Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Научная работа на татарском языке "Халык иҗатында табигать"

Научная работа на татарском языке "Халык иҗатында табигать"



  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Республикакүләм фәнни-практик экология конференциясе

«Экология, шәһәр һәм без »



Секция: табигать һәм иҗат



Халык иҗатында табигать







Муромец Божена Олег кызы


Яр Чаллы шәһәре

«50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

муниципаль автономияле белем бирү

учреждениесе, 4нче Б класс



Фәнни җитәкчесе:

Ибраһимова З.Р., татар теле һәм әдәбияты укытучысы








Яр Чаллы

2013

Эчтәлек.

I. Кереш. Табигать һәм кеше..........................................................................3
II.Төп өлеш. 1. Халык иҗатында табигать..................................................4

1.1.Татар халкының милли бизәкләрендә табигать мотивлары.................5
1.2.Милли киемнәрнең бизәлеше...................................................................6

2. Матурлыкны тоя беләсезме?.......................................................................6

2.1.Чигү сәнгате................................................................................................7

III. Йомгаклау....................................................................................................8
IV. Кулланылган әдәбият.................................................................................9



















I.Кереш. Табигать һәм кеше.

Тормыш шартлары яхшыра барган саен, кешеләр әйләнә-тирә мохиткә карата саксызрак карый, тирә-юньдәге матурлыкны күрми, табигать турында кайгыртмый башладылар. Экологик тәрбиянең җитәрлек булмавы әйләнә-тирәлектә күрелмәгән үзгәрешләргә китерә. Минемчә, балаларны кечкенәдән үк табигатьне аңларга, яратырга өйрәтү – экологик тәрбия бирүдә иң мөһим бурычларның берсе. Чөнки кечкенәдән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә матурлыкны тоя белү хисе тәрбияләү бик авыр. Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый да белергә кирәк. Ә моңа табигатьне белү-аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Шуңа күрә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов указы нигезендә 2013ел Татарстан Республикасында экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде.

II.1. Халык иҗатында табигать.

Туган ягым – яшел бишек,

Ямь –яшел тугайлары .

Матурлыкка дан җырлыйлар

Басуда тургайлары.

Кеше туган якны, аның табигатен ямьле булганга, рухи һәм матди азыкка (эчәр суы, туеныр азык, җылынырга агач, нефть – газга) юмарт булганга ярата, ярату – соклану хисен җырларына салып җырлый. Табигать – анабыз безне рухи һәм матди яктан туендыручы да, яшәргә көч – дәрт бирүче дә.

Табигать кочагында булганда без бөтен мәшәкатьләребезне онытып, табигать матурлыгына хозурланып, тын гына урман шаулавын, кошларның сихри моңнарын тыңлыйбыз. Туган якның табигатенә, аның яшел урманнарына, челтерәп аккан чишмәләренә багышлап халкыбыз нинди генә шигырьләр язмаган да, җырлар чыгармаган, рәсемнәр иҗат итмәгән!



1.1.Татар халкының милли бизәкләрендә табигать мотивлары.

Татар кешесе болындагы чәчәкләргә карап соклана белгән һәм ямьле табигать төсләрен гасырлар буена милли бизәкләренә күчерә барган.

Милли орнамент (бизәк) дигәндә без шул милләткә генә хас булган кабатланучы сызым элементларына яки үсемлек һәм хайваннар дөньясына бәйләнешле булган төрле формадагы бизәкләрне күз алдына китерәбез.

Сәнгать кешенең бөтен яшәеш мохитен, йортын, киемен, савыт-сабаларын, куллану әйберләрен миллилек белән сугарган. Тере әйбереләрне (кеше, хайван, кошларны) ясау гадәте булмаганга, бездә орнамент белән мавыканнар. Орнамент-бизәк эчтәлексез сурәт кенә түгел, аны камиллеге ягыннан гүзәл музыкага, төсләр балкышына, сихри моңга тиңләп була. Орнамент теле халыкның аңа гына хас күнел дөньясын, рухын, сәнгати зәвыгын, уйлау һәм фикер йөртү үзенчәлеген чагылдыра.

Мөселман халыкларының сәнгатендә нәкыш салу (агач, сөяк кебек нәрсәләргә кисеп, уеп, сырлап яки чокып ясалган бизәк) һөнәре әһәмиятле эш булып саналган һәм шуңа күрә бизәк ясаучы осталар зур хөрмәт казанганнар.

Халкыбызның милли бизәкләренә чәчәкле үсемлек, сирәк кенә булса да күбәләкләр, кошлар, хайваннар сурәтләре керә.

Казан татарларының декоратив – гамәли сәнгатендә чәчәкле үсемлек орнаменты мөһим урын алып тора. Бай үсемлек дөньясы осталарыбызны һәрвакыт рухландырган. Чәчәкле үсемлек халкыбыз сәнгатненең һәр төрендә дә киң таралган диярлек һәм чәчәк мотивларының күп төрлелеге белән гаҗәпкә калдыра.

Чыгышы ягыннан чәчәкле үсемлекләр өч зур төркемгә бүленә: дала, болын (өлешчә урман) һәм бакча үсемлекләре.

Дала мотивларыннан: лалә (тюльпан), зәңгәр чәчәк, мәк, канәфер (гвоздика) зур урын алып тора.

Болын мотивларыннан ак–чәчәк, кыңгырау (колокольчик), күкчәчәк (василёк), гөлҗимеш (шиповник) чәчәкләре еш очрый.

Бакча чәчәкләреннән иң киң таралганы – дәлия (георгин), кашкарый (астра), алтын чәчәк (хризантема), пион, ала миләүшә, гөлчәчәк.

Кайбер очракта арыш, бодай башакларының рәсемнәрен дә күрергә була.

Казан татарлары сәнгатенең бөтен тармакларында да диярлек тукранбаш (трилистник) мотивы киң кулланыла. Тукранбаш, башка чәчәкләр белән берләшеп, үзенә күрә матур бер композция төзи. Аны төрле вариантларда сурәтләргә була.Тукранбаш мотивы чигү үрнәкләрндә еш очрый.Ул чәчәк, яфрак һәм сабак рәвешендә ясала.

Орнаментта ешрак һәм бигрәк тә яратып кулланылган натурага якынрак итеп сурәтләнә торганы - лалә чәчәге. Ул профильдән һәм ачылган килеш алгы ягыннан сурәтләнгән. Профильдә өч-алты таҗлы, алдан сигез таҗлыга кадәр булырга мөмкин. Шулай ук чәчәк аткан һәм чәчәккә бөреләнгән килеш канәфер чәчәгенең мотивы зур урын алып торган. Татар орнаментында бер үк чәчәкнең очлы, дулкынлы, түгәрәкләнгән таҗлы итеп сурәтләнгән гаҗәеп күп төрле мотивларын күрәбез.

Башка чәчәк формалары арасында лотос сыман сурәтләр дә бар.

Төзелеше, стиль билгеләре белән бу архаик чәчәк мотивлары үзләренең төрле вариацияләрендә борынгы алтай орнаметлары белән бик охшаш. Шулай ук татар орнаменларында Көнчыгыш кыярларының формаларын очратырга мөмкин. Бизәкләрдә, бигрәк тә чигү дә, яфрак мотивларының формалары, төсмерләре күптөрле.

Татар халык бизәкләрендә, бигрәк тә чигешләрендә иң популяр булган, әйтелгән үсемлек элементларын үз эченә алган чәчәк бәйләме мотивы “яшәү агачы” (тереклек гомере, кеше иминлеге чыганагы) төшенчәсен аңлата.

Татар халык орнаментларында төрле җан ияләрен: бөҗәк, күбәләк, кошлар сурәтләүләрне дә күрергә мөмкин. Боларны төрки традицияләр сакланышы итеп карарга кирәк.


1.2.Татар милли киемнәренең бизәлеше.

Зәвык белән чигелгән милли киемнәрне (калфаклар, читекләр, күлмәкләр) без соклана-соклана карыйбыз, аларны барлыкка китергән осталарга гаҗәпләнәбез. Татар хатын-кызлары ситсыдан тегелгән бала итәкле күлмәк, аның өстеннән чигүле альяпкыч кигән. Альяпкычның иңөстенә һәм итәкләренә бала итәкләр тегелгән, күкрәк турысына, итәгенә чәчәк чигелгән. Башларына ак яулык бәйләгәннәр, аның баш түбәсенә туры килгән урыны түгәрәкләнеп чигелгән.

Ә бай сәүдәгәр хатыннары муен тирәләре һәм күкрәк турысы чигүле,озын күлмәк, чигүле читек, яки кызыл сафьян башмак кигәннәр. Күлмәк өстеннән җиңсез камзул, я озын җиңле җилән (жәйге пальто сыман озын өс киеме) кигәннәр. Башларына зур ефәк яулык бәйләгәннәр. Ул калфак өстенә беркетелеп куелган.

Калфак-татар хатын-кызларының баш киеме. Дин буенча башны каплап йөрергә кирәк булган, шуңа күрә элек заманда калфак хатын-кызларның милли киеменең гүзәл бизәге булып торган. Осталар яшел, зәңгәр, кызыл, чия төстәге бәрхет калфакларга ука (алтын, көмеш җеп) яки сәйлән (бисер) белән бик тә нәфис чәчәк-үлән бизәкләрен төшергәннәр. Аларда иң популяр композицияләр-чәчәк бәйләме, бодай башагы, йолдыз һәм ярымай мотивлары, шулай ук вак бәйләмнәр рәвешендә чәчәкләр сурәте чигелгән.

2.Матурлыкны тоя беләсезме?

Матурлык – барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә. [2. 374бит]

Табигатьнең матурлыгын тоя белгән кеше, үзе дә матурлык иҗат итәргә сәләтле була. Талантлы язучылар, рәссамнар табигать күренешләреннән (сызылып таң ату, чишмә суының челтерәп агуы, кояш нурларына чумган нарат урманы, кошлар сайравы, хуш исле, аллы-гөлле чәчәкле болын,...) илһам алып, хозурланып, үзләренең эчке кичерешләрен табигать күренешләре белән тәңгәл үрә алу осталыклары аша шигырьләр, җырлар, картиналар, бизәкләр иҗат итеп, безгә матурлыкны аңларга ярдәм итәләр.

Татар халкы милли бизәкләрне дә табигатьтән алган. Чәчәкләр – тормыш яме, гүзәллек чишмәсе, сихри дөнья...

2.1.Чигү сәнгате. Чигү сәнгате татар халкында элек-электән яшәгән. Шул чактагы чигү үрнәкләрен музейларда күргәч, һәркем гаҗәпләнә һәм соклана. Аларны тиз генә карап үтеп булмый: караган саен үзеңә өр-яңа ачыш ясыйсың. Башкарырга уңайлы һәм күрер күзгә күркәм булгангадыр, чигү сәнгате әле дә яши, көнкүрешебезне бизи.























III. Йомгаклау.

Кеше тормышында табигатьнең әһәмияте бик зур. Табигать безне җылыта, киендерә, ашата-эчертә, сәламәтлегебезне саклый, яшәргә көч – дәрт бирә. Табигать – тиңсез хәзинә, аның байлыкларын, гүзәллеген саклау – һәркемнең изге бурычы.

Минемчә, балаларны кечкенәдән үк табигатьне аңларга, яратырга өйрәткән очракта гына аларда гүзәллекне күрә белү, тоемлау хисен уятырга була. Кечкенәдән үк әйләнә-тирә, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән таныш булмаган кешедә матурлыкны тоя белү хисе, экологик культура тәрбияләү бик авыр. Бер генә яфракны, чәчәкне өзмичә дә табигать белән аралашудан зур канәгатьләнү алырга була. Табигатьнең матурлыгына хозурлану гына аз, аны саклый да белергә кирәк. Ә моңа табигатьне белү-аңлау нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Тирә-юньнең матурлыгын тоя белгән, гүзәллеген күрә белгән кеше беркайчан да табигатькә зыян китерә алмый.


Нәтиҗә.

1. Мин фәнни-тикшеренү проекты эшен алып барырга өйрәндем.

2. Экологик проблемалар турында күбрәк белдем.

3. Татар халкы милли бизәкләрне табигатьтән алуын аңладым.









Кулланылган әдәбият:

1.Сперанский П.Т.Татарский нродный орнамент.-Казань:Татгосиздат.,1948.

2.Сергеева Н.Г. Татар сынлы сәнгате дәресләре. Өстәмә белем бирү программсы һәм методик кулланма.-Казан:Татар.кит.нәшр., 1999.

3.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. II том- Казан:Татар.кит.нәшр., 1979.

4. Природа и дети //Экологическая правда. 2013. №5

4.Сергеева Н.Г.Әбиемнең сандыгы.-Казан:Татар.кит.нәшр.,- 1995.

5.Орнаменты и узоры татар.- [электрон ресурс]: http://www.narodko.ru/article/ornament/vyother/

















9



Автор
Дата добавления 26.12.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров162
Номер материала ДВ-290287
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх