1139462
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 1.410 руб.;
- курсы повышения квалификации от 430 руб.
Московские документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ ДО 90%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО до конца апреля!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности №038767 выдана ООО "Столичный учебный центр", г.Москва)

ИнфоурокДругоеКонспектыН. Дәүлинең "Бәхет кайда була?" шигырен өйрәнү. Разработка урока по татарской литературе для рус. групп

Н. Дәүлинең "Бәхет кайда була?" шигырен өйрәнү. Разработка урока по татарской литературе для рус. групп

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Нәби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигыре

(VIII сыйныфта рус төркеме өчен әдәбият дәресе)

Алсу Абдрахманова, Чистай шәһәре 5 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максаты:

  • укучыларны дөрес, сәнгатьле итеп укырга өйрәтү;

  • укучыларның логик фикерләү сәләтен, сүз байлыгын, хәтерен үстерү;

  • төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру;

  • укучыларда тырышлык, хезмәт сөю сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: Н. Дәүлинең китапларыннан күргәзмә, сүзлекләр, мультимедиа, Power Point презентациясе, физкульминут өчен бию көе, карточкалар.

Дәреслек: Хәйдәрова Р. З. Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен).

Кулланылган сингапур структуралары: ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН, ДЖОТ ТОТС, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, КУИЗ-КУИЗ-ТРЭЙД.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар!

  • Исәнмесез, саумысыз!

  • Кәефләрегез ничек?

  • Кояшлы иртә кебек! Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.

МЭНЭДЖ МЭТ белән эш:

  • Җилкәдәш иптәшегезне сәламләгез!

  • Каршы як иптәшегезне сәламләгез!

II. ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН (бас - утыр) Укытучы әйткән фикерләр белән килешүче укучылар урыннан торып баса.

- Дежур укучы? (Дежур укучы белән сөйләшү)

- Өй эшен эшләгән укучылар.

- Өй эшен укып, тәрҗемә итәргә теләүчеләр? Рәхмәт.

III. Өй эшен тикшерү. Нәтиҗә чыгару.

IV. Дәреснең темасын һәм максатын билгеләү.

Дәреснең темасын һәм максатын әйткәнче, слайдтагы мәкальләрне укып чыгыгыз әле!

Слайдта мәкальләр:

Бәхет теләктә түгел, беләктә һәм йөрәктә.

Бәхет җирдән чыкмас, тирдән чыгар.

Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми – аны эзләп табалар.

  • Бу мәкальләр нәрсә турында? (Бәхет турында)

  • Бәхет – нәрсә ул? (Укучыларның фикерләре тыңлана)

  • Укучылар, бүген дәрестә без “Бәхет – нәрсә ул?” дигән сорауга җавап эзләрбез (2 нче слайд). Безгә Нәүби Дәүлинең “Бәхет кайда була?” шигыре ярдәм итәр. Бу дәресебезнең темасы була (дәфтәргә язып куялар). Дәресебезнең максатын да билгелик:

  1. Шигырьне матур, дөрес, сәнгатьле итеп уку.

  2. Аның эчтәлеген аңлау һәм истә калдыру.

  3. Бәхет” сүзенең мәгънәсен аңлау (дәреснең темасы һәм максаты язылган 3 нче слайд).

V. Актуальләштерү.

- Укучылар, шигырьне укыр алдыннан ДЖОТ ТОТС структурасы

ярдәмендә сүзләрне кабатларбыз. Инструкция:

1) Һәр укучы дүртәр кечкенә кәгазь бите ала.

2) Үткән дәрестә өйрәнелгән “Ясалма исемнәр” темасы буенча сүзләр язарга кирәк.

3) һәр укучы сүзне кычкырып әйтә, кәгазь битенә язып, өстәл уртасына өскә каратып куя. Сүзләр кабатланмасын. Өстәлдә барлыгы 16 карточка була.

2 нче номерлы укучылар башлый.

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН структурасы кулланыла.

  • Ә хәзер, укучылар, шул сүзләрне чиратлап (сәгать теле буенча), дүрт

раунд дәвамында тәрҗемә итегез. 4 нче номерлы укучылар башлый.

Сүзләрне искә төшердек. Шигырьнең эчтәлеген аңлар өчен, яңа сүзләр белән танышыйк.

VI. Cүзлек эше. (Укучылар 4 нче слайдтагы сүз һәм сүзтезмәләрне укыйлар һәм сүзлекләренә язып куялар)

Тирбәлеп талда – раскачиваясь на иве

Йомшап калды – разрыхлилась

Игән – склонил

Тамалар – капают

Пешеп тулган – поспели

Таулар өя – складывает горы

Җиде ят – совершенно чуңой

Азат – свободный

МИКС - ФРИЗ – ГРУП структурасы

Инструкция:

  1. Укучылар бүлмә буенча йөриләр.

  2. Музыка туктагач, укытучы “Катып кал!” дип әйтә. Укучылар туктап

кала.

  1. Укытучы сорау бирә.

  2. Җавапта нинди сан чыгуга карап, укучылар шуның кадәр төркемләп

баса.

Сораулар:

  • Шигырьнең исемендә ничә сүз? (3)

  • Бәхет сүзендә ничә иҗек? (2)

VII. Шигырь өстендә эш.

  1. - Укучылар, автор Н. Дәүли бәхетне кайда күрә? Шигырьне игътибар

белән тыңлагыз! (Укытучы шигырьне укый, аннан соң укучыларның җаваплары тыңлана).

  1. Укучылар шигырьне өлешләп укыйлар, һәр өлештә сүз нәрсә турында

барганын әйтәләр, исем бирәләр, дәфтәрләренә яза баралар:

I өлеш: “Ике дус”.

II өлеш: “Бабайның киңәше”.

III өлеш: “Бакчада эш”.

IV өлеш: “Көзге бакча”.

V өлеш: “Уңыш”.

(Укучылар авырсынган очракта укытучы һәр өлеш буенча өстәмә сораулар бирә: Көн нинди була? Елның кайсы вакыты? Малайларның исемнәре ничек? Алар нәрсә турында сөйләшәләр? Малайлар янына кем килгән? Ул нәрсә дигән? Бабай малайларны кая чакырган? Дуслар нәрсә алдылар? Алар кая киттеләр? Галимҗан белән Илдус бакчада нишләделәр? Алмагач нигә шат? Алмагач нигә башын игән? Нинди ел вакыты җиткән? Алмалар нинди булган? Чал бабай нишли? Ул нинди киңәш бирә?)

VIII. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

КУИЗ – КУИЗ – ТРЭЙД структурасы кулланыла.

  • Ә хәзер, укучылар, шигырь эчтәлеге буенча сез сорау төзеп карагыз. Инструкция:

  1. Һәр укучы кәгазьнең өске өлешендә бер сорау төзеп яза.

  2. Аста, бөкләгән җирдә җавабын яза.

  3. Команда буенча укучылар торып баса, кулларын күтәреп, үзләренә

башка төркемнән пар табалар.

  1. Бер-берсенә сораулар бирәләр. Җавап дөрес булмаса, булышалар,

дөрес булса, мактыйлар. Слайдта мактау формалары бирелә:

Афәрин!

Булдырдың!

Шәп!

Дөрес!

  1. Карточкалар белән алышыналар, бер-берсенә рәхмәт әйтәләр.

  2. Шулай 3-4 тапкыр кабатлана.

IX. Өй эше.

- Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә, 2 нче күнегү (122 б.)- язмача.

X. Йомгаклау.

- Укучылар, кайсы шагыйрьнең шигырен укыдык?

- Шигырь нәрсә турында?

- Ә бәхет нәрсә соң ул?

- Әйе, укучылар, дөньяда иң зур бәхет – үз илеңдә яшәү. Безнең бурычыбыз – тырышып уку, әти-әнине тыңлау, аларны яхшы уку белән шатландыру, зурларга ярдәм итү.

(Укучыларның эшенә бәя бирү, билгеләр кую. Саубуллашу).

Общая информация

Номер материала: ДВ-333476

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе»
Курс «Менеджер по продажам»
Курс повышения квалификации «Формирование компетенций межкультурной коммуникации в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Экскурсоведение: основы организации экскурсионной деятельности»
Курс повышения квалификации «Экономика предприятия: оценка эффективности деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация логистической деятельности на транспорте»
Курс повышения квалификации «Основы построения коммуникаций в организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности экономиста-аналитика производственно-хозяйственной деятельности организации»
Курс повышения квалификации «Управление финансами: как уйти от банкротства»
Курс профессиональной переподготовки «Организация менеджмента в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Риск-менеджмент организации: организация эффективной работы системы управления рисками»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности специалиста оценщика-эксперта по оценке имущества»
Курс профессиональной переподготовки «Организация системы менеджмента транспортных услуг в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Эксплуатация и обслуживание общего имущества многоквартирного дома»
Курс профессиональной переподготовки «Управление корпоративной информационной безопасностью: Администрирование и эксплуатация аппаратно-программных средств защиты информации в компьютерных системах»

Благодарность за вклад в развитие крупнейшей онлайн-библиотеки методических разработок для учителей

Опубликуйте минимум 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Сертификат о создании сайта

Добавьте минимум пять материалов, чтобы получить сертификат о создании сайта

Грамота за использование ИКТ в работе педагога

Опубликуйте минимум 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Свидетельство о представлении обобщённого педагогического опыта на Всероссийском уровне

Опубликуйте минимум 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Грамота за высокий профессионализм, проявленный в процессе создания и развития собственного учительского сайта в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Грамота за активное участие в работе над повышением качества образования совместно с проектом "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Почётная грамота за научно-просветительскую и образовательную деятельность в рамках проекта "Инфоурок"

Опубликуйте минимум 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную почётную грамоту

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.