Инфоурок / Другое / Научные работы / Научная работа на тему "Стиль произведении Г.Тукая"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 224 курсов со скидкой 40%

Научная работа на тему "Стиль произведении Г.Тукая"

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Тойгелде сәламәтлекләре чикле балалар интернат мәктәбе











Фәнни – тикшеренү эше

Тема

Г. Тукай әсәрләнең тел – стиль үзенчәлекләре





Укучы: Бадертдинов Нияз Факил улы

Фәнни җитәкче: Шайгарданова Илсөя Ринат кызы.















  1. Кереш өлеш................................................................. 3 бит

- Г.Тукай һәм ул яшәгән чор.

II. Төп өлеш.....................................................................4 - 19 бит.

1. Г.Тукайның татар әдәби телен халык теленә якынайту өлкәсендәге эшчәнлеге.

2. Г.Тукай татар теленең сүзлек хәзинәсе белән оста эш итә

3. Художестволы публицистика — Тукайның яраткан жанры.

4. Халык шагыйре Г. Тукай — эмоциональ-поэтик һәм са­тирик тел остасы.

5. Г. Тукай чагыштыруларның төрле формаларын оста куллана.

6. Г.Тукай шигъриятендә мәкаль һәм әйтемнәрнең урыны.

III. Йомгаклау...................................................... 20 бит

  • Г. Тукай әсәрләренең оригинальлеге.

Кулланылган әдәбият ...................................................21 бит


































Кереш өлеш


Халык шагыйре Г.Тукай XX йөз башындагы иҗтимагый-политик хәрәкәт киң җәелгән чорда әдәбият мәйданына чыкты.

Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,

Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге нам белән,— дип язды шагыйрь үзенең „Аң" исемле шигырендә.

Г. Тукайның теле-стиле өстендә эшләгәндә, әнә шул чордагы тарихи вакыйгалар искә алына. Чөнки әдәби тел үсеше мәсьәләләрен җәмгыять тарихындагы вакыйгалар­дан аерып карау мөмкин түгел.

XIX йөз ахырында һәм XX йөз башында татар әдәби телен халыкның җанлы сөйләм теленә якынайту өчен зур хәрәкәт башлана. Мәгърифәтчеләр, алдынгы карашлы та­тар язучылары киң хезмәт иясе массасына аңлашылмый торган сүзләрдән, борынгы формалардан арынырга тырыш­тылар. Ләкин әдәби телне гомумхалык теле нигезендә үстерү процессы шома гына бармады.






























Төп өлеш


Г. Тукайның тел өлкәсендәге эшчәнлеге дә шуннан чыгып билгеләнә: ул татар әдәби телен халык теленә якынайтуда, матур әдәбият һәм публицистика стильләрен үстерүдә, камилләштерүдә зур эш башкарды, традицион китап телен халык теле үзенчәлекләре белән органик рәвештә кушып бирә белде. Татар тарихында К. Насыйри әдәби телнең фәнни нормаларын эшкәртү буенча күреhello_html_3b8a723a.gifhello_html_37b35213.gifнекле хезмәтләр тудырган булса, Г. Тукай исә халык те­ленең бай мөмкинлекләреннән файдаланып, шул нормалар­ның төрле стильләрдә чагылышын практик яктан ачык дә­лилләп күрсәтте.

Ш. Рамазанов үзенең “Г. Тукай һәм хәзерге татар әдәби теле” исемле мәкаләсендә халык шагыйренең бу өлкәдә башкарган хезмәтенә зур бәя бирде. “Тукай — чын мәгънәсендә сүз художнигы ул, — дип күрсәтте Ш. Рамазанов.— Татар сүзенең киң мөмкинлекләре, га­җәеп художестволы формалары беренче башлап Тукай иҗатында күренде... Тукай иҗаты, бер яктан, татар хал­кының әдәби үсеш процессын һәм әдәби теле оешу тари­хының үткәннәрен чагылдырса, икенче яктан, татар әдәбияты һәм татар әдәби теленең җитлеккән, гүзәл үрнәкләре булып тора".

Г. Тукай татар теленең сүзлек хәзинәсе белән оста эш итә, лексик чараларның төрле үзенчәлекләреннән файда­лана. Бер үк сүз аңарда күп вакыт төрле мәгънә төсмер­ләре бирүгә ярдәм итә. Тел гыйлемендә полисемия дип йөртелгән мондый күренеш Тукай өчен аеруча характерлы. Мәсәлән:

Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,

Җан ачып, “во как!” дисез, мазлум мужиклар семьясы,—(“Сайфия”.)

дигән өзектә семья сүзе тар мәгънәсендә гаилә сүзенең синонимы гына түгел, бәлки бер сыйнфый төркемне, хез­мәт иясе массасын белдерү өчен. китерелгән. Ул сүзнең мондый яңа мәгънәсе XX йөз башында иҗтимагый-политик хәрәкәт җирлегендә туа. Гади тормыш-көнкүреш төшен­чәсен белдергән бу сүз, иҗтимагый-политик сферага күчеп, сыйныфлар һәм берләшкән оешмаларны аңлата башлый. Мәсәлән, 1903 елгы прокламациядә ул нәкъ шул мәгънәдә кулланыла да: “...Дуслар, безгә бар рабочийлар бертуган кебек бер семья ясарга кирәк. Ул рабочийлар семьясы... бездәРоссиядә Российский социал-демократик пар­тия дип атала.

Түбәндәге мисалның беренче юлында кеше сүзе гому­мән җәмгыять члены мәгънәсендә килсә, икенче юлда инде ул сүзнең тар мәгънәдә уңай сыйфатларга ия булган актив җәмгыять члены төшенчәсендә йөргәнлеген кү­рәбез:

Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше,

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше.

(“Ата илә бала”.)

Икенче мәгънә төсмере Г. Тукайның публицистик әсәр­ләрендә дә киң чагылыш таба: „... Вакыт кичермичә, гимназия казаннарына кереп пешеп кеше булып чыгарга ки­рәк". („Хиссияте миллия".) Полисемик сүзләрдәге эчтәлек барысы да бер чыганакка кайтып кала, аларда бер төшенчә җирлегендә төрле мәгънә төсмерләре барлыкка килә.

Полисемияне мәгънәләре бер-берсеннән ерак торган аваздаш сүзләр — омонимнар белән чагыштырып карарга була. Мондый нечкә төсмерләрне аңлап эш иткәндә генә Г. Тукай әсәрләренең эчтәлегенә төшенергә мөмкин.


Бер­ничә мисал:

Төшем шул төшкә җиткәндә уяндым,

Әле мин кайда?”—як-якка карандым.

(“Ысулы кадимче”.)

Ул баш әйтә: “Син вагоннан төш хәзер...”

(“Печән базары, яхут яңа Кисекбаш”.)

Төш сүзләре — омонимнар. Аларның һәрберсе мөстәкыйль мәгънәгә ия. Беренчедән, төш сүзе йокы белән бәйлә­нешле төшенчәдә, икенчедән, урын, җир мәгънәсендә, өченчедән исә, процессны белдерүче сүз булып килгән.

Поэтик сөйләмнең яңгырашын, аһәңен һәм эмоциональ­леген көчәйтү өчен, Г. Тукай аваздаш сүзләрдән актив, файдалана. Болар шигъри контекстта каламбур ролен үтиләр:

Яхшылыкка эреп,китәм — балавыз мин,

Мактап сөйлим изге эшне — бал авыз мин.

(Бер татар шагыйренең сүзләре.)!

Гомердә син бу ат берлән аталма,

Торып җирдән, сәмалардан (күк. — В. X.) ат алма.

(„Шагыйрьгә".)

Яратмыйм бер дә остабикәләрне,

Сези алдарга оста бикәләрне. („Татар кызларына".)

Г. Тукай әсәрләрендә, стиль чарасы буларак, синоним сүзләрдән оста файдалана. Синонимнар сөйләмне дөрес төзүгә, форма белән эчтәлекнең ло­гик бәйләнешен булдыруга ярдәм итәләр. Мәсәлән:

Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

Син юләрсең, син котырган, син тилергәнсең, диләр.

(„Шүрәле".)

Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага;

Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.

... Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,

Җен оныткан, ахры, калган тарагы басмада.

... Бер заманны әйләнеп баккай идем артка таба,

Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

... Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;

И явыз карчык\ тарагыңнан коры калдың, дидем.

(„Су анасы".)
Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин,
Һәнүз шул ук
хокук көен көйләүдә мин ...
(„Фөрьят".)

Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,

Мәгьлүмдер курку берлән өркү харам.

(„Бер татар шагыйренең, сүзләре".)


Без анын чен күп тырышттык шар салып,

Ахырында Думага да сайладык.

(„Печән базары, яхут яңа Кисекбаш".)

Шар салу һәм сайлау сүзләре- ул чорда синонимик вариантлар.Теге яки бу әсәрдәге сүзләргә синоним сүзләр табу.

Һәр олуглар эшләгәнлектән олуглыклар таба,

Уйнады" дип, бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә,

(„Эшкә өндәү".)

өзеге китерелә дә, мәртәбә сүзенең мәгънәсен ачыклау өчен, укучылардан шуңа мәгънәдәш сүз табу таләп ителә (мәртәбә сүзенең синонимы — дәрәҗә; мәртәбә сүзе бу мәгънәдә хәзерге әдәби тел өчен актив түгел).

Мисаллар:

Әрҗәдә читек-кәвешләр кузгала,

Һәм өеп куйган кәләпүшләр ава.

(„Печән базары...") Синонимы — ящик.

Өй түрендә шул заман сайрый ботакта сандугач,

Ул да шул бер сүзне сайрый: „Әйдә тышка, күңлен ач!

(„Эш беткәч уйнарга ярый".) Синонимы — былбыл.

Шул вакытта әллә кайдан чыга инсан,

Кулларына балта берлән чүкеч тоткан...

(“Япон хикәясе”)


Хәзерге тел өчен архаик форма. Синонимнары — кеше, адәм, бәндә.) Мондый күнегүләрне эшләгәндә иң әһәмиятлесе: сүз­ләрдәге мәгънәне дөрес билгеләү, мәгънәдәш сүзләрне таба белү.

Г. Тукайда хәзерге тел күзлегеннән караганда диалек­таль лексика һәм гади сөйләм сүзләре дә шактый урын ала. Алар контекстта төрле функцияләр башкаралар. Диалекталь сүзләр:

-Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире („Шүрәле");

-кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр („Печән базары...");

-килсә байның ач халыкны күзгә-күз мыскыллаш („Сай­фия");

-туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене („Җәй­ге таң хатирәсе");

-тәңре фәйзы (рәхмәт. — В. X.) минем күңлемгә эз салыр („Бер татар шагыйренең сүзләре");

- ул диюне җәдрә белән аттырыйк („Печән базары...") һ. б.

Гади сөйләм сүзләре:

-Агачлар астына сыгна бала­лар барчасы бергә („Җәй көнендә");

-тик торасың, күз челәйтеп гыйш-гыйшрәтне карап („Гөнаһ");

- мәлҗегә („Ысулы кадимче") һ. б.

Болар белән беррәттән, Г. Тукай әсәрләрендә борынгы тел элементлары да күп очрый. Бу элекке традициядәнең шактый тотрыклылыгы һәм төрле стильләрдәге кулланылыш үзенчәлекләре белән аңлатыла. Мисалга фонетик, морфологик, лексик характердагы борынгы формаларны китерергә мөмкин: бишектин, керпегеннән, торгучы, сач, андыйн, мондыйн, күзеңез, күрәлем, күп торыр, ал мышым, булгай, пешермәк, кумаклык, күрең, белең, чәлмешем, уйку, тотубән, иткел, ирде, ултыру, аглаю, анлар һ. б.


Диалекталь, гади сөйләм һәм борынгы тел сүзләре күп очракларда сатирик һәм ироник максатлар өчен дә файдаланылалар.

Тукай әсәрләрендә башка телләрдән кергән алынмаларның да күп булуын әйтергә кирәк. Аларның күбес хәзерге телдә дә актив. Гарәп-фарсы сүзләренең кайберләре вакытлар үтү белән архаик формага әйләнгәнн тәрәкъкый (прогресс), җәһаләт (наданлык), тәгассеп ( фанатизм), сәнә (ел), ваҗыптыр (тиештер), сәма (күк),мәдәт (ярдәм), карья (авыл), гасый (гөнаһлы), зольмәт (караңгылык), икъбал (якты, киләчәк), мәзһәп (тоткан ю ислах (реформа), санагатъ (промышленность), мәхбус откын), җасус (шымчы), тәкъва (изге), мәхкум (хөкем ител­гән), бәхер (диңгез), дәрхалъ (шунда ук) һ. б.

Рус теленнән һәм рус теле аша Көнбатыш Европа тел­ләреннән кергән сүзләр XX йөз башында төрле лексик катлам берәмлекләренә карыйлар. Тукайда бу киң чагыла: закон, полиция, суд, юрист, адвокат, театр, билет, арсе­нал, бульвар, клуб, цирк, медаль, официант, манжет, пассажир, вагон, трамвай, номер, машинист, металл, сотрудник, колония, генерал һ. б.

Иҗтимагый-политик төшенчәдә йөргән сүзләр дә киң урын алалар. Бу төр лексикага революцион вакыйгаларны, авторның политик идеалларын, иҗтимагый дәүләт төзелеш һәм сыйныфлар белән бәйләнешле төшенчәләрне чагылдыр­ган сүзләр керә. Мәсәлән: капитал, депутат, политика, конкуренция, бюрократ, локаут, мещан, аристократ, век­сель, банкрот, государь, автономия, гласный, товар һ. б.
Мондый сүзләр кергән текстлар өстендә эшләгәндә аларда мәгънә үзенчәлекләрен аңлауга зур игътибар ителә.

Чебен җанымны чын юлда бирәм бең кәррә, кызганмыйм,

Минем чөн мәсләгем — юлым бөтенләй социаллардай.

(„Соры кортларга".)

Мин гласныйлыкта тормышдым янә

Бу шәһәрнең думасында ун сәнә. ...

Белмисең, махсус колониям бар минем,

Мәхкәмәм бар, автономиям бар минем.

(„Печән базары...")
Читен тормыш! капиталга чукынмасаң, . .

Хәзрәтендә тезләр чүгеп укынмасаң...

(.Дөньяда торыйммы?—дип киңәш­ләшкән дустыма".)

Мондый сүзләрнең барысы да беренче мәртәбә Г. Тукайда гына кулланылмый. Ул чорда алар төрле әсәрләрдә һәм вакытлы матбугат битләрендә еш очрыйлар. Иҗтимагый- политик терминологияне киң рәвештә куллана башлау татар әдәби теле тарихында XX йөз башына карый. Ин­тернациональ сүзләрдән файдалану юнәлешен Г. Тукай тагы да үстереп һәм җәелдереп җибәрә. Иҗтимагый-поли­тик, политик-экономик төшенчәләрне белдергәндә татар теленең үз сүзләреннән дә, сүзлек составында урнашып киткән башка телләрдән кергән алынмалардан да иркен файдалана: җәмгыять, хөкүмәт, сыйныф, җыелышу, бер­ләшү (берләшмәк, бергәләшмәк), сайлау, алмашмак, эшне бүлмәк, товар кыйммәте, акча кыйммәте, хезмәт вакыты, сорау-сорату, чыгару, бәһа һ. б.


Публицистик стильне үстерүдә Тукайның зур роле бар. Татар публицистикасының үсүе, аның жанр ягыннан баюы һәм стиль ягыннан формалашуы Г. Тукай исеме белән тыгыз бәйләнгән.

Г. Тукайның бетмәс-төкәнмәс иҗат чишмәсе халык бе­лән тыгыз бәйләнештә тора. Аның: „Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул", -дип әйтүе шуңа ишарә иде. Тукай публицистикасында татар җәмәгатьчелеген дулкынландыра торган иң үткен социаль-политик, иҗтимагый-көнкүреш мәсьәләләре күтәрелә һәм бу әсәрләрнең телендә нәкъ шул чор революцион-демократик публицистикасына хас сыйфатлар чагыла. Биредә лексиканың төрле катлавы органик рәвештә бергә кушыла стилистик яктан төрле функцияләрдә бирелә.

Художестволы публицистика — Тукайның яраткан жанры. Публицистиканың бу төре образлы сурәтләү алымнарының байлыгы һәм сөйләмнең эмоциональлеге ягыннан матур әдәбият стиленә якын тора. Г. Тукай тарафыннан язылган кайбер очерклар, памфлетлар, фельетоннар, сатирик мәкаләләр шуңа керә. Төп ике стиль (матур әдәбият стиле, иҗтимагый-политик стиль) белән бәйләнешле фразеологик әйтелмәләрне Г. Тукай бик актив куллана. Мәсәлән: ут йоту, милли агачларга куну, күңелем кошы, күз ату, күкләрдән йол­дыз чүпләү, мәкерләр капчыгы, сәгадәт талы, мәхәббәт кайчысы, җәһәннәмгә утка керү, күңел җимешләре, сүн­гән күңел, тормыш диңгезе, күңел йолдызы Һ. б. Махсус рәвештә публицистик фразеология аерылып чыга: мәгъри­фәт нуры, фикрем кояшы, ил казасы, милләт хыялы, халык бәгърен ашау, милләт йөзе, гомер сахралары, азат­лык кояшы, милли болытлар, хакыйкать пәрдәсе, азат­лык кошлары, азатлык тамырын корыту һ. б. Фразео­логик чараларның мәгънәсен дөрес ачу өчен, аларны контекст белән бәйләнештә алырга кирәк. Анализ өчен кайбер мисаллар:

Инде китте элгәре

Зынҗырлаган телләре,

Милләтнең, былбыллары

Сайрап-сайрап тордыя.

(„Хөррият хакында".)

Диңгез якасында торып, без сусамыйк, —

Хөрриятнең диңгезләре ташый, имди...

Барып керик хөрриятнең кочагына,

Тәрәкъкыйның күкләренә очмагына...

(„Дусларга бер сүз".)

Бай киенгән франт-шикларча халык тиресе белән,

Батсачы шунда үзе һәм аләте нәкълиясе (пароходы — В. ~Х.)

(„ Сайфия".)

Тарлыклардан күптән! күптән! күңлем сынган,

Изелдем куп хокуксызлык җәфасыннан...

(„Фөрьят".)

Әллә тәүбә капкасы ябылдымы?

Әллә бер бай корсагы ярылдымы? („Печән базары...")

Фразеологик әйтелмәләрнең компонентлары төрле сүз төркемнәреннән тора: җәһәннәм газаплары, җанлы мал, җәза мәйданы, җәза таңы, кайгы болытлары, милли бо­лытлар, наданлык урманы, тормыш дулкыннары, милләт кортлары, милләт микроблары һ. б. фразеологик әйтел­мәләрнең төп компонентлары — исемнәр (газап, мал, мәй­дан, таң, болыт, урман, дулкын, корт, микроб). Алар, башка сүзләр белән бергә янәшә килеп, бер төшенчәгә атама булып береккәннәр. Мәсәлән, җанлы мал фразео­логиясе эшче сүзенә синоним буларак, шул чорда эшчеләр тормышын ачык күзалларга һәм иҗтимагый-политик ва­кыйгаларны аңлауга, төшенүгә ярдәм итә.

Г. Тукайда иҗтимагый төшенчәдәге сүз тезмәләренең төрле формалары бар. Аларның кайберләрендә беренче компонент булып бер үк сүз кабатланып та килә: милләт эшләре, милләт мәҗлесе, милләт тамырлары, милләт йокысы, милләт сурәте, милләт балалары, милләт ак­часы, милләт җилкәсе, милләтнең һушы китү, милләтне юату, милләтне ашау, милләтнең кабыргаларын тишү; хөррият заманы, хөррият кояшы, хөррият исе, хөррият дусты; халык диңгезе, халык тормышы, халык рухы, ха­лык кызы; халык хәле, халык аңы, халык уянуы, халык азатлыгы һ.б.. Тормыш-көнкүрешкә багышланган идиоматик-фразеологик әйтелмәләр дә кинаяле, образлы метафо­рик сөйләмдә публицистик максаттан чыгып файдаланы­лалар. Г. Тукайда фразеология эмоциялелеккә, экспрессив­лыкка, гадилеккә ирешүгә хезмәт итә һәм дошманны фаш итү чарасы булып тора.

Халык шагыйре Г. Тукай — эмоциональ-поэтик һәм са­тирик тел остасы.

Ул күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, аллегорик-символик алымнар аша сөйләмнең эмоциональлегенә ирешү макса­тын гына күздә тотмый, чынбарлыктагы вакыйгаларга ка­рашын да белдерә, аларга үзенең бәясен дә бирә. Шул җирлектә укучыда иҗтимагый күренешләрне тирәнрәк аң­ларга билгеле бер нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек туа. Ми­сал өчен „Көзге җилләр" шигыре:

Көзге төн.. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил җылый;

Җил җыламый, ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

Көзге төн, ямьсез, караңгы... Өй түрендә җил җылый;

Җил хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый.

Көзге төн, җил символлары аркылы шагыйрь киң гомумиләштерүләр ясый. Шигырьдә, һәр строфаның соңгы юлында елый сүзенең кабатланып килүе кара реакция ел­ларында Россиядәге иҗтимагый хәлләрне, халык тормы­шын тагы да тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Г. Тукай иҗтимагый тормыштагы бозыклыкларны фаш итү, буржуаз сыйныф вәкилләреннән көлү өчен еш кына сатирик тел чараларына мөрәҗәгать итә. Бу алымнар (күчерелмә мәгънәлелек, сатирик сурәтләүләр, сүз уйнату, икеләтә мәгънә, ирония һәм пародия тудыручы берәмлекләр, төрле стиль элементларының бергә килүе һ. б.) әсәр­нең идея эчтәлеге белән органик рәвештә берегеп киләләр, әйтергә теләгән фикерне укучы аңына житкерүдә зур роль уйныйлар.

Г. Тукай сатира тудыруда күчерелмә мәгънәдәге сүз­ләрдән аеруча киң файдалана. Бу- аңарда иң күп тарал­ган алымнарның берсе. Сатирик эффект бер предметны яки күренешне икенчесе белән охшашландыру нигезендә туа. Охшату күп вакыт күчерелмә мәгънәдәге сүзләр бе­лән бирелә.


Ишан" шигырен алыйк:

Күзен йомган, муен бөккән, башында чалма чорналган;

Кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван!

Кибән сүзенең чалма белән гиперболик планда охшашландырылуы, метафорик эпитет рәвешендә баш сүзенең кибәк сүзе белән ачыкланып, ишанның хайван белән ча­гыштырылуы саркастик сурәтләү барлыкка китерә. Сурәт­ләү чараларының бергә органик рәвештә кушылып килүе метафора белән гипербола — кибән чалма, метафора һәм эпитет — кибәк баш, метафора һәм чагыштыру — ишан — хайван) тирән мәгънә белдерүгә ярдәм итә. Аз сүз белән күп фикер бирү, ягъни лаконизм Г. Тукай өчен хас алым­нардан санала. Шундый ук характердагы башка мисал­лар: .

Билгеле, һәрбер агачлар да корырга башлыйлар,

Былбыл урнына оя тоткач башында каргалар!

(„Дин вә гавам".)

Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең булса ишәк.

(„Интикатка мөтәгалликъ".) '

Сурәтләү чараларының бер-берсе белән тыгыз кушылу­лары нигезендә, төзелгән сатирик эчтәлекле сүз тезмә­ләре:

hello_html_4edda62a.gifТаш йөрәкләр һәм яшен күргәч укыр “лахәүләсен".

(„Яшен" журналы хакында"..)

Таш йөрәкләр кырсалар күңлеңне, түз, эндәшмә син;

Эшләре шул: болгасыннар, әйдә зәмзәм чишмәсен!

...гә (Ядъкяр)”

Нигә тулган чалмалы козгын зиярәт өстенә?

Бер сыранын мичкәсе, бел, боз булып каткан бүген.

(Нәрсәдән?)

Мондый сүзләрне һәм сүз тезмәләрен контексттан, конкрет эчтәлектән аерып караганда, сатирик эффект шактый кими төшә. Шуңа күрә һәр чара эчтәлек белән тыгыз бәйләнештә карала. Ул гына да түгел, сатира ча­расы башка сүзләргә дә билгеле күләмдә йогынты ясый. Шул рәвешчә, төрле тел чараларының кушылуы, бер төп этәргеч сүзнең тәэсире нәтиҗәсендә сатирик контекст барлыкка килә.

Язучылар үзләренең индивидуаль стилендә бер сүзне төрле мәгънә белдерү өчен файдаланалар. Бу — телнең лексик-семантик ягын баетуда да шактый әһәмиятле урын алып тора. Тукай теге яки бу объектны сатирик фаш итү максатыннан чыгып сурәтләргә тели икән, ул инде бу оч­ракта гади нейтраль сүзләрне дә эшкә җигә. Мәсәлән, хезмәт иясе массасы җилкәсендә яшәүчеләрне сорыкорт дип алу, затның бер үзенчәлегенә охшашлы рәвештә, әй­тергә теләгән фикерне киң планда сурәтләргә мөмкинлек бирә:

Аристократ — сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар,

Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну, гаҗәп, ай-яй!

... һөҗүм кирәк ишаннарга — сорыкорт, гөмбә башларга;

Бетер, сындыр, кырып ташла магаль урра вә билбанзай!

(“Сорыкортларга”).


Тукай моның белән объектны ачык һәм тулы итеп тасвирлауга ирешә. Нәтиҗәдә сорыкорт сүзенең төрле стилистик мәгънә төсмерләре барлыкка килә. Сорыкорт сүзе иҗтимагый төшенчәгә күчеп, төрле стильләрдә кулланылышка керә.

Сатирик фаш итү максатыннан чыгып кулланылган кү­черелмә мәгънәдәге сүзләр каламбурларга якын тора:

Ашар безне дә бу корсак, басар тиз, без болай торсак;

Ә я корсак, вә я корсак, җиһанны капладың, вай-вай!


Матур булыр бу корсакларга каршы чаралар корсак,

Тотып ярсак боларны без, заман үткәрми, картайма».

(Сорыкортларга).

Каламбурлар, гадәттә, яңгырашлары ягыннан бер-берсенә охшыйлар һәм поэтик сөйләмнең аһәңен һәм эмо­циональлеген күтәрүгә ярдәм итәләр. Югарыдагы өзектә каламбур ролендә китерелгән сүзләр өч төрле мәгънә төсмерен белдерәләр (кеше организмының бер өлеше, эксплуататор сыйныф вәкилләре, процессны белдерә тор­ган сүз). Баштагы ике мәгънә бер-берсе белән полисемик мөнәсәбәттә. Өченчесе исә аларга омоним рәвешендә кил­гән. Шул рәвешчә, сөйләмдә каламбурлар полисемик сүз­ләр һәм лексик-грамматик омонимнар нигезендә төзелә алалар. Мисаллар каламбурларның нигезендә омонимик сүзләр генә түгел, полисемантик сүзләр дә ятканлыкны күрсәтә. Каламбурларның поэтик сөйләмдә кулланылышы Һәм аларның омонимнардан аермасы нәкъ шуның белән дә аңлатыла.

Төрле сурәтләү чараларын уңышлы куллану Тукайга җәмгыятьтәге күренешләргә дөрес бәя бирергә ярдәм итә. Дошманнарын фаш итү, теге яки бу шәхесне тәнкыйть итү, алардан көлү өчен ул үткен сүзләр, сатирик-метафорик бәяләмәләрдән бик урынлы файдалана. Г. Тукай әсәрләрендә метафорик эпитетлар бик күп: җитен сакал, көмеш чәч, аксакал кыш, таш күңел, канлы яшь, таш йөрәк, кара күңел һ. б. Эпитетларның бер төре турыдан-туры сатирик һәм ироник тел чарасы булып китә:

Черек милләт өчен сынмас терәк сез,

Тугыз корбан суеп алган теләк сез.

(„Әдәбият ахшамы ясаучы яшьләремезгә".)

Бик үткен журнал тарала,

Исме ничек? „Уклар"мы?

Иске-москы муллаларны

һич кызганмый чукмарлый.

(„Уклар".)

Табып мин шагыйремнең барча әшгарен карап бактым,

Укып чыктым: бөтенләй буш нәзым, тозсыз шигырь таптым.

(„Урланган мәгънә".)

Фәкать бер бүлмәдә, һич кемсә күрмәс,

Китерттек берничә акшарлы кыз да!

(Ысулы кадимче.)



Тукай кулланган тел чараларын контекст белән тыгыз бәйләнештә караганда гына, аларның әсәрдә тоткан төп юнәлешен, тоткан ролен һәм кулланылу үзенчәлекләрен
ачык билгеләргә була.

Сәнгатьчә сурәтләү чарасы буларак, Г. Тукай ч а г ы ш-тыруларның төрле формаларын оста куллана. Бу алым аркылы ул тирә-юньгә, җәмгыятьтәге күренешләргә үзенең, мөнәсәбәтен белдерә, шул чордагы вакыйгаларны бөтен тулылыгы белән күз алдыңа китереп бастыра. Шунлыктан чагыштырулар белән әсәрнең идея эчтәлеге арасында ор­ганик бәйләнеш барлыкка килә. Чагыштырулар тормыш-көнкүрешнең, җәмгыятьнең киң сферасына карыйлар һәм тирән политик юнәлеш алулары белән аерылып торалар. Мәсәлән: „Ашап яткан сорыкортка кадалдым мисле хәнҗәр мин" (“Сорыкортларга”). Кузгалып китте ва­гон, җилдәй бара". „Ташбака төсле, вагон әкрен килә” (“Печән базары...”). “Бу дулкыннар кубарса да шау-шу, гауга, һөҗүм итеп килсәләр дә охшап яуга" (“Япон хи­кәясе”).Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак

төсе (Буран) һ. б.

Моннан тыш, Г.Тукайда күчерелмә мәгънә нигезендә төзелгән, нуль формадагы чагыштырулар зур урын тота­лар. Чагыштыруларның мондый төре бигрәк тә образлы сатирик сөйләмдә күп очрый.

Сорыкортлар" шигырендә аристократлар, ишаннарны чагыштыру өчен, шагыйрь сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар, гөмбә баш сүзләрен һәм сүз тезмәләрен ала. Күренә ки, нуль формадагы чагыштыруларда грамма­тик чаралар (бәйлекләр, кушымчалар) булмый. Шуңа күрә аларны метафоралар итеп тә карарга була. Әмма форма ягыннан аерма шунда, чагыштыруларда ике компонент та (чагыштырыла торган предмет—бу мисалда аристократ һәм чагыштыру өчен китерелгән предмет — сорыкорт) бирелгән була. Метафораларда исә беренче компонентның булуы таләп ителми, аның урынына күчерелмә мәгънәдәге сүз генә (ягъни, икенче компонент) бирелә.

Ике компоненттан гына торган чагыштырулар тормыш-көнкүреш вакыйгаларын сурәтләгәндә дә еш кулланыла­лар. Түбәндәге өзектә журнал гомер белән, ә журналдагы баш мәкалә мал белән чагыштырыла:

Бик күңелсез бер начар журнал — гомер,

Анда, әлбәт, баш мәкалә мал ирер.

(„Гомер хакында.)

Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат,

Төпләрендә яткан бар, хәл җыеп, күккә карап.

(“Шүрәле”)

Чыршы, наратларны гаскәргә чагыштыру нәтиҗәсендә картина туа. Алар образлы булып, бөтен матурлыгы, хозурлыгы белән күз алдына килеп баса. Ул укучыда тирән хис, кызыксыну уята. Аның күңелен табигать дөньясы белән бәйли. Гаскәр халык телендә батырлык, горурлык, тәртиплелек, күркәм сыйфатлылык төшенчәсен белдерү өчен кулланыла: ул — илнең ныклыгын, иминлеген, матурлыгын саклаучы. Урман — җир бизәге, табигать күрке, ил матурлыгы, ил байлыгы. Ә хәзер Г.Тукайның “Исемдә

калганнар” автобиографик әсәренә игътибар итик. Габдулла Өчиледән Саснага китерелә. Ничек, ни рәвешле барган, кемнәр каршылаган — боларны ул белми. Тик үги әтисенең сөюе, чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, шунда куанганнары гына биш минутлык төш шикелле генә хәтерендә калган. Кыска гына вакыт эчендә булып үткән кадерле, истәлекле, хатирәле минутларны төшкә чагыштыру элек-электән килә. Димәк, бу очракта Г. Тукай халык телендәге традицион сурәтләү чарасыннан файдалана. Тәмле төшкә кәрәзле бал ягылган тәмле ак күмәчне ашау минутлары гына түгел, тагы да бик күп күренеш һәм вакыйгалар чагыштырылырга мөмкин. Ул чорга карап та кулланыла. Хәзерге бала, мәсәлән, ак күмәч ашауны һич тә тәмле төш күрү белән чагыштыра алмый. Чәнки бу инде без яшәгә тормышта гадәти күренешкә әйләнгән. Әгәр бу күренеш куандым, шатландым дигән фигыльләр белән генә белдерелсә, Габдулланың кичерешләре болай ук тирән ачыкланмас иде. Чагыштыру, сәнгатьле сөйләмнең бер чарасы буларак, фикерне образлы әйтү, хис-тойгы уятуга ярдәм итә.

Кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгып, ишекләрне ача

алмагач, аякларның ябышып туңуы кебек михнәтләрдән соң килгән бу рәхәтлек тә озакка бармый: Габдулланың әнисе вафат була. Хәзер ул әнисенең әтисенә, үги әбисенә кайтарып бирелә. Габдулла янә Өчиледә. Аларның тормышы ярлы. Гаилә ишле. Аның мондагы хәле болай сурәтләнә: “Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине еласам — юатучы, иркәләним дисәм - сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә -кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр”. Биредә язучы озак сөйләп тормый, аз сүз белән күп мәгънә аңлата, образлылыкка сәнгать чаралары ярдәмендә ирешә. Г. Тукай бу очракта да традицион образлар белән эш итә. Кошлар элек-электән җыр, әкият, бәетләрдә, халык телендә төрле стилистик максатта кулланылып киленгән: бөркет — көчлелек, күгәрчен — матурлык символы; карга,чәүкә дип кимсетелгәнрәк кешегә әйтелә.

Оста язучының әсәрендә сүз, фраза, сурәтләү чарасы, поэтик бизәкләр эчке мәгънә

ягыннан бер-берсе белән генә түгел, бөтен әсәрнең идея-эчтәлеге, сюжет-композияциясе, персонажның эчке дөньясы белән бәйләнә. Әлеге Габдулланың күмәч ашау бәхетенә ирешелгән көне биш минутлык төш белән чагыштырыла. Анда тизлек яки аз хәтерләү төшенчәсе бирелә. Ә менә Казанда Мөхәммәтвәли белән Газизәдә яшәгән вакытын сурәтләгәндә, Тукай бөтенләй башка сүзләр белән аңлата: “Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам”. Ләкин биредә шул үзенчәлек бар: чагыштыру Казандагы тормышны сурәтли башлау алдыннан бирелә. Бу укучыда үзе бер кызыксыну тойгысы уята. Моңа чаклы булган тормышы белән чагыштырып караганда, нинди үзгәрешләр булыр икән? Нигә тегендә тизлек күренеше биш минутлык төшкә, биредә ярты йомык күз белән күрүгә чагыштырыла? Г. Тукай сүз сәнгате остасы буларак, гел халыктагы әзер формалар белән генә эш итми. Стиль, әдәби әсәрнең идея-эчтәлеге, геройларның эчке дөньясы, сюжет-композиция таләп иткәнчә, әдип халыктагы сурәтләү чараларын үзгәртеп тә куллана. Биредә без шул үзенчәлек белән очрашабыз.

Казанда Тукай бик үк начар да яшәми, биш минутлык төш кебек искә алырлык

кадерле, бәхетле минутлар да күрми. Мөхәммәтвәли белән Газизә авырып киткәч, ул янә Өчилегә озатыла. Менә ни өчен Тукай Мөхәммәтвәлидәге тормышын дөньяга ярты йомык күз белән карау күренешенә чагыштыра. Димәк, бу чагыштыруның да мәгънәсе,

стилистик функциясе Габдулланың тормышы, кичереше, әсәрнең эчтәлеге, сюжет-

композициясе, әсәрдә сурәтләгән чор белән эчке, гармоник мөнәсәбәттә тора.

Г. Тукайда чагыштыруларны куллануда характерлы бер үзенчәлек бар: ул алынган вакыйгаларны, һәм күренеш­ләрне киң эпик чагыштыру планында сурәтли. Әсәр ту­лысы белән чагыштыруга нигезләнә һәм әсәрнең идея эч­тәлеге " шул алым белән ачыла. Мәсәлән, „Мактанышу" шигырендә контекстуаль-эпик чагыштыру алымы ярдәмен­дә ишәк белән ишан бер-берсенә параллель куела. „Ба­кырганга пародия рәвешендә диалог формасында язу сатирик эффектны тагы да көчәйтә. Шагыйрьнең “Карт­лар", “Йолдыз"дан да курка", „Кызык гыйшык", “Соңра", “Теләү бетте", „Эш" шигырьләре дә шундыйлардан.

М. Җәлил әсәрләренә стиль ягыннан анализ ясаганда, киңәйтелгән чагыштыруларга конкрет тукталып үтәргә һәм моны Тукай традицияләренең дәвамы юнәлешендә

ка­рарга кирәк. Мәктәптә теге яки бу язучыдагы стиль үзен­чәлекләрен атап күрсәтү генә түгел, аны тарихи планда, стиль традицияләре юнәлешендә ачу иң әһәмиятле мәсьә­ләләрнең берсе.

Комик эффект тудыру өчен фольклор жанрларына мөрә­җәгать итү дә Тукай өчен характерлы. Ул халык җырла­рына нигезләп, үзенең дошманнарын гаять оста фаш итүгә ирешә, җыр стиле Тукайга үз максатын тормышка ашы­руда зур роль уйный. Буржуа вәкилләреннән һәм дин әһелләреннән көлү өчен, шагыйрь нәкъ шул алымны сай­лый:

Арыслан берлән юлбарыс яратылган бер каннан;

Безнең Муса һич тик тормас: ялгыш тапкан корганнан.

Бер ишан хәзрәт симерттем, күркә, тавык ашатып;

Сагынсам корсагын карыйм, чүмәләгә охшатып.

Ала карга, кара козгын әрсезләнә, тук була;

һинди мәдрәсә салганда, Рәшит — мәчет Токиода.

(„Авыл җырлары”.)

Кайбер очракларда җырның беренче юлын үзгәрешсез калдырып, икенче юлын исә шагыйрь үзе әйтергә теләгән фикергә яраклаштырып, халык җырларына пародия рә­вешеңдә үзгәртеп бирә. Мәсәлән:

Ике туры ат уйныйдыр, муены кыйгач буйлыдыр;

Әфиун, каптырма үтмәгәч, “Карга" язып уйныйдыр.

Биредә Г. Тукай реакционер шагыйрь Аксак Низаминың прогресска, демократиягә каршы юнәлдерелгән китабын­нан көлә.

Бу төрдәге башка мисаллар:

Җанкәй сачын бер көлтә, җиккән атны өркетә;,

Баязитов „Нур" газетын ничек язып өлгертә?

Үрдәк оча, каз йөгерә, боты озынга күрә;

Тәрҗеман"ның эче поша „Ислах" кызылга күрә.

Приемның, ай, ишеге тар ләхеттән тар икән; Әчтерханда „Борһан", „Идел"—ике әтәч бар икән.

Таң әтәчләре кычкыра, әллә таң ата микән?

Һади „Йолдыз"ны бик мактый, әллә ярата микән?

Үсә, пешә, тәмле була алмагачның алмасы;

Сузсаң Мәскәүгә җитәрлек ишаннарның чалмасы.

(“Авыл җырлары”.)

Бер сүзне башка мәгънәдәге икенче сүзгә охшатып сурәтләү дә уңышлы гына сатирик алым булып тора. Мә­сәлән, Әхмәтҗан Сәйдәшевне Ахмакҗан, „Бәянелхак" газетасын „бәянелбатыйль", „Дин вә мәгыйшәт" журна­лын „дингә мешәйт" яки „Дуня вә мишә" дип атап, Тукай сүз уйнату алымыннан файдалана.

Түбәндәге мисалда „Бәянелхак" сүзе „Болакыл-хак" сүзе белән алмашты­рылган:

Ник, „Болакыл-хак", сиңа юктыр мәхәббәт һәм мәрак?

Шул сәбәптер ки: Болак гөлдәй һәм рәйханнан ерак.

(„Ник? Нигә?").

Шуңа охшашлы бик күп мисаллар китерергә мөмкин.

Сурәтләнә торган вакыйгада сатирик эффектны көчәй­тү өчен, борынгы төрки тел үзенчәлекләре белән аралаштырылып, сынландыру алымы да кулланыла ала:

Аглыйдыр һәркем, күзеннән яшь сыгып,

Аглый кибеттән кәләпүшләр чыгып.

һәм аяк астында яткан тиреләр

Барча: „Ай мескен!" дә, „ай мескен!"—диләр.

(„Печән базары...").

Җөмләдә сүзләрнең ярашуы алогизмга корылу нәтиҗә­сендә, сүзләрнең семантик яктан бер-берсенә туры кил­мәве дә сатирик чараларның берсе булып тора. Мәсәлән, „Бичара Бибиҗиһан" шигырендә Г. Тукай бер язучының әсәрен тәнкыйть итү өчен шундый алымны куллана:

Бакалар оча,

Тавыклар йөзә,

Ученый мәче

Хикәят сөйли,

Курайлар көйли,

Асраулар сәхнәдә фәлсәфә сата,

Бөтен хазыйрун шакката.

Халыкта киң таралган мәкаль һәм әйтемнәрне берника­дәр үзгәртеп бирү аркасында шулай ук сатирик эффект барлыкка килә. Г. Тукай бу алымнан да еш файдалана:

Утыз ел казыган баз бик тирән шул:

Менә инде Хәмитең шунда гөмберррт!

(„I абделхәмит";)

Шул чорда Казан губернасындагы тәртипсезлекләрне, халыкның наданлыгын күрсәтү өчен шагыйрь түбәндәгечә яза:

Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара;

Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара.

Үз төбенә төшми ди, шәм-лампаның һичбер нуры",

Шул мәкаль монда дөрес шул, ах, аны җен оргыры!

(„Казан вә Казан арты".)

Тукай мәкальләрне шигырьнең эчтәлегенә, контекстка яраклаштырып үзгәртеп бирә.

Халык ләкин сиңа иткән үзенең хөкмене бозмас,

Егылганнарга кул бирмәс, батып барганга җеп сузмас.

(”..га”)

Борынгы татар теле формалары, классик төрки язма тел традицияре күп очракларда Тукай өчен сатира ту­дыруда зур хәзинә булып тора. Мәсәлән, „Ачы хакыйкать" шигыреннән бер өзек:

Татар бае белгуче,

Төрмәләргә кергүче,

Гомер буе ни кылган

Шунда мәгълүм булгучы.

Борынгы телдәге сыйфат фигыль ясаучы кушымчаларны (гучы-гүче) кулланып, шагыйрь татар баен комик планда сурәтли, аның чын йөзен ача. Өзектән күренгәнчә, борынгы формалар строфаның өченче юлында кулланылмый. Бу — шигырь төзелеше белән бәйләнешле Тукайга хас алымнарның берсе. Г. Тукайның күп кенә шигырьләрендә борынгы тел үзенчәлекләре язма тел традициясе рәвешендә чорга бәйләнешле рәвештә нейтраль сөйләмдә дә урын ала. Сатирик сөйләмдә очрый торган борынгы тел чараларын алар белән бутамаска кирәк. Тукай өчен характерлы үзенчәлек шунда: ул борынгы язма тел үзенчәлекләрен бөтенләйгә чыгарып ташламый, аларны органик рәвештә халыкның җанлы сөйләм элементлары белән бергә куша. Болар барысы да татар милли әдәби теле формалашу чорында телдә күзәтелгән әһәмиятле закончалыклы күренешләр булып саналалар.

Борынгы тел формаларының сатирик чара булып килү әсәрнең идея эчтәлеге, композициясе белән дә бәйле. Бу яктан Тукайның бигрәк тә „Печән базары, яхут Яңа Кисек баш" поэмасы аерылып тора. Г. Тукай пародия тудыру максатында бик күп борынгы формалардан файдалана.

Күрделәр бер кисек адәм башыны,

Аглаю килде дә түкте яшене.

Гәүдәсе юк, бер гаҗәеп баш ирер,

Шәһит ирер, ике күзе яшь ирер.

Юк аягы, гәүдәсе һәм юк кулы,

Бер кисек баштыр, һаман сөйләр теле.

Сакалы ак, һәм йөзеннән нур чыкар,

Күз камашыр — һәркем йөзенә бакар.

Башыны, яшене кебек башка төрки телләр йогынтысы нәтиҗәсендә язма телдә кулланылган формалар, фигыльләрнең функциясе белән бәйләнешле үзенчәлекләр (баш ирер, яшь ирер), интервокаль позициядә килгән тартыкларның саңгырау әйтелеше (чыкар, бакар) һ. б. лар сатирик эффект тудыру өчен китерелгәннәр.

Шундый характердагы башка мисаллар:

Мин хаҗи —бардым хаҗга туксан тугыз.

... һәм дә Мәскәүдән дә маллар алмышым,

Сумына туксан тиенне чәлмешем.

Итә ирдем көн дә бер коръан хәтем,

Алмышым гомремдә унбишләп хатын.

Архаик формаларны, кулланылыштан төшеп калган төрки сүзләрне Тукай, сатирик чара буларак, яңадан те­релтә. Аның ашаган сүзе урынында йийән сүзен алуы шуңа ачык мисал: Бу ишан мәет йийән сыртлан икәндер, белмәдем.

(„Мөритләр каберстаныннан бер аваз".)


Ишан, ишәк өкешер,

Өкешмәктә мәгънә бар, —

дигән өзектә өк сүзен борынгы телдәгечә мактану мәгъ­нәсендә куллана. Бу, һичшиксез, сатирик эффект тудыру максатыннан чыгып эшләнә. Шул ук шигырьдә өкешмәк сүзенә синоним рәвештә аның хәзерге телдә кулланыла торган вариантын да китерә („Мактану").

Гомумән, кайбер сүзләрне борынгы әйтелештә бирү, традицион грамматик формаларны саклау күп очракларда Тукайга комик ситуацияне көчәйтүгә ярдәм итә:

Алдыбызда ат кәмитен күрәлем

һәм Микитин җәмгатенә ирәлем..

Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр,

Һич моның тик бери тәкый юк торыр.

... Анда биш йөзләп мөселманнар тулы,

Баглыдыр һәрберсенең аяк-кулы.

...Бармаклары охшар адәм гәүдәсе,

Күп татарны имгән ирде ул гасый.

... Ул Дию уйганды, дүрт якка бакар,

Көфер сүзләр, агзыйдин утлар сачар...

(“Печән базары...”)

Шигырьдәге строфаларны классик формадагы борынгы шигъри калыпларга туры китерү, әзер формаларга нигез­ләү шулай ук сатирик тел-стиль чарасы булып карала ала.

Теге яки бу шәхестән, яки җәмгыятьтәге тәртипләрдән көлү максатында, Тукай татар теленең сүзлек хәзинәсенә кереп урнашкан, киң кулланылышта йөргән алынма сүз­ләрдән дә, шулай ук татар теленең әдәби нормалары бу­лып кабул ителмәгән сүзләрдән, атамалардан да файда­лана. Г. Тукай телендәге алынма сүзләрнең кулланылышын тикшергәндә, аларның төрле максатларга хезмәт итүләрен күздә тотарга кирәк. Шагыйрь үзенең индивидуаль сти-. ленә туры китереп, гарәп-фарсы, төрек теле элементла­рын, рус теле һәм аның аша Көнбатыш Европа телләрен­нән кергән сүзләрне дә төрле стильләрдә сатира чарасы итеп ала. Бу — шагыйрьнең киң диапазонда эш итүен һәм аның телдән файдаланудагы зур мөмкинлекләрен күрсәтә. Тукайның башлангыч чор иҗатында халык теленнән шак­тый читкә китүләр, традициягә ияреп төрек һәм гарәп-фарсы сүзләрен кирәксезгә куллану кебек күренешләр дә булып алды.

ХIX йөз ахырында һәм XX йөз башында әдәби әсәрләрдә һәм кайбер социаль катлаулар телендә билгеле күләмдә урын төрекчелек юнәлеше, әлбәттә, Тукайга

ниче к йогынтысын ясады. Бу мәсьәләне, алда әйткәнебезчә, тарихи чор белән бәйләп, элекке традицияләрнең дәвам итү юнәлешендә карау дөресрәк булыр. Күпчелек очракларда Г. Тукай төрек теле элементларын сатира тудыру максатына да буйсындырды. Ул төрекчелек юнәле­шен тоткан И. Гаспринскийның „Тәрҗеман" газетасыннан сатирик рәвештә көлеп, „... аның теле безнең телебезгә бетенләй кире бер Кырым теледер",—дип бәяләде („Тәр­җеманның татарларга галәкасы').

Гарәп-фарсы теленнән кергән сүзләр, әйләнмәләр ярдә­мендә дә комик эффект барлыкка китерергә мөмкин. Г. Тукай моңа ирешү өчен еш кына гарәп-фарсы сүзлә­ренә һәм изафәләренә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән: хатирәи Бакырган, инсане Гали, әһле ислам, эһле базар, әһле Пе­тербург һ. б. Татар телендә мондый изафәләр юк. Әдәби язма тел традициясе буларак, алар XX йөз башында һәм аннан элегрәк язылган әсәрләрдә очраштыргалыйлар. Ту­кай аларны сатирик сөйләм үзенчәлеге итеп куллана. “Дөнья бу!" исемле әсәрендә ул мондый формаларны ши­гырь юлларында башка сүзләр белән оста итеп кушып бирә:

Бер заманнар Рәшиткә „габде милләт" нам виреп,

Хәзер инде „габде корсакка" төшергән дөньядыр.

Тукай Рәшит Ибраһимовның милләт өчен тырышуыннан көлеп, татарча милләт колы диясе урынга —габде милләт дип кенә ала. Шуңа яңгырашлы итеп габде корсак (кор­сак колы) сүз тезмәсен куллану комик эффектны тагы да көчәйтә.

Мондый төрдәге сатирик алымнар бик оригиналь яңгы­рыйлар. Мәсәлән, Тукай депутат Байбуринны тәнкыйть итү өчен шундый формага мөрәҗәгать итә:

Ник буген атлар, сыерлар сөйләшәләр телләнеп?

Шөбһә юктыр, нәфсе Байбурин нотык тоткан бүген.

(“Нәрсәдән?”)


Г. Тукай әсәрләрендә кулланылган художестволы-сурәтләү алымнарының, стиль чараларының тоткан ролен аңлату өчен кайбер мисаллар.

Метафоралар:

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

(Шүрәле.)

Качасиде моннан,

Бу ямьсез тамугдан!

Әллә кай җирләргә,

Ямь-яшел кырларга...

(„Кярханәдә".)

Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр:

Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр.

(“Китмибез!)

С ы нланд ырулар:

Иң сөекле эшче әүладым бу ел ач калды, дип,—
Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый.

(Көзге җилләр.)

Градацияләр:

Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

... Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;

Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

(Су анасы.)

Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;

Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.

(„Буран".)

Риторик өндәү һәм сораулар:

Фәкыйрь кеше!

Кемнәр сина иман таккан?

Тәзкирәңә мөслим диеп игълан таккан?

Кемнәр сине намаз диеп, сәҗдә диеп,

Юкка, тузанлы мәсҗетләрдә аунаткан?

. (“Золым”.)

Без юләрме, үзебезне утка илтеп ник терик

Бу кызу җирдән чыгып, тагын сәкарьгә ник керик?

(“Китмибез”)

Антитезалар:

Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,

Бер телем икмәк, дип, анда пазлы нечкә бил җылый!

(“Көзге җилләр”.)
Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кайфиясе.
(“Сайфия”.)

Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә.

Мин, фәкыйрь, михнәттә гүя, —чарлагыннан бай көлә.

(„Буран".)










Йомгаклау

Г. Тукайның һәр әсәре үзенең оригинальлеге белән аерылып тора, аларда тавтологик кабатлаулар юк, урынсызга кулланылган тел-стиль чаралары бөтенләй очрамый диярлек. Аз сүз белән тирән фикер аңлату, лаконизмга омтылу — Тукай өчен характерлы үзенчәлек. Шуңа күрә Г. Тукай традицияләре нигезендә укучыларда эстетик зә­вык, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү төп бурычларның берсе булып тора. Т. Тукай язма әдәби телне нормалаш­тыруда, аны халык теле элементлары белән кушуда зур эшчәнлек күрсәтте. Тукай теле — аңа кадәр яшәп килгән уңай традицияләрнең үсеше һәм синтезы ул. Халык ша­гыйренең татар милли әдәби телен үстерүдәге


































Кулланган әдәбият:


1. Альбом. Габдулла Тукай. Казан: Тат. кит. нәшр., 1978

2. Минһаҗева Л.И. Татар балалар әдәбияты. Казан, 2009.

3. Нигъмәтҗанова А. Чит илдәге милләттәшләр hәм Тукайның иҗат мирасы. Мәгариф. – 1993. - №8. – Б.25.

4. Нуруллин И.З. XX йөз башы татар әдәбияты. [Урта мәктәп укучылары, студентлар hәм югары класс укучылары өчен дәреслек-кулланма]. – Казан: Тат. китап нәшр., 1982. - 286 б.

5. Нуруллин И.З. Габдулла Тукай. Казан: Тат. кит. нәшр., 1976.

6.Поварисов,С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү /Казан: Татар кит.нәшр.,1978.- Б.19-26.

7. Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986 -1989. – Т.3. – 600 б.

8. Тукай турында хатирәләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1976. – 190 б.

9. Тукай Г. Шигырьләр. Поэмалар.//Әсәрләр: 5 томда. – Казан: Тат. китап нәшр., 1985. – Т.1. – 406 б.

10. Татар балалар әдәбияты, “Тарих”1

11. Хаков,В.Х. Мәктәптә татар язучыларының тел үзенчәлекләрен өйрәнү/ Казан: Татар кит.нәшр.,1984. Б.100-130.

12. Хаков,В.Х. Мәктәптә стилистиканы өйрәнү / Казан: Татар кит.нәшр.,1970. Б.63-87.






Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-568646

Похожие материалы



2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"