Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Н. Гыйматдинованың "Күңел" хикәясенә анализ үрнәге

Н. Гыйматдинованың "Күңел" хикәясенә анализ үрнәге

Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Нәбирә Гыйматдинованың “Күңел” хикәясенә анализ үрнәге


Галимова Ф. А. – Түбән Кама педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Н. Гыйматдинова - реаль һәм ирреальлекнең бөтенлеген тудыру омтылышы ясаучы; бу тормыш һәм теге дөнья, яшәү һәм үлем, кешенең дингә мөнәсәбәте, тормыш мәгънәсен экзистенциаль яссылыкта, чиктәш халәттә эзләү юнәлешен сайлаган язучы. Аның иҗатында эш-гамәлләр геройның хис-кичерешләре белән мотивацияләнә. Үзәк герой сурәтләнеше һәм аның характеры - язучы өчен төп материал [2, 414.]. Әлеге фикерләр аның “Күңел” хикәясендә дә раслана.

Әсәрнең жанры – реаль тормыш вакыйгасын сурәтләгән хикәя. Хикәядә бер көн эчендә, якынча сигез-ун сәгать аралыгында булган бер вакыйга сурәтләнгән. Бу вакыйга бер урында, Кәшәрле авылында Миңҗамал апаларда бара. Әсәрдә геройлар аз. Вакыйга, урын берлеге, вакытның чикләнгәнлеге, тема һәм проблеманың, идеянең берлеге әсәрнең хикәя булуын раслый. Әсәрдә кеше күңелендәге хисләр өермәсенең сурәтләшен искә алып, әсәрне психологик хикәя дип атасак ялгышмабыз.

Сюжет-композициясе – әсәр бер вакыйгадан, ягъни бер сюжет сызыгыннан гыйбарәт.

Экспозиция. Иртән торып, Кәшәрле базарына дип әзерләнеп, Минһаҗ җиккән ат белән чыгып китү.

Төенләнеш. Базарга түгел, ә Минһаҗ абыйны Миңҗамал апа белән таныштырырга бару ачыклану. Кыз күңелендә туган каршылык менә шушында беренче тапкыр чагыла ( Минһаҗдан тавыклар да куркып кача! Ә ул кемне кемне, шундый чибәр апаны аңа димли.)

Вакыйгалар үстерелеше. Барганда Мәдинә апаның Минһаҗга Миңҗамал апаны мактавы, хәтта вафат булган хатыны Сәлимә белән чагыштырып күрсәтүе. Очрашу, Миңҗамал апа йортында булган вакыйгалар. Минһаҗ абыйның риза булгандай канәгатьләнеп эшләп йөрүе.

Кульминацион нокта – Минһаҗның гармунда уйнап җибәрүе. Кызның күз Минһаҗ абыйның күзләренә төшүе. “Кылый күзләр тынгысызланып әрле-бирле каранмыйлар, ә бер ноктага текәлеп, уйчанланып калганнар иде. Андагы хәсрәтне, андагы өзгәләнүне, юк-юк, мин сүз белән генә сөйләп бирә алмыйм, көчем җитми, тамак төбемә каты төер бөялә... Аннан соң мин аны аңлый да алмыйм. Бу минутларда, бәхетеннән исерер кеше моңланып утырсын! Янында шундый сылу, шундый сөйкемле хатын барлыгын да тоймыйча, үзен ятим сизсен, ди.”

Чишелеш. Кыз белән Мәдинә апаның, эшнең барып чыгуына инанып, Минһаҗ абыйны Миңҗамал апаларда калдырып кайтырга җыенулары. Шул арада Минһаҗ абыйның арбага менеп басуы һәм, атны бар көченә чаптырып, авылларына алып кайтып китүе. Кызның Миңҗамал апаны кызгануы.

Образлар. Әсәрдә төп 4 образ бар: хикәяне сөйләүче кыз, аның әнисе, яучы ролен башкаручы – Мәдинә апа, Минһаҗ һәм Миңҗамал. Эпизодик образ – Сәлимә.

Мәдинә апа. Тормышны инде күп кичергән, ир һәм хатын мөнәсәбәтләрен яхшы аңлаучы, бик сабыр, төгәл, ярдәмчел, кешеләрне аера белүче, яхшы күңелле ир хатыны.

Миңҗамал. Әсәр башында автор бу образга сыйфатламаны кыз һәм аның әнисе сәйләве аша, аннан соң аның тормышы, үз-үзен тотышы, эш-гамәле яшәеше аркылы ача. Ул – бик матур, чибәр, сөйкемле, уңган, азып-тузып йөрмәгән, күршеләре белән тату яшәүче, пешеренергә, юарга, җыярга яратучы, эшкә җитез, тәмле телле, уңган куллы, кунакчыл, беркатлы, риясыз, ир назына, ир кеше хезмәтенә сусаган, тулы бәхеткә лаек, автор язганча, ир җанлы хатын. Миңҗамал Минһаҗны, ямьсезлегенә карамыйча, ә ир кеше буларак, ничек бар шулай, сөенеп, күктән төшкән бәхете итеп кабул итә.

Минһаҗ. Җиде ел элек хатынын җирләгән, ләкин үз хатынын, нинди булуына карамастан. чын күңеленнән яраткан, хөрмәт иткән, гомере буена аны онытмаган ир-ат. Әсәр башында ул, кыз сурәтләвенчә, бик ямьсез, кылый күзле, аз сөйләшүчән, гәүдәгә олы, тупасрак, килбәтсезрәк, кияү була алмастай кеше буларак бирелә. Соңга таба бу ямьсезлек бөтенләй юкка чыга диярсең. Чөнки ул үзен бары уңай яктан гына ача. Оялчанлыгы, кушканны көтмичә, үзе белеп эш эшли белүе, уңганлыгы, гармунда оста уйнавы, үтә дә моңлылыгы, серлелеге, уйчанлыгы кызны да һәм укучыны да үзенә тартып тора. Миңҗамал апа да аның менә шушы сыйфатларын күреп үз иткәндер, мөгаен. Минһаҗ – бәхеткә лаек ир-ат. Ул Миңҗамал янында калса, бик бәхетле булыр иде, әлбәттә. Әмма бу тышкы, күренеп торган бәхет кенә булыр иде. Бу бәхетнең үз хатынына хыянәт бәрәбәренә булуы, аны үзенчә бәхетсез итәр иде кебек. Бер яктан уйласаң, бу инде хыянәтме?! . Минһаҗ - тышкы яктан бик матур булмаса да, эчтән шундый матур, саф, гүзәл кеше. Күңеле матур, тирән, төпсез аның. Әсәр азагында аның өйләнмәве, ялгыз яшәве турында хәбәр ителә, ләкин бу аның үзе сайлаган язмышы. Дәрес, шундый уңган хатын янына барып та, хатын-кыз тарафыннан тулаем кабул ителеп тә, аны бәяли алмавы, ризалык билгеләре күрсәтеп, кинәт кенә кире уйлавы, Миңҗамалга тирән кичерешләр, тетрәнү, кимсенү “бүләк итүе”, яучы буларак барган Мәдинә апаның Миңҗамал каршында гаепле калуына, моннан соң оялып яшәвенә дә сәбәпче Минһаҗ. Әсәрдә бу образ тыйнак сурәтләнеш алса да, чөнки ул үзе башлап сөйләшми, артык бер нәрсә дә эшләми, ул актив герой түгел, аны ияртеп алып киләләр, аның турында сөйлиләр, аны күзәтәләр, аның өчен уйлыйлар да хәтта, шулай да бу образ турында бәхәсләшергә, уйланырга була. Автор тарафыннан бик оста гәүдәләндерелгән образ – Минһаҗ.

Кыз. Бик яшь, әле тормышны күрмәгән, кешеләрне, әйләнә-тирәне тышкы кыяфәтләре, күренешләре белән генә кабул итә торган, әле зурларча төптән уйлап хәл итәргә үсеп, җитлегеп җитмәгән, шулай да акыллы, тыңлаучан, ярдәмчел, бик тә күзәтүчән, сизгер, чиста, саф кыз бала. Ул олылар тормышын читтән күзәтеп торучы. үзе булдыралган кадәрле анализлап, нәтиҗә чыгаручы, яки бик күп вакытта теге, я бу вакыйгадан киресен, гадәттә начарны көтеп, яхшыны күрүче, аңа тап булучы, үзенең дөрес уйламаганына инанучы образ. Укучы алдына ул тормышны өйрәнүче герой буларак килеп баса. Автор аңа тормышта булган бер вакыйганы бәян итәргә тапшырып бик дөрес эшләгән. Чөнки кызның сафлыгы, чисталыгы, беркатлылыгы вакыйганы тагын да дөресрәк, томышчанрак итеп тасвирларга мөмкинлек ачкан. Әсәрдә мондый юллар бар: “ Безнең дүртебезгә дә рәхәт иде. Үз гомеремдә мин беренче мәртәбә шундый иртә күрдем. Беренче мәртәбә, кешеләр өчен сөенеп, шатлык кичердем”. Кеше бәхете өчен сөенә алу кызның кешелекле икәнен күрсәтеп тора. Шушы яшь кенә кыз гармун уйнаган Минһаҗның күзләреннән аның эчке кичерешләрен аңларга тырыша, тормыш тәҗрибәсе булмау гына аңа Минһаҗның ни уйлаганын башкаларга әйтеп бирергә комаучаулый. Әсәрнең соңында Миңҗамал апаның халәте дә кыз образы аша бик оста бирелә. “Ат җан-фәрманга чаптырып киткәндә, мин яланаяк килеш капка төбенә йөгереп чыккан Миңҗамал апаны күреп калдым. Чибәр апа: “Ялгызымны калдырма, алып кит! Минһа-аҗ!” – дигән сыман, туктатырга теләп, кулларын безгә табан сузды, ләкин туктата алмаячагын аңлагач, хәлсезләнеп, капка баганасына сөялде. Аны кызганудан мин куырылып төштем”. Күргәнебезчә, автор кыз кичерешләре аша башкаларның да хис-кичерешләрен, эчке дөньяларын ачуга ирешкән, тормыш вакыйгасын самими кыз бала образы аша бәяләгән. Билгеле, сәйләүче кызның бу вакыйга шаһиты булуы, аның тормышында бик зур дәрес булачагын да әйтеп китәргә кирәк.

Сәлимә. Минһаҗның вафат хатыны. Коры, көнозын биләмдә йөрергә яратучы, иренең кадерен белмәүче, пешеренергә, юарга яратмаучы хатын булган. Шулай булса да, Минһаҗ аны бик яраткан.

Хикәядә символик образлар да бар. Мәсәлән, капка баганасы. Татар әдәбиятында капка баганасы ир заты мәгънәсенә, көчлелек, тазалык мәгънәләренә дә, чик мәгънәсенә дә ия. Ялгыз хатын-кызга килгән ир-атлар капка баганасыннан үтәргә тиеш булмаганнар, әгәр үтсә хатын-кызның яман аты чыккан. Бу хикәядә дә Миңҗамал, чарасызлыктан, капка баганасына сөялеп кала. Капка баганасы аның иң соңгы таянычы.

Әсәрдә күтәрелгән проблема. Кеше бәхете мәсьәләсе, ялгызлык.

Тема. Әсәр нәрсә турында соң? Әсәр гади кешенең тормышы, кеше күңеле, психологиясе, хыянәт һәм тугрылык, ахыр чиктә, мәхәббәт турында.

Идеясе. Автор ни әйтергә тели соң? Автор хис-кичерешләрне, зурлар тормышындагы бер вакыйгага бәяне кыз образы аша бирсә дә, әсәрнең төп фикерен инде шактый гомер иткән, тәҗрибә туплаган образга тапшыра. Ул – Мәдинә. Мәдинә: “ Әй бу адәм күңелен, төпсез дәрья икән!”

Әсәрнең сәнгатьчә эшләнеше. Хикәя - бер тын белән, бер сулышта укыла торган бик тә гүзәл, күңел кылларын тирбәлдереп уйланырга, хисләр өермәсендә йөзәргә мәҗбүр итә торган әсәр. Әсәр бернинди тасвирламаларсыз, кинәт кенә, хикәяне бәян итүче кызны әнисенең уятуы белән башланып китә. Кыз уяна һәм аның өчен әле билгеле булмаган тормыш башланып киткән кебек. Бу тормыш аңа кызыклы, яңа. Акрынлап әсәргә бүтән геройлар чиратлашып килеп керәләр, алар үз тормышлары белән яшиләр, бу проблемалар алар өчен яңалык түгел, ә кыз иртәнге мизгелләрдән үк өлкәннәр тормышы белән яши башлый. Хикәя кыз тарафыннан үткән заманда хикәяләнә. Кыз сөйләме башка образлар диологы белән чиратлаштырып алып барыла. Геройларның сөйләме аларның характерларына тәңгәл килә. Мәсәлән, Минһаҗ хикәядә тик өч кенә җөмлә әйтә: “Шулаймы?”, “Исән-саулармы?”, “ Ни бит, Мәдинә апа... чагыштырдым да, ни бит... Сәлимәгә җитми бит.” Күргәнебезчә, җөмләләр гади, бер составлы, ким, җыйнак, геройның үзе кебек. Икесе аның сорау җөмләләр, бу геройның баштан ук икеләнүен, әле аның өйләнергә кирәкме, әллә юкмы, дигән сорауның үзе өчен чишелмәгән булуын күрсәтеп тора. Өченчесе инде аның күңелендәге онытылмас хисләр барлыгын күрсәтә.

Калган геройларның сөйләме бай, төгәл, матур, халыкчан. Бу да аларның характерларын ачып тора, чөнки аларның барысы да чиста күңелле, яхшы кешеләр.

Автор фразеологик әйтелмәләрне бик оста, еш куллана. Мәсәлән, үкчәсенә ут кабу, телеңне салындыру, антлар итү, тел белән алдыру, күз буяу, җелек кибү, санлап яшәү, үз колакларыңа ышанмау, юл тоту, азып-тузып исем чыгару, өмет чаткылары кабыну, биләмдә йөрү, аяз көнне яшен сугу, теле кору, һ.б.

Төрле формадагы чагыштырулар да бик еш очрый: кияү егетләре кебек ак күлмәгенең изүен ачып җибәргән; елмаерга тырышкан кебек булды; сәнәк җәпләредәй озынча бармаклары; базар умарта оясы кебек гөҗли иде; кәләшенә бер багарга тилмергән кебек, Минһаҗ абый дилбегәне әни өйрәткән урамга таба тартты; хәрәкәте килешле дә, серле дә, гүя ул токмачлы аш куймый, савыт тутырып үзенең соңлаган кайнар мәхәббәтен китерә, һ.б.

Әсәр эпитетларга да бик бай: әче таң, килбәтсез кеше, зәңгәр тәрәзәле өй, зәңгәр капкалы йорт (символик мәгънә салынган), коры Сәлимә, кайнар мәхәббәт, гөнаһсыз елмаю, һ.б.

Антонимнарны (елмаюы ничектер ыржаюга охшый, җүнсезен дә җүнле күреп, бәхет сагыштан көчлерәк, һ.б.), синонимнарны (шундый сылу, шундый сөйкемле хатын; дәшмәде дә, тиргәмәде дә, юл буе сүзсез кайтты; һ.б.) күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне (әни артына постым (“постым”сүзе үзе омоним ), төртелмәде, күңелләр очынып китте, карачкысын (сүз Минһаҗ турында бара), һ.б.), диалекталь сүзләрне (ызба, узмагаек, җүнләп, җәлт, рәешкә ярый, һ.б.), төрле алынма сүзләрне (ыржаю, жәлләп, оҗмах, ахирәт, өстәл, Алла, ролен, һ.б.), искергән сүзләрне (ләгән, багарга) һәм башкаларны әсәрдән табарга мөмкин.

Халык әйтемнәре дә хикәядә үз рольләрен үтиләр. Мәсәлән, агасы сулар аккан, китәсе кайгылар киткән; ризыклы йорт, ризыклы; учагында ут сүнми; адәм күңеле төпсез дәрья.

Авторның такмак жанрын кулланганын да искәртеп китәргә кирәк.

Ялгау алымы – Нишләптер әни дәшмәде. Дәшмәде дә тиргәмәде дә, юл буе сүзсез кайтты; ... Минһаҗ абыйның күзләренә карадым, карадым да... сәерсенеп куйдым.

Әсәрдә риторик өндәү җөмләләр бик күп. Алар хикәянең тәэсир көчен арттыралар.

Әдәбият исемлеге

  1. Гыйматдинова Н. Күңел / Н. Гыйматдинова. Бер тамчы ярату. – К.: Тат. кит. нәшр., 2006.

  2. Заһидуллина Д. Соңгы еллар прозасы / Хәзерге татар әдәбияты / Ред. Н.М. Вәлиев, Д.Ф. Заһидуллина, - К.: Мәгариф, 2008.



Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy

Автор
Дата добавления 06.11.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров228
Номер материала ДВ-129373
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх