Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / На Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел".Портфолио. Научно-методическая деятельность

На Всероссийский конкурс мастер-класса учителей родного языка и литературы "Туган тел".Портфолио. Научно-методическая деятельность



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Иностранные языки

Поделитесь материалом с коллегами:



Фәнни-методик эш















I:\дипломы\сообщ.png


I:\дипломы\факул.png






I:\дипломы\прошк.png





Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы

Өзлексез белем бирү һәм мәгарифне үстерү институты

Аксубай гимназиясе” муниципаль белем бирү учреждениесе




Туган як материалларына нигезләнеп төзелгән

дидактик күнегүләр җыентыгы

(Рус мәктәпләренең 5-11нче сыйныфларында укучы

татар балалары өчен)





Башкарды:

татар теле һәм

әдәбияты

укытучысы

Гөләндәм Исрафил

кызы Галиева


2008





Аңлатма язуы



Уку-укыту эшчәнлеген без Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы раслаган программа, дәреслекләр нигезендә алып барабыз. Ләкин белем бирү эшен планлаштырганда һәр укытучыны уйланырга мәҗбүр итә торган бер мәсьәлә бар: бу – милли төбәк компоненты. Укытучы программада урын алган материаллардан тыш, укучыларда үз туган ягы белән кызыксыну уяту, күренекле якташларының эшчәнлеге белән танышу,алар белән горурлану хисе дә тәрбияләргә тиеш.

Бүгенге көндә җәмгыять укытучылардан яшь буынның мәктәптә алган белемнәрен гамәли тормышта урынлы, максатчан куллана белүенә ирешүләрен таләп итә. Тормыш белән бәйләнеш исә, иң беренче чиратта, туган нигез, туган йорт, туган як төшенчәләре аша күз алдына килә. Соңгы вакытларда белем бирү йортлары тәҗрибәсендә төбәкнең халык авыз иҗаты җәүһәрләрен җыйнау, классификацияләү белән бергә, анда туып-үскән күренекле шәхесләрнең, әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең тормыш юлын, иҗади эшчәнлеген җентекләп өйрәнүгә җитди әһәмият бирелә башлады. Туган якны өйрәнү укучыларның тормышка карашларын киңәйтеп, төрле фәннәрдән алган белемнәрен баетып, тирәнәйтеп кенә калмый, аларга бу белемнәрне җәмгыятьтә файдалы эшләрдә кулланырга юнәлеш бирә. Ул турыдан-туры күзәтүләр алып бару, чынбарлыкны киңрәк аңлау, балаларда дөньяга караш формалаштыру өчен киң мөмкинлекләр ача. Бу җитди эшне системалы рәвештә, һәр яктан уйлап оештырганда, укучының сәләте, мөстәкыйльлеге арта, инициативасы ныгый. Әлеге эш шулай ук укытуның фәнни дәрәҗәсен үстерүдә дә әһәмиятле роль уйный. Белем бирү процессында милли төбәк компоненты материалларын куллану балаларны тарихи, әдәби истәлекләрне саклау эшенә җәлеп итү ягыннан да отышлы. Гомумән алганда, укучыны заман таләпләренә туры килердәй шәхес итеп тәрбияләү юнәлешендә һәрбер укытучы кабул ителгән программадан тыш, җирле материллар белән эшләргә дә бурычлы.

Аксубай төбәге татар әдәбияты һәм сәнгате дөньясында күренекле урын тоткан шәхесләргә бик бай: Г. Гафуров-Чыгтай, Н.Думави, Х.Туфан, Г.Кашапов, Р. Низамова, Н. Гыйматдинова, Ә. Хәйри, Х. Вәлиәхмәтов, Р.Туфитулова, И.Зиннуров... Моннан тыш, киң җәмәгатьчелек арасында үз урынын, үз укучысын тапкан һәвәскәр каләм ияләребез дә шактый(М. Гәйфуллина-Хәбибуллина, Ә.Галиева, Г.Галиева, Т.Леонтьева, Р. Гәйнуллина, Н.Габитов һ.б).Танылган якташларыбызның иҗади мирасын укучыларга җиткерү максатында, югары әхлак сыйфатларына ия булган, кешенең эчке дөньясын сурәтләүче шәфкатьлелек, миһербанлылык, тарихи үткәнебезгә, туган җир, туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияләүче әсәрләреннән өзекләр сайлап алып, дидактик күнегүләр тупланмасы төзедем. Тупланмага шулай ук күренекле якташларыбыз турында башка язучыларның истәлекләреннән, хезмәтләреннән материаллар да урнаштырдым.

Җыентык милли төбәк материаллары нигезендә укучыларның 5-11 нче сыйныфларда уку дәверендә алган белемнәрен тирәнәйтүне, системага салуны, сөйләм һәм язма телне үстерү белән беррәттән, туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү, аның талантлы шәхесләрен өйрәнү, иҗади кызыксынуны үстерү бурычын куя.

Укучыларның яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен, мөмкинлекләрен, үтелә торган материалның катлаулылыгын истә тотып, тупланмада биремнәр индивидуаль-дифференциаль планда сайланды. Югары сыйныфларда биремнәр БРИга әзерләнү юнәлешен дә үз эченә алды.

Тәкъдим ителгән күнегүләрне укытучы, теманы үзләштерер өчен уңай дип тапса, дәреслектә бирелгән күнегүләр урынына да файдалана ала. Аерым текстларны сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру өчен дә кулланырга мөмкин; кайберләрен, мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирү максатында, өй эше итеп бирергә дә була. Биремнәрдән укытучы иҗади да файдалана ала: күнегүләрнең биремен алыштыра, башка төрле өстәмә эш бирә, кайбер күнегүләрне вариантлап яисә аерым укучылардан гына эшләтә һ.б.

Җыентыктагы күнегүләрдән рус мәктәпләрендә генә түгел, татар мәктәпләрендә эшләүче укытучылар да, башка төбәк укытучылары да файдалана ала. Әлеге тупланма районыбыз укытучыларына дәресләрдә милли төбәк компоненты материалларын куллануда файдалы ярдәмлек булыр дип уйлыйм.



5 нче сыйныф



Фонетика

  1. а) Күчереп языгыз, тартык авазларга бер, сузык авазларга ике сызык сызыгыз.

ә) Калын хәрефле сүзләрнең басымын һәм иҗекләр санын күрсәтегез.

б) Калын хәрефле сүзләргә фонетик анализ ясагыз.

Бирмә серне, бул гали – типсен йөрәк зурлык белән!

Булма мәхзүн - сынма төшенкелек белән, хурлык белән!

Бирмә тезгенне кара көчләргә - булма кол кеше!

Бул – батыр! Бул – нык кеше! Бул – хөр кеше!

( Н. Думави.” Син - кеше”)



2. а) Тыңлагыз һәм борын авазлары кергән сүзләрне язып алыгыз.

ә) Борын авазларына характеристика бирегез.

б) Борын авазлары кергән сүзләр белән җөмләләр төзегез.



Ягъмур, яу! Яу! Яу!..

Илгә ачлык килмәсен,

Ачтан халык үлмәсен,

Ваба кебек чирләрне

Һичбер адәм күрмәсен!..

( Н. Думави. “Авыл балаларының ягъмур теләве”)

3. Күчереп языгыз, ирен гармониясе күзәтелә торган сүзләр астына сызыгыз.



Затлы машиналарда узыша-узыша дөнья куган шау-шулы шәһәрнең нәкъ уртасында урнашкан театр сәхнәсеннән ятланган сүзләр сөйли-сөйли, мин еш кына изге догаларымны оныта идем, ләбаса... Хәзер мин иртә-кич балачакта өйрәнгән догаларымны хәтеремдә яңартам, әмма әрнүдән телгәләнгән җанымдагы бушлыкка якты нур коелырга ашыкмый...

(Н. Гыйматдинова. “Тәкъдир”)

4. а) [къ] , [гъ] авазлары булган сүзләрне язып алыгыз.

ә) Әлеге сүзләр белән җөмләләр төзегез.

б) [къ] , [гъ] авазлы сүзләргә мисаллар языгыз.



Дүшәмбе. Көзге яфраклар сыман шыбырдашып , редакциягә хезмәткәрләр җыела. Һәркем, озак-озак күрешмәгәннәр диярсең, бер-берсеннән хәл-әхвәл сораша, тел яза, тузга язмаган нәрсәләр сөйләп көлдерә. Гадәттә, эш иртәсе шулай башлана.

(Н.Гыйматдинова. “Тавык коткарды”)



Лексикология



  1. а) Укыгыз, алынма сүзләрне язып алыгыз.

ә) Гарәп-фарсы алынмалары белән җөмләләр төзегез.



Бронза Тукай

Телнең сакчысыдай

Мәйданнарда басып торганда,

Җәлилләрнең үлмәс җырын илләр

Байракларга язган елларда,-

Өч яшь кеше белән очрашырга

Туры килде миңа Казанда.

Исемнәре: Марго, Зигфрид, Нэрик,

Ягъни : Мәрьям, Фәрит, Нургали...

(Х.Туфан)



  1. Актив һәм пассив сүзләрне билгеләгез.

...Язлар җиткәч, сугыш бетәсен

Салют кыла “сугыш алласы”.

Чү, елама, солдат баласы:

Туплар әйтә әнә, ишетәмсең,

Язлар җиткәч , сугыш бетәсен...

(Х. Туфан. “Гөлләр инде яфрак яралар”)



  1. а) Тыңлагыз, искергән сүзләрне язып алыгыз.

ә)“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән искергән сүзләргә аңлатмалар табыгыз.

б) искергән сүзләр белән җөмләләр төзеп языгыз.



Күңелемә тулган минем

Хиссиятем, шөгурьләремне

бәян иткән минем,

Әй мөхтәрәм шигырьләрем!

Мин риза булмам, мөнәкъкыйть

Булмагыз, вакланмагыз,

Шундый юк-барлар белән

Мактанмагыз, шатланмагыз!..

(Н. Думави. “Әй минем шигырьләрем”)

Сүз төзелеше һәм ясалышы



  1. а) Күчереп языгыз, сүзләрнең тамырларын билгеләгез.

ә) Калын белән бирелгән сүзгә тамырдаш сүзләр уйлап языгыз.



Туган телем минем – булганым,

Армый- талмый яши алганым,

Давылларда җилкәнсез калып та,

Бирешмичә батмый калганым...

(М, Гәйфуллина- Хәбибуллина. “Туган телем минем”)





  1. Бәйләгеч кушымчаларны билгеләгез.



Сандык эчендәге төргәктә

Хатлары бар. Алар исәннәр:

Шинель итәкләрем челтәр-челтәр,

Фашист пулялары тишкәннәр...”



Ятып калды алар чит җирдә,

Тик кылганнар тибрәлә җилдә...

Каберләрен ,бәлки, табарсыз,

Туган җир туфрагын салырсыз.

(Т. Леонтьева. “Сугыш хатирәләре”)



  1. а) Парлы сүзләрне табыгыз.

ә) Әлеге сүзләр белән җөмләләр уйлап языгыз.

б) Парлы сүзләргә мисаллар уйлап языгыз.



Исән-сау диләр әтисен,

Сугышта йөри диләр...

Аңардан никтер сабыйга

Сәлам-хат китермиләр...

(Х. Туфан. “Каеннар сары иде...”)





  1. Тезмә сүзләрне билгеләгез.

Татарстан җөмһүриятенең Аксубай районында Яңа Дума исемле авыл бар. Шул авылда Сибгатулла мулла гаиләсендә 1883 нче елның

19 нчы маенда бер ир бала дөньяга килә. Аңа Нәҗип дип исем кушалар. Үсә төшкәч, малай дүрт ел буе әтисеннән сабак ала...

(Н. Думави. “Агач аяк” җыентыгыннан)



6 нчы сыйныф


Морфология


Исем


  1. Күчереп языгыз, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне билгеләгез.



...Айсылу, тезләрен кочаклап, чирәмгә утырды.

  • Үскәч, кем буласың, Рәсим?

Озын-озак уйлап тормыйча җавап бирдем:

  • Аяклы кеше.

Чынлап та, минем бөтен теләгем, тотынмыйча, таянмыйча, аякка басу иде...

(Н.Гыйматдинова. “Болын патшасы”)



  1. а) Күчереп языгыз, исемнәрнең килешләрен билгеләгез.

ә) Әлеге исемнәрне күплек санда языгыз.

б) Үз сүзләрегез белән төнге күк йөзен сурәтләп бирегез.



Йөзә тулган матур ай күк йөзендә,

Гаҗәп бер серле нур балкый йөзендә.



Шулай иркен, шулай бер серле балкый:

Көмеш сипкән кебек җир өсте якты.



Күмеп ,ул йоклаган җирне көмешкә,

Нигә балкып тора соң ул? Ни эшкә?..

(Н.Думави. “Айлы төн”)



  1. Тартымлы исемнәрне билгеләгез.

Газиз телем минем – булганым,

Беркайчан да җуймый торганым,

Үткәннәргә озатып калыйк әйдә

Язмышларның корбан соравын.



Үлмәс телем минем – булганым,

Онытмады сине улларың,

Сизәсеңме, Җәлил җырларында

Үлмәс дәртең , көчең булганын?

(М. Гәйфуллина-Хәбибуллина. “Туган телем минем”)





  1. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны ялгап языгыз.



Без урыннар... урнаштык. Көчле музыка яңгырады.

Менә зал... Кыш бабай белән Кар кызы килеп керде. Җир... салмак кына кар төшә. Кыш бабай белән Кар кызы кар эчен... әйләнәләр. Алар аюларны, төлкеләрне, Яңа елны чакыралар.Менә зал... ат өстендә Яңа ел килеп керде.

(Р. Низамова. “Бүген мәктәптә бал-маскарад”)

Сыйфат

  1. а) Күчереп языгыз, сыйфатларны табыгыз.

ә) Сыйфатланмышларны табыгыз.

б) Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат белән җөмлә төзегез.

Монысын аңа, үсә төшкәч, әбисе сөйли. “Син, кызым, ишегалдында уйный идең, капкадан ап-ак киемле, ап-ак сакаллы карт керде дә, эчәргә су сорады. Барма, дисәм дә, син аның янына барып бастың.

Карт синең йомшак чәчләреңнән сыйпады. Миңа сәер генә карап:”Бу сабыйны сакларга кирәк,” – диде.Мин өйдән су алып чыкканда ул бабаң юк иде инде.

(Н. Гыйматдинова “Зәңгәр чәчәк”)

2. Күчереп языгыз, асыл һәм нисби сыйфатларны билгеләгез.

Тышта ниләр бар икән:

Юллар зәңгәр кар микән?

Боз тәрәзә алсулана,

Пожар микән, таң микән?

Тышта ниләр бар микән?..

(Х.Туфан. “Илдә ниләр бар икән?”)

3.Күчереп языгыз, сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен билгеләгез.



Урман диңгезен күрәсегез килсә, сез безгә килегез. Ямь-яшел болын булып җәелеп ята ул. Бер очы безнең авыл басуына килеп тоташса, икенче очы ерак офыкларга табан сузыла. Бүген безне әти нәкъ шул

офыклар ягына алып барам, дигән иде. Анда нәни болан балалары бар икән. Үзләре куркак, ди, гел әниләренең итәгенә тагылып йөриләр, ди,

әз генә яфрак кыштырдаса да, колакларын сагайталар, ди.

(Н. Гыйматдинова. “Урман ниләр сөйләр икән?”)


Сан

1.а) Цифрларны саннар белән языгыз.

ә) Тезмә саннарның язылышын аңлатыгыз.

Газиз Салих улы Кашапов 1942 нче елның 21 нче августында Аксубай районы Яңа Үзи авылында туган. Кечкенәдән әти- әнисез калган, әбисе тәрбиясендә үскән. 1957 нче елда мәктәпне тәмамлагач, клуб мөдире булып эшли. 1962 нче елда армиягә алына. 1973 нче КДУ га укырга керә.

(Т. Нәҗмиев истәлекләреннән)


  1. Микъдар һәм тәртип саннарын билгеләгез.

Аксубай районында өч музей: туган якны өйрәнү, Газиз Кашапов, Хәсән Туфан музейлары бай тарихи мәгълүматларга ия. 1996 нчы елда “ Изге чишмә” комплексы ачылды. Яшь буынны тәрбияле һәм белемле итүдә утыз биш мәктәпкәчә учреждение, дүрт комплекс, егерме алты урта мәктәп эшли...

(“Татарстан” журналыннан. - № 6, 2002)


Рәвеш


1.а) Укыгыз, рәвешләрне күчереп алыгыз.

ә) Әлеге рәвешләр белән җөмләләр төзегез.

б) Аларның төзелешләрен аңлатыгыз.


Көчле җил купты, беравыктан чытырдатып күк күкрәде, ялт-йолт яшенләде. Төнге караңгылык тагын да куера төшкәндәй булды. Шомлы тынлык дәвам иткән саен, Мәүләвинең барлык буыннары, аерым сөякләре, кул һәм аяк бармаклары, аларны берәмтекләп суыргандай, җилегенә үтеп керерлек булып сызлый-ватыла иде...

(Г. Кашапов. “Убырут”)


  1. Күчереп языгыз, рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләгкз.

Ераклардан, йөзләп сукмаклардан

Килеп меңнәр һәйкәл каршына,

Еллар саен арта бара торган

Сәламнәрен сиңа тапшыра.

Килер идең

Меңләп сукмаклардан

Килер иртән, килер кичләрдә,

Сәламнәрен чәчәкләре аша,

Гөлләр аша тәкъдим итәргә.

(Х. Туфан. “Чәчәкләр китерегез Тукайга”)


Алмашлык


  1. Алмашлыкларны табыгыз.

Ак яулыклы татар әбиләрен мин хөрмәт итәм. Намазлык өстендә утырган әбием Нәгыймә абыстайны хәтерләтә алар миңа. Яулыклары кебек күңелләре дә ак. Сөйкемле бер әби белән без трамвайда барганда таныштык. Мин аңа урын бирдем, ә ул: “Рәхмәт, балам, сез яшьләр эштә арыйсыз, рәхәтләнеп утырып бар,”- диде. 2нче трамвай маршрутының ике башында да базар, бу карчыкны мин юлда еш очрата башладым. Ул Мөнирә исемле булып чыкты, азык-төлек алырга бик еш кына базарга йөри икән.

(Н. Гыйматдинова.”Әйтелмәгән сер...”)

  1. Алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләгез.


а) Үпкәләмәгез, чәчәкләр,

Өзеп,бәйләм иткәнгә.

Сезнең гомерләрне өзеп,

Үзебез бәйрәм иткәнгә.


Сез, чәчәкләр, хәл итәсез,

Кайчак безнең язмышны.

Еш ишетәсез рәхмәтне,

Я күз яшьле каргышны.

(Ә. Галиева. “Үпкәләмәгез, чәчәкләр)

ә) Бездә дә таң тугандыр,

Инде ул да торгандыр,

Бергә чаклар исенә төшеп,

Күңелләре тулгандыр...

Бездә дә таң тугандыр.

(Х. Туфан. “Илдә ниләр бар икән”)


б) Дөнья мине

Үзгәртте:

Еламаска өйрәтте.

Күлмәк җиңен ертасымы? –

Бәйлисе бар

Йөрәкне.


Сугышлардан замана

Туктап торган арада,

Яраларны ямаштырып

Ята идем

Далада:


  • Кайт!- дип, хатлар килделәр.

Юллар... озын иделәр...

Кайттым.

  • Бусы – алкалары,

Бусы – кабере... – диделәр.


Әгәр тагын килсәләр:

  • Сау! – дип хәбәр бирсәләр,

Вулканнарга керер идем,

Шундадыр ул... дисәләр.


Бирде дөнья кирәкне,

Еламаска өйрәтте...

Кайсыгызның кулы җылы? –

Бәйлисе бар йөрәкне...

(Х. Туфан. “Кайсыгызның кулы җылы?”)

7 нче сыйныф

Фигыль

1.Фигыльләрнең заманнарын билгеләгез.

Шагыйрь, прозаик, балалар язучысы, публицист, фәлсәфәче, әдәбият белгече, мөгаллим, күп кенә дәреслекләр һәм методик әсбаплар авторы Нәҗип Думавиның тормыш юлы һәм дә иҗаты бик тә катлаулы һәм каршылыклы булды. Ул Россия һәм СССР дигән империяләрдә өч революция, өч сугышның шаһите булды, алар алып килгән афәтләрнең авырлыгын үз йөрәге аша үткәрде. Үзе яшәгән чорны Думави “кара җилләр” искән “кара заман” дип атады һәм аны романтик символлар ярдәмендә түбәндәгечә сыйфатлады:

Күп заманнар безнең илгә мәрхәмәтсез өрде җил,

Күп газаплар, күп мәшәкатьләр бер аңардан күрде ил.

(Р.Ганиева. “Н. Думавиның иҗат сәхифәләре”)



2. Фигыльләрне билгесез үткән заманга куеп языгыз.

...Серафим дәдәйнең кайтып ишегалдына керүе, дөресрәге, аның тамак кырганы, йөткергәләгәне ишетелде. Димәк, ялгызы гына түгел ул. Кадермәтов, тиз генә барып, тәрәзәдән читкәрәк басты да, ишегалдына күз төшерде. Тиз-тиз атлап кухня ягына, мич артына керде дә, идән астына төште.

(Г. Кашапов . “Сәмум җиле”)



3. а) Күчереп языгыз, фигыльләрне табыгыз.

ә) Фигыльләрнең төркемчәләрен билгеләгез.

б) Фигыльләрнең тамырларын табыгыз.

Ачылды кинәт гөл таҗы,

Киерелде нәфис кенә.

Йотлыгып чык суын эчте,

Кояш төште керфегенә.


Нигә кояш туры карый,

Беткәнмени башка эше?!”

Үзәгенә таҗның кинәт

Иң кайнар нур килеп төште.


Сихри нурдан алсуланды

Таҗның бөтен тирә-ягы.

Тыны бетеп ул ачылды...

Ал кояштан таң оялды.

(М. Гәйфуллина- Хәбибуллина. “Көн туды”)


  1. Киләчәк заман хикәя фигыльләрне табыгыз.

***

Тауга мендем, йолдызлардан

Карармын, диеп.

Сикереп төштем дәрьяларга

Агармын, диеп.


Озак еллар эзләп йөрдем

Табармын, диеп.

Чәчләреңне җилләр булып

Тарармын, диеп.

(Г. Кашапов)

  1. Фигыльләрнең барлык-юклык төрен билгеләгез.

Унбиш ел бит инде!..

Кайтмый!.. –

Дисез абый иптәшләр.

Нишлим соң мин?

Булмый:

Тимерләргә күңел иләшкән.

Әй син,

Онытылган җыр кебек ерак авыл!

Жулап үттең тагын күңелдән...

Кайтам бүген.

Ләкин

Тарантаста түгел,

Шигырьдә...

(Х. Туфан.“Җырланмаган җырлар турында”)

Хәбәрлек сүзләр


  1. а) Күчереп языгыз, хәбәрлек сүзләр астына бер сызык сызыгыз.

ә) Әлеге сүзләр белән җөмләләр төзегез.

б) Хәбәрлек сүзләрнең җөмләдәге функцияләре турында аңлатыгыз.


Биредә озак туктап торырга ярамый. (Г. Кашапов) Ниндидер

могҗиза ярдәмендә яңадан Гәрәбә диңгез буена әйләнеп кайтырга тиеш. (Г. Кашапов) Алай булса, бик мөмкин. Миңа шуннан артыгы кирәкми дә инде. (Н. Гыйматдинова)


Бәйләгеч сүз төркемнәре

  1. а) Бәйлекләрне табыгыз.

ә) Әлеге бәйлекләр кайсы килешне таләп итәләр?

б) Юнәлеш һәм чыгыш килешләрне таләп итүче бәйлекләргә мисаллар уйлап языгыз.

***

Инде менә нишләргә дә белмим,

Аптырыйм да йөдим.

Читлекләргә япкан арыслан кебек,

Арлы-бирле йөрим.


Тойгыларым янартау шикелле,

Күкрәгемнән ургый.

Кеше затын, ахры, бук дөньяда

Сөю шулай зурлый.

(Г. Кашапов)


  1. Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп языгыз.

***

Шунысы бар: бәхет белән гомер

Тиң булалмый алар беркайчан.

... бәхеткә таңда кырау суга,

... гомергә кинәт “корт” чага.



Әй, тормышның яман гадәтләре!

Кагылмагыз аңа , ярыймы?

Бәхете ... булсын, гомере ...,

... аңа таңнар карыйдыр?

(Г. Кашапов)


Сайлап алу өчен теркәгечләр: бәлки, я-я, дә-дә

  1. Бәйләгеч сүз төркемнәрен табыгыз.


Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, укымасын, күңелнең бер өлеше туган җирендә кала. Күңелнең бу өлеше сине күзгә күренмәгән җепләр белән үзенә бәйләп куя да, туган яклардан төрле хәбәрләр җибәреп, я шатлык диңгезләрендә йөздерә, я кайгы дәрьяларына ыргыта. Сагыну-җирсүләр сине көтмәгәндә-уйламаганда юлга чыгып китәргә мәҗбүр итә. Яланаяк йөргән сукмакларыңнан яңадан бер кат үтү, таныш йөзләр, сагынылган сабакташларың, хыялны еракларга ымсындырып аккан елгаларың, таныш урманнарың белән кабат очрашу күңелләреңне сафландырып җибәрә.

(Р. Сөләйманов.”Әбүгалисина варисы – Якуб Ибраһимов”)


Модаль сүз төркемнәре

  1. Ымлыкларны табыгыз.


  • Айва- аз!

Миңа эндәшәләр.

  • Кем ул?

  • Бу мин – Илдус. Әйдә уйнарга.

  • Тс-с. Әби ишетмәсен.

Капканың артында Илдусның авыр сулап куюы ишетелә.

  • Илдус, иртәгә чыгармын, яме, кызлар белән уйный тор.

  • Фу, кызлар исемен әйтмә әле, тешемә тиеп сызлый башлый.

  • Айваз!

Тагын миңа эндәшәләр.

  • Әү. Кем ул?

(Н. Гыйматдинова. “Хыял”)


  1. Җәяләрне ачып, кисәкчәләрне дөрес языгыз.


Закир (бик) тиз (генә) урыныннан торды да тау читенәрәк килеп колакларын торгызды. Аяк тавышы беткән, чишмә елгасында кем(дер)

кулларын юа иде. Закир акрын (гына) төшә башлады. Закир чишмә янына (да) җитте. Аяк тавышы (да) кузгалып китә башлады.

Закир: “Кем ул? Кил монда, кил (әле) ,“- диде. ”Мин синнән куркам, син (бик) усал,”- дигән тавыш килде.Тавыш әлеге Закирга мәгълүм вә (бик) зарыгып көткән тавыш иде.

(Н.Думави. “Ике мәхәббәт”)


8 нче сыйныф


Җөмләдә сүзләр бәйләнеше


  1. а) Ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләрне табыгыз.

ә) Бәйләүче чараларны күрсәтегез.

б) Өзекнең эчтәлеге буенча фикер алышыгыз.


... Ил өстенә килгән сугыш афәте Туфан гаиләсенең хәлен тагын да авырлаштыра. Өстәвенә, Луизаны берничә мәртәбә театрдан эштән чыгаралар. Эшсезлек аны сеңелесе белән бергә донорлыкка язылырга мәҗбүр итә. Алар тапшырган кан исәбенә 800 грамм ипи бирелә. Моннан балаларына, үзенә, Хәсәненә өлеш чыгарасы. Ул, әлеге икмәкне киптереп, сохари ясый. Шул ризык, иренә барып ирешкәч, аңа чыкмаган җанын саклап калырга булыша...

(М. Зәйнетдинов. “Вулканнарга керер идем...”)



  1. а) Тезүле бәйләнешкә кергән сүзләрне язып алыгыз.

ә) Әлеге сүзләр янында тыныш билгеләре куелышын аңлатыгыз.


Байракларда кырлар, гөлләр исе,

Киемнәрдә юллар тузаны.

Сугышларын, давылларын кичеп,

Узып киттек иске дөньяны.


Туры килде безгә көн итәргә

Гасырыбызның олы юлында,

Чал тарихның әле күрелмәгән,

Ишетелмәгән бөек чорында...

(“Х. Туфан. “Юлдан”)


Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләре


  1. Хикәя җөмләләрне сорау җөмләләргә әйләндереп языгыз.


... Мин Якуб Хәмзә улына сокланам. Ул тормышта, эшендә булган каршылыклар турында җиңелчә елмаеп сөйли. Кайчандыр үзенә аяк чалган кешеләргә үч тотмавы күренеп тора. Аларның һәммәсен күңеленнән гафу иткән инде. Чөнки аның кемгәдер үч саклап йөрергә вакыты юк. Ул баш-аягы белән эшкә чумган. Әмма үз башыңа төшкән авырлыкларны, язмыш корып куйган киртәләрне хәтереңнән тиз генә сызып ташлап булмый...

(Р. Сөләйманов. “Әбүгалисина варисы – Якуб Сөләйманов”)


  1. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен билгеләгез.


...Ярты төндә йөрәге түзмәде Фәридәнең, торып капка төпләренә чыгып утырды. Клубта кино тиз бетә, тиздән Галим дә кайтыр. Әнә, гомере озын булыр, кайта да икән.

  • Галим...

  • Әү! Кем әле бу?

  • Мин, күршең...

  • Фәридә?! Нигә клубка бармадың? Айны саклыйсыңмы?

  • Сакламыйм. Мә!

Кыз төргәк хатларны егеткә сузды.

  • Нәрсә бу?

  • Синең Кәримәгә язган хатларың.

  • Кәримәгә? Ничек синдә алар?

  • Шулай...

(Н, Гыйматдинова.”Хатлар”)


3.а) Укыгыз, сорау җөмләләрне табыгыз.

ә) Сорауны белдерүче чараларны билгеләгез.



***

Хыялларның ниндиләрен генә

Юрамадык,иркәм?

Без кич саен йолдызларга мендек

Синең белән икәү.


Сагышларның ниндиләрен генә

Кичермәдек икән?

Без назлардан һич тә туя алмадык

Синең белән икәү.


Шатлыкларның ниндиләрен генә

Татымадык, иркәм?

Без Җир шарын коча белә идек

Синең белән икәү.


Бүген менә синнән аерылып

Мәңгелеккә китәм.

Без анда да очрашырбыз, бәлкем,

Синең белән икәү.

(Г. Кашапов)


  1. Тойгылы җөмләләрне язып алыгыз.


...Роман кебек күңелле син, юл!

Азмы синдә гомер уздырдым,

Ничә кием чабата синдә,

Ничә кием итек туздырдым!

Роман кебек күңелле син, юл!


Ә син, яңгыр, искә төшермә,

Итегемнең ничек икәнен...

Яланаяк килдем дөньяга,

Шулай гына, бәлки, китәрмен.

Ә син, яңгыр, искә төшермә!

(Х. Туфан “Агыла да болыт агыла”)


  1. Әйтү максаты ягыннан җөмлә төрләрен билгеләгез.

Сандугачка нигә буй- сын,

Нәрсәгә аңа бизәк?

Таңда бер сайрап җибәрсә,

Биш кат өзелә үзәк.


Шагыйрьгә нигә чин кирәк,

Нәрсәгә аңа титул?

Патшалар ятлап алырлык

Шигырьләр яза бит ул.

(М. Кәрим. “Хәсән Туфанга”)


Җөмлә кисәкләре



  1. а) Җөмләләрнең баш кисәкләрен билгеләгез.

ә) Иягә хас үзенчәлекләрне аңлатыгыз.

б) Текстны үз сүзләрегез белән дәвам итегез.


Диңгез гүли дә гүли...

Дымлы җил исә. Яз исләренә манчылган бу дымлы җил куе болытларны мин белмәгән якларга таба куа да куа.

Кояш, иртәнге якта гына бераз күренгән сыман булып алды да, каядыр еракка, салынкы-сүрән болытлар артына кереп яшеренде...

(Г. Кашапов. “Лачын кошка күкләр кадерле”)


  1. Тәмамлыклар астына сызыгыз, төрен билгеләгез.


Мең сандугач мең җыр суза

Мактап Казан каласын.

Үз кылында мәдхиясен

Җырлый татар баласы.


Ни генә юк күңелләрдә,

Ни генә юк теләктә.

Татарлыкка сөенү дә,

Горурлык та йөрәктә.


Кол Шәриф мәчетләрендә

Кычкырып азан укы.

Изге тамчы булып тамсын

Бәйрәм салюты уты.

(М. Гәйфуллина- Хәбибуллина. “Казанда бәйрәм”)


  1. а) Укыгыз, тәмамлыкларны табыгыз.

ә) Туры тәмамлыкларны язып алыгыз.

б) Туган як матурлыгын тасвирлап, инша языгыз.

Безнең якны күрсәгез сез,

Тауларын, урманнарын!

Җәйрәп ятеан алтын дәрья –

Чиксез иген кырларын!


Аллы- гөлле сер яшергән

Хуш исле болыннарын,

Өрфиядәй шәл бөркәнгән

Һәрчак алсу таңнарын.


Тыңласагыз, ул таңнарда

Сайраучы былбыл моңын.

Андый сихри симфония

Һичкайда юктыр тагын.


Яңгыры да тәнгә шифа,

Ә җиле - ана назы.

Күңелләргә сафлык өсти

Энҗедәй ап-ак кары.


Кешеләре?! Кешеләре

Ачык,чибәр йөзлеләр.

Эшкә уңган,сүзгә булган

Нәкъ әүлия төслеләр!

Безнең якны күрсәгез сез...

(Г. Галиева. “Туган якка мәдхия”)

  1. Аергычларны табыгыз.


Кояш чыкты,

Көзге яфракларга

Алтын төсле нурлар сибелде,

Өй кырында чаган... сары, уйчан:

Кемнедер ул сагына шикелле.


Яфрак коя чаган көзге җилдә,

Яңгыр яуган кара төннәрдә.

Яфрак коя чаган моңсу гына

Истәлеккә калган эзләргә.


...Яфраклары коела моңсу гына,

Яфраклары җәйге өметнең...

Көрсенмә, син, чаган, -

Без бит икәү:

Мин дә бит нәкъ синең кебекмен!..

(Х. Туфан. “Чаган”)


5. Хәлләрне табыгыз, төркемчәләрен билгеләгез.

Тоныксу шәм ялкыны диварларга сибелә....Арып-талып уйнап кайткач, ул ут кабызмый; кайта да, хәтер кадрлары ачыграк күренсен дип, шәм генә яндыра. Аңа төн күзләренә карап, уйланып ятуы рәхәт була.

Бүген ул Айбикәсе белән хушлашты. Спектакль соңгы мәртәбә “бис”ка уйналды. Күңелдә бушлык, Әйтерсең ,болгар кызлары, төялешеп, үз илләренә кайтып киттеләр, калса. Онытылып. Грим бүлмәләрендә калфаклары, җанда моңсу көйләре, өстәл өстендә чәчәкләре калды...

(Н. Гыйматдинова .“Талпыну”)


6.а) Урын хәлләрен табыгыз.

ә) Урын хәлләренең ясалышын аңлатыгыз.


Тирә-якта давыл, гарасат,

Көнем көн дә, төнем төн түгел.

Системаны этә система,

Бу этештә кеше көч түгел.


Кеше җаны өчен бик авыр,

Күнегелгән яме югала.

Яңа гамьгә дөнья өн сала,

Үткәннәрдән канлы эз кала...

(М. Гәйфуллина- Хәбибуллина. “Җан авазы”)


7.Җөмлә кисәкләрен билгеләгез.


Күз алдыма китереп бөген тагын

Истәлек күк якты төсеңне,

Языйм дисәм

Синең җылы хатка -

Шигъри хатка җавап сүземне,

Йөрәк мине алып китте менә,

Зәңгәр гөлләр биреп кулыма,

Юл читендә бөек Бабичларның

Каберләре калган чорыңа...

(Х. Туфан. “Гөлләр исе калды кулымда”)


8. а) Аныклагычларның асларына сызыгыз.

ә) Аныклагычлар янында тыныш билгеләре куелышын аңлатыгыз.



Без, яшүсмерләр, аның тирәсендә бөтерелеп кенә йөри идек. (Г. Кашапов) Бишектә үк мине өйрәтүчем, туган телем – бәгърем, син ул, син! (Х. Туфан) Аларны - йолдызларны - меридианнарда күзәтергә туры килде. (Х. Туфан) Исемнәре: Марго, Зигфрид, Нэрик, ягъни, Мәрьям, Фәрит, Нургали... (Х. Туфан) Сез өчәүләп – Рамил, Мәүли, син – Кичке Таң шәһәренә юлга чыктыгыз.(Н. Гыйматдинова)


  1. Вакыт хәлләрен табыгыз.


Матур яз җиткәч,

Имтихан үткәч,

Болыннар кипкәч,

Кырга чыгармыз.


Кырга чыгармыз,

Анда чабармыз,

Монда чабармыз,

Матур җәй җиткәч.

(Н. Думави. “Балалар сүзе”)


Җөмләнең модаль кисәкләре


  1. а) Эндәш сүзләрне табыгыз.

ә) Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре куелышын аңлатыгыз.

б) Эндәш сүзле җөмләләр уйлап языгыз.



Минем шактый кара куышка

Ландыш кебек ап-ак киемле

Доктор сеңел керде: тормыштан

Сәлам булып килгән шикелле.


Хәтәр иде хәлем ул чорда...

Куркытмады бу хәл тик аны:

Кулымны ул алып кулына,

Йөрәгемне минем тыңлады.


Юатты ул:

  • Йөрәгең сау, абый.

  • Сау да, сеңелем, көне санаулы...

  • Бәлки, абый, васыятең бардыр?..

  • Тапшыр илгә... соңгы сәламне...

( Х. Туфан. “Ландыш”)


  1. Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре куелышын аңлатыгыз.


  • Әти, нишләп без һаман кузгалмыйбыз? – дидем мин еламсырап. – Малайлар көтәләр ич!

  • И улым, улым! Әтиеңнең уенда хәзер сез түгел инде. Бик зур хәсрәткә тарган атаң, борчыма аны.

  • Сәяхәтне бераз кичектерергә туры килер, улым, - диде әти дә кайгылы тавыш белән. – Бер явызы ана боланны үтергән. Ике баласы калды, ике баласы... Шунда ук тунап, эшен дә бетереп киткән. Мөгезләре генә җирдә аунап ята.

  • Әти! Каракны тизрәк тотарга кирәк!

  • Тотасы иде дә, улым, тоттырмый, койрыгы кыска.

  • Койрыклымыни ул, әти?

  • Юк инде, улым, эзен тиз яшергән шома кешеләрне шулай диләр...

(Н. Гыйматдинова. “Урман ниләр сөйләр икән?”)


3.Кереш сүзләрне табыгыз.

а)Бер китәрмен, ахры, Әй буена,

Гел шул якка тарта күңелем.

Әллә инде Әй суында калды,

Сагышларым калды күмелеп...


ә) Әйдә, зинһар, вәгъдә бирмик әле,

Мәхәббәтнең юлы киселмәсен.

Очрашулар көтеп алган йөрәк

Татлы ширбәт эчеп исермәсен...

б) Беренче кат бүген тойдым

Баскычларның барлыгын.

Кырык җиде тулар-тулмас

Ахры, йөрәк, арыдың?..

(Г. Кашапов)


  1. Кереш сүзләрне табыгыз, мәгънә төсмерләрен билгеләгез.


Безнең район хоккей дружинасының матч алдыннан җиңүгә омтылу сәбәпләре күп иде. Беренчедән, тамашачыларга, гомумшн, бөтен аксубайлыларга бүләк ясыйсылары килде. Икенчедән, ни дисәң дә, без – мәйданчык хуҗалары, ә бу җаваплылыкны арттыра гына. Ниһаять, өченчедән, бу көнне туган көнен үткәргән безнең команда тренеры Нияз Хисмәтовны шатландырасылары килде.

Һәм безнекеләр тамашачыларны керткән голлары белән куандырдылар. Әйе, бу юлы алар аеруча яхшы уйнадылар.

(С. Кузьмин. “Чирмешәнлеләрне җиңә алырлармы?”)



Җөмләнең тиңдәш кисәкләре


  1. а) Тиңдәш кисәкләрне табыгыз.

ә) Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре куелышын аңлатыгыз.

б) Тиңдәш кисәкләр сөйләмдә ни өчен кулланыла?


Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

Җитсен иде һәрбер күңелгә,

Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

Үзләренең асыл телендә.

Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

Кем аркылы, ничек белдем мин?

Бишектә үк мине өйрәтүчем,

Туган телем – бәгърем, син ул, син!


Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

Һәрнәрсәнең асыл мәгънәсен

Син аңлаттың миңа, туган телем,

Син өйрәттең миңа һәммәсен.


(Х. Туфан “Туган тел”)



  1. Тиңдәш кисәкләрне язып алыгыз.


Иртәдән бирле авыл өстендә йокымсырап йөргән болыт кисәге уянды да, Сөлчәгә борылды һәм, тын гына агып яткан елгага тоташып, яшь коя башлады. Сары ком арасында эреле- ваклы борчаклар тәгәрәште, нәзек билле үләннәр, тамчы авырлыгына кинәнеп, башларын түбән иде, чәчәкләр киерелеп таҗларын ачты.Болын, яңгыр назыннан исереп, аңын җуйгандай булды...

(Н. Гыйматдинова. “Ай-й-й”)

  1. Тиңдәш кисәкләрне табыгыз.


Аксубай җире – күренекле шәхесләр биргән төбәк. Милли әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә исемнәре алтын хәрефләр белән язылган шагыйрьләр, язучылар арасында Нәҗип Думави, Полорусов Шелеби, Хәсән Туфан, Ефрем Еллиев, Газиз Кашапов, Михаил Егоров (Сениэль), сәнгать һәм дәүләт эшлеклесе Рәис Беляев, фәлсәфәче һәм мәгърифәтче Галиәсгар Гафуров һ.б. бар.

Шунысы куанычлы, талантлар чишмәсе бүген дә саекмаган. Район үзенең иҗат әһелләре – шагыйрьләре, язучылары, журналистлары белән горурланып яши. Болар: Михаил Белов, Иван Егоров, Роза Туфитулова, Нәбирә Гыйматдинова, Хөсәен Вәлиәхмәтов, Рушания Низамова. Галим, ислам дине дөньясы белгече Әнвәр Хәйруллин, сәнгать белгече Александр Трофимов, Илдус Зиннуров та районның данын күтәрүчеләр.

(Ф. Нурмөхәммәтов. “Аксубайда хыяллар чынга аша”)


Туры һәм кыек сөйләм

1.Туры сөйләмне схемаларда күрсәтегез.



Җавап таба алмадым. Бу әйтү бер миңа гына кагылган төсле иде. Сүзсез генә киенеп, урамга чыктык.

  • Кайтырга еракмы сиңа , Рәфинә?

  • Гагарин тукталышына кадәр.

  • Минем сез яшәгән якларны күрәсем килә.

  • Ә сез үзегез кайсы районда торасыз?

- Яңа Горки ягында

  • Чынмы? – дим мин, куанышып кар бөртекләре битемә куна. – Без төзегән микрорайон ләбаса.

  • Чын...

(Н. Гыйматдинова.”Су хикәяте”)

2. Туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндереп языгыз.

  • Менә, Фәсах туган, сораганнәрсәләрегез шушы арбада, - диде Мәүләви, - ничек алып китәсең?

Фәсах ашыкмады, Мәүләви янына арбага менеп утырды да:

  • Йә, ниләр бар дөньяда, Мәүләви, - диде.- Нимес килеп җитмиме әле?

  • Кит аннан, Фәсахетдин, авызыңнан җил алсын, - диде ул. – Монда хәтлеме? Булмас...

(Г. Кашапов. “Убырут”)

9 нчы сыйныф



Кушма җөмлә



  1. а) Тезмә кушма җөмләләр эчендәге гади җөмләләрне табыгыз.

ә) Әлеге гади җөмләләрне бәйләүче чараларны күрсәтегез.

б) җөмләләрнең схемаларын сызыгыз.

Җилләр исә исәр-исмәс кенә,

Чәчәк сибелә сибелер-сибелмәс...(Х. Туфан)

Көчле җил исте, беравыктан чытырдатып күк күкрәде.(Г. Кашапов)

Менә урам башындагы иң соңгы йорт аның күз алдыннан үтте, әмма бу йорт аның аңына бернинди фикер өстәмәде.(Г. Кашапов) Я алга йөгерсен ул, я куак астына поссын ул. (Г. Кашапов) Караңгы төшеп үк бетмәгән, ләкин эңгер- меңгер ярыйсы гына куерган иде инде.(Г. Кашапов)

Күзләреңнән сөю карый,

Син дә җитлегеп җиттең...(М. Гәйфуллина- Хәбибуллина)

Һәммә нәрсә терелгән, һәммә нәрсә май аеның йомшак вә җылы һавасын сулый иде. (Н. Думави) Һәркем кар илә аның тәнен уа, хәлфә дә, елый-елый, кар илә Габдулланың күкрәген ышкый иде.(Н. Думави)





  1. Тезмә кушма җөмләләрне табыгыз, күчереп языгыз.



Ул (Минеһади Мәхмүтов – иск.) 1924нче елның 20 нче маенда Татарстанның Аксубай районы Шәрбән авылында урта хәлле крестьян

гаиләсендә туган. Туган авылында җидееллык белем ала. әмма укуын дәвам итәргә мөмкинчелек булмый. Сугыш башлана, бер ел әти- әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. 1942 нче елның августында 18 яшьлек егетне Кызыл Армия сафларына алалар. Башта Казанда, аннан соң Чувашстанның Цивильск шәһәрендә хәрби өйрәнүләр үтә - фронтка әзерлиләр...

(Г. Сафин.”Хәрәкәттә - бәрәкәт” )



  1. Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләне табыгыз, синтаксик анализ ясагыз.



Хәсән Туфанның сиксән еллык бәйрәмендә булды бу хәл. Олуг бәйрәм Г. Камал театрында (Хәзерге К. Тинчурин театры бинасында ) уздырылды. Президиум сәхнәгә чыгып үз урынына урнашты. Табеевлар, Вәлиевлар, Мусиннар, Мәскәү кунаклары, министрлар. Зал тулы кеше. Хәсән Туфан күренүгә, зал дәррәү аягүрә басты. Президиум да басты. Бик озак алкышладылар бәйрәмдарны...

(Р. Батулла.”Артык кул”)



4.Иярчен аергыч җөмләле кушма җөмләне табыгыз.



Егерменче гасырның унынчы елларында татар әдәбиятында романтизм киң колач белән үсеп китә, аның үз тәнкыйте һәм эстетикасы барлыкка килә. Дөнья әдәбиятының барлык романтиклары кебек, татар романтик язучылары да үзләренең әдәби- тәнкыйть эшчәнлекләрен мәгърифәтчеләрнең рационализмын һәм дидактизмын кире кагудан башладылар. Нәҗип Думавиның “Бер мөляхәзә” (“Йолдыз”, 1915) һәм “Шәрыктән Гаребкә мөнәсәбәте белән” (“Аң”, 1916) мәкаләләрендә дә шул ук күренеш күзәтелә: кеше күңелен, эчке дөньясын гәүдәләндерү үзәккә куела.

Үз заманында бу мәкаләләр шактый бәхәсләр уятты...

(Р. Ганиева.”Н, Думавиның иҗат сәхифәләре”)



  1. Иярчен кире җөмләле кушма җөмләне табыгыз.



Авыл халкы “сабыр, сабыр” дип мактаса да, кызу канлы булган икән Хәбир мулла. Мондый чакта түзмәсә дә гаеп түгел. Мөгаен, элеккеләр дә җыелгандыр. Бит Кызыл Гыйният көненә ун тапкыр “мәчетеңне иштерәм, үзеңне өтермәндә черетәм” дип бәйләнә иде. Төрмәләрдә черетмәс иде, билгеле, ул заманнар үткән иде инде. Ә менә мәчетләрне клубларга әйләндерү һәр түрәнең мактанычы иде инде. Җитмәсә, авыл мәчете – Хәбир муллага ата ядкяре.

(Н. Гыйматдинова.”Икебезгә дә авыр...”)



  1. а) Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмләне табыгыз.

ә) Әлеге җөмләдәге гади җөмләләрне күрсәтегез.

б) Иярчен җөмләнең төзелеше ягыннан төрен билгеләгез.

Ромашкалар тирбәлә җилдә

Бер күренеп, тагын күмелеп,

Йөгерә-йөгерә шаян нәниләр

Кырда качыш уйнаган кебек.


Ромашкалар үскән далада

Искә төште бергә чакларым;

Көтә микән, сагына микән, дип,

Канатларын йолкам аларның.


Юк, ромашка.

Минем йөрәкнең

Януларын баса алмыйсың,

Көтә әле, сагына һаман, дип,

Алдыйсың ич, мине, алдыйсың!


Юк, ышанмыйм ромашкаларга,

Алдаша ич алар, алдаша:

Аның кабере өстендә инде

Резедалар үсә ләбаса...

(Х. Туфан. “Ромашкалар”)


  1. Җөмләләрне күчереп языгыз, иярчен җөмләләрнең төрен билгеләгез.


Хәзергә авылдашлары йөзендә Мәүләви ачыктан-ачык

күралмаучанлык, ым-шом сизмәгән кебек булса да, әлеге Хәтер дигәнең

сирәк- мирәк кыймылдап алгалый иде. (Г.Кашапов)

Дежур торучылар белән дә шулайрак килеп чыкты: мәҗбүри тагылган эшнең файдасын кешеләр дә чамаладылар.(Г. Кашапов)

Караңгы төшә башлагач, юлдагы хәрәкәт кимү ягына авышты. (Г. Кашапов)

Көннәр үткән саен, Кадермәтов үзенең Тимофеева язмышы өчен

ныграк борчыла баруын сизде. (Г. Кашапов)

Ул елларда авылда ике мәхәллә эшләвенә карамастан, халык тагын

өч мәчет төзетеп куя. (Р. Сөләйманов)

Күренә ки, Думави Шакирның һәр адымын мәгърифәтчеләрчә акыл белән үлчәтә. (Р. Ганиева)


  1. Иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмләне табыгыз.


...1979 нчы елның феврале. Тышта күз ачып булмаслык буран котыра, әйтерсең лә Кышның бөтен кар-бураны февраль аена калган. Урамнарда, юлларда йөреп булмаслык кар көртләре. Агач ботаклары, менә-менә өзелеп төшәм дип, кар юрганына ябынып, ачы җилдә талпыналар. Электр челтәре чыбыкларыннан, бер-берсенә бәрелеп, Яңа ел чыршысындагы гирлянда утларыннан чәчелгән нурлар кебек, ут чаткылары чәчелә. Чәчелү озакка сузылмый, кинәттән утлар сүнеп, авыл дөм караңгылыкка күмелә. Беравыктан соң утлар янә кабына һәм җил-давылда чыбыклар бәрелешеп, янә сүнәләр...

(Р. Сөләйманов. “Әбүгалисина варисы – Якуб Ибраһимов”)


  1. Иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмләне табыгыз, синтаксик анализ ясагыз.


Тулаем алганда, Думавиның башлангыч чор иҗатында (1905 – 1906) мәгърифәтчелек реализмы принциплары өстенлек итә һәм ул Беренче рус революциясе елларындагы Россия һәм татар тормышы өчен әһәмиятле иҗтимагый мәсьәләләрне гәүдәләндерә. Анда феодализм калдыкларын да, буржуаз җәмгыятьтәге социаль гаделсезлекләрне дә тәнкыйтьләү көчле. Иң әһәмиятлесе: Думави әсәрләрендәге публицистик ялкын социаль гаделлек һәм рухи азатлык турындагы уңай идеалларны раслауга юнәлтелә...

(Р. Ганиева.”Н.Думавиның иҗат сәхифәләре”)


  1. Катнаш кушма җөмләләрне табыгыз, схемаларын төзегез.


... Туфан таланты үз җырын җырлады: ул аның хаталарын, трагик ялгышларын, шул хаталар нәтиҗәсендә туган олы фаҗигане, кеше җанының коммунистик җәмгыять тудырган вәзгыятьтә хакыйкатьне эзләп бәргәләнүләрен чагылдырды. Хәсән Туфанның сайланма әсәрләрен кулга алып укый башлауга ук, без бер нәрсәне истә тотарга тиешбез: шактый озак елларга сузылган иҗат гомеренең буеннан-буена аның шигъри теле бикләүле иде, шуңа да егерме беренче гасыр укучысына әлеге иҗатның нечкә серләренә тулы мәгънәсендә ирешү өчен, шигъри сүз артына яшерелгән тел төбенә төшенергә кирәк булачак. Бу исә Туфан язмышын үз чоры белән тыгыз бәйләнештә караганда гына мөмкин...

(Р. Фәтхерахманов.”Гыйбрәтле язмыш, гыйбрәтле иҗат”)

Пунктуация

  1. а) Укыгыз, тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз.

ә) Өзекнең эчтәлеге буенча фикер алышыгыз.

б) Үз мәктәбегез турында сөйләгез.

Аксубай төбәгенең иң матур урыннарының берсендә, Яңа Ибрай авылында, татар гимназиясе урнашкан. Яшеллеккә төренеп утырган мәктәпнең 100 еллык тарихы бар. 1897 нче елда беренче мәктәп-мәдрәсә ачылган. Инкыйлаблар җиле, илдәге үзгәрешләр Чәтрәнне (Яңа Ибрайның элекке исеме) читләтеп үтмәгән. 1930 нчы елда ул җидееллык колхозчы яшьләр мәктәбе итеп үзгәртелә. 30 елдан соң – сигезьеллык, тагын 6 елдан – урта мәктәп, 1994 нче елдан – мәктәп-гимназия, 1997нче елдан – гимназия статусы ала.

Бүгенге милли гимназия нинди соң ул?

215 балага белем бирүче бу татар гимназиясе философия фәннәре докторы, профессор М.И. Абдрахманов исемен йөртә.

Эшчәнлек темасы:” Бала шәхесе үсешендә дәрес һәм тәрбия эшләренең бердәмлеге.”

Максатыбыз: гомумкешелек кануннары нигезендә иҗади фикерләүгә сәләтле буын кешеләре үсешенә җирлек тудыру.

(Кәбиров Ф. “Матур эшләребез бар”)



  1. а) Күчереп языгыз, өтерләрнең куелышын аңлатыгыз.

ә) Тиңдәш кисәкләрне язып алыгыз.

б) “Аксубай” атамасының килеп чыгышы турында белгәннәрегезне языгыз.


Киләчәгең матур, Аксубай,

Туар көннәр бәхет китерсен.

Игенчеләр сине данга салып,

Зур уңышлар җирдә үстерсен.


Уңышлардан, олы хезмәтләрдән

Зур җиңүләр җирдә башлана.

Урамнарың тигез, өйләр төзек,

Ямьле булып күзгә ташлана.

(Н. Габитов. “Киләчәгең якты”)


Укыгыз, сызык куелу очракларын аңлатыгыз.


... Үлемнәр камерасының

Бер милке идең, йөрәк...

- Мәхәббәт әллә мәматьтән (үлемнән – иск.)

Көчлерәк, кодрәтлерәк?!

Һәлакәт каршында бит син

Нык идең, башсыз идең:

Мәхәббәт алдында инде

Сыгылдың?

Башны идең?


Сөю шул – безнең гакылдан

Серлерәк, кодрәтлерәк.

Сихер ул – сөю,

Шигырь ул!

Карышма, буйсын, йөрәк!..

(Х. Туфан. “Сихерме, шигырьме син?..)

10 нчы сыйныф

Тел – аралашу чарасы, иҗтимагый һәм сәяси күренеш

  1. Укыгыз, шигырь эчтәлеге турындагы фикерләрегезне языгыз.


1

И телем, сансыз гасырны

Исән-сау кичкән телем!

Сыкраулар теле түгел син,

Күкрәүләр теле бүген.


И безнең батыр телебез,

И безнең гәүһәр мирас!

Күпләрне күргән башыңны

Инде син күтәр бераз.


2

Тарихым истәлеге син,

Болгарым истәлеге,

Гасырлар аша үтелгән

Юлларым истәлеге.


Чишмәләр исән чагында

Иделләр кибәмени?

Гасырлар күммәде сине,

Дәверләр күмәмени?


Иңгә-иң безнең теләкләр,

Кулга-кул уйларыбыз,

Якты язмышларга таба

Барасы юлларыбыз.


Син – минем тере тарихым,

Син – минем киләчәгем,

Тик синдә, газиз туган тел,

Бәхеткә җитәчәгем.


И телем, синдә нәфислек

Чишмәсе кибәрмени?

Гасырлар сиңа тимәде,

Дәверләр тиярмени?

(Х. Туфан. “Туган тел турында җырлар”)



Укыгыз. Туган телне саклап калу өчен сез нинди эшләр башкарасыз, шул хакта фикер алышыгыз.


***

Тукай абый туган телне

Әнкәм теле” дисә дә,

Безнең өйдә шул ул телдә

Әби генә сөйләшә.


Менә сиңа тамаша!

Заман ничек алмаша?!

Ана теле безнең өйдә

Әби теле, ләбаса!

(Х, Туфан)



  1. а) Укыгыз, монологик сөйләмгә хас үзенчәлекләрне атагыз.

ә) Кешенең эчке сөйләме ни өчен монолог буларак карала?


Нишләде ул, Тәңрем, нишләде?! Үземе, хисләреме иләсләнде? Моңа кадәр ул чама белеп яратты. Үз йөрәгенең иясе иде. Ә хәзер җаны гел аңа тартыла, аны эзли, аны сагына. Күрмәгән көннәрендә гүя Кояшны соры болыт каплаган төсле. Күрсә... күрсә әллә нишли: очына, талпына, күкләргә аша. Тәңре! Бәлкем, синең кодрәтең белән кабынган уттыр бу? Олыгайган көнендә Танибәк хан да бер исәрләнеп йөрсен, дисеңдер. Югыйсә ханның офыктагы кояшы баеп бара бит инде. Оланнар да балигъ булды, үзләре яр сөярлек. Нигә аңа мондый яшерен газаплы мәхәббәт?!

(Н. Гыйматдинова. “Кыргый болан”)



4.Укыгыз, басымны дөрес куеп, күчереп языгыз.


Тын калган куе таллыклар,

Җыру суза Гөлзизә.

Мәңгелек кеше туганын

Ана күңеле сизә.


Сандугач оясы кебек,

Бик бәләкәй бишеге.

Учка сыя кул-аягы –

Җырчы тургай шикелле.

Гөлзилә җырларын суза,

  • Җырчы булсын! – дигәндер.

Хәсән язган җыруларның

Ил гизәсен белгәндер.


Тын калган Кармәт авылы,

Җыру суза Гөлзизә.

Йөз яшәр улы кайтасын

Илем күңеле сизә.

( Р. Низамова. “Илем күңеле сизә”)



5.Укыгыз, шигырь юлларында логик басымның кайсы сүзгә төшүен аңлатыгыз.


Кеше күңеле – тирән бер дәрья ул

(Җәүһәрләре аның төбендә):

Су өстендә кояш битен юа,

Дулкын бии саба җилендә.


Пар гашыйклар кебек камышлары

Серле генә нидер сөйләшә,

Чая кызлар кебек акчарлаклар
Уйнаклыйлар көлешә-көлешә...

Кинәт кенә сихри манзараны

Урап ала көчле зилзилә.

Куба давыл, ярга җкага дулкын,

Пар камышлар җиргә иелә.


Әллә кайдан чыккан кара болыт
Нурлы битен каплап кояшның,

Салкын яңгыр тамчылары белән
Дәрья өстенә җәя колачын.


Күк гөмбәзен ярып, яшен яшьни,
Дәрья шаулый, дәрья болгана,

Ярдан-ярга бәрелеп,сулар ташый...

Ә аннары бар да тын кала...

Безнең күңелләр дә - тирән бер дәрья...

(Г. Галиева.”Безнең күңел”)


Фонетика. Орфоэпия. Графика.


1.Күчереп языгыз, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең транскрипциясен күрсәтегез.


Нидер булган быел табигатькә,

Тоташ буран, буран...

Әйтерсең мин шушы ак җиһанда

Япа-ялгыз торам.


Ак мамыктай җиңел бөртекләргә

Битләремне куям.

Һәр тарафым тулы саф һаваны

Сулап кына туям.


Атлап барам шулай тормышымның

Үрләреннән кичеп.

Моңарчы мин мондый хозурлыкны

Күрмәгәнмен ничек?


Бөтен нәрсә яңа миңа быел,

Бөтен нәрсә үзгә.

Һәм яшисе килә шушы җирдә

Ирешкәнче йөзгә.


Мин хыялый бәндә һаман шулай

Уйдан бина корам.

Нидер булган быел табигатькә,

Тоташ буран, буран...

(Г. Кашапов. “Тылсым”)


2.Укыгыз, сузык авазларга характеристика бирегез.


а) Изге чишмә - нинди изге урын,

Күп кешеләр җыела янына.

Карт имәннәр, сәлам биреп безгә,

Чайкалалар тирә-ягында.

(Н. Габитов)


ә) Куе зәңгәр таң төсенә

Манамын каләмемне.

Зәңгәр конвертка саламын

Җибәрер сәламемне.

(М. Гәйфуллина- Хәбибуллина)

б) Дездемона – Отелло бар.

Маргарита – Фауст бар...

Мине дә бит көтә бугай,

Сөю, шундый язмышлар...

(Х. Туфан)


  1. Укыгыз, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә фонетик анализ ясагыз.


Сибгат Хәким “Туфан” дигән дәфтәр ачып, Хәсән абый турында бик күп язган иде. Ни кызганыч, шагыйрь Туфанның зинданда күргәннәре турындагы ул кулъязма серле рәвештә юкка чыккан.

Сибгат Хәкимнең җәйге йортына караклар кергән. Бернигә дә кагылмаганнар, бары тик “Туфан” дигән дәфтәрне генә урлаганнар. Кайда ул? Кемдә ул? Табылырмы ул чыгарга өлгермәгән китап? Билгесез.

(М. Әгъләмов. “Югалган “Туфан”)



  1. Р. Юсупованың Н. Гыйматдинова белән әңгәмәсеннән өзекне укыгыз.

Калын белән бирелгән сүзләргә фонетик-график анализ ясагыз.


  • Нәбирә, ирең Рифкать белән кайчан һәм кайда танышкан идең?

  • Без Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә бер группада укыдык. Шунда таныштык. Минем дөньяда иң күралмаган нәрсәм – сәрхуш ирләр. ә Рифкать бу мәсьәләдә бик тәртипле күренде: эчми, тартмый, сүгенми иде. Тормыш итәр өчен шундый кеше кирәк, дип уйладым ул чакта. Безнең туйны өч көн буена зурлап аларда – Чүпрәле районының Зур Чынлы авылында үткәрделәр. Аның әти-әнисе өчен зур шатлык булды бу.

Зур чыгымнардан да курыкмады алар. Хәтерлим әле, март башы иде, ә тышта кырык градус салкын.

Гомерем буе кайнанам белән кайнатамның (мәрхүм инде) йөзенә кызыллык китермәскә тырышып яшәдем. Кайнатам мине аеруча хөрмәт итә иде. Иртә гүр иясе булды, әгәр бүген исән булса, безнең тормышны кхреп, сөенер иде.

(“Мин сине ничек яраттым” җыентыгыннан)


Лексика

  1. а) Укыгыз, шигырьдән синонимнарны язып алыгыз.

ә) Болар нинди синоним?(Абсолютмы, әллә идеографикмы?) Җавабыгызны дәлилләгез.


Эшләпәсен туры кигән,

Чал чәчләрен кырын салган.

Нинди уйлар уйлый икән,

Туфан бүген тынып калган.


Чәчәк баш калкыткан чорда,

Сукмаклары озата барган.

Башын игән сылу таллар,

Туфан сагынып тынып калган.


Язмыш җиле каты булган,

Сугып еккан, бәргән, орган.

Җылы куллар эзләп арган,

Туфан инде тынып калган.

(Ә. Галиева.”Туфан никтер тынып калган”)


  1. а) Шигырьне укыгыз, калын хәреф белән бирелгән сүзләргә антонимнар уйлап языгыз.

ә) Үзегез уйлаган антонимнар белән җөмләләр төзегез.


Килмә миңа көзләремдә,

Болай да моңсу җаным.

Кышларымда кил, син, алып,

Аклыгын энҗе карның.

Язларымда кил колачлап

Кояшның якты нурын.

Җәен килсәң – күңелеңдә

Чәчәкле болын булсын.


Килә күрмә көзләремдә,

Болай да моңсу чагым.

Яз-җәйләрнең матурлыгы,

Кышның аклыклары белән

Гел тулып торсын җаным.

(Р. Гайнуллина. “Көзләремдә килмә”)


11 нче сыйныф


Морфология һәм синтаксис.

Текст төзелеше


  1. а) Өзектән исемнәрне язып алыгыз.

ә) Исемнәрдә килеш һәм тартым кушымчаларын билгеләгез.

б) Берлек сандагы исемнәрне күплек санга куеп языгыз.


Мортаза көз башыннан Насыйр абзыйның шәһәрдәге кибетендә тора башлады. Ул хәзер тәмам зур приказчиклар җөмләсенә кергән, һәр эшне белә иде. Аның кыяфәте дә бик матур вә тырышлыгы да чын ихлас илә булганга, кибнткә кергән кешеләр аны байның үз баласыдыр дип уйлыйлар иде. Чынлап та, ул бик матур һәм һәркемгә ачык йөзле бер егет иде. Һәркем

аны ярата, товар аласы кеше һәркем аңарга бара иде. (Н. Думави.”Мортый илә Мукай”)



  1. а) Исемнәрне табыгыз.

ә) Исемнәрнең мәгънә төркемчәләрен билгеләгез.

б) Изафә бәйләнешенә мисаллар язып алыгыз.


Тагын бер яз саубуллашып китте,

Ядкарь итеп чәчәкләр биреп...

Син дә киттең,

Төсеңне тик миңа

Гомерлек бер истәлек итеп.


  • Ут эчендә йөргән чакларында

Җуйгандыр ул мине, - дисеңме?

Юк,

Җаным белән ышыклап алып чыктым

Һәлакәтләр аша мин сине.


Ничә тапкыр гизеп үттем инде

Җир шарының орбитасын мин;

Тик беркайда очратмадым сине,

Табалмадым, табылмадың син.


Очрашып бер тагын вокзалларда

Саубуллашып үтәсе иде;

Йөрәгемдә синең иреннәрнең

Җылысын алып китәсе иде!..

Әйт булмаса,

Озак истәлеккә

Бер җылы сүз әйт син булмаса.

Бу чиге юк озын мәңгелектә

Бер генә кат яшибез ласа.

(Х. Туфан. “Сиңа”)


  1. а) Өзекне укыгыз, фигыльләрне табыгыз.

ә) Фигыль төркемчәләрен билгеләгез.

б) Хәл фигыльләрнең төрләрен күрсәтегез.


Бервакыт ир-ат танышларым арасында бәхәс купты. Берсе әйтә: “8 нче март - бөтен хатын-кызларның да бәйрәме,”- ди, икенчесе килешми: “ Юк, ул бары тик әниләрнеке генә, чөнки бала тапкан кеше генә чын хатын-кыз,”- ди.

Мин шәхсән үзем 8 нче март бәйрәмен өнәп бетермим. Нишләп әле безгә ниндидер алман хатыны Клара Цеткинның туган көнен хатын-кызлар бәйрәме итеп такканнар? Бәйрәмнәргә исем кирәк булса, безнең үзебезнең дә милли кызларыбыз, әйтик, Сөембикәләребез бар. Ярар. Сүз бу хакта түгел, сүз танышларымның бәхәсе турында иде бит. Бала тапкан һәрбер хатын-кызны авыз тутырып, “ана” дип әйтү дөреслеккә бик үк туры килми шул әле. Тормышта мисаллар җитәрлек. Аракыны баладан артыграк күргән сәрхүш хатыннар, тудыру белән нарасыен хастаханәләрдә ташлап киткән таш бәгырьләр - әзмени андыйлар тирә-ягыбызда! Кызганыч, күп, бик күп...

(Н, Гыйматдинова. “Күке әни”)


  1. а) Өзекне укыгыз, алмашлыкларны язып алыгыз.

ә) Алмашлыкларның төркемчәләрен билгеләгез.

б) Алмашлыкларга морфологик анализ ясагыз.


Кайдадыр якында гына тагын бер мина шартлаганнан соң,

әйләнә-тирә тынып калды.

Дөрес, тоташ шартлаулар тетрәндергән колагыннан һәм борын тишекләреннән кан саркып торган Кадермәтов моны ишетмәде, ләкин ниндидер эчке бер сиземләү аны сискәндереп җибәрде, селкенергә мәҗбүр итте. Ул, яңа гына судан чыккан ат шикелле калтыранып, өстендәге туфракны коеп төшерде...

Бераздан кан килү туктады, акрынлап җирдәге тавышларны аеру мөмкинлеге туды, әмма баш миенең гүләве басылмады. Шулай да Кадермәтов аермачык төшенде: атыш тынган, баягы мәхшәр басылган. Мина һәм снаряд чокырларыннан төтен һәм тротил исе аңкый...

(Г. Кашапов. “Лачын кошка күкләр кадерле”)



  1. Өзекне укыгыз. Текстка карата биремнәрне үтәгез.


... Киләсе тукталыш – Яңа Дума авылы урта мәктәбендә.

... Мәктәп күренекле язучы, шагыйрь һәм мәгърифәтче Нәҗип Думави исемен йөртә. Билгеле, мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда бу танылган шәхескә багышланган экспонатлар лаеклы урын алып тора.

Мәктәп Думавиның туганнары белән тыгыз элемтәдә тора. Узган ел Нәҗип Думавиның 120 еллыгына багышлап чаралар үткәрелде. Яңа Дума – балалар язучысы, шагыйрә Рушания Низамованың да туган авылы. Музейда аның турында сөйләүче материаллар байтак. Аның кулы белән эшләнгән картиналар мәктәп фойесын бизи...

(Т. Леонтьева. “Музейларыбыз – белем һәм тәрбия учагы”)

а) Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләнең оештыручы үзәген табыгыз.

ә) Ялгызлык исемнәрнең санын күрсәтегез.

б) Сызык куелу очрагын аңлатыгыз.

в) Тексттан иялек килешендәге зат алмашлыгын язып алыгыз.

г) Соңгы җөмләдән бәйләгеч сүз төркемен язып алыгыз.

д) Текстка нигезләнеп, 150 сүздән ким булмаган инша языгыз.



  1. Өзекне укыгыз, текстка карата биремнәрне үтәгез.

... Әйе, фронтка ярдәм күп булды. Җиңү зур корбаннар таләп итте. Татарстанның җиде йөз меңнән артык улы һәм кызы илне сакларга китте, аларның өч йөз илле меңнән артыгы кире әйләнеп кайта алмады,сугыш кырларында ятып калды.

Дошманга каршы сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен ике йөздән дә күбрәк якташыбызга иң югары мактаулы исем – Советлар Союзы Герое исеме бирелде, егерме тугыз сугышчы Дан орденнарының тулы кавалеры булды.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде шактый вакыт узып бара. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

(И. Шәязданова. “Яралар яңара”)



а) Тезмә саннарның исәбен күрсәтегез.

ә) Һичкайчан алмашлыгының төркемчәсен билгеләгез.

б) Кушма сүзләрнең санын күрсәтегез.

в) Изге җиребезне сүзтезмәсенең төркемчәсен атагыз.

г) Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләнең төрен атагыз.

д) Текстка нигезләнеп, 150 сүздән ким булмаган инша языгыз.





  1. Өзекне укыгыз, текстка карата биремнәрне үтәгез.

Галиәсгар Гафуров-Чыгтай үзенең катлаулы тормыш юлы узуы турында “Галинең алтмыш еллык истәлеге” дип аталган очеркында ачык яза. 1875 елдан башлап, ягъни 8 яшеннән алып, күргәннәрен, булган урыннары һәм очрашкан кешеләре турында шактый кызыклы материаллар бирә, заманның күп кенә әдәби-фикри көрәшләренә карата да үз карашларын белдереп яза. Шул ук вакытта үзенең туган авылы Чәтрән турында да кызыклы мәгълүматлар бирә.

(Г. Минхәерова. “Чыгтай бабай турында истәлекләр”)

а) Ялгызлык исемнәрнең санын күрсәтегез.

ә) Аныклагыч булган җөмләне табыгыз.

б) Куштырнаклар куелу очрагын аңлатыгыз.

в) Беренче җөмләдән исем фигыльне язып алыгыз.

г) Г.Гафуров-Чыгтай турында белгәннәрегезне языгыз.





Методик өлеш

Милли төбәк компоненты материалларына нигезләнеп төзелгән дидактик күнегүләр җыентыгы укучыларның 5-11 нче сыйныфларда тел белеменең аерым тармаклары: фонетика, графика, орфография, орфоэпия, лексика, сүз ясалышы, морфология, синтаксис, пунктуация, стилистика буенча алган белемнәрен тирәнәйтүне, системага салуны, сөйләм һәм язма телне үстерүне максат итеп куя. Төп әһәмият туган ягыбызга мәхәббәт тәрбияләү, танылган якташларыбыз эшчәнлеген өйрәнүгә юнәлтелә.

Җыентык “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбияты укыту программасы”на (Казан: “Мәгариф, 2003) нигезләнеп эшләнде.

Кулланмада һәр сыйныфка программа таләп иткән күләмдә күнегүләр тупланды. Биремнәр укучыларның яшь үзенчәлекләреннән, мөмкинлекләреннән, теге яки бу теманың катлаулылык дәрәҗәсеннән чыгып төзелде. Күнегү биремнәренең дә күләмнәре төрле. Тиз һәм акрын яза торган, көчле һәм йомшаграк укучыларыбыз бар, шуны истә тотып, биремнәр индивидуаль-дифференциаль юнәлештә (а, ә, б) сайланды. Шулардан а биремнәре йомшаграк укучыларга, ә биремнәре уртача, б биремнәре алдагы ике биремне дә үтәүне күздә тотып, көчле укучылар өчен әзерләнде. Югары сыйныф укучылары өчен биремнәр төзегәндә БРИга әзерлек максаты да куелды. Укучылар БРИның аеруча В вариантын эшләгәндә кыенлыкларга очрыйлар, шуңа күрә биремнәр әлеге үрнәк нигезендә төзелде.

Тәкъдим ителгән бирем һәм күнегүләрдән укытучы иҗади файдалана да ала: күнегүләрнең биремен алыштыра, башка төрле өстәмә эш бирә, кайбер күнегүләрне вариантлап яки өлешчә үтәүне оештыра. Аерым текстларны шулай ук сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм үстерү максатында да файдаланып була. Күнегүләрне башкарганда төп игътибарны текстның эчтәлегенә һәм автор шәхесенә юнәлтү зарур.





Файдаланылган әдәбият



  1. Габитов Н. Ямьле Сөлчә буйлары.- Аксубай, Аксубай район типографиясе: 2001.-100 б.

  2. Гайнуллина Р. Көзләремдә килмә //Мәгариф.-2005.- №1

  3. Гайфуллина М. Күңел чишмәм.- Казан: Печатный двор, 2003.- 160 б.

  4. Гайфуллина М. Кешеләргә әле кирәк мин.- Казан: Сүз, 2007.- 128 б.

  5. Галиева Ә. Карлы яңгыр.- Аксубай:2006

  6. Галиева Ә. Туфан никтер тынып калган. //Авыл таңнары.-2000.-№145

  7. Галиева Г. Безнең күңел .//Мәгариф.-2000.- №1

  8. Галиева Г. Туган якка мәдхия. //Безнең гәҗит.-2007.- №26

  9. Ганиева Р.Нәҗип Думавиның иҗат сәхифәләре.- Казан: Отечество, 2002

  10. Гыйматдинова Н. Талпыну.- Казан: Тат.кит.нәшр.,1986

  11. Гыйматдинова Н. Сихерче.-Казан: Тат.кит.нәшр., 1993

  12. Гыйматдинова Н. Икебезгә дә авыр.- Казан: Идел-Пресс, 2002.- 416 б.

  13. Гыйматдинова Н. Бер тамчы ярату.- Казан: “Идел –Пресс”,2007.-513 б.

  14. Думави Н. Агач аяк.- Казан: Тат.кит.нәшр., 2003.- 128 б.

  15. Кашапов Г. Вөҗдан хәтере.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1989

  16. Кашапов Г. Мәхәббәт сүрәләре.- Казан: Тат.кит.нәшр., 2002.- 191 б.

  17. Кәбиров Ф. Матур эшләребез бар//Фән һәм мәктәп.-2004.-№9

  18. Кузьмин С. Чирмешәнлеләрне җиңә алырлармы?//Авыл таңнары.-2008.-№8

  19. Леонтьева Т. Сугыш хатирәләре//Мәгариф.- 2005.-№1

  20. Леонтьева Т. Музейларыбыз – белем һәм тәрбия үзәге//Фән һәм мәктәп.-2004.- № 9

  21. Мин сине ничек яраттым / Төз. З.Хөснияр.-Казан: Ак барс, 2004.- 288 б.

  22. Минхәерова Г.Чыгтай бабай турында истәлекләр //Авыл таңнары.-2008.- №152

  23. Низамова Р. Илем күңеле сизә //Авыл таңнары.-2000.- №145

  24. Низамова Р. Әти җыры.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1984

  25. Нурмөхәммәтов Ф. Аксубайда хыяллар чынга аша //Татарстан.-2002.-№6

  26. Сафин Г. Хәрәкәттә бәрәкәт//Авыл таңнары.-2008.-№ 6

  27. Сөләйманов Р. Әбүгалисина варисы – Якуб Ибраһимов.- Казан: “Идел-Пресс”,2007.- 128 б.

  28. Татар әдәбияты тарихы. 5нче том.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1989

  29. Татар балалар әдәбияты.20 нче том.- Казан: Хәтер, 2003.- 479 б.

  30. Туфан Х. Сайланма әсәрләр.- Казан: Хәтер,2004.- 431 б.

  31. Туфан: истәлекләр, шигырьләр / Төз. Р. Батулла.- Казан: Тат.кит.нәшр.,2000

  32. Шәязданова И. Яралар яңара.- Казан: Идел-Пресс,2007.- 101 б.



Файдаланылган фәнни-методик әдәбият

1.Абдуллина Р.С., Шәйхиева Г.М. Татар теле: 10нчы сыйныф өчен дәреслек.- Казан: Мәгариф,2006.-175 б.

2.Асылгәрәева Р.Ә., Зиннәтова М.З. Татар теле: 7 нче сыйныф өчен дәреслек.- Казан: Мәгариф,2005.-160 б.

3. Вәлиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе.- Казан,1972.- 206 б.

4. Галлямов Ф. Синтаксик һәм пунктуацион анализ// Мәгариф.-2004.-№ 2, № 5, № 7.

5. Зәкиев М. З. Хәзерге татар әдәби теленең синтаксисы һәм пунктуациясе.- Казан, 1984.- 256 б.

  1. Зиннәтуллина К.З., Фатыйхова Ф.Ф. Татар теле: 9нчы сыйныф өчен дәреслек.- Казан: Мәгариф,2005.- 154 б.

  2. Исламов Ф. Әдәбият дәресләрендә туган якны өйрәнү материалларын файдалану. – Казан : Тат. нит. нәшр., 1983.

  3. Исламшин Р. А. Национально -региональный компонент содержания образования. – Казань, 1998 .

  4. Кашапов М.Татар теле синтаксисыннан лекцияләр.- Казан, 2003.- 167 б.

  5. Максимов Н.В. Морфология һәм орфография буенча кулланмалар.-Казан,2000.-134 б.

  6. Максимов Н.В. Бердәм дәүләт имтиханы. Әзерләнү өчен ярдәмлек (татар теле). – Казан, 2006. – 96 б.

  7. Максимов Н.В., Хәмидуллина М. З. Татар теле: 6нчы сыйныф өчен дәреслек.- Казан: Мәгариф,2005.- 191 б.

  8. Максимов Н.В. Татар теленнән кулланма (синтаксис).- Казан :Школа, 2003. - 95 б.

  9. Мельников И. Н. Из опыта работы внедрения национально-регионального компонента в учебно- воспитательный процесс// Фән һәм мәктәп. – 2004.- № 2.

  10. Мифтахова И. Г. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы. Методик кулланма.- Казан: Казан ун-ты нәшр., 2002. – 31 б.

  11. Нурмөхәммәтова Р., Саттарова Ч. Морфологик анализ// Мәгариф. – 2004. - №1.

  12. Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең актуаль мәсьәләләре: республика фәнни-гамәли конференциясе материаллары. – Казан: ТДГПУ нәшр.,2005.- 220 б.

  13. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М. З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002. – 407 б.




















Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Түбән Кама шәһәре 6нчы урта муниципаль

бюджет гомумбелем бирү учреждениесе







САН СҮЗ ТӨРКЕМЕ



дәрес эшкәртмәсе








Башкарды:

Г. И. Галиева,

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы


2015





Предмет: татар теле

Сыйныф: 6 нчы татар төркеме

Дәрес тибы: кабатлау дәресе

Дәрес төре: стандарт булмаган дәрес

Методлар: иҗади, эвристик, чагыштырма

Эш төрләре: индивидуаль, парлап, фронталь



Тема: Сан сүз төркеме үзенчәлекләре

Максат: 1. Сан сүз төркеме турында үткәннәрне кабатлау;

2. Саннарны гамәлдә дөрес кулланырга өйрәнү, белемнәрне

камилләштерү;

3. Тукай шәхесе белән горурлык хисләре, тапкырлык, зирәклек

тәрбияләү, фикерләү сәләтен үстерү.



Материал: инд. карточкалар, тест өчен номерлар, “хат”, компьютер,

мультимедиа экраны, мультимедиа презентациясе,

үзбәя өчен таблица, дәреслек ( Максимов Н.В.,

Хәмидуллина М.З.. Татар теле: рус телендә гомуми белем бирү

мәктәпләренең 6 нчы сыйныфында укучы татар балалары өчен

дәреслек.- Казан: Мәгариф, 2010.- 191б.)



Дәрес планы

  1. Актуальләштерү.

    1. Исәнләшү.

    2. Дәрескә хәзерлек.

    3. Уңай психологик халәт булдыру.

    4. Дәрес темасы, максаты белән таныштыру.

    5. Өй эшен тикшерү.

  2. Белем, күнекмәләрне кабатлау.

    1. Дәрес төре белән таныштыру, сүзлек эше.

    2. Хат уку.

    3. Белемеңне тикшер” тукталышы.

    4. Сан ясалышы”тукталышы.

    5. Сан төркемчәләре” тукталышы.

    6. Цифрлар илендә” тукталышы.

    7. Серле саннар” тукталышы.

  3. Йомгаклау.

    1. Синквейн төзү.

    2. Кластер төзү.

  4. Өй эше бирү. ( инд. –дифф. биремнәр)

  5. Гомумиләштерү.

    1. Балларны санау, билгеләр кую.

    2. Саубуллашу.







Дәрес барышы

  1. 1. – Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, саумысез!

- Ничек кәефләрегез?

- Кояшлы иртә кебек,

- Тукай телен – анам телен

Өйрәнергә дип килдек!

    1. Татар теле дәресен башлыйбыз. Барыгызга да күтәренке кәеф, активлык, уңышлар телим.

    2. Бүгенге дәрестә без сан сүз төркеме турында алган белемнәрне кабатларбыз, камилләштерербез, гамәлдә дөрес кулланырга өйрәнербез.

    3. Аңа кадәр өй эшен тикшереп китик. (175 нче күнегү) Күнегүне чылбыр буенча укыйбыз, дөреслеген тикшерәбез.

II. 1. – Укучылар, бүгенге дәресебез гадәти түгел, чөнки гимназиягә сезнең исемгә адресланган хат килеп төште. Аны Белмәмеш язган. Кем ул Белмәмеш? Сүзлеккә игътибар итик әле:

Белмәмеш - Незнайка

Могҗизалар - чудеса

Ошбу – шушы (этот)

Иҗтиһад – тырышлык (старание)



II. 2. Ә хәзер, әйдәгез, хат белән танышыйк.

Кадерле балалар! Сезгә Могҗизалар иленнән Белмәмеш дустыгыз яза. Бу илдә Тәнәфес дип аталган бер шәһәр бар икән, анда бик кызык һәм күңелле, ди. Минем бик тә шул шәһәргә эләгәсем килгән иде, тик моның өчен Белем бабай биргән биремнәрне үтәргә кирәк. Тырышып карадым, тик булдыра алмадым. Бәлки сез миңа ярдәм итәрсез? Сезгә чиксез рәхмәт һәм ихтирам белән, Белмәмеш. Тәнәфес илендә очрашканга кадәр! “

Менә шундый эчтәлектәге хат. Балалар, Белмәмешкә ярдәм кулы сузарга сез әзерме?

Әзер булсагыз, эшне башлаганчы, дәфтәрләргә бүгенге числоны языйк. Хәзер, әйдәгез, биремнәрне үти башлыйк. Иң беренче алдыгызда яткан таблицага игътибар итегез әле. “Үзбәя таблицасы” дип атала ул. Бүгенге дәрестә һәркем үз белемен үзе бәяләп, билге куеп барырга тиеш була. Билгеләрне дөрес һәм гадел куярсыз дип ышанам, чөнки үз-үзеңне берничек тә алдап булмый, шулай бит?

Үзбәя таблицасы

Эш төре

Балл

1.

Тест


2.

Сүз ясалышы


3.

Тукай шигырьләре


4.

Хикәя язу


5.

Тәрҗемә эше


6.

Цифрлар


7.

Серле саннар”


8.

Синквейн


9.

Кластер



Гомуми балл



Билге




II. 3. Белем бабайның Белмәмешкә тәкъдим иткән сораулары без өйрәнгән “Сан” темасына карый икән. Сан темасы буенча белемнәрне кабатлап, без киләсе дәрескә дә җирлек тудырабыз: алдагы дәрестә белемнәребез санга морфологик-синтаксик анализ ясаганда бик тә кирәк булыр.

Әйдәгез, юлга кузгалыйк! Беренче тукталыш “Белемеңне тикшер!” дип атала. Ул тест формасында уздырылыр. Димәк, сан турында гомуми күзаллыйк әле:

Тест

1. Сан кайсы сүз төркеменә карый?

а) мөстәкыйль

ә) бәйләгеч

б) модаль

2. Сан белән ачыкланган исем ничек атала?

а) саналмыш

ә) сыйфатланмыш

б) вакланма



3. Ясалышы ягыннан саннар ничә төрле була:

а) 6

ә) 5

б) 4



4. Санның ничә төркемчәсе бар:

а) 7

ә) 5

б) 4



5. Вакланмалы саннар нинди төркемчәдә карала:

а) тәртип

ә) чама

б) микъдар



6. Бишәү, алтау, унау саннары кайсы төркемчәгә карый:

а) җыю

ә) тәртип

б) чама



7. Сан кайчан исемләшә:

а) саналмышсыз килгәндә

ә) саналмыш белән килгәндә

б) исемләшми

8. Кайсы саннар татар теле өчен генә хас, рус телендә кулланылмый?

а) җыю, микъдар

ә) тәртип, җыю

б) чама, бүлем

Үзбәя.



  1. 4. – Булдырдыгыз, укучылар! Икенче тукталыш “Сан ясалышы” дип атала. Бирем мондый:

Бирелгән саннарны таблицага дөрес итеп урнаштырыгыз:

ун, егерме, унтугыз, өчтән бер, мең, биш-алты, алтмыш биш, алтыдан биш, уналты-унҗиделәп

Тамыр

Кушма

Тезмә

Парлы







Үзбәя.

Тамыр

Кушма

Тезмә

Парлы

ун, егерме, мең




унтугыз

өчтән бер,

алтмыш биш,

алтыдан биш

уналты-унҗиделәп



  1. 5. Яңа тукталышка җиттек. Бу тукталышта без сан төркемчәләрен кабатларбыз. Бирем белән танышыйк:

Өзекләрдән саннарны саналмышлары белән күчереп алыгыз, аларның нинди төркемчәгә каравын һәм нинди җөмлә кисәге булып килүен әйтегез.

а) Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл – Кырлай диләр,

Җырлаганда көй өчен тавыклары җырлай диләр... (“Шүрәле”)



ә) ... Булса калдырмак берәү ошбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад... (“Эшкә өндәү”)



б) ...Егылдык без ике-өч чакрым да китми,-

Егетләр! Бездә көч юк, - ахры, булмас!.. (“ Яшьләр”)



в) Сабит алты яшендә,

Инде гакълы башында... (“Сабитның укырга өйрәнүе”)



Үзбәя.

а) бер авыл - микъдар саны, җөмләдә аергыч;

ә) берәү - җыю саны, җөмләдә ия; (саналмышы юк)

б) ике-өч чакрым – чама саны, җөмләдә аергыч;

в) алты яшендә - микъдар саны, җөмләдә аергыч.



- Яхшы, укучылар! Ни өчен Белем бабай Белмәмешкә нәкъ менә шушы өзекләрне бирде икән? Әлеге юлларны кем язган? Дөрес, күренекле шагыйребез Г.Тукай. Быел татар җәмәгатьчелеге аның ничә еллык юбилеен каршыларга әзерләнә? Әйе, 125 еллыгын. Бөтен төрки дөньяда һәм Татарстанда 2011нче ел – Тукай елы дип игълан ителде. Бөек шагыйребез Г.Тукай турында сез ниләр беләсез? Әйдәгез, бирелгән саннарны кулланып,

аның турында кыска хикәя языгыз эле.



26, 1886, 6, 3, 125



Үзбәя.

  • Яхшы, укучылар! Тукай – милләтебез күгендә иң якты балкучы, тиңе булмас йолдызыбыз. Ул - халкыбызның визит карточкасы, кая гына барсак та, кайда гына булсак та, горурланып, “Без – Тукайлы халык”дип әйтә алабыз. Искә төшерик әле, Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?

- Ә Аксубаебызны дөньяга танытучы нинди шәхесләребезне беләсез?

  • Булдырдыгыз, әлеге сөйләшүне алдагы дәресләрдә дә дәвам итәрбез, ә хәзер ял итеп алыйк.

Ял минуты. (хор белән- аудиоязма)

- Чәп-чәп- чәбәкәй,

Кулларыбыз бәләкәй!

Ә хәзер тизрәк, тизрәк,

Чәбәклә күңеллерәк!

- Җыю саны белән җавап бирәбез:- Кулларыбыз ничәү?

-Икәү!

- Аякларыбыз ничәү?

- Икәү!

- Колакларыбыз ничәү?

- Икәү!

- Микъдар саны белән җавап: - Бер кулда ничә бармак?

- Биш!

- Ике кулда?

-Ун!

- Ә хәзер күзләребезне ял иттерик. (Күз гимнастикасы)

- Ял иттек, дәресебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем – тәрҗемә эше. Тәрҗемәне караламада башкарыйк.

За 2 зайцами погонишься, ни 1 не поймаешь.

Глупому прощают 70 ошибок, умному ни 1.

Старый друг лучше новых 2.

Больше слушай, поменьше говори. Не зря у тебя 2 уха и только 1 язык.



Үзбәя.



  1. 6. “Цифрлар илендә” бүлегенә күчәбез. Без саннарны күп очракта гарәп цифрлары белән язабыз, тарих белән бәйле текстларда, әдәби әсәр бүлекләрен белдерү өчен һ.б. очракларда рим цифрларыннан да файдаланабыз. Шунысы кызык, гарәпләр үзләре гамәлдә һинд цифрларын кулланалар. ( тактада берничәсен язып күрсәтү)

Алдагы биремдә тәкъдим ителгән саннарны сезгә рим цифрлары белән язарга кирәк.



6, 19, 550, 1000, 118, 16, 112, 555

(2 укучы тактада эшли)

Үзбәя.

VI , XIX , DL, M , CXVIII, XVI, CXII, DLV



II. 7. “Серле саннар” тукталышына килеп җиттек. Татар телендә кайбер саннарны сүзләр белән алыштырып була. Әлеге биремдә һәр сүз янына аңа туры килүче санны язарга кирәк.

гасыр – ... пар - ...

ай – ... игезәк - ...

атна – ... ялгыз - ...

тәүлек – ... сыңар - ...

дистә - ... куш - ...



Үзбәя.

гасыр – 100 ел пар - 2

ай – 30 көн игезәк - 2

атна –7 көн ялгыз - 1

тәүлек – 24 сәгать сыңар - 1

дистә - 10 куш – 2



  1. 1. – Яхшы, укучылар. Сан турында белемнәребезне барлап чыктык, хәзер синквейн төзик.

Синквейн

  1. төп сүз

  2. төп сүзне ачыклаучы 2 сыйфат

3. төп сүзне ачыклаучы 3 фигыль

4. төп сүзне ачыклаучы тотрыклы сүзтезмә яки җөмлә

5. синонимы, башкача әйтелеше











Үзбәя.

  1. Сан

  2. кызыклы, әһәмиятле

  3. төрләнә, исемләшә, бүленә

  4. мөстәкыйль сүз төркеме

  5. цифр



III.2. Булдырдыгыз, укучылар! Ә хәзер кластер төзеп карыйк:

сан

ясалышы

функциясе

төркемчәсе







Үзбәя.



  1. Өй эше бирү. 1нче төркемгә - әдәбият дәреслегеннән саннарга

мисаллар язып алырга (6 җөмлә);

2 нче төркемгә - сан кулланылган 6 мәкаль язарга;

3 нче төркемгә - якташ язучылар әсәрләреннән

саннарга мисаллар язып алырга ( 6 җөмлә)



  1. 1. Балларны санау, билгеләр кую:

42 - 45 балл – “5” ле;

34 – 41 балл – “4” ле;

27 – 33 балл – “3” ле.

  1. Ә хәзер Тәнәфес иленә рәхим итегез. Мөгаен, Белмәмеш инде андадыр, сезне көтеп торадыр, аңа миннән сәлам тапшырыгыз! Дәрес тәмам, сау булыгыз!



Файдаланылган әдәбият



  1. Заир- Бек С.И., Муштавинская В.И. Развитие критического мышления на уроке: Пособие для учителя. – М.: Просвещение, 2004 – 175с.

  2. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле.— Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2006.— 408 б.

  3. Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1985—1986 (Шигъри әсәрләр: 1 т.— 1985.— 407 б.; 2 т.— 1985.— 400 б.).

  4. Харисова Ч.М. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе: программа һәм методик киңәшләр / төз. Ч. М. Харисова. Казан: Татар дәүләт гуманитар-педагогика ун-ты, 2005. 142 б. 




5нче татар төркеме. Татар теленнән технологик карта


Тема

Тел белеменең бер бүлеге буларак графика һәм орфография

Максат

1.Тел белеменең бер бүлеге буларак графика һәм орфография бүлекләре турында мәгълүмат алу;

  1. Сөйләм авазларының язуда дөрес бирелешенә карата белем-күнекмәләр алу, белемнәрне камилләштерү;

  2. Кунакчыллык хисе булдыру

Планлаштырылган нәтиҗә

Тел белеменең бер бүлеге буларак графика һәм орфография бүлекләре турында мәгълүмат алу,сөйләм авазларының язуда дөрес бирелешенә карата белемнәрне камилләштерү


Эшне оештыру төрләре

Фронталь, индивидуаль, парлап эшләү

Чыганаклар :

- төп

- өстәмә

1.Шәмсетдинова Р.Р.Татар теле: рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең

5 нче сыйныфы өчен дәреслек.-Казан: Мәгариф-Вакыт, 2012.

2. Хәрефләр язылган күрсәткечләр

3.Борынгы язма үрнәкләр

4. Инд. карточкалар

5.Мультимедиа системасы



Дәрес этаплары

Дәрес этабының максаты

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге


Оештыру. Эшчәнлеккә мотивлаштыру

Укытучы өчен максат:

психологик уңай халәт барлыкка китерү

Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

-

- Исәнмесез, балалар! Бер-беребезгә яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге теләп, татар теле дәресен башлап җибәрик.

  .Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

 Укучылар теләкләр тели:

Яңа көн тынычлык алып килсен!

Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

Әти-әниебезгә, дусларга  ягымлы булыйк!

Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

К: классташлар  һәм укытучы белән  уку эшчәнлеген  оештыруда

хезмәттәшлек итү

Ш: үзмаксат кую

Белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Дәрескә максат кую,укучыларда белемгә омтылыш тәрбияләү.











Укытучы өчен максат: үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә  искә төшерү мөмкинлеге булдыру

Укучылар өчен максат:

белемнәрне камилләштерү.

1.Өй эшен тикшерү.1)71нче б.162нче күнегү

2) Дуслык турында 5 мәкаль яз. Сүзләрдә басымны билгелә.

2.Укытучы: Укучылар, Үткән теманы кабатлап, сайланма диктант язабыз. Басым 1нче иҗеккә төшкән сүзләрне 1нче баганага, басым соңгы иҗеккә төшкән сүзләрне 2нче баганага язабыз. Күмер, укы, күрмәде,вакыт, елга, утырыгыз,белмәде,мактанчык, иген, диңгез, җилкән, йомгак.


Үзбәя.


3.Дәрес темасын һәм максатын билгеләүгә юнәлеш бирү

Укытучы:


- Укучылар, ә хәзер аваз һәм хәреф арасындагы аерманы искә төшерик әле. (Укучыларга хәрефләр күрсәтелә)

- Бу нәрсә? - дигән сорау куябыз.

Укучы:

- Хәреф.

Укытучы:

- Укып карагыз. Хәзер сез нәрсә әйттегез?

Укучы:

- Аваз.

Укытучы:

- Димәк, бу [а] авазының язудагы билгесе, ягъни а хәрефе була. [а] авазын түбәндәгечә күрсәтеп буламы: о яки ө?

Укучы:

  • Юк. Чөнки бу хәрефләр башка авазларга билге булып йөри.

Укытучы:

  • Әйтегез әле, бүгенге дәрестә без ниләр өйрәнергә тиеш булабыз?

Укучы:

  • Авазларның язуда бирелешен һәм аларның дөрес язылышын өйрәнергә тиешбез.

Укытучы:

  • Дөрес, укучылар.

Укучыларның җаваплары тыңлана.


Дәрес темасын һәм максатын билгеләү














ТБ: Басым, интонация турында белемнәрне искә төшерү

Р: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

К: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив  фикер алышуда катнашу

ТБ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

Р: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу


Уку мәсьәләсен кую.





Укытучы өчен максат: уку мәсьәләсен куюга этәргеч бирү


. Укучылар өчен максат: уку мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау

1.Экран белән эш.

-Укучылар, авазларның язуда бирелешен нинди фән өйрәнә икән?

Дөрес язылышны нинди фән өйрәнә?(Аңлатмалы сүзлекләрдән әлеге төшенчәләрнең билгеләмәләрен табу)


2. Укытучы:

- Бүгенге язу кириллицага нигезләнеп төзелгән. Ул татар халкында 1939 елдан бирле кулланыла. Ә менә аңа хәтле безенең бабаларыбыз нинди хәрефләр белән язганнар?

V-VІ гасырлар – рун язуы,

ХІ гасыр - 1929 ел – гарәп язуы.

1929-1939 – латин язуы.

1939 елдан – кириллица.

(Укучыларга бу графикаларда язылган үрнәкләрне, гарәп, латин телендәге китапларны күрсәтү)


Укучыларның җаваплары. Авазларның язуда бирелешен графика дигән фән өйрәнә.

Дөрес язылышны орфография фәне өйрәнә.

Аңлатмалы сүзлекләрдән әлеге төшенчәләрнең билгеләмәләрен табу.

Т: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую

Р: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу

К: коллектив  фикер алышуда катнашу

Уку мәсьәләсен чишү.

Танып-белү эшчәнлеге



Физминутка


Укытучы өчен максат: уку мәсьәләсен чишүдә укучыларга ярдәм итү


Укучылар өчен максат: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру



Дәреслек белән эш.

  1. 166нчы күнегү. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп язу.

Кунакчыллык турында сөйләшү.




  1. Физминутка

3.Парларда эшләү.

Зирәклек-тапкырлыкны сынау

1 . Әбидә бер, бабайда ике. (“б” хәрефе)

2..Дәрес башында нәрсә ишетәбез ?

( “д” авазы)

3. Җирнең уртасында ни була? (“и” хәрефе)

4. Барда юк, юкта бар. (“ю” хәрефе)

5. Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, өйдә юк. (“у” хәрефе)

6. Иң кыска ай кайсысы. (май)

7. Кыш уртасында нәрсә бар? (“ы” хәрефе)


4. Карточкаларда бирем.Сүзләрнең аваз һәм хәреф составларын билгеләгез: агач, бизәк, медаль, җомга ,дару

Үрнәк: азык сүзендә 4 аваз: [а], [з], [ы], [к]

4 хәреф : а, зэ, ы, ка



5. Төшеп калган тартыкларны куеп языгыз. Нинди ма..ур ...өн бүген!

...өләсе ...илеп ...ора.

Минем ...өлгәнне ...үреп,

....ояш та ...өлеп ...ора. (Р.Корбан)

2.”Әткәм”, “ә...кәм” сү...е ....елән

Ачыл...ан телем ми...ем!

Си... бир...ең ми...а ыша...ыч,

Кичкәндә белем и...ен. (Р.Корбан)


Дәреслек белән эш.

  1. 166нчы күнегү. Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп язу.

2.Физминутка

3.Парларда эшләү.

Зирәклек-тапкырлыкны сынау

1 . Әбидә бер, бабайда ике. (“б” хәрефе)

2..Дәрес башында нәрсә ишетәбез ?

( “д” авазы)

3. Җирнең уртасында ни була? (“и” хәрефе)

4. Барда юк, юкта бар. (“ю” хәрефе)

5. Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, өйдә юк. (“у” хәрефе)

6. Иң кыска ай кайсысы. (май)

7. Кыш уртасында нәрсә бар? (“ы” хәрефе)


4. Карточкаларда бирем.Сүзләрнең аваз һәм хәреф составларын билгеләгез: агач, бизәк, медаль, җомга ,дару

Үрнәк: азык сүзендә 4 аваз: [а], [з], [ы], [к]; 4 хәреф : а, зэ, ы, ка


5. Төшеп калган тартыкларны куеп языгыз. Нинди ма..ур ...өн бүген!

...өләсе ...илеп ...ора.

Минем ...өлгәнне ...үреп,

....ояш та ...өлеп ...ора. (Р.Корбан)

2.”Әткәм”, “ә...кәм” сү...е ....елән

Ачыл...ан телем ми...ем!

Си... бир...ең ми...а ыша...ыч,

Кичкәндә белем и...ен. (Р.Корбан)


Т: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү, төп билгеләрне

 аерып алу нигезендә

кагыйдә формалаштыру

К: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

Р:  үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

Үзбәя.

Укытучы өчен максат: балаларны үз эшчәнлекләрен бәяләргә өйрәтү


Укучылар өчен:

Үз эшчәглегеңне дөрес бәяләргә өйрәнү

  • Укучылар, үз эшчәнлегегезне бәяләгез әле.

Балаларның җаваплары

РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

Ш: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү

К: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең  гамәлләрен бәяләү

Уку эшчәнлеген йомгаклау. Өй эше бирү. Рефлексия.

Укытучы өчен максат. дәрестәге эшчәнлекне анализлау,  белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү

Укучылар өчен максат: үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү


-Укучылар, без сезнең белән ниләр өйрәндек?Авырлыклар булдымы?


Өй эше.

  1. 72нче бит, №164

  2. Кунакчыллык турында мәкальләр язып килергә.

  3. Безгә кунак килде” темасына хикәя төзергә.



Балаларның җаваплары


Ш: үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау

Т: фикерләүдә логик чылбыр төзү

Р: эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү

К: күршең белән хезмәттәшлек итү

Ш: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү

Р: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу











Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Түбән Кама шәһәре 6нчы урта муниципаль

бюджет гомумбелем бирү учреждениесе












УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕ - БЕЛЕМ СЫЙФАТЫН ҮСТЕРҮДӘ ӘҺӘМИЯТЛЕ ЧАРА

(эш тәҗрибәсеннән)









2013







Уен технологиясе - укучыларның туган телгә кызыксынуларын көчәйтүдә, танып-белү эшчәнлеген, мөстәкыйльлеген арттыруда, шуның нәтиҗәсендә белем бирү сыйфатын үстерүдә мөһим чараларның берсе.

Әйе, укырга-язарга өйрәтү, дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү бары тик тел ярдәмендә генә була ала. Тел кешеләрнең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра. Шуңа күрә дә кеше борын заманнан ук балаларны ана теленә өйрәткән, аның телен шомартуга, сүзлек хәзинәсен арттыруга, сөйләгәндә һәм язганда телдән оста файдалануга зур әһәмият биргән. Бөек Тукаебыз әйткәнчә, ана, баласына тел ачкычы бирү өчен, бишек җыры җырлаган, сүзле уеннар оештырган; үсә төшкәч, такмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар өйрәткән, бәетләр, әкиятләр сөйләгән.

Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уен аша белемгә юл ачыла, укучы күп нәрсәне таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен дә, без, укытучылар, төпле белем һәм тәрбия бирү бурычын истә тотып, тел һәм әдәбият дәресләрен, уен элементлары кулланып, максатка ярашлы итеп оештырырга тиешбез.

Уен баланың фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә. Укучы дәрестә никадәр актив катнашса, мөстәкыйль фикер йөртсә, һәр яңаны нәтиҗәле итеп тану ысуллары белән коралланса, грамматик теорияне һәм сөйләм практикасын үзләштерү процессы да шулкадәр уңышлы барачак.

Укучылар тел фактларын кызыксынып, мөстәкыйль фикер йөртеп, анализлап өйрәнсә, шул анализга карата үзләре нәтиҗәләр дә ясап караса, материалны үзләштерү, һичшиксез, нәтиҗәле булачак. Моның өчен, дәрестә аерым тел фактларын өйрәнгәндә, сөйләү һәм язу күнекмәләрен камилләштергәндә, мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырып, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр тәкъдим итү отышлы. Аларны чишү балада үз көченә ышану тойгысы уята, аннан зуррак, катлаулырак күнегүләрне башкарырга җирлек тудыра, ихтыяр көче тәрбияли.

Уен технологиясен төрле аудио-видео, мультимедиа чаралар кулланып үткәрү дәресне тагын да җанлырак, эмоциональрәк итә, укучылар мондый дәресләрне яратып, көтеп алалар, кайбер очракларда хәтта үзләре дә сорауларның төрле вариантларын, уен үткәрүнең төрле юнәлешләрен тәкъдим итәләр.




Муенса” уены. Укытучы бер сүз әйтә, укучылар һәрберсе берәр сүз өстәп, җөмлә төзиләр, аны җәенкеләндерә баралар.

Мәсәлән,

Аю - зур аю – зур, матур аю ...


Кем күпме?” уены. Укытучы бер иҗек әйтә, укучылар шуңа өстәп, сүз төзиләр.

Мәсәлән,

Ка - кара, каба, катык, кабык...


Тылсымлы таякчык” уены. Бу уенны ялгызлык исемнәрне үткәндә кулланырга мөмкин. Укытучы бер шәһәр исемен атый һәм укучыга тылсымлы таякны суза. Шәһәр исеменең соңгы авазын кулланып, укучы башка шәһәр исемен атый, таякны иптәшенә тапшыра, әгәр укучы сүзне дөрес әйтмәсә, таяк “күчми”.

Мәсәлән,

Казан – Норильск –Калуга- Алабуга...


Гөлләр илендә” уены. “Гөл” сүзенә башланган кызлар исеме атау, кем туктый, шул уеннан чыга.

Мәсәлән,

Гөлбану, Гөлҗиһан, Гөлбикә, Гөлгенә...


Антонимнар, синонимнар уйлыйбыз” уеннары.

Парын тап” уены.

Мәсәлән,

Бала- ... (чага)

Табак-...(савыт)

Карт - ...(коры)

Сүз эчендә сүз” уены.

Мәсәлән,

табышмак – табыш, ак, башмак...

Яңа исем яса!” уены. Бер хәрефне алыштырып,яңа сүз төзү

Мәсәлән,

Сабак –сабан

Савым – савыт

Сүз-күз

Баш-таш

Сүз боткасы”уены.

ас+кыр= йорт хайваны (сарык)

ыс+ кыз=тыныш билгесе(сызык)

ыс+бай= кечкенә бала (сабый)

үр+күмәч= бөҗәк (үрмәкүч)

кар+чук= уенчык (курчак)

как+ май= ашамлык (каймак)


Сүзләр белән фокуслар” уены.

Муенсаның нәрсәсе бар? (Муены)

Сыерчыкның нәрсәсе бар? (Сыеры)

Сандугач нәрсә кигән? (Дуга)

Китапта нинди балык? (Кит)

Сатучы нәрсә сата? (Ат)


Бозау телен тәрҗемә ит! “ уены. (төрле хайваннарның телен шул рәвешле тәрҗемә итәргә мөмкин)


м

у



!

!

м

у



!

!

м

у




!

м

у




!

м

у







Дәфтәр тикшерү” уены. Хаталы сүзләрне табарга өйрәнү

Тәрҗемәче” уены.

Секретарь -...

Редактор -...

Аптека -...

Патриот -...

Практик -...

Прогресс -...

14.”Безне базга төшер” уены. (төшеп калган хәрефләрне куярга)

Без

Б...з

Б...з

Б...з

Б...з

Баз

Күп белергә теләүче” уены. (Укытучы бер авазны атый, аннары сораулар бирә, укучылар сорауларга шул аваздан башланган сүз белән җавап бирергә тиешләр)

Мәсәлән, “Т” авазына

Исемең ничек?

Талия.

Фамилияң ничек?

Талипова.

Әтиеңнең исеме?

Таһир.

Әниеңнең исеме?

Тәслимә.

Кайдан килдең?

Ташкенттан.

Нәрсә белән килдең?

Трамвай белән килдем.

Син яшәгән җирдә нәрсә үсә?

Тал.

Тагын нәрсәләр үсә?

Тирәкләр.

Нинди кошлар бар анда?

Тукраннар.

Нинди җимешләр пешә?

Татлы.

Ә дустың соң ни атлы?

Тәминдар атлы.

Ә йортлар ничә катлы?

Тугыз.

Нинди җырлар беләсең?

Туган тел”.

Син кемнәрдән көләсең?

Тәртипсезләрдән.


Бер сүздән – ике сүз” уены

Мәсәлән,

Күлмәк - күл+мәк

Ярсу-...

Картаю -...

Тапкыр -...

Капкач -...

Иясен тап! уены. Укытучы тактага хәбәрләр яза,укучылар

бу хәбәрләргә ияләр уйларга тиешләр.

Бер сүз белән әйт!” уены. (аеруча фразеологизмнарны өйрәнгәндә куллану отышлы)

Мәсәлән,

Баш вату – уйлау

Авызга су кабу –дәшмәү

Уртак тел табу- килешү

Ут йоту – кайгыру

Балавыз сыгу – елау

Фокус-мокус” уены. Сүз эчендә хәрефләрнең урыннарын үзгәртеп, яңа сүз төзү.(барлык хәрефләрне дә кулланып)

Мәсәлән,

Ашлык-кышла

Түбән – бүтән

Тарак-карта

Салат-атлас

Усал- сула

Качу- учак

Орчык-чокыр

Сүз+сүз=сүз” уены. Ике сүздән өченче яңа сүз ясау

Мәсәлән,


Яры+муза = умырзая

Ми+ шәл= миләш

Тәкә+ Нил= тәлинкә

Тал+ас= атлас

Бал+яка= ябалак

Каз+ук= кузак


Блиц-турнир” уены. Капитаннар ярышы өчен отышлы.

Мәсәлән,

-Кара чәчле кеше (брюнет)

- Сәхнә әсәрләре язучы (драматург)

- Оркестр, хор белән җитәкчелек итүче кеше (дирижер)

-Ыгы-зыгы, шау-шу (ажиотаж)

- Югары катлау (элита)

- Күп телләр белүче (полиглот)

- Ни белән булса да мавыгу (хобби)

Мәкальне дәвам ит!” уены.


22. “Бер сузыкка- күп тартык” уены. (Укытучы бер сузык авазны әйтә, укучылар сүзләр уйлыйлар)


Мәсәлән,

У - ут, ук, ур, ун, ул...


Күп сузыкка бер тартык” уены.

Мәсәлән,

Т – ат,ит, эт, ут, өт, от, үт...


Мин дә!” уены. Укытучы җөмләләр укый, әгәр аның җөмләләрендә укучы үти алырлык эш бар икән, ул”Мин дә!” ди, ялгышса,уеннан чыга.

Мәсәлән,

-Мин мәктәпкә килдем.

-Мин дә!

-Ишектән кердем.

-Мин дә!

-Кыңгырау шалтырады.

-...

- Дәрескә киттем.

-Мин дә!

- Дәрес башланды.

- ...

“ “Әйе”,” юк”ка тимәскә!”уены. Сорауларга җавап биргәндә

түбәндәге сүзләрне кулланырга ярамый:

Әйе”, “юк”ка тимәскә,

Шулай”, “ыхы” димәскә,

Дөрес”не кулланмаска,

Ак”, “кара”га якын да бармаска!


Исемне таны!”уены. Төшеп калган сузыкларны куеп, сүзләрне дөрес укырга.

Мәсәлән,

Гбдлл Ткй (Габдулла Тукай)

Мрсй мр (Мирсәй Әмир)

Сҗд Слймнв (Саҗидә Сөләйманова)


Пантомима” уены. Хәрәкәтләрне аңлату

Вак-вак атлап” уены. Атлаган саен берәр сүз әйтү( төрле темага уйнарга мөмкин)

Яңгыраумы, саңгыраумы? уены. Тартык авазларны

парлары белән үзгәртеп, яңа сүзләр ясау.

Мәсәлән,

Арба – арпа

Пәке- бәке

Бага – бака

Игәү-икәү

Вил- фил

Зирәк –сирәк


Калын сүзне нечкәрт!” уены.

Мәсәлән,

Ут – үт

От -...

Бал -...

Таш -...

Кыр -...

Җай -...

Ат - ...

Могҗизалар кыры” уены. (тактага шакмаклар сызып, эзләнәчәк сүзнең мәгънәсе аңлатыла, уен шартлары укытучы карамагында)


Кайсы сүз артык?”уены.(мәгънәсе яки башка билгеләре буенча артык сүзне билгеләү)

Мәсәлән,

Укытучы, укучы, дәрес, кибет

Кар, яңгыр, кош, җил

Галим, гомер, гараж


Бер аваздан” уены. (Барлык сүзләр дә бер үк аваздан башланырга тиеш)

Мәсәлән, [м ]авазына


Чәчәк- мәк

Кызлар исеме – Маһруй

Малайлар исеме- Марат

Шәһәр – Мәскәү

Шагыйрь – Муса Җәлил

Язучы – Мирсәй Әмир

Күк җисеме – Марс

Җырчы – Мәликә

















Галиева Гуляндам Исрафиловна,

учитель высшей кв. категории

МБОУ «СОШ №6» г. Нижнекамск РТ

Экологическое образование школьников на уроках родного языка

Актуальность: В настоящее время современное общество оказалось перед выбором: либо сохранить существующий способ взаимодействия с природой, что неминуемо может привести к экологической катастрофе, либо сохранить биосферу, пригодную для жизни, но для этого необходимо изменить сложившийся тип деятельности. Конечно же, мы выбираем последнее, но оно возможно только при условии коренной перестройки мировоззрения людей, ломки ценностей в области как материальной, так и духовной культуры и формирования новой – экологической культуры. Проблема формирования экологической культуры ставит перед учителями важные цели и задачи, так как главным результатом работы должно стать воспитание ответственности каждого ученика перед природой, перед обществом.

Цель и задачи работы: Цель моей работы состоит в том, чтобы показать, что формирование экологической культуры школьника должно осуществляться не только через отдельные предметы ( «Окружающий мир», «География», «Экология»), но должно охватывать весь образовательный процесс в целом.

Главной задачей является осуществление того, чтобы ученик, окончивший школу, входил во взрослую трудовую жизнь, имея устойчивые ценностные установки бережного отношения к живой и неживой природе, по-настоящему усваивал, что можно, а что нельзя позволять себе при производственных и при обычных, бытовых отношениях с ней.

Область использования: Экологическое воспитание должно охватывать все ступени непрерывной образовательной системы. В начальных классах происходит закрепление и развитие знаний об окружающей природной и социальной среде, полученных школьником в семье и в дошкольных учреждениях. В этом возрасте закладываются основы экологической культуры, целостного представления о природе, формируется научное отношение к природной среде, сознается необходимость ее охраны, усваиваются нормы поведения к окружающей среде, сознается необходимость ее охраны, усваиваются нормы поведения в окружающей среде и навыки элементарных экологически грамотных действий.

В средних и старших классах закрепляется и совершенствуется нравственная ориентация школьника в его отношениях с природой. Здесь закладываются основы диалектического понимания единства природы и общества, а охрана природы рассматривается как часть общей культуры человека. На этом этапе формируется современное мировоззрение, стоящееся на интегративных знаниях об окружающем мире и проявляющееся в ответственном, деятельностном поведении, основанном на убежденности в необходимости поведения, основанном на убежденности в необходимости охраны природной среды, а так же роли экологической практики.

Содержание исследования: Будучи преподавателем родного языка и литературы, на уроках стараюсь уделять большое внимание воспитанию в учащихся бережного отношения к окружающей среде. Проблемы экологического воспитания стараюсь касаться на каждом уроке. Для этого применяю богатый краеведческий материал, народное творчество, создала копилку специально подобранных дидактических материалов с учетом задач экологического воспитания и образования; считаю, что мир природы, мастерски описанный различными поэтами и писателями, может сильно повлиять на нравственное развитие личности школьника. Изучая творчество того или иного писателя, для анализа выбираю то произведение, в котором описывается красота родной природы, проявляются самые сокровенные чувства автора к природе. Например, изучая такие произведения Тукая, как «Шурале», «Водяная» особое внимание уделяю на описание поэтом красоты родной земли.

На основе текста учащиеся развивают монологическую речь и доказывают собственную точку зрения, учатся видеть прекрасное и осознают взаимодействие человека и природы. Можно привести очень много примеров, в чьих произведениях описывается красота родной земли: М.Джалиль «Цветы», Х.Такташ «Дочь леса», С.Хаким «Садоводы», Ш.Галиев «Здравствуйте, мои поля», И.Султан «В гостях у Родины», Г.Баширов «Родной край – зеленая колыбель», Х.Туфан «Плывут и плывут облака», Н. Гиматдинова «Царь лугов», С.Сулейманова «Этюд», Зульфат «Волшебство», С.Хаким «Ничего не надо» и мн.др. Роль родного языка как учебного предмета в экологическом воспитании обусловлена его функциями средства приобретения знаний и формирования видов речевой деятельности, которые предусматривают, с одной стороны, осмысление и репродуцирование различных текстов (в том числе учебной информации экологического характера), с другой - свободное выражение собственных суждений и высказываний. В качестве дидактического материала могут выступать художественные тексты, несущие экологическую информацию:

  • тексты описательного характера с преобладающей эстетической направленностью;

  • тексты, содержащие научно-популярную информацию о природе;

  • тексты описательного характера с преобладающей патриотической направленностью;

  • "природоохранительные" тексты.

Устные рассказы учащихся об увиденном в природе выступают как один из материалов по экологии на уроках родного языка. Наблюдение за природой в реальной действительности и умение поделиться своими наблюдениями на уроке приобщает школьников к живому, полному красок и звуков миру. Как передать в слове то, что увидел и почувствовал, как полнее выразить свое отношение, что выбрать объектом внимания - решает сам ученик. С точки зрения учебного предмета обучающим моментом является формирование умения изложить фактическую сторону, сохранить логическую стройность речи, использовать изобразительно-выразительные средства языка. Обучение сочинениям о природе необходимо предварять работой с тестовым материалом, которым является художественный текст-описание природы: характеристика темы, идеи, композиции, художественных средств произведения, творческой манеры писателей. Работа по репродукциям картин известных пейзажистов включает в себя раскрытие цветового решения, найденного художником, формирование умения словами передавать красоту природы, на практике применяя полученные знания по грамматике с целью передать сокровенное, эмоциональное. Большое значение имеют в экологическом воспитании проведение экологических турниров, КВН, конкурсов, марафонов. Детям нравятся проектные уроки, типа «Лес –мой друг», «Экомагазин», «Экотеатр», «Природа и искусство».

Заключение: Таким образом, творчески подходя к каждому уроку и используя материалы для экологического образования и воспитания, стараюсь знакомить учащихся с проблемами природопользования, привлечь их внимания к практической деятельности сбережения природы в родном крае, а в дальнейшем и в стране.

На мой взгляд, экологическое образование – это органичная и приоритетная часть всей системы образования, придающая ему новое качество, формирующая иное отношение не только к природе, но к обществу, к человеку.

Библиография
1. Галимарданова Р.Н. Экологическое воспитание учащихся через филологические дисциплины в условиях двуязычия.- Казань, 2007.- 241с.
2. Игнатова В.А. Формирование экологической культуры учащихся: теория и практика.- Тюмень:ТГУ, 1998.- 196с.
3. Маринченко А.В.- Приоритет экологическому образованию: Москва:Феникс, 2008.-358с.
4.Общеобразовательные программы по татарскому языку и литературе для русских школ.-Казань:Магариф, 2003
5. Тукай Г. Избранные произведения.-Казань:Тат.кн.издат., 2006.-383с.






Галиева Гуляндам Исрафиловна,

учитель высшей кв. категории

МБОУ «СОШ №6» г. Нижнекамск РТ

Современные педагогические технологии как средство повышения качества образования в обучении татарскому языку в русской школе

 Педагогическая технология - это такое построение деятельности педагога, в которой все входящие в него действия представлены в определённой последовательности и целостности, а выполнение предполагает достижение необходимого результата и имеет прогнозируемый характер.

Технология обучения, или образовательная технология - это "привязывание" методики обучения к конкретным условиям, системы использования выработанных правил с учётом времени, места, конкретных субъектов образования, условий организации и протяжённости педагогического процесса. Поэтому об эффективности технологии можно говорить не вообще, а лишь по отношению к определённым учащимся и педагогам.

В процессе своей работы пришла к выводу, что из всех технологий, предлагаемых учителю в настоящее время, для меня, как учителя татарского языка и литературы в русской школе и моих учащихся, наиболее эффективна технология личностно-ориентированного обучения. Работая по этой технологии определила для себя основные содержательные линии индивидуального развития:

- формирование речевой компетентности учащихся с учетом диалектальной особенности нашего региона;

- формирование познавательных интересов школьников и их готовности к самообразовательной деятельности на основе учета индивидуальных склонностей к изучению той или иной предметной области;

- развитие умственных способностей, творческого мышления;

- воспитание чувства уважения к эрудиции и предметной компетентности;

-воспитание социально-психологической адаптивности к учебно--воспитательному процессу и к жизни в условиях диалога культур;

-воспитание валеологической культуры школьника;

-формирование национального самосознания;

- нравственное воспитание школьников через изучение материалов родного края.

Реализация личностно- ориентированного подхода помогает сформировать у учащихся умение общаться на литературном языке, обосновывать свои действия и критически оценивать их, логически мыслить, формирует устойчивый познавательный интерес к предмету:


Традиционный метод

обучения

Компоненты

деятельности

Личностно-ориентированный метод обучения

Задается педагогом, может декларироваться

лицом, его заменяющим

Цель – модель желаемого будущего,

предполагаемый

результат

В процессе проблематизации обеспечивается

внутреннее принятие учащимися цели

предстоящей

деятельности

Используются внешние мотивы деятельности

Мотивы – побудители к

деятельности

Опора на внутренние мотивы деятельности

Выбираются педагогом,

часто используются привычные, независимо от поставленной цели

Средство – способы,

с помощью которых осуществляется

деятельность

Совместный с учащимися выбор разнообразных обучающих средств, адекватных цели

Организуются инвариантные действия,

предусмотренные учителем

Действия- основной элемент деятельности

Вариативность действий, создание ситуации выбора с возможностями ученика

Прослеживается внешний результат, главным образом, уровень усвоения знаний

Результат – материальный или духовный продукт

Главное – внутренние позитивные личностные изменения в процессе учения

Полученный результат сравнивается с общепринятыми эталонами

Оценка – критерий достижения цели

Самооценка на основе применения индивидуальных эталонов достижения

Естественно, работая по данной технологии, я использую и элементы других технологий таких как: игровые технологии (ведущий метод- игра), коммуникативные технологии (ведущий метод - общение), исследовательские технологии (ведущий метод- проблемное обучение; метод проектов).

Считаю, что среди всех мотивов учебной деятельности самым действенным является познавательный интерес, возникающий в процессе учения. Он не только активизирует умственную деятельность в данный момент, но и направляет ее к последующему решению различных задач. Устойчивый познавательный интерес к родному языку формируется разными средствами. Наиболее эффективными средствами формирования устойчивого познавательного интереса является занимательность, создание положительных эмоциональных ситуаций, игры, игры – путешествия, яркие наглядные пособия, задачи в стихах, логические, занимательные задания.

Оценка учителя является для школьника основным мотивом и мерилом их усилий, стремлений к успеху. Чтобы поднять доверие ученика к себе, своим возможностям, повысить мотивацию ставлю в пример результаты собственной работы каждого учащегося прежде и теперь. Поощряю малейшие продвижения в учении слабого, но старательного учащегося. От уровня самооценки зависит активность личности, ее стремление к самовоспитанию, ее участие в деятельности коллектива. Только наличие положительной оценки создает у детей переживание эмоционального благополучия, что является необходимым условием формирования личности.

Учитывая специфику каждого возраста, физическое и психическое развитие, считаю целесообразным изменить представление о классическом уроке. Урок в современной школе направлен на раскрепощение мысли ребенка, на создание атмосферы творчества и критического мышления. Главным стимулом творчества, на мой взгляд, являются нетрадиционные формы обучения. В своей работе я использую часть из числа известных нестандартных форм уроков: урок -путешествие, урок-лекция, урок-ярмарка, урок-игра, интегрированные, сюжетные (сказочные) и др. Именно нестандартные уроки позволяют поддерживать интерес к учению, процессу познания вообще.

Оптимальная структура урока или группы уроков, по-моему, должна соответствовать принципу построения деятельности в целом. Определив границы уже имеющихся у учащихся знаний, намечаю этапы последующего изучения темы, пути движения к цели. Затем в результате совместной деятельности с детьми осуществляю изучение нового материала. При этом использую и совместную деятельность детей в парах, группах; осуществляю индивидуальную помощь затрудняющимся. Наблюдая за работой класса, определяю, как организовать в последствии дифференцированный подход к тем, кто имеет трудности в усвоении, и не затормозит ли это развитие наиболее успевающих учащихся. Технологию уровневой дифференциации учащихся осуществляю путем деления ученических потоков на подвижные и относительно гомогенные по составу группы, каждая из которых овладевает программным материалом в различных образовательных областях на следующих уровнях: 1- минимальный (государственный стандарт),2- базовый, 3- вариативный (творческий).

Осуществить такое преобразование урока одному учителю не просто. В то же время, очевидно, что помощниками педагога, соавторами любого урока становятся и ученые, авторы методик учебных комплектов, и сами ученики.

Я как учитель стараюсь организовать общую деятельность так, чтобы в результате ученик присвоил себе некоторую ценность – знание, интерес к предмету, способ нахождения решения, достижение желаемого результата. В идеале при планировании урока я стремлюсь определить ситуацию, а в последствии и организовать ее возникновение так, чтобы в результате совместной с учителем, другими учениками деятельности ребенок сделал открытие ценой собственных усилий – интеллектуальных, духовных, нравственных. Каждый ученик работает на уроке с интересом, если выполняет посильное для себя задание. Я составляю дополнительные задания таким образом, чтобы к достижению единой цели учащиеся шли разными путями. Для моделирования уроков использую банк технологий.

Каждый урок служит для развития мышления и воспитания творческой активности школьников, что непосредственно связано с выбором варианта нравственного поведения, укреплением гуманистических норм жизни детей.

Изменение целей современного образования повлекло за собой изменение всех составляющих методической системы учителя.

Остановлюсь лишь на проблеме, связанной с необходимостью применения на практике в работе учителя разных стратегий обучения школьников. Это означает переход с объяснительно – иллюстративного способа обучения на деятельностный, при котором ребенок становится активным субъектом учебной деятельности. Чтобы это получилось, стараюсь моделировать уроки в разных технологиях. Для учителя-языковеда, на мой взгляд, актуальны следующие педагогические технологии: игровые (технологии имитационного моделирования), коммуникативные технологии и исследовательские (проблемно-поисковые), при этом следует исходить из определения педагогической технологии как деталъно прописанного пути достижения заранее спроектированного результата с опорой на ведущий метод (способ обучения) при достижении цели. Исходя из этого определения, рассмотрим краткую характеристику предложенным педагогическим технологиям:



Игровые технологии (технологии имитационного моделирования)


Характерной чертой данной технологии является моделирование жизненно важных ситуаций (практико-ориентированных ситуаций) и

поиск путей их решения


Ведущий

метод -

игра


Организационными формами могут быть деловые игры, ролевые и сюжетные игры-путешествия, дидактическая игра


Коммуникатив-

ные технологии


Особенность данной

технологии — построение обучения на основе активного взаимодействия всех участников учебного процесса с привлечением всевозможных средств (источников)

информации


Ведущий метод—

общение


Обучение в содружестве, взаимообучение, работа в парах и группах сменного состава, учебный диалог, учебная дискуссия

Исследователь

ские технологии (проблемно-

поисковые)

Данная технология требует реализации педагогической модели — «обучение через открытие»

Ведущий метод — проблемное обучение, метод проектов

Организационная

форма- совместный поиск решения проблемных ситуаций.

Модель урока: «знаю, но не все; хотел бы узнать—узнал». Обязательное наличие проблемы или проблемных заданий.

Экспериментирование или моделирование как обучающие приемы


В таблице показана специфика каждой технологии, все они построены на развитии способности учащихся проектировать предстоящую деятельность и быть ее активным субъектом.

Урок, построенный в любой технологии, имеет жесткую базовую модель. Она состоит из организационного этапа, цели которого — ориентировка в теме предстоящего урока, создание мотивации (желательно внутренней), активизация знаний или представлений учащихся по теме (Что я уже знаю об этом?). Кульминацией этого этапа становится совместное целепологание для планирования предстоящей деятельности. Это своеобразное движение мысли ребенка от того, что он уже знает об этом или думает, к тому, что еще можно было бы об этом узнать (или что необходимо узнать, чтобы решить учебную задачу или выйти из проблемной ситуации). Теперь, когда цели поставлены, предстоит решить, как мы будем действовать (как будем добывать нужную информацию), кто или что нам поможет. Именно с этого момента начинается основной этап урока — работа с информацией с целью ее осмысления, понимания, переживания для нахождения ответов на поставленные вопросы в начале урока. Приходится продумывать максимально возможные варианты использования различных средств информации: это могут быть справочники и энциклопедии, словари, текст параграфа, таблицы, графики, схемы, газетные материалы, видеоряд, звукоряд, специально сконструированный учебный текст (с учетом региональных материалов), напечатанный для каждого ученика, диски, аудиозаписи, веб-ресурсы. Для поддержки учителей, применяющих материалы НРК в своей деятельности и с целью распространения опыта, в 2007 году выпустила авторскую разработку «Сборник дидактических упражнений по татарскому языку с применением материалов родного края». Это методическое пособие утвердилось на заседании МУ «ИМЦ», которым на сегодняшний день пользуются практически все учителя татарского языка и литературы района.

Во-вторых, продумываю и организую с учащимися сам процесс работы с источниками информации. При этом следует помнить, что процесс восприятия информации — процесс сугубо индивидуальный и прежде чем ребенок выйдет на уровень парной, групповой или фронтальной работы, ему необходимо предоставить возможность индивидуально осмыслить учебную информацию в любом ее виде. Кроме того, на этом этапе происходит структурирование учебной информации: либо она дробится, либо укрупняется, дети учатся переводить текстовую информацию в изобразительную и наоборот, опираясь при этом на графические организаторы.

На этом этапе использую различные методические приемы и именно по их характеру определяю, в какой технологии смоделирован урок. Если на основном этапе имеет место учебная дискуссия или прием взаимообучения, то это урок, построенный в коммуникативной технологии. Если начинается деловая игра, где на основе полученной учебной информации надо принять решение (а это зависит от темы урока и игровой задачи) и обосновать свой выбор, ясно, что учитель выбрал игровую технологию.

Третий этап базовой модели — это завершающая стадия урока. Ее цель — обобщение и рефлексия. Особое внимание обратим на рефлексию. Приучаю детей осмысливать причины своих действий, личный результат, достигнутый в ходе урока. Т.е. приобщаю детей к рефлексивному анализу, например:

«Я быстро справился с заданием, потому что…»,

«Сегодня я узнал …»

Тем самым, направляю рефлексивные процессы на осознание процесса деятельности, осознание эмоционального состояния, осознание результата собственной деятельности. На этом этапе детям очень нравится применение метода синквейн:

ключевое слово или словосочетание;

придумывание 2 прилагательных к этому слову;

придумывание 3 глаголов;

придумывание устойчивых выражений, афоризмов;

придумывание синонима, эмоционального слова.

Также использую вопросы и задания, стимулирующие рефлексию:

1)Что ты чувствовал, когда выполнял задания?

2)Нарисуй свое настроение при выполнении задания.

3) Что тебе мешало выполнить задание? Что помогло?

4) Какие выводы сделал для себя?

В это время необходимо вернуться к началу урока и выяснить, на какие вопросы (затруднения), которые возникали у нас в начале урока, мы теперь сможем ответить? А какие вопросы так и остались без ответа? Значит, поиск ответов на них и составит основу мотивации для домашнего задания: познакомиться с материалом параграфа и поискать ответы на нерешенные вопросы. Если ответов нет — организовать самостоятельный информационный поиск, с привлечением других средств информации. Таким образом, базовая модель урока представляется как замкнутый круг: урок начался с формирования мотивации и закончился мотивом для будущей самостоятельной учебной деятельности. Кроме того, такая логика делает проверку домашнего задания на следующем уроке более осмысленной и значимой для учащихся.

Стойкий познавательный интерес формирую при сочетании эмоционального и рационального в обучении. С этой целью использую в своей практике дидактические и сюжетно-ролевые игры, задачи в стихах, задачи-шутки, загадки, ребусы, игровые и занимательные ситуации (в основном, на местном материале). Разнообразные дидактические игровые упражнения отличаются от типичных учебных заданий и упражнений необычностью постановки задачи (найти, догадаться), неожиданностью преподнесения ее от имени какого-либо сказочного героя ( Красавица Гюльчечек, Красная Шапочка) или же литературного героя. Дидактические игры интересны для учащихся, эмоционально захватывают их. А процесс решения, поиска ответа, основанный на интересе к упражнениям, невозможен без активной работы мысли. Этим положением и объясняется значение занимательных материалов в умственном и всестороннем развитии детей. В ходе игр и упражнений дети овладевают умением вести поиск решения самостоятельно.

А так же в своей работе применяю информационно-коммуникационные технологии, считаю, что на современном этапе развития педагогической деятельности ИКТ стимулируют повышение эффективности учебно-воспитательного процесса в целом. Считаю, что наиболее целесообразно применение ИКТ:

- при изучении нового материала;

- при моделировании разных ситуаций;

-при изучении языковых особенностей;

-при обеспечении обратной связью через сеть;

-при поиске материала;

-на этапе закрепления полученных знаний и навыков;

- на этапе оценивания и контроля, при рефлексии и т.д.

Включение проектной деятельности в учебный процесс несет в себе огромный развивающий потенциал, что особенно важно в условиях современной школы, нацеленной на развивающее обучение и формирование творческой личности.

Осуществляя работу по реализации проектной деятельности, я выделяю следущие этапы:

1. Выбор темы.

2. Сбор сведений.

3. Выбор проектов.

4. Реализация проектов.

5. Презентация.

Подготовка к работе над проектом включает создание устойчивого мотива к исследовательской проектной деятельности, основанной на понимании практической, общественно значимой пользе итогового продукта.

Для реализации проекта избирается руководитель и создается инициативная группа; определяется достаточно емкая тема (соизмеримая с уровнем индивидуального развития детей), определяются подтемы (по интересам детей).

Следующим этапом является сбор сведений. Дети обращаются к различным источникам информации, собирают интересующие их сведения, фиксируют их и готовят к использованию в проектах. Это записи, рисунки выписки, аудио и видео записи и т. д. Во время работы над темой учащиеся учатся находить информацию, систематизированно хранить ее.

После завершения этапа сбора информации предлагаю детям участвовать в проектах, предоставляя им возможность самим придумывать свои проекты. На этапе реализации проекта дети самостоятельно готовят проект и самостоятельно его реализуют. Кульминацией проекта является его презентация. Каждому ребенку предоставляется возможность рассказать о своей работе, показать то, что у него получилось. И, конечно же, услышать похвалу в свой адрес.

В проекте решаются задачи формирования коммуникативных навыков, формирования навыков работы с информацией, решается система познавательных задач: любознательность, мышление, воображение, творчество, что в конечном итоге влияет на развитие личности ребенка.

Используя элементы исследовательской технологии, я веду обучение на основе интегративной технологии деятельностного подхода, способствующей формированию у детей коммуникативно- познавательных процессов, деятельностных способностей, личностных качеств. На уроках изучения нового материала, я посредством диалога помогаю учащимся сформулировать тему или вопрос для исследования, а затем в диалоге организую открытие школьниками знаний, добиваясь действенного понимания материала. В процессе проблематизации строю уроки так, что дети сами определяют цели предстоящей деятельности. Ведь ни для кого не секрет, что через деятельность и в процессе деятельности человек становится самим собой, а лучше всего понимается, что самим же и открыто. В основе деятельностного способа обучения происходит личностное включение ученика в процесс обучения, когда компоненты деятельности им самим контролируются и направляются.

Моя задача при построении проблемного обучения заключаются в следующем:

-создать проблемную ситуацию для пробуждения интереса у учеников;

-подвести учащихся к совместной постановке темы или вопроса для исследования;

-организовать самоконтроль и самооценку деятельности учащихся.

Одной из форм познавательной творческой деятельности является учебная исследовательская деятельность. Реализуясь в учебном процессе, она позволяет решать задачи развития исследовательских умений школьников и помогает овладевать новыми способами добывания знаний. Особенно широкие возможности в решении исследовательских задач несет изучение материалов местно-регионального компонента.





























Р.Фәйзуллин шигъриятендә Туган җир, туган тел, милләт төшенчәләре чагылышы

Галиева Гөләндәм Исрафил кызы,

Түбән Кама шәһәре 6 нчы урта мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Равил Фәйзуллинның шигъри мирасы тема һәм жанр ягыннан бай, яшәешнең төрле якларын иңләп алуы белән аерылып тора. Җәмгыятьне, халыкны борчыган җитди мәсьәләләр, аерым цикллар тәшкил итеп, аның иҗат биеклекләрен билгели. Мисал өчен, бөек шәхесләрнең төрле өлкәдәге эшчәнлеге алдында баш ию, аларның үз чорында һәм киләчәк буыннар өчен әһәмиятен күрсәтү; җәмгыятьтә урын алган әхлаксызлык, җинаятьчелек күренешләренең сәбәпләре турында борчылып уйлану, моңа капма-каршы буларак, активлыкка, намуслы, гадел яшәешкә чакыру; күңел лирикасы, мәхәббәт, саф хисләр турында бәян итү; Туган җир, туган як һәм аның кешеләренә, халкыбызның матур сыйфатларына, гореф-гадәтләренә, традицияләренә, бәйрәмнәренә соклану, шулар аша милләтнең бүгенгесе һәм киләчәге турында кайгырту һ.б. Мәкаләмнең максаты булып, шагыйрьнең Туган җир, тел, милләт төшенчәләрен яктырткан шигырьләрен өйрәнеп, Р.Фәйзуллинның чын мәгънәсендә Халык улы икәнлеген раслау, шагыйрьнең җан авазын җәмәгатьчелеккә җиткерү тора. Теманың актуальлеге исемендә үк чагыла: үзен татар дип санаган һәр кеше Ватан, халык язмышын кайгыртып яшәргә бурычлы, ә каурый каләм ияләре – аеруча.

Туган ил, милләт язмышы турында уйланулар Р.Фәйзуллин иҗатында аерым бер урын били. Әйе, әдәбиятыбыз мәйданында әлеге теманы яктыртмаган язучы юктыр, әмма Р.Фәйзуллин иҗатында тел, халык язмышы аерым бер фәлсәфи тирәнлек, тарихка эндәшү һәм киләчәккә өмет хисе, үзенчәлекле нәтиҗәләр аша яңара. Әдип, милләт язмышы турында уйланганда, үзен аеруча борчыган мәсьәләләрнең иң мөһименә - тел мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә. Бүгенге көндә туган теленнән, милләтеннән читләшү, туган телне махсус өйрәнмәү яшь буынны милли үзаңнан, кешелек гоурлыгыннан, халкыбызның әхлак чишмәләреннән мәхрүм итә, җырлап-чыңлап торган телебезгә колагын томалый, маңкорт булып үсүенә юл ача. (“Туган тел турында бер шигырь”, “Мин бүген сөйләшмим әле”, “Айну яки тарихи махмыр”, “Язуларда теркәлмәгән сүзләр күпме!”, “Борчылуда туган ышаныч”, “Казансуда боз кату” һ.б.) Бәхетсезлеккә дучар булган телебез һәм моңыбыз турында уйланып, ачынып, шагыйрь безгә түбәндәге юллар аша мөрәҗәгать итә :

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

Телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

Рухын рәнҗетәмен димисең!

Ана телне ватып-бозып сөйләп,

Кешелегең генә төшә бит!

Корама тел, яман чир булып,

Яңа буыннарга күчә бит!.. [3:62]

Р.Фәйзуллин иҗатында туган тел, аңа хөрмәт, ихтирам хисләре, телне саклау мәсьәләләре халкыбызның күренекле шәхесләре образлары аша да сурәтләнә. Мисалга, “Бер язмышка –ничә тел!”, “Әй болыт, болыт!”, “Ике арада”, “Җирдә гөлләр-чәчәкләр күп!” , “Яздан аерып булмый Тукайны”, “Идел уртасында” кебек шигырьләрендә Г.Тукай, М.Җәлил, Ф.Кәрим һәм башка олуг шәхесләребезнең якты образлары аша туган телебезнең, милләтебезнең сынмас-сыгылмас рухы, көче, ныклыгы тагын да тулырак чагылыш ала:

Фашизмның таш

Зиндан төбендә

Үлем карарын

Ишеттерделәр

Дошман телендә.

Ә үзе әйтте

Соңгы сулышта

Актык сүзләрен

Ана телендә!.. [2:387]

Иреккә, якты тормышка ашкынган халыкның сулышын кысу, иң изгеләрдән саналган теле, дине, гореф-гадәтләреннән аерып алудан да зуррак вәхшилек бармы дөньяда?! Әлбәттә, юк! Шагыйрь үз шигырьләрендә ничә йөз еллар изелеп яшәп тә, милли йөзен һәм рухи мирасын саклап кала алган Бөек халкына дан җырлый, чиксез горурлык хисләре кичерә. (“Туган халкым”, “Үткәннәр –бүгенннең башы”, “Дәүәни истәлегенә”, “Шул ук сандык”, “Казан алды”, “Бер агай сүзләре”, “Пародокс”, “Көтмәдекме” һ.б.)

Бу дөньяда һәркем лаек ихтирамга,

Раслый алса яшәвенең олылылыгын.

Туган халкым! Илең-телең саклый алган

Югалмыйча кала алуың – горурлыгым!.. [3:18]

Шагыйрь фикеренчә, бер халыкның да башка милләтне үз ихтыярына буйсындырырга, аны ирексезләргә хакы юк. Җирдә яшәүче кешеләргә яшәү өчен мөмкинлекләр һәркемгә тигез бирелгән. Милләт язмышы мәсьәләсенә багышланган шигырьләре арасында Дәүәни образы үзе бер шигъри кыйтга -дөньяны тәшкил итә. Шунысы гыйбрәтле, “Дәүәни” – ул шигъри образ яки өлкәннәргә хөрмәт билгесе генә түгел, ул – безнең тарихи үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез, ахыр чиктә, “Мин кайдан килдем, кая китеп барам?” дигән мәңгелек сорауга җавап табарга омтылуның шагыйранә чагылышы. Бер генә мисалга игътибар итик. “Шул ук сандык” шигырендә Р.Фәйзуллин тасвирый рәвештә сөйләп килгән фикерен түбәндәгечә тәмамлый:

...Дәүәнине тыңлап кына торам.

Мондый чакта (җөпләп )сүз нигә?

Күзем –еллар саны булып яткан

Сандык өстендәге дисбедә. [1:164]

Еллар саны булып яткан дисбе! Халык гомеренең, милләт язмышының рухи дөньясын, ачы фаҗигасен үз эченә сыйдырган метафорик образ.

Шагыйрь иҗатында тел, милләт язмышы белән янәшә баручы тагын бер юнәлеш – ул, әлбәттә, туган туфрак, туган нигез, Туган җир. Автор туган төбәгенең һәр хәрәкәтен, күңел сулышын тоеп яши, ул һәр агач, таштан, таулык-үзәнлектән дә шигъри өлгеләр таба.( “Туган йортта”, “Шундый матур төш”, “Кышкы авылдан бер сурәт”, “Туган өйдә күргән төш”, “Илләр, җирләр гизүчеләргә”, “Читкә китүчеләргә”, “Топонимик мозаика”, “Кошларымны көтәм”. “Синеке –илнеке”, “Бердәнбер” һ.б. ) Мәсәлән, “Илләр, җирләр гизүчегә” шигырендә лирик герой өчен туган җир яме һәрнәрсәдән өстен. Туган җире аның өчен генә кадерле, аңа гына җан рәхәте, күңел тынычлыгы бирә; алга таба автор әлеге төшенчәне тагын да киңәйтеп, кеше яшәеше белән тыгыз бәйләнештә чагылдыра.

Дөнья зур ул: шәп балкышлар бик күп очрар.

(Егетлегең сыналыр да инде шунда!).

Һич күләгә төшермә син җаныңдагы

Туган илең, Туган җирең яктысына! [3:63]

Туган ил, Туган җир темасын Р.Фәйзуллин иҗтимагый тормыштагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә дә бик ачык сурәтли: Ватан икән, димәк, шатлыгы, яме, матурлыгы янында кайгы-хәсрәте, кырыс хакыйкате бар; җәмгыять икән, димәк, әле хәл ителәсе күп кенә четерекле мәсьәләләре, чишеләсе проблемалары бар. Фәйзуллинның Туган иле без гел ишетеп күнеккән чишмәле, болынлы, урманлы сандугачлы гөлбакча булу белән бергә, рәхәтен дә, михнәтен дә күргән җир. Иҗтимагый-сәяси кыерсытылулардан тыш, авторны Туган җир байлыкларының пыран-заран китерелүе, табигатькә, туган туфракка вәхшиләрчә мөнәсәбәт борчый. “Татарстан - төтенстан”, “Тәрәзәдән бер күренеш”, “Ау сезоны ачылгач”, “Язмыш” дигән алмагачтан”, “Әлмәттә җир тетрәү”, “Күлне шулай тончыктырып”, “Кипкән инеш тә” “Алтын балык түгел, гади балык сөйләде бик гасабиланып...” . “Сиздерми калмас” кебек шигырьләрендә автор кешелек дөньясының экологик катастрофа алдында торуын исбатлап чаң суга, кылган хаталарны вакытында төзәтергә өнди:

Җирне җансыз дисезме сез?-

Күрсәтер “җансызлыгын”!

Килер буыннар каргаячак

Бүгенгеләр аңсызлыгын.

...Әлмәттә җир тетрәде.

Бик күптән түгел әле.

Кемнәрнеңдер, кардәшләрем,

Тетрәдеме күңелләре?

Тетрәдеме күңелләре?.. [3:127]

Шагыйрь күңеле исә, йөрәгенең һәр тибешендә Туган җирем, туган телем, милләтем дип тетри, яна, сыкрый! Р.Фәйзуллиндагы яну, дау, иленә, туган халкына бирелгәнлек, тугрылык, тәвәккәллек хисләре аның шигырьләре аша һәркайсыбыз күңеленә күчсә иде!

Милләтебез шигърияте күгендә Р.Фәйзуллин исемле якты йолдыз балкыганда, халкыбыз үсеш, яңарыш юлында һичкайчан адашмас, барлык киртәләрне җиңеп, алга барыр, яңа үрләр яулар!



Әдәбият исемлеге

1. Мәһдиев М. Шагыйрь күңелендә ниләр бар? // Мәйдан. -2003. №10. – 164-168 б.

2. Фәйзуллин Р. Г. Сайланма әсәрләр: 2 т.: Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Татар. кит .нәшр ., 2005. – 495 б.

3. Фәйзуллин Р. Г. Сайланма әсәрләр: 3т.: Шигырьләр, поэмалар.- Казан: Татар. кит .нәшр ., 2005. -527 б.

4. Фәйзуллин Р.Г. Җырларда - ил гаме. Казан, Татар.кит . нәшр ., 1984, 264б.

5. Шәрифуллин Ф. Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин // Мәгариф. – 2003, № 9. - 18-20 б.



C:\Users\Эльвира Исмагиловна\Downloads\Рец.jpg





C:\Users\Эльвира Исмагиловна\Downloads\Р_2.jpg

Аңлатма язуы

Н.Думави мирасы һәм татар дөньясы” дип аталган электив курс программасы гуманитар профильле гомуми белем учреждениеләре өчен тәкъдим ителә.

Программа күренекле шагыйрь, прозаик, балалар язучысы, публицист, фәлсәфәче, әдәбият белгече, мөгаллим, күп кенә дәреслекләр һәм методик әсбаплар авторы Нәҗип Думавиның күпкырлы эшчәнлеге һәм әдәби мирасының татар дөньясына керткән өлеше турында мәгълүмат бирүне күздә тота.

Электив курсның максаты: Нәҗип Думави шәхесе үрнәгендә һәм аның мирасы нигезендә милли һәм гомумкешелек кыйммәтләре турында рухи һәм әхлакый нормалар формалаштыру, туган җирнең күренекле шәхесләре турында белемнәрне камилләштерү, эзләнү-тикшеренү эшенә юнәлеш бирү.

Н.Думави мирасы һәм татар дөньясы “ электив курсы нигезендә укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

  1. Н.Думави яшәгән чорның иҗтимагый, сәяси, мәдәни һәм әдәби үзенчәлекләрен аера белү;

  2. Чорның тулаем татар дөньясы яшәешенә керткән өлеше турында күзаллау булдыру;

  3. Күпкырлы шәхес Н.Думавиның иҗади мирас тарафдары булу;

  4. Н.Думави мирасының татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихына керткән өлеше һәм аның әһәмиятен аңлата белү;

  5. Әдәби әсәрләренә анализ ясый белү;

  6. Н.Думавиның тәрбияви һәм әхлакый хезмәтләренә таянып, үз шәхесләрен формалаштыру юнәлешендә эш алып бару.

  7. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов һәм башка язучылар арасында Н.Думавиның лаеклы урын тотуын аңлау;

  8. Н.Думави турында үзләштерелгән белемнәрне гамәлдә куллану.



Электив курсның тематик планы

(24 сәгать)



Бүлек

Дәрес темасы

тип

Кереш



















2нче бүлек









3нче бүлек













4нче бүлек










1.



2.



3.

4.



5.





6.



7.

8.

9,

10,11.

12,13.

14.

15.

16.

18.

19.

20.

21.

22.







23.

24.

Н.Думави мирасы һәм татар дөньясы “электив курсының максаты һәм бурычлары.19нчы йөз ахыры һәм 20нче йөз башы татар мәдәни һәм иҗтимагый тормышына күзәтү .

Алтын дәвер” чорының күренекле вәкиле Н.Думави турында гомуми белешмә.Библиографик чыганакларга күзәтү.

Иҗаты турында гомуми белешмә.

Н.Думавиның башлангыч чор иҗатында мәгърифәтчелек карашлары.



Н.Думавиның башлангыч чор иҗатында рус әдәбияты йогынтысы (“Эш вакытына карап”,

Кеше белән Төлке”, “Көтүчеләр”.”Вөҗдан” шигырьләре)

И.А. Крылов мәсәлләре нигезендә иҗат ителгән

Рак, аккош,балык”, “Бер күренеш”, “Вәхшәт-мәдәният”, “Татар” әсәрләре)

Н.Думавиның җәдидчелек карашлары.

1905-1907 нче еллар инкыйлабы һәм аның әдип иҗатына йонгынтысы

Язучының реализм һәм романтизм эстетикасы.

Яңадан тудырдыгыз”хикәясен уку, анализлау

Мортый илә Мукай” әсәрен уку,анализлау

Н.Думави әсәрләрендә халык язмышы

Н.Думави әсәрләрендә экспрессионизм юнәлеше

Н.Думавиның тәнкыйди эшчәнлеге

Н.Думавиның педагогик карашлары.

Шаула, мәктәп! Чәч нурыңны...”

Н.Думавиның балалар өчен язылган шигырьләре

Н.Думави турында шәкертләре(“Авыл таңнары” газетасы материаллары)

Н.Думавиның дини һәм фәлсәфи эшчәнлеге

Н.Думавиның вакытлы матбугат юнәлешендәге эшчәнлеге

Электив курс буенча проект яклауга хәзерлек

Н.Думави һәм татар дөньясы”

Кереш дәрес

Дәрес-лекция

Күзәтү дәресе

Дәрес-лекция



Дәрес-практикум



Семинар-дәрес



Дәрес-диалог

Дәрес-конференция

Дәрес-диспут

Дәрес-әңгәмә

Дәрес-лекция

Дәрес-семинар

Дәрес-күзәтү

Яңа Дума авылы мәктәбенә экскурсия

Бәйләнешле

сөйләм үстерү



дәрес-практикум

Дәрес-эзләнү

Дәрес-практикум

Дәрес-күзәтү





Дәрес-практикум

Проект яклау





Файдаланылган әдәбият

  1. Бәширов Ф.К. 20нче йөз башы татар прозасы.- Казан: Фикер, 2002.

  2. Ганиева Р. Нәҗип Думавиның иҗат сәхифәләре. – Казан:Отечество,2003.

  3. Ганиева Р., Рәмиев З. Тормыш сәхифәләре.- Казан: Тат.кит. нәшр., 1985.

  4. Гыйматдинова Н. Татар авылы, ике Нәҗип Думави һәм шәкертләр...- Идел.- 2003.- №2.-16-22 б.

  5. Думави Н. Агач аяк.- Казан: Тат.кит.нәшр., 2003.















Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Түбән Кама шәһәре 6нчы урта муниципаль

бюджет гомумбелем бирү учреждениесе




КАРГА БОТКАСЫ


(сыйныфтан тыш чара өчен сценарий)








Үткәрде:

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

Гөләндәм Исрафил кызы Галиева







Форма: сәхнәләштерелгән уен

Максатлар: 1. Укучыларны халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән милли мирасы –“Карга боткасы”

бәйрәме белән таныштыру;

2.Милли йола-бәйрәмнәр турында белемнәрен камилләштерү;

3. Борынгы мәдәниятебез һәм сәнгатебезгә мәхәббәт, алар белән кызыксыну хисе тәрбияләү.


Кичә барышы


(Матур итеп бизәлгән алан. Аның уртасыннан чишмә ага.(Талгын гына музыка). Аланга балалар керә.)


1нче бала. Хәерле көн, кадерле дуслар! Без бүген сезнең белән “Карга боткасы” бәйрәменә җыелдык. “Карга боткасы”- халкыбызның иң борынгы бәйрәмнәреннән берсе. Борын- борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар язны кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар.


2нче бала. Әйе, “Карга боткасы” – яз бәйрәме ул.

Карыйм да мин сокланам:

Бу нинди иртә икән?

Һәр түбәдән су тама,

Каян су җитә икән!

3нче бала. Вак шарлар кебек тәгәрәп,

Ак карга төшә тамчы.

Үзенә ясап тагарак,

Бозларны тишә тамчы.

4нче бала. Ник көн дә шулай биидер

Туктамый һич тә алар?

Мин белдем, белдем, ниндидер

Зур бәйрәм көтә алар!

5нче бала. Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр.

(“Килде яз” җыры башкарыла.(Ә.Ерикәй сүзләре, С.Сәйдәшев көе))

Киң итеп җәеп колач

Килде яз.килде яз.

Елмаеп тора кояш,

Көн аяз, көн аяз.

Кыш буе яткан карлар

Эределәр.эределәр.

Каргалар, сыерчыклар

Килделәр, килделәр.

Ап-ак чәчәк аттылар

Шомыртлар, шомыртлар.

Тау артына актылар

Болытлар, болытлар.

6нчы бала. Дуслар, тиздән кадерле кунакларыбыз – кара каргалар безнең аланыбызга да килеп җитәрләр! Әйдәгез, ботканы пешерергә куйыйк! Мин учак ягып җибәрим. Ә сез боткага кирәкле әйберләрне хәзерли торыгыз!

  • Алмаз, син казанга су сал!

  • Рузилә, ярма салып җибәр әле!

  • Алсу, син тоз сал, тик чамасын югалтма!

  • Камилә, син май сал!

  • Ленар, әйдә әле, ботканы болгатып җибәр!

7нче бала. Дуслар, әйдәгез , ботка пешкән арада бер уен уйнап алыйк!

Балалар.Әйдәгез, әйдәгез! (Түгәрәкләнеп басалар, кулларын берсенеке өстенә берсе куеп такмаклыйлар)


  • Карга килә, казан аса,

Торна килә, тоз сала,

Чыпчык килә, пешерә,

Тәүфыйкъ килә, тикшерә,

Песи ашап бетерә,

Якуп,кап та коп,

Авызыңны йом!


(Барысы да куллары белән авызларын каплыйлар, төрле хәрәкәтләр ясап, бер-берсен көлдерергә тырышалар. Көлгән бала уеннан чыга бара.)

1нче бала. Ай, ботканың тәмле исләре чыкты-ы-ы!

(Шулчак “кар-карр” дигән тавышлар ишетелә)


2нче бала. Әнә, кара каргалар үзләре дә килеп җиттеләр!

Барысы бергә. Исәнмесез, кошкайлар! Хуш киләсез!



(Сәхнәгә канатларын җилпи-җилпи, кара каргалар килеп керә).


Каргалар. Кар-кар! Кар-кар!

Язлар җитте, балалар!

Матур бәйрәм көнендә

Бар да күңел ачалар!

3нче бала. И кадерле дусларыбыз, язның беренче хәбәрчеләре! Түрдән узыгыз, ачыккансыздыр. Боткабыздан авыз итегез!

(Алан уртасына ашъяулык җәяләр.Бергәләп түгәрәкләнеп утыралар, ботка ашыйлар.)


Каргалар. Ай-һай, бигрәк тәмле пешергәнсез, рәхмәт сезгә,балалар!

4нчебала. Шундый матур яз алып килгәнегез өчен үзегезгә рәхмәт!

5нче бала. Әйдәгез, дуслар! Тагын бер матур җырыбызны башкарыйк!


(“Яз җитә” җыры башкарыла.(Г. Лотфи сүзләре, И.Шәмсетдинов көе))



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 15.02.2016
Раздел Иностранные языки
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров197
Номер материала ДВ-454583
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх