Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Научные работы / Научная работа на тему: "Хокук сагындагы шагыйрь"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Научная работа на тему: "Хокук сагындагы шагыйрь"

библиотека
материалов

Нургалиева Халидә Әбүзәр кызы,

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Тымытык гомуми урта белем бирү мәктәбе»нең

югары категорияле татар теле

һәм әдәбияты укытучысының конкурс эше.


Хокук сагындагы шагыйрь

Ямьле Ык буенда урнашкан Азнакай районы Тымытык авылы күренекле шәхесләргә бик бай. Татарстан Республикасының Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле булып эшләүче Мириханов Назыйф Мөҗәһидән улы; авылыбызда яңа мәктәп бинасы, мәчет манарасы төзеткән, күп еллар “Елховнефть” идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Ногайбәков Ардинат Галиразый улы; Әлмәттә табиб булып эшләүче Ногайбәков Айрат Галиразый улы, Мәскәүдә санитария табибы булып эшләгән Сәлим Абдуллаев, Татарстан Республикасының Югары Суды коллегиясе рәисе булып эшләгән Галим Абдуллаев; татар милләте азатлыгы өчен бөтен җаннары-тәннәре белән тырышып йөрүче, Изге Болгар җирендә күп мәртәбә балалар өчен истәлекле форумнар оештырган бертуган эшмәкәр Рәфис һәм Нәфис Кашаповлар; “Чаян”журналының баш мөхәррире булып эшләгән Рәшит Карип улы Зәкиев авылыбызның горурлыгы булып торалар.

Ә районыбызда уздырылучы “Туган ягым – яшел бишек” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе өчен мин авылыбыздан чыккан тагын бер күренекле шәхес - хокук сагындагы шагыйрь Рәфәт Шәйдуллинның тормыш юлы, иҗаты турында язылган хезмәтемне җибәрәм.

35 елдан артык Түбән Кама шәһәрендә адвокат булып эшләгән,«Булмас димә…» дигән шигырьләр, жырлар, мәсәлләр жыентыгы авторы Рәфәт Шәйдуллин 1940 елның 6 апрелендә Азнакай районы Тымытык авылында туа. Шунда балачагы, үсмер еллары уза, урта мәктәпне тәмамлый. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

Данлыклы факультетның “горур” талибы булганчы, ул Лаеш шулпасын шактый чөмерә. 1959 нчы елда Бөгелмәдә нефтьче һөнәрен үзләштерә һәм Куйбышев өлкәсенә эшкә җибәрелә. Ике елдан Германия Демократик Республикасына хәрби хезмәткә алына. ГДР да ул визит белән килгән КПСС Үзәк Комитетының Беренче секретаре Никита Сергеевич Хрущёв белән очраша, легендар командующий , Советлар Союзы маршалы ике тапкыр Советлар Союзы Герое В. И. Чуйков белән дә очрашу бәхетенә ирешә. Армия командующие генерал-лейтенант Шурупов кулыннан Мактау грамотасы ала.

Алман иленнән туган ягына сагынып кайткан егет Азнакайда янә нефтьче хезмәтенә керешә.

Нефть чыгару мактаулы һөнәр һөнәрен, тик аңа белемгә омтылыш ирек бирми. 26 яшьлек Рәфәт Шәйдуллин Казанга юл тота. Ниһаять, санаулы студент еллары да артта кала – ул 1971 елда юрист дипломы белән Түбән Кама шәһәренә эшкә юнәлә һәм 35 елдан артык шунда хокук сакчысы – адвокат булып эшли.

Әгәр дә аның 6нчы класстан бирле шөгыльләнә торган тагын бер мавыгуы булмаса, Рәфәт ага турындагы сүзләргә бәлки нокта куярга да мөмкин булыр иде. Ләкин нокта куя алмыйбыз шул...

Әйе, әйе, ул 6 нчы класстан бирле шигырьләр яза.Баштарак үзе өчен генә яза. Ләкин безне капчыкта яткыруы кыен: тора-бара кайбер әсәрләре дөньяга да чыга.

Шигырь, мәсәл яза-яза,

Күпме вакыт үтелгән.

Усал теллелегем өчен

Сездән гафу үтенәм, -

ди ул “Искәрмә” дигән шигырендә.

Чынлап та, Р. Шәйдуллин иҗатында сөю һәм табигать лирикасы белән янәшә шактый гына усал шигырьләр дә очрый. Шуңа күрә ул язган мәсәлләрнең үткен телле “Чаян” журналы битләрендә урын алуы гаҗәп түгел. Бәлки аның иҗатына төп һөнәренең дә йогынтысы тиядер.

Төп һөнәрем минем шушы

Көчсезләрне яклаучы,

Гөнаһсызны зур бәладән –

Гаепләүдән аклаучы»

(“Үзем турында”)

Ә дөньяда хак сүзгә өметләнүче, яклауга мохтаҗлар никадәр! АдвокатРәфәт Шәйдуллинның да халкыбыз, аның теле, язмышы турында уйлап, күңелендә никадәрле назлы хисләр уянган, әрнүдән җил-давыл, зилзилә купкан!

Булмас димә, җаным, булмас димә,

Кара булгач- була агы да.

Йөрәккәем хисләр белән тулып,

Күңелемнән җырлар агыла.

(“Булмас димә”)

Ярый әле туганмын мин

Татарның бер улы булып,

Гомер буе шигырь язам

Йөрим шигырь колы булып.

(“Үтенеч”)

Түбән Кама шәһәрендәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең даими әгъзасы да ул. 2000 елның гыйнварыннан 2003 елның мартына кадәр берләшмәнең җитәкчесе дә булып тора. Аның шигырьләре «Чулман акчарлаклары» күмәк жыентыгында, «Туган як әдәбияты» дәреслегендә басылган. Шулай ук «Идел» журналында, «Ватаным Татарстан», «Туган як» газеталарында да шигырьләредаимибасылыпкилә.

Адвокат һәмшагыйрь...Бүгенгедөнья, кешеләрарасындагымөнәсәбәтләр, адвокат күзлегеннәнкараганда, ниндихисләрашашигырьюлларыбулыптезеләикән?!

2007 нчеелдаякташшагыйребезНурӘхмәдиевфатихасыбеләндөньякүргән «Булмасдимә…» дигәншигырьләрҗыентыгынакүзәтүүткәрик әле...

Менә аның «Милләтемә» шигыре:

И милләтем!

Эчемяна минем шуныкүреп:

Үзеңнеһичяклыйалмыйсың,

Минем күңелемәгорурмилләт

Булыпүзеңкерепкалмыйсың.


Тәңребезнеңкаршысынабаскач

Ни әйтерменҗавапиттереп,

Татар, сине чынмөселманитеп

Китералмадымаңгажиткереп.


Исемеңгенәтугел, рухыңны да

«Өлкән абый» алакулына,

«Федя», «Ваня», «Костя», диеп

Исем кушасың бит улыңа.


Үзеңне һич үгет-нәсихәт белән

Кайтаралмам кебек юлыңа,

Мин дөресен әйттем, үпкәләмә,

Берүк рәнҗи күрмә улыңа.

Бу шигырьдә автор татар милләтеннән булган кешенең чын мөселман булып җитә алмавына борчыла, татар рухына башкалар хуҗа булганына үрсәләнә.

«Акча белән әңгәмә» шигыренә күз салыйк әле:

«Аның күзе юк»,- дип синнән

Көлмәкчеләр, акча дус,

Син керсен дип, кесәсе авызын

Ике куллапачарус.


Беләм: күреркүзеңбулмаса да

Кесәдән чыгу җаен табасың,

Шәраб шешәсенә килеп кереп

Аннан бәллүрләргә тамасың.


Синен өчен хәтта түрәләр дә

Җинаятьләр ясый отылып,

Тиз баерга теләп, эшмәкәрләр

Төрмәләрдә ята тотылып.


Синең белән дус җинаятьченең

Киң кесәсе генә чыдасын,

Күзең күрмәсә дә, янына кереп

Зинданыннан алып чыгасың.


Шулай булгач, йә бер жинаятьче,

Йәберкоткаручысинүзең,

«Күзең юк»,- дип дөрес әйтмиләр:

Бар ич, акча, бар икән күзең.


Бу шигырендә автор акча турында фәлсәфи фикерләр әйткән. Адвокат күзлегеннән чыгып, акчаның жинаятьләр эшләтергә дә, эшмәкәрләрне баетырга да, төрмәләрә кертергә һәм зинданнардан чыгарырга да көче бар икәнен раслаган. Халыкта әйтелә торган «Акчаның күзе юк» дигән гыйбарәгә каршы килеп, акчаның да күзе барлыгын дәлилләгән.

Ә «Мәчет ачылу бәйрәме» шигырендә автор беткән динебезнең кире кайтуына сөенә, авыл халкын дин юлыннан барырга үгетли, иманга чакыра:


Шатланыпагылдыхалык

Туганйорткаавылга

Дөнья мәшәкатен ташлап,

Иркен сулыш алырга.


Күпләргә туры килде ич

Туган җирдән качарга,

Хәзеравылынакайтты

Изгемәчетачарга.


Туганавылуртасында

Мәчет - манаратуды

Кабат иманына кайткан

Мөселман белән тулды.


Биекманарагаменеп

Азанәйттемөәззин:

«Бозыклыктаналыпчыгар

Азатитәрбезне дин».


Изгемәчетбинасында

Дога кылды хәзрәт:

«Тыныч яшә туган авыл,

Килмәсен ачы хәсрәт.


Авыл халкы! Тайпылышсыз

Дин юлыннан барсаңчы,

Сират күперләрен кичеп

Жәннәтләрдә калсаңчы».


Байлык» шигырендә автор байлыкның еш кына кешеләрне дошманлаштыруга китереп җиткерүенә ишарә ясый:


Иртә таңда кинәт калкып

Килеп чыкса бер мәсьәлә,

Аны тиз генә чишәм дип

Була күрмә син мәсхәрә.


Кочаклапбулмаснәрсәне

Кочарга да маташмасин,

Тирәңдә Жир әйләнәдип

Уйлама, йәсаташмасин.


Кулга биш төр сәгать тагып

Биш гомерне үтеп булмый,

Тормыш шулай: берәүнең дә

Бу дөньяда күле тулмый.


Пулатыңны байлык белән

Тутырырга маташма һич,

Дөнья белән саубуллашкач -

Җиргә бары ашлама ич.


Синең жыйган бар байлыгың

Үлгәч балаларың бүлешер,

Бер-беренә дошманлашып

Суд булмәсендә күрешер.


«Дусның дусты сиңа кем?» дигән шигырендә автор ялагай, җаһил кешеләргә нәфрәтләнүе, канында гел гаделлек агуы, кара көнче һәм хөсет кешеләрне күралмавы турында яза:


Тукай әйткән кебек үземнең дә әнә

Эттән күбәйде ич дошманым.

Каләмдәшем сүзен тотып, «дусның»

Арка – биленнән һич кочмадым.


Ялагай һәм җаһилләргә нәфрәтләнеп,

Гелгаделлек акты канымда,

Хәтта минем буйданкөнләшүчебулды,

Сатлык җаннар барды янымда.


Кара көнче һәм хөсетлекнең мин

Үзенкүрепалам да ерактан.

Сүзтапмасам, учныйомарлыйм да

Сугыпегаманыаяктан.


Дошманыңны - дустан, дусныдустан

Аерабелүбиктәзурбәхет.

Ә үзем мин геликенчеяккакарыйм

Якынлашсаберәрбәдбәхет.



Ә «Яшәдемменәшулай» дигәншигырендә автор үзетурындакөчсезләрнеңяклаучысыбулуы, гаделлекне ,үзхалкынсөюехакындаязган.


Көнчеләрнең борынына чиерткәләдем

Иснәнмәсен ярык-тишектән.

Исәнләшеп кенә, исән-саулык әйтеп

Килеп керсен ачык ишектән.


Кул йомарлап көнче борынына әле

Сугып алдым кирәк чагында.

Өстенлегем минем кулдагынатүгел –

Шигырьләрдәкүбрәкчагыла.


Көчсезләрнеңяклаучысыбулдым

Куркып тормадым , юк, шаккатып.

Бер кисәтеп алып, көчлеләрнең

Яңагына суктым шартлатып.


Белмим үзем никтер өтәләнеп

Гаделлекне сөрдем киерелеп,

Янаулардан һич тә курыкмыйча

Үз халкымны сөйдем бирелеп.


Җыйнап шуны әйтәсем килә: тел, дин, милләт мәсьәләләрен дә , әхлак, иман мәсьәләләрен дә үз йөрәге аша үткәреп яза якташ шагыйребез Рәфәт Шәйдуллин. 400 дән артык шигыре урын алган ”Булмас димә” дигән җыентыгын укыганнан соң, мин шуны төшендем: җәмгыятебездәге көн таләбенә туры килердәй мәсьәләләрне нәкъ менә хокук сагында торучы адвокат күзлегеннән карап иҗат иткән икән ул үзенең шигырьләрен.

Хезмәтемне шагыйрьнең “Көчсезләрне яклаучы” дигән шигыре белән тәмамлыйм:

Мин фикерләремне әйтәм

Шигырь юллары белән.

Шигъри мәктәп күрмәсәм дә,

Рифма юлларын беләм.


Ялганны, мәкернесөймим,

Алдамыймынберкемне.

Тормышта юкка – заяга

Уздырмадымберкөнне.


Бер хөсетле әйтте шулай:

Җинаятьчене яклыйсың”.

Дидем: ”Дөреслек йә хаклык

Нигә юлда ятмый соң?”


Әйттем аңа:

Җинаятьчене якламыйм,

Аның хокукын гына,

Гаепсезышандыраалмый

Гаебеюклыгына.


Акны кара дипәйтмимен,

Кара булыпакмыймын.

Акныкарагамансалар да

Аныбарыбер ак димен.


Кулланылган әдәбият:

1 .Рәфәт Шәйдуллин . “Булмас димә...” Шигырьләр, җырлар, мәсәлләр. Казан: “Идел – Пресс”, 2007, 416 бит.

2. Р. Шәйдуллинны якыннан белүче авылдашларым Гамбәрия һәм Фоат Кәлимуллиннар сөйләгән мәгълүматлар.


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров73
Номер материала ДБ-234668
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх