Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыМузыкальный монтаж на тему " Өлкәннәрнең йөзе гел көләч булсын"

Музыкальный монтаж на тему " Өлкәннәрнең йөзе гел көләч булсын"

Скачать материал

Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!

(Өлкәннәр көненә багышланган чара)

           Җаваплы: Ахметзянова Фарида Файзрахмановна

Лаеш муниципаль районы Татар Янтыгы төп гомуми белем мәктәбе.

 

Максат: Өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү.  Халкыбызның гореф -гадәтләрен, йолаларын яңарту, югары әхлак сыйфатлары тәрбияләүдә куллану. Гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу. Олыларга булышу-шатлык икәненә инандыру.

1.а.Хөрмәтле Өлкән буын кешеләре! Сезне чын күңелебездән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйбыз.Бүген барлык өлкән буын кешеләренә юллаган изге сүзләр һәм яхшы башлангычлар өчен уңай форсат булып тора. Бу көнне без сезгә үзебезнең хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.

4 нче сыйныф укучылары башкаруында җыр тыңлап китегез.

2.а. Без, сезнең балалар һәм оныклар. Безне үстергән һәм тәрбияләгән, кырыс сынау елларында илебезне яклаган кешеләр алдында бурычлыбыз. Бу бәйрәм – өлкән буынга җәмгыять тарафыннан олы хөрмәт күрсәтү, Россияне үстерүдә аның өлешен тану ул. Бүгенге пенсионерлар – илебез икътисадына нигез салучылар, илебезне  үсешнең алдынгы чикләренә алып чыгучылар да алар.

    1.а Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын.

Күңел шатлык белән тулсын,

Ял кичәгез гөрләп торсын.

Ашыкмагыз картаерга.

Йөрәккәегез тынмасын

Картлык шатлык түгел диеп,

Гел моңаеп тормыйк әле.

Сагыш -моңнарны таратып,

Елмаешыйк, көлик әле.

Картаябыз димик әле!

 -___________________ башкаруында җыр.

                  2.а    Картлар көне бүген картлар көне

                          Тик шулай да картлык-шатлык түгел.

                           Әби-бабайларга бүләк ясыйк

                           Аларның да күңеле таштан түгел.

                          Ярдәм итик бүген һәрбер картка

                         Ярдәм итик һәрбер карчыкка.

                         Изгелек ул булыр безнең өчен

                        Хөрмәт булыр бездән аларга.

1.а Бу биюне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без

Иң яраткан гөлләргә.

Ә  хәзер татар халкының парлы биюен карагыз

1.а Күп картларның күңеле ялгыз була

      Барып хәл белешү ни тора.

      Безгә бит ул авырлык тудырмый

     Ә картларның күңеле яктыра.

Картлык – шатлык түгел инде,

Килсә соңарып килсен.

Һәр кешегә тыныч картлык,

Бу дөнья бүләк итсен!

2.а.Көннең яктылыгы-кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге -хатын-кызларда.

Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Сезнең өчен җырлый _________________________

1.а. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.       Хәзерге вакыттагы  карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, һәм  сугыштан соң хәерчелек...

2.а. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек. Арагызда хезмәт алдынгылары бик күп. Тормышыбыз яхшы, тыныч булсын өчен төнне – көнгә ялгап эшләгәнсез. Бу хезмәт нәтиҗәләре безгә саулыкта – тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирде, аллага –шөкер. Рәхмәт Сезгә! 

Безнең олыларга, дуслар,

Хөрмәтем бик зур минем.

Шундый кешеләр булганга

Шатланам, туган җирем.

_______________________ җырын тыңлагыз.

1.а.Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен.

Аларгадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Гел яхшыга өйрәтәсез

Тыңлыйбыз сезнең сүзне

Һәр эштә үрнәк сез безгә

Хөрмәт итәбез сезне.

Ышаныгыз,без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы-хәсрәтләр китерми,

Таянычыгыз булырбыз.

2.а Сезгә хөрмәтле апа - абыйлар төшенкелеккә бирелмәвегез ышанычыгызны саклый алганыгыз, намуслы һәм батырлыгыгыз өчен баш иябез. Сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете, якыннарыгыз кадер хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез.

Ә хәзер кызлар башкаруында яшьләр биюен карагыз

1.а Эчке дөньяның кояшы

Сүнмәгәнме әле Кеше!

Изгелек яшиме анда,

Сабыйга әйтеп бирче??

Күңел кояшың – яхшылык

Нур сипсен, уят аны!

Сиңа булышырга теләп

Җибәрәм шул доганы.

 Изгелек ул беркайчан да

Тузмый торган хәзинә

Яхшылык эшлик һәрвакыт

Ул үзе изге Дога.

___________________ “ Авылым гөлләре җырын башкара”

2.а Хөрмәтле өлкәннәребез! Бетмәс-төкенмәс җылылык Сездә. Кулларыгыздагы җылылыкны да сизәсебез килә. Кочагыгызда иркәләнәсебез, башыбыздан, иңнәребездән сыйпаганыгызны тоясыбыз килә. Никадәр олуглык, никадәр сабырлык Сездә. Дистә еллар буена җыйналып килгән ул. Тормыштагы үз җиңүләрегез,үз хаталарыгыз бәрәбәренә тупланган. Ул олуглыкның азы гына бездә булса икән.

1.а.Хөрмәтле өлкәннәребез! Күпме изгелек Сездә. Тиргәгән чагыгызда үпкәләгән чагыбыз була. Әмма бер нәрсәне дә усаллык белән әйтмисез, һәрвакытта да яхшылык телисез. Ялгыш адымнарыбызны кисәтәсез. Оныкларыгыздан да игелекле эшләр көтәсез.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Нинди әйбәт дустыбыз Сез! Сезнең белән, дөньядагы бар нәрсә турында да сөйләшергә була.Тыңлый, аңлый һәм гафу итә беләсез. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык сездә. Ышана бөләсез Сез, көтә беләсез.

2.а.Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын

Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гөл көләч булып калсын.

Туган җирем ал чәчәкле

Гүзәл гөлбакча булсын.

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын!

______________ башкаруында татар егетләре биюе.

2.а Хөрмәтле өлкәннәребез! Сездәгедәй изгелек, сездәгедәй сабырлык шулкадәр кирәк бүген. Бу хәвефле,тынгысыз, ыгы - зыгылы дөньяда бик кирәк Сез. Тыныч картлыкта гомер кичерегез!

Бар гомерегез үтсен шатлык белән

Кайгы, хәсрәт бер дә күрмәгез.

Йөзегез һәрчак шулай көләч булсын

Йөзегездә нурлар сүнмәсен

Җырлый ______________________

 1.а.Хөрмәтле абый - апалар! Сезгә аяз күк йөзе, бәхет – шатлык, якыннарыгыз кадер-хөрмәтен тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәвегезне телибез. Сезнең хөрмәткә әзерләгән концертыбыз тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!             

 

   

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Музыкальный монтаж на тему " Өлкәннәрнең йөзе гел көләч булсын""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Социальный педагог

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 172 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 18.11.2015 699
    • DOCX 46 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ахметзянова Фарида Фазрахмановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 8155
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 770 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 831 человек

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 405 человек из 63 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 536 человек

Курс повышения квалификации

Разговоры о важном: организация и обеспечение внеурочной деятельности

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 786 человек из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 977 человек

Мини-курс

Основы инженерной подготовки

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Российское движение школьников (РДШ): воспитательная работа

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 11 человек

Мини-курс

Управление рисками в бизнесе: анализ, оценка и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе