Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Научная работа на тему "Проблемы национального воспитания в творчестве Гаяза Исхаки"

Научная работа на тему "Проблемы национального воспитания в творчестве Гаяза Исхаки"

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:


Гаяз Исхакый  иҗатында милли тәрбия мәсьәләләре.

                                                                     

Бар уем кичен-көндезен

сезнең хакта,милләтем;

Саулыгың-минем саулык,

Авыруың- минем авыруым.

Г.Тукай

                                     

                                     

     Теләсә нинди милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр, чөнки аларның каһарманлыгы, таланты, җәмгыять өчен кылган хезмәтләре бер милләт эчендә генә кала алмый, ә бәлки бөтенкешелек күләмендә әһәмиятле була.

     20 нче йөз башында татар җәмгыятендә милләтне алга җибәрү, моңа аң-белемне арттыру юлы белән ирешү җәмгыятчелекнең төп гамнәреннән берсе иде. Шуның өчен каләм әһелләре милләт алдында торган бурычларны, күпмедер дәрәҗәдә булса да, әхлакны үстерү, яхшырту ярдәмендә хәл итү мөмкин дип исәпләделәр, мәгърифәтчелек карашларын уздырдылар.

     Татар халкы үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмадылар. Аларның берсе - талантлы прозаик, драматург, публицист, җәмгыять эшлеклесе - Гаяз Исхакый. Аның әсәрләре озак еллар буе бикләнеп тотылса, эшчәнлеге бозып аңлатылса да, дөреслек җиңде, Гаяз Исхакый акланды.Бай тарихлы иҗаты укучыларга кире кайтты. Егерменче гасырның беренче яртысында ул татар, гомумән, төрки халыкларның киләчәге өчен эзлекле көрәш алып барган, шуны яшәвенең иң олы максаты дип санаган милләт агаларыбызның иң күренеклесе иде. Ул халкыбызны “өсте-башы бөтен , ашы-суы иркен, йөзе-күзе күркәм, көе- җыры көчле, сүзе-сазы татлы, кыйланышы килешле, җайлы, йөреше-барышы тугъры итеп” күрергә теләде. Мондый изге эшкә гомереңне багышлау өчен туган халкыңның үткәндәге фаҗигаләрен яхшы белергә ,аның бүгенге хәле өчен йөрәгең сызланырга, шушы хәлдән чыгуның иң дөрес, иң туры юлларын табарга кирәк иде. Гаяз Исхакый шушы эшкә юл күрсәтүче күренекле сәяси эшлекле, оста оештыручы, зур әдип булды.

      Бөек фикер иясе, милли юлбашчы үзенең күп кенә әсәрләрендә татар халкының үткәндәге яшәү рәвешенә күзәтү ясый, киләчәге турында уйлнып, аның аерым милләт сыйфатында сакланып калу чараларын эзли “Сөннәтче бабай”, “Ул әле өйләнмәгән иде” әсәрләре үзәген милләт темасы тәшкил итә. Г. Исхакый үз татарлыгын саклап калу, милләте белән горурлану, аны ярату проблемаларын күтәрә.

      Үзенең әсәрләрендә Г. Исхакый безгә иң кадерле нәрсә-ул безнең милләтебез, туган телебез, динебез дип әйтмәкче була.

      Аның иҗатында милләткә хезмәт итү, халыкчанлык, катнаш никах, гаилә, мәхәббәт, милли гореф-гадәтләртемалары яктыртыла.

     Менә, мәсәлән, “Ул әле өйләнмәгән иде” дигән әсәрендә шактый катлаулы һәм бәхәсле мәсьәлә – катнаш никах, гаилә, мәхәббәт, милләтнең югала баруына чаң сугу – темалары күтәрелә. Бу әсәрендә Гаяз Исхакый урыслашып юкка чыгу куркынычы зур булуын аңлата, төрле дәлилләр китерә, соңга калу ихтималы бар дип кисәтә.

     “Сөннәтче бабай” хикәясе исә – чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр. Ул татар авылының үзенә генә хас гореф-гадәтләрен, хис һәм тойгыларын, яшәү рәвешен белеп язган. Сөннәтче бабай – татар авылы өчен генә характерлы образ.

       Сөннәтче бабайның җаныннан артык күргән пәкесе – аның шәҗәрәсе. Автор шуңа зур мәгънә биргән. Пәке белән бәрәңге әрчү – буыннан – буынга күчеп килгән изге эшнең төбе – тамыры белән юкка чыгуы булып тора. Әсәрнең ахырында миләш агачының авып төшүе – милләтнең тамырларына балта чабуга тиң. Чөнки бабайның карчыгы исән вакытта , милләтнең бизәге- миләш агачы шау чәчәктә утыра, җимешләре сыгылып төшкән. Димәк, телебезнең, милләтебезнең, динебезнең киләчәге хатын – кызлардан да тора.

Әгәр милли яшәеш, милли рухият мәсьәләләре Исхакыйның “Бай угълы” романында аерым бер татар гаиләсе мисалында каралса һәм анда” патриархаль гаилә белән хөрмәт вә мәхәббәткә нигезләнгән гаилә тормышы берсендә кайгы-хәсрәт, икенчесендә иркенлек булу белән аерылып торалар” дигән фикер алга сөрелсә, 1901-1908 еллар арасында язылган һәм өч кыйсемнән торган “Теләнче кызы” романы исә дүрт йөз ел изелеп яшәгән милләтнең бер кызы Сәгадәтнең тормышның иң югары даирәләренә күтәрелә алуы хакында сөйли. Романда, Гаяз Исхакый раслаганча, моңа бары тик “намус һәм милли тойгы” белән генә ирешеп була.

Сәгадәт кебек үз күңеленә һәм вөҗданына таянып намуслы асылына тугры булып кала алган хатын-кыз образлары татар әдәбиятында да чагылып алды. Мәсәлән, Г. Кутуйның “ Тапшырылмаган хатлар” повестендагы(1953) Галия, М. Әмирнең “ Миңлекамал” драмасындагы (1944) Миңлекамал, Г. Бәшировның “Намус” романындагы (1947) Нәфисә, Р. Төхфәтуллинның “Йолдызым” повестендагы (1962) Гөлзифа, Н. Фәттахның “Артта калган юллар” повестендагы (1965) Хәмдия, Г. Әпсәләмовның “ Ак чәчәкләр” романындагы (1966) Гөлшаһидә, Г. Ахуновның “ Идел кызы” дилогиясендәге (1978) Нурия, А. Гыйләҗевның “ Җомга көн кич белән” повестендагы (1982) Бибинур, М. Хәбибуллинның “ Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный” тарихи романындагы (1992) Сөембикә ханбикә кебек образларны һич икеләнмичә Гаяз Исхакый иҗат иткән Сәгадәт образының рухи кардәшләре дип танырга була . Чөнки бу мөлаем хатын-кыз образларын уртак бер асыл сыйфат- татарның милли яшәү рәвешен ихтирам итү һәм аның югары әхлак кануннары нигезендә яшәргә һәм игелекле гамәлләр кылырга омтылу хасияте берләштерә. Милләт язмышына битараф калмау һәм аның киләчәге өчен борчылу кебек җитди бурычларны да үз өсләреннән төшермәгән бу каһарман хатын-кыз образлары татар халкының инкыйраздан котылу өчен барган авыр көрәшендә ышанычлы арка терәге һәм ныклы таянычы дигән фикергә дә нигез бирәләр.

Гаяз Исхакый иҗаты татар әдәбиятының формалаушына һәм үсешенә җитди йогынты ясады. Татар халкының милли идиологиясен булдыруда һәм аны милли азатлык өчен көрәш байрагына әйләндерүдә хәлиткеч роль уйнаган Исхакый әсәрләре башка бик күп әдипләрнең иҗат йөзләрен билгеләүдә актив катнаша. Әле Октябрьгә кадәрге чорда ук татар әдәбиятының классигы итеп танылган һәм талантлы әдип Галимҗан Ибраһимов тарафыннан “ Йолдыз” газетасында: “Әдәбият мәйданында хәзер иң шәүкәтле вә иң бөек урында карт реалист Гаяз әфәнде тора. Бу мөхтәрәм зат татар әдәбиятына башлап реализмны кертүче иде”,-дип бәяләнгән Гаяз Исхакый әдәбиятыбызның милли йөзен булдыру өчен гаять зур көч куя. Татар әдәбиятының мең еллык бай әдәби мирасының иң яхшы үрнәкләре нигезендә тәрбияләнгән һәм Кол Гали, Сәйф Сараи, Котби, Мөхәммәдъяр, Гариф, Мәүлә Колый, Г. Утыз-Имәни, Г. Кандалый, Акмулла кебек әдипләр иҗатындагы милли рухны үзенең әсәрләрендә үстергән Г. Исхакый тулы бер “әдәби мәктәпкә” нигез сала. Аның “әдәби мәктәбендә” “Ике йөз елдан соң ин кыйраз” повестен укып, өйрәнеп, әсәрнең тәгълиматын иҗат кредосы иткән Г. Камал, Г. Тукай, М. Гафури, Й. Акчура, С. Максуди, Ф.Әмирхан, Г. Ибраһимов һәм башка әдипләребез милли яңарышны көчәйтүдә зур роль уйныйлар. Халкыбызның милли аның тәрбияләүдә, аның тарихи хәтер сау килеш саклауда, милләткә янаган инкыйраз куркыныч булдырмауда “Исхакый мәктәбе” әдипләре иҗат иткән әсәрләрнең әһәмияте бәяләп бетергесез.

Торгынлык еллары чәчәк аткан илленче-җитмешенче еллар ахырында да татар әдәбияты милләт язмышы һәм милли яшәеш проблемалары барлыгын һич кенә дә онытмады. Гәрчә бу чорда производство һәм хәрби-патриотик тәрбия, колхоз авылы, хокук саклау органнары темасына бик күп әсәрләр язылса да, язучыларыбыз хәзер инде татар кешесенең эчке дөньясын да, аның рухи яшәешен дә аңларга омтыла башладылар. Н. Фәттах, М. Мәһдиев, Г. Ахунов, А. Гыйләҗев, Х. Сарьян, М. Хәбибуллин, Ә. Баянов, Т. Миңнуллин әсәрләрендә татар милләтенең хәленә бәйле шактый җитди проблемалар һәм авыр сораулар да куелды.

Тоталитар система җимерелеп, Г. Исхакый иҗаты әдәби хәрәкәткә килеп кушылгач, аның әсәрләрендә чагылган милли проблемалар хәзер инде татар әдәбиятының да үзәк мәсьәләсенә әйләнде. Элеккеге производство темалары һәм башка әсәрләре үзләреннән-үзләре әдәбияттан төшеп калдылар һәм татар язучылары барысы бергә милләтне инкыйраздан коткарып калу өчен хәлиткеч көрәшкә ыргылдылар. Исхакый рухын әсәрләрендә терелткән һәм аны иҗат кыйбласы иткән язучылар җөмләсендә һич икеләнмичә Г. Бәширов, А. Расих, Ә. Еники, М. Хәбибуллин, Т. Галиуллин, Ф. Мусин, И. Салахов, А. Гыйләҗев, Х. Миңнегулов, Җ. Рәхимов, Г. Тавлин, Л.Бадыйкшан, Ә. Рәшитов, Ә. Баянов, Т. Миңнуллин, Н. Фәттах, И. Юзеев, Ф. Бәйрәмова, Ш.Галиев, Р. Хәмид, Р. Мөхәммәдиев, З. Зәйнуллин, М. Әгъләмов, Зөлфәт, Ю. Сафиуллин, И. Сирматов, А. Хәлим, Э. Мостафин, Ә. Мәхмүдов, Р. Әхмәтҗанов кебек милләтпәрвәрләрне атап була. Нәкъ менә алар бүгенге көндә Исхакый иҗатындагы милли идеяне көрәш символы итеп алып, татар халкының киләчәге өчен авыр көрәшнең алгы сызыгына бастылар. Һәм, әйтергә кирәк, каләмнәрен штыкка тиңләгән әлеге язучыларыбызны милләт мәнфәгатен беренче урынга куеп иҗат итәргә дәртләндергән һәм рухландырган көч, стимул Г. Исхакыйның “ Ике йөз елдан соң инкыйраз” повесте булды.

Әдипнең “Ике йөз елдан соң инкыйраз” публицистик- фантастик повестена аның бөтен иҗат программасы салынган һәм аның кайсы гына әсәрен алма, прозамы ул, сәхнә әдәбияты жанрларымы, яки публицистика үрнәкләреме, аларның барысының да нигезендә “ Инкыйраз...” лейтмотивы ята. Исхакый фантастик жанрга төреп салган әнә шундый гаять җитди проблемаларны төрле әсәрләрендә аерым тематикаларга таркатып, җентекләп тикшерә, аларны тудырган объектив һәм субъектив сәбәпләрне эзли, социаль һәм иҗтимагый тамырларына үтеп керергә омтыла. Ул татар милләтенең яшәү рәвешен, психологиясен, милли үзенчәлекләрен, табигый халәтен, рухи дөньясын төрле яктан өйрәнә, уңай сыйфатларын аерып күрсәтә, кимчелекле якларның исә тарихчы Җәгъфәр язмышы кебек нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен дәлилли.


       Гаяз Исхакыйның әсәрләре кешеләрне уйланырга, тормыш коруга җитди карарга, үз телебезне хөрмәт итәргә, гореф-гадәтләребезне сакларга чакыра. Төрле милләт вәкилләре бергә гаилә корганда, яңа гаилә алдында каршылыклар аеруча күп булачак. Бу очракта халыкның дини ышануларын да, гореф-гадәтләрен дә истән чыгарырга ярамый.

      Гаяз Исхакый татар милләте югалмас дип ышанган, чит илләрдә йөргәндә дә милләтен онытмаган, өметен югалтмаган,һәрвакыт татар милләте үзенең миллилеген югалтмас, үз телендә, үз динендә калыр дип ышанган.

     

Татарлар, ди Гаяз Исхакый, борынгы заманнан бирле уңган, акыллы, укымышлы, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур табигатьле милләт. Ул дөньяның башка халыклары кебек үк тигез хокуклы булып дөньяга килгән һәм шул принциплар нигезендә яшәргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, фикердә, уйда һәм гамәлдә хөррияткә ирешергә кирәк. Моңа ирешү өчен нишләргә кирәк соң, дигән сорауга, әдип җавапны борынгы тамырларыбыздан, изге йолаларыбыздан, гореф-гадәтләребездән, ислам диненнән, төрки кардәшләребездән һәм, әлбәттә, беренче чиратта тарихи хәтеребездән эзләргә чакыра. Гаяз Исхакый шул максатны күздә тотып, ерак бабаларыбызның батыр рухына мөрәҗәгать итә һәм алар ярдәмендә аңы, зиһене йокымсырый башлаган милләтнең күңелен күтәрергә, дәртен кузгатырга, рухына канатлар куярга омтыла.

Г.Исхакый сүзләрен куәтләп, тамырына балта чабылган, нинди фаҗига кичергән, көчләп чукындырылган, мәчет манаралары киселгән, муллалары юк ителгән булуларына да карамастан, татар милләте яшәргә тырыша.Кая гына барып урнашса да, динен, телен, милләтен күтәрергә өметләнеп яши.

Дөреслектә дә, тырышырга гына түгел, ә һәр милләтнең дине дә,теле дә, милләте дә тигез хокуклы булырга тиеш.Һәр кеше җир йөзенә бер генә мәртәбә яшәргә килә.Кеше гомере бик кадерле.Шуны онытмыйча,бер-беребезгә золым салмыйча, дус,тату,туганнардай яшик.Кояш барыбызга да тигез яктырта.

Әдәбият:

  • Әхмәт Сәхапов “Исхакый иҗаты” , Казан: Татар “Мирас” китап нәшрияты, 1997.

  • 1.”Мәгариф” №3 1994

  • Татар әдәбияты. Теория. Тарих.

7

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 08.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров15
Номер материала ДБ-333454
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх