Инфоурок Иностранные языки Другие методич. материалыМ.Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна"әсәренә анализ

М.Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна"әсәренә анализ

Скачать материал

М.  Юнысның  «Шәмдәлләрдә  генә  утлар  яна»  («Биектә  калу»)  (1979)  повесте  дөнья  күргәннән  соң,  тәнкыйтьче  Ф.  Миңнуллин  «беренче  чор  әсәрләрендә  М.  Юныс  күбрәк  материалларның  яңалыгы  белән  алдырса,  бусы  —  Ә.  Еники  стилендәрәк  язылган  фәлсәфи  повесть  булуы  белән  кызыклы.  Ул  авторның  язучы  буларак  тагын  бер  баскыч  югары  күтәрелүе  хакында  сөйли...»  дип  карый.

Әсәрнең исеменә килгәндә, “шәм” сүзе символик укылышта кешенең идвидуаль тереклек итүе мәгънәсенә ия, ә “ут” – ислам динендә тынычлык билгесе. Христиан динендә исә, без инде аларның шәм кабызып дога кылганын, Аллага мөрәҗәгать иткәнен дә беләбез.Димәк, әлеге әсәрнең исеменә тыныч яшәү, догады яшәү мәгънәсе салынган. Ә бәлки автор тыныч тормыш итү өчен догалы яшәргә кирәк дип әйтергә дә теләгәндер.

Повестьта  төп  проблема  булып  фәлсәфи  мотивлашкан  яшәү  мәгънәсе  тора.  Бу  мәсьәлә  татар  халкы  язмышы  кебек  төгәлләшеп,  повестьның  үзәк  сюжет  сызыгында  катнашкан  геройлар  —  татар  егете  Сәйрин  Сәләхов,  якут  Максим  Майнагашев,  кырын  татары  Марсель  Ялчинский  образлары  аша  күрсәтелә.

Әсәрдә  авторның  эчке  тавышы  яңгырап  тору,  әдәби  сурәтләү  белән  бергә  публицистик  стильгә  мөрәҗәгать  итүе  —  М.  Юнысның  әдәби  иҗатының  үзенчәлеге.  Повесть  өметнең  өметсезлек  белән  алышынып  торуы,  һәр  хыялның  сугыш  шартлары,  аяусыз  кытлык  аркасында  җимерелү  ноктасында  калып  килүе  кебек  антиномик  структурага  корылган.

Сюжет  сызыгы  Орел-Курск  юнәлешендәге  һөҗүмнең  башланган  чагында,  икенче  эскадрилья  берьюлы    дүрт  экипажын  югалтып  кайткач,  шунда  күчерелгән  лейтенант  Сәләховның  фронтны  өзәргә  килүче  немец  танкларын  бомбага  тоту  операциясендә  парашют  белән  сикереп  качуы,  сазлыкка  кереп,  тал  тамырына  ябышып  исән  калуы  белән  башлана.  Яшәү  теләге,  яшьләргә  хас  булганча,  үлем  турында  уйлаганда  куркып  калу  башламда  ук  әйтелә,  егетләр  теле  белән  еш  кабатлана.  Сәйриннең  тал  тамырына  эндәшүендә  сугышның  тулы  бер  буын  язмышында  котылгысыз  фаҗига  булып  торуы  укыла:  «Кармалана  торгач,  Сәйриннең  кулы  тал  тамырына  төртелде.  Ул  аны  көче,  өмете  һәм  яшисе  килү  теләге  белән  эләктереп  алды.  «Өзелмә,  тамыр!  Зинһар  өзелмә!  Миңа  бит  әле  егерме  дә  тулмаган.  Өзелмә,  яме!  Син  минем  бердәнбер  ышанычым,  киләчәгемнең,  туачак  балаларымның  ышанычы».  Бу  фикерне  автор  Ялчинский  теле  белән  кабатлый,  сугышның  мәгънәсезлеген  тормышның  асыл  мәгънәсенә  каршы  куя,  кырым  татарларына  карата  геноцидка  бәйле  сәясәтне  фаш  итә:  «Соңгы  вакытта  Ялчинский  төшенә  башлады:  эчендә  җаны  булган  кеше  куркудан  котыла  алмый.  Куркуның  файдалы,  кирәк  ягы  бар.  Ул  булмаса,  сугыш  кырында  үзеңне  ничек  саклап  калыр  идең?  «Фоккер»  пулемет  көпшәләренең  тырпаеп  торган  тупас  борыны  сиңа  туп-туры  үлем  төзәгәндә  ничек  курыкмыйсың  ди?  Без  бит  бу  дөньяга  яшәр  өчен  килгәнбез.  Тыныч  яшәр  өчен.  Рәхәт,  куанычлы  яшәр  өчен.  Шатлык  һәм  мәхәббәт  өчен.  Ә  без  айлар,  еллар  буе  үлем,  сугыш  эчендә  яшәргә  мәҗбүрбез.  Туктаусыз  сагалап  йөргән  үлем  белән  ничек  уртак  тел  табып  булсын?  Ә  кемне  яклап  үлемгә  барабыз  без?  Әниеңне  мал  ташый  торган  сасы  вагонга  бикләп  туган  туфрагыңнан  сөргенгә  куучыларны  яклапмы?»  Автор  М.  Майнагашев  уйлары  аша  сугышның  ачы  хакыйкать  икәнлеген,  чынбарлыкка  каршы  тору  яисә  юану  табу  мөмкин  түгеллеген,  чарасызлыкны  белдерә:  «Ә  яшәү  киләчәктә  дә,  үткәндә  дә  түгел.  Үткән  гомер  үлгән,  ул  җансыз.  Киләчәккә  әле  җан  кереп  җитмәгән.  Чын  яшәү  —  шушы  мизгелдә,  безнең  шушы  сулышыбызда.  Ул  туктаусыз  кими  тора.  Ә  кимүне  туктатырга  бернинди  чара  юк.  Шушы  чарасызлык  тизрәк  киләчәккә  элдертергә  яисә  үткән  көннәр  артына  посып  юанырга  мәҗбүр  итә».  М.  Ялчинскийның  һәм  М.  Майнагашевның  хакыйкатьне  яклау  батырлыгы  турындагы  уйлары  —  авторның  бу  проблемага  үз  карашы,  үз  мөнәсәбәте.

“Ул көнне Сәйрин Сәләховичны иртәнге сәгать дүрттә уяттылар”. Биредә дүрт саны бөтенлек мәгънәсенә ия. Ягъни Сәйрин бөтен, камил зат дигәнне белдерә.

Исән  әйләнеп  кайтуга  ышаныч  егетләрнең  әниләре,  дуслары,  Разия  сүзләре  буларак  яңгырый.  Сәйрин  әнисенең  улы  кайтуга  тайпылгысыз  ышанычы  фаҗигане  тагын  да  көчәйтә:  «Синең  исән  калуыңа  шулкадәр  сөенәбез.  Сиңа  озын  гомер  теләп  кылган  догаларымны  Аллаһы  Тәгалә  кабул  итте,  күрәсең.  Инде  кайтуыңны  көтә  башладык.  Турай  базарына  барып,  ике  каз  алып  кайттым.  Икесен  дә  каклап  асып  куйдым.  Синең  кайтуыңны  көтәләр,  ризык  итәргә  язсын  иде»

“Яктыра башлаганда тугыз самолеттан торган эскадрилья фронт сызыгы өстеннән үтте. Кызарып кояш чыкты ”

Тугыз – ир-егетнең көчен, куәтен ачыклап килә.

Кояш – зур көч билгесе булып тора. Биредә ир-егетләрнең көченә бәя бирелә.

Фәлсәфи  проблема  «барон  утарында  кызгылт  базальт  таштан  салынган  биек  йортта»  яшәешнең  өч  катламы  булу  турындагы  эпизодта  дәвам  иттерелә.  Дүрт  манаралы,  нык  диварлы,  төрле  төстәге  борынгы  пыяладан  җыелган  тар  һәм  биек  витраж  тәрәзәле  урта  гасыр  ядкәре  булган  сарай  деталенә  автор  буыннарны  тоташтыручы,  үткән  белән  бүгенгене  сәбәп-нәтиҗә  бәйләнешләрендә  аңларга  мөмкинлек  бирүче  мәгънәсен  йөкли.  Утарда  көнитешнең  бәйрәм,  кунаклар,  көндәлек  һәм  хезмәтчеләр  катламына  караган  өлешеннән  тыш,  дүртенчесе  —  астыртын  яшәеш:  яшерен  мәхәббәт,  яшерен  дуслык,  яшерен  явызлык  дип  аталганы  бар.  Шәхеснең  үз  хакыйкате  бу  өлештә  яшәеш  фәлсәфәсен  дәүләт  сәясәте,  хакимият  мәнфәгате  белән  бәйләп  куя.

“Йөгерә торгач, Сәйрин инеш ярына килеп чыкты. Инешнең теге ягында сирәк түмгәкләр каплаган сазлык иде.”

Инеш – су – яшәү чыганагы.

Сазлык – үлемгә китерүче символик образ. Димәк, бу сүзләр кешенең гел яшәү һәм үлем арасында торуын аңлата

Идеологияне  тәнкыйтьләү  —  повестьның  лейтмотивы.  Бу  мотив  сугышны  тудыручыларга  нәфрәт  буларак  та,  табигый  яшәү  тәртипләрен  бозучыларга  кизәнү  буларак  та  даими  яңгырап  тора.  Сарайның  купшы  матурлыгын  сурәтләү  аша  әдип  буйсындыру,  коллыкка  төшерү  сәясәтенә  бәя  бирә:  «Сокланасың  килә...  Кемнәр  салган  бу  сарайны?  Җиңүчеләр!  Җиңелеп  тапталган  мескен  халык!  Һәрхәлдә,  җиңелүчеләр  түгелдер.  Гадәттә,  алардан  зиндан  салдырталар.  Җиңелгән  халык  буйсынырга  тиеш.  Буйсыну  булган  җирдә  төрмәгә  ихтыяҗ  туа.  Мөнәсәбәтләрнең  иң  авыры  —  буйсыну».

Совет  системасында  тәрбияләнгән  кешенең  күңелендәге  идеологиягә  беркатлы  ышаныч  белән  чынбарлыктан  курку  каршылыгы  тудырган  тотрыклы  драма  совет  солдатларының  идәндәге  шәүләдән  куркып,  ак  буяу  белән  язылган  кызыл  комачны,  «Сталин  лачыны»  гәзитен  күргәч  шатланулары  вакыйгасында  бирелә.  Разиянең  фаҗигасе  —  буйсындыруга,  саф  күңелле  яшь  кыздан  шымчы  ясарга  омтылышның  ямьсез,  чирканчык  нәтиҗәсе.  Чакыруны  алуга  карусыз  ризалашкан  Разияне  аклап,  автор  проблеманы  милли  мотивлаштыра:  «Рәсми  кәгазь  татар  милләтеннән  булган  кешегә  каршылык  күрсә­тергә  юл  калдырмый.  Мондый  буйсынуга  без  гасырлар  буе  колониаль  шартларда  яшәгәнлектән  күнегеп  беткәнбез.  Куркып  буйсыну  белән  генә  чикләнеп  калмый  мескен  татар.  Аның  хакимияттән  дер  калтырап  торуы  тарихи  тәкъдиргә  Казан  ханлыгын  югалтканда  коелган  каннарга,  җимерелүләргә,  күп  гасырга  сузылган  чукындыруларга,  лашманчылыкларга  барып  тоташа».

“Як-яктан шыбырдап күбек күбек күтәрелә. Яында гына бака кычкырып алды.  ...Сәйрин йомшак түмгәкләрне кысып кочаклаган.”

Күбек – бер мизгел, хыял.

Бака – Египет алиһәсе символы, ул бала табучыларга ярдәм итүче булып тора.

Түмгәк – яшәү чыганагы . Биредә  үлемнән коткаручы символ булып тора.

Автор  сәясәткә  карашын  Сәйриннең  фикерләре  аша  трагик  пафос  белән  укучыга  җиткерә:  «...сугыш  өчен  үстерәләр  әниләр  безне,  сугышка  җибәреп  юк  итәргә  яралган  дәүләт  өчен  үстерәләр  безне  әниләр»Шулай  ук  Евдокия  Семеновнаның  Разиягә  җирле  халык  тарихы  турында  сөйләве,  М.  Майнагашевның  укытучысы  Николай  Юльевич  Бадерның  якут  халкы  турындагы  фикере  мәдәни-иҗтимагый  мәсьәләне  милли  проблема  белән  бер  яссылыкка  куя.  «Якутлар  шикелле  чыдам,  гадел  халыкны  бүтән  белмим  мин.  Кызганычка  каршы,  сезнең  турыда  язарга  Фенимор  Купер  шикелле  әдип  табылмаган.  Якутлар  Җир  шарының  иң  суык  төбәгендә  яшиләр.  Кышларын  салкыннан  агачлар  чатнап  ярыла,  ташлар  уалып  төшә.  Ә  сез  түзәсез.  Якутлар  арасында  төшенкелеккә  бирелүчене  очратканым  юк  минем.  Шушындый  кырыс  шартларда  яшәү  искиткеч  күркәм  гореф-гадәтләр  тудырган.  Сезнең  халык  гадел,  фидакарь,  киң  күңелле.  Аеруча  бер  бөек  сыйфатыгызны  яратам  мин:  сез  картайганчы  балачак  сафлыгын  саклый  беләсез.  Без  сезне  уку-язуга  өйрәттек.  Хәзер  сез  русча  сөйләшә  беләсез.  Наданлыктан  котылу,  белем  алу  бик  күп  мөмкинлекләр  ача.  Шатланырга  кирәк  иде  шушы  уңышларга.  Ә  мин,  карт  тиле,  уйлап  утырам:  без  биргән  белем,  безнең  тәрбия  сезгә,  якутларга,  яраклымы  икән  соң?  Шушы  сорау  борчый  мине.  Көне-төне  борчый.  Сез,  яшьләр,  ата-бабадан  калган  гореф-гадәтләрегезне  үзләштерә  алмадыгыз.  Алар  сездә  әкренләп  онытылачак,  югалып,  исраф  булып  бетәчәк.  Меңәр  еллар  буе  һәр  буын  мыскаллап  җыйган  хәзинә  югалачак.  Гореф-гадәтләрнең  юкка  чыгуына  куанучылар  да  бар.  Алар  «искелекнең  тамырын  корыттык»  дип  сөенәләр.  Дөрес  түгел  бу.  Табигый  шартларда  гореф-гадәтләрнең  җәмгыять  өчен  файдалылары  гына  кала  килә.  Кирәкмәгәне,  файда-сызы  үзеннән-үзе  юкка  чыга.  Гадәтләрнең  яңасы  барлыкка  килсен  өчен  күп  гасырлар,  бик  күп  гасырлар  кирәк.  Сезнең  буын  һәм  сездән  соңгы  буыннар  тормышларын  әле  чын  гореф-гадәткә  әйләнеп  өлгер­мәгән  вакытлы  кагыйдәләр  нигезендә  корачаклар.  Ул  кагыйдәләрне  кабул  итүчеләр  рухи  бушлыкта  калачаклар.  Куркыныч  хәл  ул  бушлыкта  яшәү.  Бушлыкка  нәрсә  булса  да  тула.  Вакуум  буш  булмый.  Якутларда  начарлык  белән  көрәшү  тәҗрибәсе  юк.  Бозыклыкка  каршы  тору  иммунитеты  юк  сездә...  Бигрәк  тә  аракыга  каршы  тору  тәҗрибәсе.  Аракы  бетерәчәк  сезне,  әгәр  милли  гореф-гадәтләрегезне  саклый  алмасагыз».

Яшәү  матурлыгы  —  милли  гореф-гадәтләрне  саклауда  дигән  мәгънәне  язучы  повестьның  лирик  катламында,  егетләрнең  балачак,  үсмер  вакытларын  искә  төшерүләре  белән  бәйләп  бирә.  С.  Сәлә-ховның  туган  авылы  турындагы  хатирәләре  авылдагы  матур  йола-гадәтләр  —  ит  каклау,  киндер  агарту,  шулай  ук  моңайган  гармун  детале  белән  төгәлләштерелә.  Сәйриннең,  каклаган  казны  рус  малайларыннан  яшереп,  соңыннан  күңел  газабы  кичерүе  үз  табигатеннән  читләшергә  омтылган  татар  егетенең  ялгышы  кебек  бирелә.  Яшәешнең  матурлыгы  гореф-гадәтләр,  йолалар  белән  бәйле  булса,  рухи  бөтенлек,  милләтнең  борынгылыгына  мөнәсәбәт  халыкның  киләчәген  тәэмин  итә  дигән  фикер  әдипнең  үз  яшәеш  фәлсәфәсе,  кредосы  кебек  укыла.  Җәмгыятьтә  хөкем  сөргән  кануннарны  автор  милли  йолаларны  саклаган  гаиләләрдәге  тәртипләр  белән  янәшә  куя,  соңгыларының  хакыйкать  булуын  раслый.  «Өстенлек  итү  —  тынгысыз  тойгы.  Өстенлеккә  омтылу  мәшәкатьле  генә  түгел.  Өстенлек  яулауны  максат  итеп  куйган  шәхесләр,  өстенлек  өчен  сугышучы  дәүләтләр  үзләре  дә  сизмәстән  кешелеклелекләрен  җуялар»,  —  дип  күрсәтеп,  сугышларның  асыл  сәбәбен  аңлатып  карый,  җәмгыятьтә  хөкем  сөргән  тәртипләрнең  нигезен  ачып  сала.

Автор  мәдәни-иҗтимагый  мәсьәләгә  дә  милли  йола-гадәтләргә  мөнәсәбәт  ноктасыннан  басым  ясый.  Татар  гаиләсендә  борынгыдан  килгән  гадәтләрнең  саклануын  язучы  тыныч  яшәүнең  шарты  кебек  раслый:  «Әтисенең  гаилә  белән  идарә  итүе  өстенлеккә  көйләнмәгән  иде.  Аның  һәр  сүзенә,  кылган  эш-гамәленә,  Аллага  ышанган  шикелле,  ихлас  күңелдән  ышаналар  иде.  «Әтиегез  болай  эшләгәнне  ярата...».  «Әтиегез...»  —  иң  катлаулы  мәсьәләне  әнә  шул  сүз  хәл  итә  иде.  Каян  килә  икән  шул  ышану  тылсымы  «әтиегез»  дигән  сүздә?  Әнисенең  төп  бурычы  гаилә  эчендәге  дустанә  мөнәсәбәтләрне,  туган­лык,  татулык  хисен  саклау  иде.  Бу  вазифасын  Сәйриннең  әнисе  сокланырлык  итеп  үтәп  килде.  Шунлыктанмы,  Сәләховлар  гаиләсендә  яшәү  тыныч  һәм  рәхәт  иде.  Шундый  уңайлы  иде  гаилә  куенында  көн  күрү.  Барлык  илләрнең  җитәкчеләрен  бергә  җыеп,  безнең  баскыч  янындагы  тирәк  төбенә  утыртасы  һәм  әни  ясаган  чәйне  эчертеп  карыйсы  иде,  дип,  Сәйрин  юләрләрчә  хыялланып  куйды.  Шуннан  соң  да  җир  йөзендә  гаугалар  калыр  идеме  икән?»  Разия  дә  гаиләдәге  иминлек,  татулык,  тынычлык  өчен  җавап  бирергә  әзер,  намуслы  булуның  үзең  өчен  генә  түгел,  ирең,  балаларың  өчен  дә  кирәклегенә  инанган  кыз.  Автор  бик  үзенчәлекле  борылыш  ясый:  «Җәмгыять  өчен  дә  кирәк  бу  сыйфат.  Разия  соңгы  сулышына  кадәр  Сәйриннең  исеменә  тап  төшермәскә  тырышачак».  Димәк,  халык  язмышы  яшь  кызлар  тәкъдире  аша  үтә,  дип,  язучы  әлеге  фәлсәфи  проблеманы  яңа  бер  яссылыкта  бирә.  Әсәрдә  ир-атның  җан  тынычлыгын  тәэмин  итүче  хатын-кызның  рухи  камиллеге  гаилә  бөтенлегенең  дә  нигезе  итеп  билгеләнә.  Талир  тәңкәнең  борынгы  тавышына  ирләрнең  ызгышуын,  хатын-кызларның  елашуын  каршы  кую  аша  матур  гадәтләрне  үз  иткән  татар  гаиләсе  белән  шуның  киресе  булган  бүгенге  гаиләне  чагыштырып  бәя  бирүе  авторның  табышы  кебек  тоела.

М.  Ялчинский  образы,  аның  әнисе  Сания,  бабасы  Әмит,  сеңелләре  Әсма,  Земфира  аша  автор  татар  әдәбиятында  беренчеләрдән  булып  Кырым  татарлары  фаҗигасе  мәсьәләсен  куя,  димәк,  телне,  милләтне  бүлгәләп  таркатуга,  юкка  чыгаруга  үз  мөнәсәбәтен,  позициясен  белдерә.  «Альбатрос  язмышы»  исемле  публицистик  язмалар  тупланган  җыентыгында  урын  алган  «Телсезләнү:  тамыры  һәм  җимешләре»  дигән  мәкаләдә  әдип  үзен  ул  трагедиянең  шаһиты  итеп  күрсәтә:  «Татар  телен  юкка  чыгару  өчен  ташланган  бомбаларның  иң  көчлесе,  минемчә,  Кырым  татарлары  өстенә  төште:  Ватан  сугышында  каһарманнарча  көрәшкән  тулы  бер  халыкка  сатлыкҗан  мөһере  сугып,  аларны  туган  туфракларыннан  сөрделәр».

Яшәп  килүче  идеологияне  тәнкыйтьләү  Майнагашевның  офицер  дәрәҗәсенә  әһәмият  бирмәве,  сугыш  шартларында  карьера  ясарга  омтылмавы,  тормышны  гади,  табигый  гүзәллегендә  кабул  итүен  кат-кат  искәртү  аша  да  бирелә.  Максим  Майнагашев  табигать  белән  гармониядә  яшәүче  кеше  идеалы  кебек  аңлана.  Халык  фаҗигасе  турында  автор  уйлануларының  Максим  исеменнән  әйттерелүе  дә  очраклы  түгел.  Тормыш  сәхнәсендә  Майнагашев  карьерист  түгел,  ә  гади  зирәк  кеше,  дип  автор  егетнең  яшәешкә  мөнәсәбәтен  яклавын  сиздерә.  М.  Юнысның  идеалы  —  әхлак  һәм  табигать  белән  гармониядә  яшәүче  кеше.

Повестьта  әхлак  мәсьәләсен  төп  критерий  итеп  кую,  табигатькә  соклану,  фаҗига  якынлашканда,  аңа  сыену  турындагы  фикерләр  әледән-әле  кабатлана:  «Без  туганнан  бирле  шушы  җиргә  басып  йөрибез.  Җир  карынына  кереп  тынычланганчы  хәрәкәтләнәбез.  Җир-ана  карамагында  үтә  безнең  гомеребез.  Бер  караганда,  гал-гади  җир,  бары  туфрак  кына.  Очарга  җыена  башлагач,  ул  кинәт  шундый  газиз,  шундый  кадерле  тоела  башлый.  Җиргә  моңа  кадәр  тиешле  ихтирам  күрсәтә  алмавыңа  сабыйларча  үкенеп  газапланасың». 

«Авыр  гасырлар  аша,  гасырларга  сузылган  Рәсәй  золымы  аша  үтеп  безнең  чорга  килеп  җитә  алган  чын  милли  көй  халык  зарын,  аның,  сугыш-ызгыштан  туеп,  тынычлыкка  омтылуын  безгә  сөйли.  Җырлый-җырлый,  елый-елый  җеп  эрләүче  җиткән  кызлар.

Грек  мифологиясендәге  арахналар  шикелле,  гасырлар  буе  күз  яше,  кан  койган  халык  тәкъдирен  эрләгән  җепләре  аша  тасвирлый.  Халык  язмышы  беренче  чиратта  яшьләр  тәкъдире  аша  үтә.  Нәселне  дәвам  иттерү,  ата-бабадан  калган  йолаларны,  гадәтләрне  саклап  тоту  да  аларга  йөкләнгән.  Токым  пакьлеген  саклап  килү  дә  алар  кулында.  Нәселләрнең  дәвамы  кызларның  егетләр  белән  кавыша  алуында.  Ир-егетләр  сугыш  кырында  ятып  кала  килсә,  нәсел  корыячак.  Шәмдәлләрдәге  утлар  сүнәчәк,  ил  өстенә  караңгылык  иңәчәк.  Татар  тәкъдире  бу.  Милләтнең  киләчәге».

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "М.Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна"әсәренә анализ"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Инструктор по волейболу

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 218 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.11.2015 15145
    • DOCX 81.5 кбайт
    • 109 скачиваний
    • Рейтинг: 3 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Исламова Эльмира Халиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Исламова Эльмира Халиловна
    Исламова Эльмира Халиловна
    • На сайте: 8 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 41486
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Концептуальное и методическое обновление дисциплины «Иностранный язык» в условиях реализации ФГОС

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 217 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 506 человек
аудиоформат

Курс повышения квалификации

Современные методы развития навыков эффективного и уверенного общения на английском языке у старших школьников

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 132 человека из 39 регионов
  • Этот курс уже прошли 674 человека

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания немецкого языка с учетом требований ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 404 человека

Мини-курс

Основы игровой деятельности дошкольников: роль игр в развитии детей

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 20 человек

Мини-курс

Эффективная корпоративная коммуникация

8 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Современные инструменты инвестирования и управления затратами

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе