Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Н. Фәттах "Ител суы ака торур" (8 нче класс)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Н. Фәттах "Ител суы ака торур" (8 нче класс)

библиотека
материалов

Тема. Нурихан Фәттах "Ител суы ака торур" романын уку һәм анализлау.

I.  Дәреснең максатлары:

1. Фәнни максат: Әдәби әсәрдә чагылдырган җирлек буларак, Идел Болгары тарихы һәм мәдәнияте турындагы белемнәрне тирәнәйтү һәм системага салу.

2. Коммуникатив максат:  Әсәр геройларында чагылдырылган халкыбызның матур әхлакый сыйфатларын күзәтү һүм нәтиҗәләр ясату, уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

3. Тәрбияви максат: Милләт тарихына кызыксыну уяту, милли горурлык сыйфатлары тәрбияләү.

II. Бурычлары:

1. әсәрнең сюжетына, эчтәлегенә игътибарны юнәлтү;

2. бабаларыбызның гореф-гадәтләре хакында сөйләү, бүгенге көндә дә сакланып килгәннәрен билгеләп үтү;

3. әсәрдәге геройларның характеры турында мәгълүмат бирү.

III. Принциплары:

1. дидактик принциплар: фәннилек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы;

2. лингивистик принциплар:  бүлекара бәйләнеш принцибы;

3. гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик принциплар.

4. хосусый методик принциплар:  чагыштырма принцип.

IV.  Укыту ысуллары: репродуктив, өлешчә эзләнү принцибы.

V. Укыту алымнары:  укытучы сөйләме, сорау – җавап, әсәргә максатчан анализ ясау, сүзлек эше.

 VI. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату дәресе.

VII. Җиһазлау: Дәреслек (8 нче сыйныф өчен)

Дәрес планы

I.Оештыру этабы

II.Актуальләштерү этабы

Дәрескә кереп китү максатыннан үткән дәрестә укыган өзекнең эчтәлеген искә төшерү, өй эшләрен тикшереп алу.

III.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы

Укучыларны әсәрнең өченче өзеге белән таныштыру, мөһим урыннарны укучылардан укыту.

IV. Ныгыту этабы

Укыган өзек буенча сораулар бирү, анализлау.

V. Өй эше бирү

Дүртенче өзекне укып килергә, сорауларга җавап бирергә.

VI. Йомгаклау


Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

Укытучы: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле укучылар. Әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Сез үз фикерләрегезне кыю һәм уйлап әйтерсез дип ышанып калам.

II. Актуальләштерү этабы

Укытучы: Укучылар, сез үткән дәрестә нинди әсәр белән таныша башлаган идегез әле? (Н.Фәттахның “Итил суы ака торур” романын укый башладык)

Бу әсәрдә кайсы дәүләт турында сүз бара? (Моннан мең еллар элек булып үткән вакыйгалар – Идел буе татарларының борынгы бабалары булган болгар халкы, Бөек Болгар дәүләтенең үз бәйсезлегеөчен эчке һәм тышкы дошманнарына каршы көрәше сурәтләнә)

Әсәр документальме? (Түгел. Бу – тарихи роман. Тарихи фактларга нигезләнеп язылган.)

Сез дәрестә укыган беренче бүлектә язгы табигать ничек, нинди сүзләр белән тасвирланган? Кояшка, суга, җиргә кешеләрнең мөнәсәбәте нинди? (дәреслекнең 189нчы битендә)

Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кешеләр күк күкрәвен ишеткәч җиргә егылганнар? (Беренче тапкыр күк күкрәгәндә җиргә биле белән ятып тәгәрәгән кешенең биле ел дәвамында һич кенә дә авыртмас дигән ышану яшәгән элеккеге вакытта. Минем дәү әтием әле дә булса шул ырымга ышана һәм яз саен, әсәрдә сүрәтләнгәнчә, җиргә биле белән ятып тәгәри.)

Йолык туеның мәгънәсен ничек аңладыгыз? Хәзер дә аңа охшаш бәйрәмнәр бармы? (Бу бәйрәм яз килүгә, дөньяның яңадан терелүенә шатланып, сөенеп үткәрелә. Без әсәрдә бу бәйрәмнең үткәрелү тәртибе турында белдек. Бәйрәм белән шул замандагы дин – ышану башлыгы Утташ кам җитәкчелек итә. Бу бәйрәмдә хәзерге Нәүрүз, Сабан туй бәйрәмнәренең чалымнары да бар. Ә мөселманнарның Корбан бәйрәмендә корбан чалына.)

Бу өзектә нинди хәл тасвирлана? Күрән би һәм Утташ кам ни өчен шулкадәр борчуга төшәләр? Тотышның ни өчен алай эшләвен аңладыгызмы? “Язык” нәрсә дигән сүз? (Утташ камның Күрән бигә начар хәбәр алып килүе. Ыругның изге җирендә, изге нарат төбендә бер чүмәлә үле бүре өелеп ятуы турында әйтүе. Күрән би белән Утташ камның борчуга төшүенең дә сәбәбе шул, чөнки Акбүреләрдә бүре изге хайван саналган.)

Укытучы: - Укучылар, сез өйдә 194-199 битләрне укып килергә тиеш идегез. Кайсыгыз шушы бүлекнең эчтәлеген сөйләп чыга? (Бер укучы бүлекнең эчтәлеген сөйли.)

Ә хәзер, укучылар, 199 нчы биттәге сорауларга җавап биреп карыйк.

Акбүре һәм Казаяк ыругларының туганлыгын ничек аңладыгыз? Ни өчен Казаяк ыругы Акбүре ыругын үзеннән өстен дип санаган? (Әлеге ике ыруг икесе бер тамырдан – Ак хан дәүләтендәге Ак җылан ыруыннан аерылып чыккан булганнар. Казаяк ыругының Акбүре ыругын үзләреннән өстен дип санауның сәбәбе тарихи вакыйгаларга барып тоташа. Явыз Кара хан яу белән басып алгач Ак хан йорты юкка чыгарыла. Бик күп кешелә,р килмешәккә баш бирмичә, төн ягына күчеп киткәннәр. Шуларның беренчесе акбүреләр булган. Ә Казаяклар Кара ханга ясак түләп, Чулман-суның түбәнендә, уң як ярда торып калганнар.)

Сәүдәгәрләрнең килүе таралып яшәгән ыруглар өчен нигә бик әһәмиятле? (1.Чөнки сәүдәгәрләр илдән илгә, җирдән җиргә йөри һәм алар тирә якта булган яңалыклардан хәбәрдар. 2. Кыш белән, юлларны кар баскач, ыруглар өчен читкә чыгып йөрү мөмкинлеге, җәйге вакыт белән чагыштырганда, азая. Сәүдәгәрләрдән кием, азык кебек кирәк-яракларны алу мөмкинлегеннән тыш, дарулар, дару үләннәре, дәвалану әйберләре дә алып була.)

Кунакларны каршы алу, кунак итү, бүләк өләшү күренешләре нинди гореф-гадәтләр турында сөйли? Казаяклар нинди максат белән килгәннәр? (Әлеге гореф-гадәтләр бүген безнең тормышыбызда да чагыла. Бу кунакны якын күрү, бүләк өләшү күренеше дә шулай ук ыругларның бер берсен якын күрүе, хөрмәт һәм туганлык хисләре турында сөйли. Казаяклар берләшү максаты белән килә. )

“Илме, яумы?” – дип кайчан сорыйлар? (“Нәрсә белән килдегез?” мәгънәсендә)

Укытучы: - Әлеге бүлекне анализлап, карап чыктык. Хәзер алдагы бүлеккә күчәбез.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы

Укытучы: - Алдагы бүлектә без Тотышның характерына хас сыйфатлар белән якыннанрак танышабыз. (Укучылар белән әлеге бүлекне укыйбыз, аңлашылмаган җирләрне аңлатып бирәм).

IV. Ныгыту этабы

Укытучы: - Укучылар, әлеге бүлектә нәрсә турында сүз барганы аңлашылдымы? Әйдәгез хәзер шушы бүлек буенча сорауларга җавап биреп сезнең белемегезне ныгытып алабыз.

Тотышның “юлбасар”, “башкисәр” булып үсүенең сәбәпләрен, эчке кичерешләрен сөйләгез. Ни өчен ул кешеләрдән читләшә? Кайда, ничек үзенә юаныч таба, кая омтыла? (Моның сәбәбе- үги ана тарафыннан кыерсытылуы, кире кагылуы. Аның үч аласы килү көче аны яшьтәшләрен тукмауга, һ.б. явызлыкларга этәрә. Яшьләр белән беррәттән өлкән буын да аны “юлбасар”, “башкисәр” дип йөртә. Ул үзен кыерсытылган дип белә һәм шуңа кешеләрдән дә читләшә. )

Нинди вакыйгадан соң Күрән би Тотышка ышана, аның белән горурлана башлый? (Әтисе Тотышны сату-алуга җибәрә һәм Тотыш биш ай дигәндә чаналарга тире төяп, бер тиенен, бер кешесен, бер этен дә югалтмыйча баеп, олыгаеп кире кайтып төшә.)

Кешеләрнең табигатькә табынулары аларның нинди сыйфатлары турында сөйли? Мәсәлән, аларның яшенле яңгырдан куркулары һәм сөенүләре сезгә танышмы, аңлашыламы? (Бу чорда аларның нинди дә булса бердәм дине булмаган. Төрки халыкларда бер аллалыкның балангычы саналган тәңречелек яшәсә дә, алар барыбер әле мәҗүсиләр булып калганнар.)

Алмыш ханның яу белән килүе көтелмәгән хәлме? Күрән бинең кичерешләрен сөйләгез. Бу урында хикәяләү кем исеменнән алып барыла? (Әйе, көтелмәгән хәл. Күрән бинең чәчләре үрә тора. Куллары, аяклары калтырана башлый. Суларга тыны, уйларга уе җитми. Биредә хикәяләүче – автор үзе.)

Дошман явының таләбенә акбүреләр нинди җавап бирәләр? Кем нәрсә тәкъдим итә? (Утташ кам йолык бирергә тәкъдим итте, Майчан аксакал калын түләү яклы булса, Тотыш Алмыш ханның иң көчле алыбы белән очрашып үч алырга тели.)

V. Өй эше бирү

Укытучы: - Укучылар, Сезгә өй эше итеп алдагы өзекне, ягъни 208-218 битләрне укырга бирәм. Өзекнең ахырындагы сорауларга да җавап әзерләп килегез.

VI. Йомгаклау

Укытучы: - Хөрмәтле укучылар, бүгенге дәресебез ахырына якынлашты. Әйдәгез, дәресне йомгаклап нәтиҗә ясыйк. Без бүгенге дәрестә Нурихан Фәттахның кайсы әсәрен өйрәндек инде? (“Итил суы ака торур”)

Сез бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди дә булса кызыклы мәгълүмат, яңалык ала алдыгызмы?

Без бу әсәрне өйрәнүне киләсе дәрескә дәвам итәрбез. Әсәр, ягъни өй эше буенча сорауларыгыз юкмы? Сорауларыгыз булмаса, бүгенге дәрес тәмам. Сау булыгыз!



5



Автор
Дата добавления 25.01.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1655
Номер материала ДВ-377665
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх