ГАИЛӘДӘ
ТӘРБИЯ БАСКЫЧЛАРЫ
(ПЕДАГОГИКА
СЕМЕЙНОГО ВОСПИТАНИЯ)
Р.З.Буданова,
учитель татарского языка и литературы высшей категории
Муниципальное
общеобразовательное учреждение школа №42 Приволжского района г.Казани
Кереш.
1.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы балаларыбызны әхлакый яктан
тәрбияләү буенча күп көч куюлары.
Төп
өлеш.
1.
Балаларның әхлагы бүген тирән таркалыш
кичерүе.
2.
Гаилә проблемасына фәлсәфи караш.
3.
Гаилә проблемаларын чишү юллары.
4.
Җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан савыктыру
юллары, программалар.
Йомгаклау.
Безнең
бурычыбыз:
1)
Милли кыйммәтләрне тану, үтәү, үстерү.
2)
Һәр бала үз милләтенең лаеклы шәхесе,
зыялысы һәм горурлыгы була алуы.
Татарстан
Республикасы, мәгариф һәм фән министрлыгы балаларыбызның тирән белемле, әхлаклы,
югары культуралы кеше булып үсүләрен, фәнне нык үзләштерүләрен, алган
белемнәрен практик эштә куллана белүләрен таләп итә һәм шуның белән бергә яшь
буынның эшлекле, дисциплиналы, турылыклы, намуслы, кыю, Ватанның чын
патриотлары булып тәрбияләнүләре турында өзлексез кайгыртучанлык күрсәтәләр.
Ләкин
шуңа карамастан балаларның әхлагы бүген тирән таркалыш кичерә. Бу нәтиҗә мондый
күрсәткечләрдән ясала:
1.
Гаиләнең тотрыксыз тормыш шартларына
яраклаша алмавы.
2.
Яшәү шартларының начарлануы.
3.
Гаилә мөнәсәбәтләренең катлаулануы.
4.
Аерылышуларның артуы.
5.
Тол калуларның, ятимлекнең артуы.
6.
Бала табуда сәламәт булмаган балалар
тудыруның артуы.
7.
Яшьләр арасында җенси азгынлыкның артуы.
8.
Яшүсмерләр арасында эчкечелек, әфьюнчелек,
зиначылыкның үсүе.
9.
Девиантлы тәртиптәге балаларның күбәюе.
10.
Тулы булмаган гаиләләрнең артуы.
11.
Гаилә коруга әзерләнгән яшьләрнең гаилә
иминлеге шартларын белмәүдә, этик-психологик яктан әзерлекләре булмауда.
Гаиләнең
уңышлы яшәп китүе һәм иминле үсеше, бәхетле тормыш коруы өчен яшьләрнең алдан
әзерлеге сорала. Беренче чиратта:
Яшь
егет белән кыз гаилә коруга үзләренең гаризаларын биргәндә, барлык гаилә
кагыйдәләрен, кодексларын – гаилә коруга этик-психологик әзерлекләре булуларын
исбат итәргә тиешләр. Без күпме генә: «Тиеш, тиеш», – дип кычкырсак та, мондый
нәрсәләр эшләнмәячәк. Бары тик дәүләт югарылыгында, закон нигезендә генә бу
эшләр тормышка ашаячак.
Моның
өчен креацион уку йортлары төзергә кирәк. Ягъни, рухи-дөньяви җәмгыятьләр өчен
белгечләр әзерләргә кирәк.
Гаилә
проблемаларын чишүгә хокук чикләренең тарлыгы да комачаулый. Әхлакый бала
тәрбиялим дисәң, хокук органнары белән берлектә дини, милли-иҗтимагый һәм башка
оешмалар эшли ала. Ягъни, гаилә проблемаларын хәл итүне, чишүне хокук нигезендә
алып барырга кирәк. Гаиләнең традицион нигезләре җимерелү һәм шуның нәтиҗәсе
буларак гаиләнең таркалышы сәбәпле, гаиләгә карата психологик ярдәм кирәк.
Гаилә
тотрыксызлыгының төп сәбәбе – психологик проблемаларның өзлексез рәвештә
тупланып килүендә һәм озак вакытлар чишелмәвендә. Бу проблемалар гаилә
әгъзаларының шәхси мөнәсәбәтләрен көйли белмәүдә, үзара аңлашу булмауда, гаилә
тотрыклылыгын тәэмин итә алырлык оптималь психологик халәтне урнаштыра алмауда,
гаиләдәге кыенлыкларны уртага салып чишә белмәүдә.
Психологик
проблемаларның озак чишелмәве гаилә тотрыклыгының какшавына һәм ахыр чиктә аның
җимерелүенә сәбәп булып тора. Бер-береңә, туганнарыңа карата җаваплылыкны күз
алдына китермәгән яшьләрнең тотрыклы гаилә төзүләренә ышаныч аз. Моның өчен
белгечләр әзерләргә кирәк. Җәмгыять рухи кыйммәтләр белән баетылырга тиеш.
Без,
педагоглар, әдәбият дәресләрендә, класстан тыш эшләр барышында бу рухи
кыйммәтләрне көчтән килгәнчә бирәбез. Ләкин бу бик аз. Матди нәфесе беренче
чиратта булып, милли-әхлакый, рухи кыйммәтләр алгы сызыкта булмыйлар.
«Демократия» дигән булып, укучының дәрестә укытучыга теләсә нинди «үзенчәлекле»
сүзләр ычкындыра башладылар. Шулай булгач, рухи кыйммәтләргә кайту, җан таләбе
генә түгел, яшәешне дәвам иттерүнең асылташы.
Гаиләдә
бала тәрбияләүне дөрес оештыру өчен, иң элек ата-ана арасында татулык булырга,
ата-аналар балалар каршында чын авторитет белән файдаланырга, гаиләдә баланың
режим һәм хезмәт эшчәнлеге булырга тиеш. Менә болар гаиләдә баланы дөрес
тәрбияләү өчен иң кирәкле шартлар булып торалар.
Димәк,
гаилә тормышы никадәр тирәнтен уйланып, дөрес итеп оештырылган булса, бала
тормышы да дөрес оештырыла.
Гаилә
проблемаларын хәл итүне, чишүне хокук нигезендә яңа документлар әзерләргә
кирәк:
1.
Гаилә төзүнең концептуаль нигезләре.
2.
Гаиләнең яшәү кодексы.
3.
Гаиләне төзү программасы.
Бу
документлар дәүләт органнары ярдәме белән дәүләт статусына ия документларга
нигезләнеп эшләнергә тиеш.
Әле
өйләнешкәч тә, берничә елларда гаиләнең эчке каршылыкларының киеренкелегенең,
таркалыш куркынычы янаган сәбәпләрне ачыклауга зур игътибар биреп, аны
өйрәнергә, һәр гаиләгә ярдәм кулы сузу өчен психологик үзәкләр оештыру мөһим эш
булып саналсын.
Яшьләргә
сәламәт яшәү рәвешен аңлатырга кирәк. Сәламәт яшәү рәвеше – медицина төшенчәсе
дип кенә каралмый. Бу күбрәк рухи-әхлакый өлкәгә карый. Шуңа күрә дәүләтнең
гаиләләрне рухи-физик яктан масса-күләм сәламәтләндерүгә юнәлтелгән юнәлешләре
булырга тиеш. Шулардан:
-
халыкның медик-экологик фикерләү
культурасын күтәрү;
-
сәламәтлек педагогикасын торгызу;
-
җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан савыктыру;
-
халыкка физик тәрбия бирү системасын үстерү.
Кызганычка
каршы, балалар тәрбиясе буенча хәлиткеч роль мәктәп, укытучылар, педагоглар
өстенә йөкләнә. Ләкин бала тәрбияләү эшенә аеруча әһәмият бирү һәрбер семьядан
таләп ителергә һәр семья балаларны дөрес тәрбияләү буенча дәүләт алдында
җаваплы булырга тиеш.
Дәүләт
органнары белән берлектә дини, милли иҗтимагый һәм башка оешмалар эшли ала.
Ягъни, гаилә проблемаларын чишүне дәүләт хокук нигезенә салырга кирәк.
Шуның
өчен:
1.
«Бөтенроссия гаиләсе программасы»н төзергә
2.
«Гаиләнең яшәү кодексы»н
3.
«Гаиләне төзү программасы» документларын
әзерләргә кирәк. Бу документлар дәүләт органнары ярдәме белән дәүләт статусына
ия документ булырга тиеш. Бу мәсьәләгә «кырын» карасак, әхлакый яктан «черек»
балалар дәүләтебезгә зур зыян тудырачаклар.
Һәр
гаиләнең үз традицияләре, гадәтләре, үз дөньясы бар. Балаларны әти-әнисенә
мәрхәмәтле, тормышка җайлашкан, белемле, сау-сәламәт, намуслы итеп тәрбияли
алсак, балалар да, әти-әниләр дә бәхетле булыр.
Без
– укытучылар. Гомеребезне балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган изге кешеләр.
Укучыларыбыз тәртипле, инсафлы, белемле булса, без чын күңелдән шатланабыз.
Алга куйган бурычларыбыз һәм максатларыбыз тормышка ашса, укучыларыбыз
киҗәшләребезгә колак салса, алар ышанычыбызны акласа, шатланабыз.
Безнең
күренекле шәхесләребез Миркасыйм Госманов, Рәзил Вәлиев, Туфан Миңнуллин, Рәшит
Ягъфәров «Татарның әхлакый кодексы»н төзеделәр. Бу кодекс мәктәпләрдә
өйрәнелергә тиеш. Милли кыйммәтләрне тану, үтәү, үстерү – безнең бурычыбыз. Һәр
кеше кече яшьтән үк милли кыйммәтләр йогынтысында тәрбияләнсә генә, үз
милләтенең лаеклы шәхесе, зыялысы һәм горурлыгы була ала.
КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ
1.
Аль-Газали М. Исламская нравственность. –
Баку: Азербайжанская Государственная книжная палата, 1998.
2.
Вилькиев Ж. Милли үзаң. – Мәгариф. –
2004. - №1.
3.
Гаилә проблемаларына җәмгыяви-психологик
караш. – Казан: Мәгариф, 2005.
4.
Макаренко А.С. Ата-аналар өчен лекцияләр.
– Татгосиздат, 1949.
5.
Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия
процессында файдалану. – Казань: РИЦ «Школа», 2004.
6.
Фәхреддинов Р.Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән.
Казан: Мәгариф, 2005.
7.
Филиппов А. О воспитании школьника в
семье. – Москва: «Московский рабочий», 1950.
8.
Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Гомуми педагогика. Казан:
«Матбугат йорты» нәшрияты, 2001.
9.
Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия тәгълиматында яңа
юнәлешләр. – Казан: «Матбугат йорты» нәшрияты, 2001.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.