнең барсында да  [к] авазы бар?

-Калфак, яулык сүзләрендә авазы ничек әйтелә? Күлмәк, читек сүзләрендә [к] авазы ничек әйтелә?

2.Слайд (кием рәсемнәре).

-Укучылар, татар киемнәре бик күп төрле һәм бик матур булган Хәзер без сезнең белән слайдлардан татар киемнәрен карарбыз. Сез миңа киемнәрнең исемнәрен әйтә барырсыз.(Калфак, яулык, күлмәк, камзул, читек )(Төрле варианлар күрсәтелә). Монда киемнәрнең кунакка бара торган матурлары да бар, көн дә кия торган гадиләре дә бар.

Укучылар,  татар халкының киемнәрдән тыш, бик күп төрле бизәнү әйберләре дә булган. Без әле сезнең белән аларны өйрәнмәдек. Менә бүген рәсемнәрен карап узарбыз, исемнәре белән танышырбыз.(Слайдларда бизәнү әйберләре күрсәтелә. Балалар исемнәрен кычкырып укып баралар.(алка, күкрәкчә, яка, беләзек, чулпы, хасите).

3. Курчаклар белән эш.

-Укучылар, безгә курчаклар да кунакка килгән бит әле. Әйтегез әле, аларның кайсы кунакка бара торган матур кием белән килгән, кайсылары көн дә кия торган гади кием белән килгән?

-Бу курчак матур киенгән. Ул калфак, күлмәк, камзул, читек кигән.

-Ул кунакка бара торган абыстай. Әйдәгез аңа исем кушабыз.

-Алсу.

Алсу абыстай кая бара?

-Алсу абыстай кунакка бара.

-Бу курчак гади киенгән. Ул өйдә, эшли, кунакка бармый. Ул яулык бәйләгән, күлмәк, алъяпкыч кигән.

-Бу татар малае да гади кием кигән. Ул да эшли. Кунакка бармый.

-Әйдәгез аңа да исем кушабыз.

-Марат.

-Марат нәрсәләр кигән?

-Марат түбәтәй, ирләр күлмәге кигән.

-Монда тагын без белми торган кием - кушак бар.(Пояс.)

-Бу курчаклар бик матур киенгән.

. Ә болары хан балалары кия торган киемнәрне кигәннәр.

- Көндәлек киемнәрдән ниләр кигәннәр? Кунакка ниләр кигәннәр?

4.Әбинең серле сандыгы белән эш.

- Ә хәзер серле сандык янына килегез әле. Сандыктан һәрберегез бер әйбер алыгыз, исемнеәрен әйтегез һәм киеп карагыз.

-Бу яулык, мин яулык бәйлим.

-Лера кунакка барамы?

-Юк, чөнки бу гади яулык.

-Бу шәл. Мин шәл бәйлим.

-Татар кызы кунакка барамы?

-Әйе, бара.

-Ул кунакка бара торган абыстайга ошады.

-Бу читек. Мин читек киям.

_ Татар малае кунакка барамы?

-Әйе, бара, чөнки ул читек киде.

-Әйе, ул хәзер абысбай белән кунакка бара торган малайга ошады.

- Бусы , укучылар, сезнең өчен яңа әйбер-чабата.

-Мин чабата киям.

-Глеб кунакка барамы?

-Юк, Глеб кунакка бармый, чөнки чабата киде.

-Укучылар, музейда башка милләт киемнәре бармы?

-Чуаш баш киеме, күкрәкчә бар.

-Әйдә әле, Лера, киеп кара.(Лера киенә) Лера чуаш кызына ошадымы. Ул матурмы?

-Ни өчен музейда татар милли киемнәре генә түгел, башка милләт киемнәре дә бар?

- Чөнки Татарстанда һәм безнең шәһәребездә  бик күп төрле  милләт халыклары  яши.

- Сезнең сыйныфта да төрле милләт балалары укый. Әйтегез әле, нинди милләт балалары укый?

-Безнең сыйныфта татар, рус, чуаш, башкорт  балалары укый.

-Сез  сыйныфта дусмы?

-Әйе, без сыйныфта дус.

-Сез дус булган кебек, Татарстанда да халыклар дус яшиләр. Безнең шәһәребездә “Дуслык” клубы да бар.Ул 32нче комплекста урнашкан, “Чишмә” дип атала. Анда төрле милләт кешеләре килә. Үзләренең милли киемнәрен кияләр, үз телләрендә сөйләшәләр, бәйрәмнәрен, йолаларын үткәрәләр.Без хәзер сезнең белән төрле халыкларның киемнәрен карап узарбыз.

5.Слайд карау(Халыклар дуслыгы.Төрле милләтләр.)

6.Слайд карау.(Милли киемнәрнең нинди милләтнеке икәнен әйтү.)

II.Йомгаклау өлеше.

1.Татарстанда яшәүче халыклар нинди милләттән булсалар да, үзләренең милли киемнәрен кисәләр дә, үз  телләрендә сөйләшсәләр дә, безнең дәүләт телләрен бик теләп өйрәнәләр. Безнең Татарстанда ничә дәүләт теле бар?

-Татарстанда ике дәүләт теле бар: рус теле һәм татар теле.

- Дәүләт телен яхшырак өйрәнү йөзеннән мәктәпләрдә татар теленнән Бердәм Дәүләт Имтиханнары кертелә. Безнең бүгенге дәресебез шул имтиханнарга башлангыч сыйныфлардан ук дәресләрдә һәм дәресләрдән тыш чараларда әзерлекнең бер өлеше булып тора.

2.Белмәмеш чыга.

- Сез,укучылар, бик акыллы,бик күп беләсез икән. Мин сезнең белән бүген күп нәрсәләр белдем. Минем исемем хәзер Белмәмеш түгел,Күпбелмеш булачак.Рәхмәт сезгә,укучылар, сау булыгыз.

-Сау бул, Күпбелмеш.

-Сез бүген ,укучылар, үзегезнең белгәннәрегезне күрсәттегез. Барыгыз да яхшы эшләде, тырыштыгыз, рәхмәт. Хәзер үзебезнең эшләребезне бәялибез.(Укучылыр белән берлектә билгеләр куела).

                               82 нче кадет мәктәбенең

                                Татар теле һәм әдәбияты

                                              укытучысы  Исмәгыйлова М.К.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Музей-Дәрес эшкәртмәсе "Милли музейга сәяхәт""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Мастер зеленого хозяйства

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Выбранный для просмотра документ Презентация,халыклар дуслыгы.ppt

Скачать материал "Музей-Дәрес эшкәртмәсе "Милли музейга сәяхәт""

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Кош – канаты белән,
Кеше дуслык белән көчле.

    1 слайд

    Кош – канаты белән,
    Кеше дуслык белән көчле.

  • Халыклар дуслыгы йорты – 
                 “Чишмә”

    2 слайд

    Халыклар дуслыгы йорты –
    “Чишмә”

  • Әзербәйҗан

    3 слайд

    Әзербәйҗан

  • Әрмән

    4 слайд

    Әрмән

  • Грузин

    5 слайд

    Грузин

  • Лезгин

    6 слайд

    Лезгин

  • Осетин

    7 слайд

    Осетин

  • Казах

    8 слайд

    Казах

  • Таҗик

    9 слайд

    Таҗик

  • Украин

    10 слайд

    Украин

  • Башкорт

    11 слайд

    Башкорт

  • Мари

    12 слайд

    Мари

  • Удмурт

    13 слайд

    Удмурт

  • Чуаш

    14 слайд

    Чуаш

  • Еврей

    15 слайд

    Еврей

  • Корея

    16 слайд

    Корея

  • Немец

    17 слайд

    Немец

  • Рус

    18 слайд

    Рус

  • Крәшен

    19 слайд

    Крәшен

  • 20 слайд

  • 21 слайд

  • 22 слайд

  • Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,
Төрле-төрле милләт булсак та,
Тик бер безнең...

    23 слайд

    Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,
    Төрле-төрле милләт булсак та,
    Тик бер безнең Туган илебез,
    Тик бер безнең Туган җиребез.

  • 24 слайд

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 973 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 06.10.2015 1495
    • RAR 14.7 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исмагилова Мавлиза Каримовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Исмагилова Мавлиза Каримовна
    Исмагилова Мавлиза Каримовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 11125
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Мини-курс

Эффективные стратегии текстовых коммуникаций в бизнесе

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление личной продуктивностью менеджера

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Развитие предметно-практических действий, игровых навыков и математических представлений у детей раннего возраста

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе