Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Научные работы / Научная работа "Образ детей в стихах Рашит Башара

Научная работа "Образ детей в стихах Рашит Башара

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:






Рәшит Бәшәр шигырьләрендә балалар образлары

















Алабуга 2016





Гаврилова Нина Петровна

Эчтәлек.



  1. Кереш..................................................................3-4

  2. Төп өлеш..........................................................5 -10

III. Йомгак.......................................................................13

IV.Кулланылган әдәбият...............................................14






















Кереш

Татар балалар шигърияте исемнәргә бай. Аларның һәркайсы үзенчә яза, тормыштагы матурлыкны үзенчә тоя. Әйтик Ш.Галиев иҗатына тапкырлык, шаянлык, көтелмәгән борылышлар хас булса, яшьрәк буын шагыйрьләрдән Р.Миңнуллин вакыйгаларны юмор белән сыгылмалырак итеп бирергә тырыша. Р.Бәшәр исә үзенең иҗат манерасы белән берсенә дә охшамаган. Аның шигырьләрендә балаларча сафлык, дөньяга гаҗәпләнеп һәм яратып карау хисе өстенлек итә.

Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Гафар улы Бәшәр (Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Яңаил авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта белемне туган авлында алганнан соң, 1967-1972 елларда Казан университетының татар филологиясе бүлегендә укый. Университетны тәмамлагач, өч ел Ленинагорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли. Аннары Ленинагорск шәһәрендә 32 нче номерлы һөнәри-техника училищесының директор урынбасары вазифасын үти. 1977-1979 елларда тимер-бетон җиһазлары заводында мастер хезмәтләрен башкара. 1979 елда Чаллы шәһәренә күчеп килә. 1987 елга кадәр КамАЗның пресс-рам һәм запас частьлар заводларында инженер-диспетчер, автомат линияләр операторы булып эшли.

1987-1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайткач, Чаллы шәһәрендәге “Таң йолдызы” газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркатип һәм 2001 елдан “Аргамак”ның дәвамы булган “Мәйдан” (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшли.

Шагыйрьнең иҗаты турында язучы Галимҗан Гыйльманов бик матур фикерләр әйтә: “Р.Бәшәр шигърияте тулысынча сурәтлелеккә нигезләнгән. Тере, якты, хыялый төсләрдә сурәтләнгән табигатьтә, балачак күренешләрендә, әлбәттә, нәни геройларыбызның якыннарына, дус-ишләренә дә урын җитәрлек. Аның үз гаме, үз кыйбласы – Балачак иле.

Фәнни эшемнең максаты:

  1. Р. Бәшәр иҗатын һәм тормыш юлын киң җәмәгатьчелеккә

җиткерү;

  1. Язучыбызның иҗаты аша, туган телебезгә, туган илебезгә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

  2. Авторның шигырьләре белән укучыларыбызны якыннан таныштыру;

  3. Балалар әдәбиятына битарафлык булдырмау;



Фәнни эшемнең бурычлары:

  1. Тема буенча әдәбиятны өйрәнеп, аны тәнкыйть күзлегеннән бәяләү;

  2. Фактик материал туплау;

  3. Җыелган материалны анализлау;

  4. Гомумиләштерүләр, нәтиҗәләр ясау;

  5. Алынган теманы тулысынча яктыртып, үземнең фикерләремне эзлекле рәвештә язу;

  6. Р.Бәшәр иҗатын һәм тормыш юлын тирәнтен өйрәнү.











Төп өлеш

Р.Бәшәр шигырьләрен укыган бала шигърият арбасына утырып шигырь дөньясына кереп киткәнен сизми дә кала. Бәлки, нәкъ менә шунда чагыладыр да инде шагыйрьнең таланты. Бер шигырь арасы үткәнче, шагыйрь сабыйның күңеленә кешелек тудырган күркәм сыйфатлар орлыгын салырга өлгерә.

Ни сәбәпле сез нәкъ менә балалар өчен шигырь язасыз? дигән сорауга ул: “Яшь чакта балалар турында язармын дип һич тә уйламаган идем. Мәктәптә укыта башлагач, балалар белән аралашкач, яшьләр өчен болай да күп язалар, ә балалар өчен язучы юк бит, иҗатымны балаларга багышларга уйладым. Бала күңеле бик сизгер, ул алдашу, ялганны сизмәсен өчен бик күп көч куярга кирәк. Минем максат баланы алдамаска, тормышны ничек бар, шулай күрсәтергә – бөтен аврлыгы, бөтен кырыслыгы белән. Нәрсә языйм микән дип аптырап тормыйм. Үземнең янәшә-тирәдәге кешеләр, оныкларым – Рамил белән Ралиф геройлар булып киләләр дә керәләр1.”

Р.Бәшәр балалар дөньясын читтән генә күзәтеп тормый, әйтерсең, ул үзе малайлар, кызлар арасында йөри. Шуңа да автор белән балаларны аерып булмый. Шагыйрьнең “Уйнаганда” шигырендә качышлы уенында балалар кача, Әнисә аларны эзләп табарга тиеш. Ә тегеләр шундый нык качканнар, табылмыйлар да табылмыйлар. Ниһаять, үзләре теләп табылырга булалар, ләкин эзләүче үзе югалган. Ялгызлыктан качып, Әнисә куак төбендә йоклап киткән. Бала чагында кем белән булмаган мондый хәл?

Ә “Мин бит татар малае” шигырендә җитди, иманлы, игелекле, акыллы, фикерле малайны күреп сокланабыз:

Һаваның да ае бар.

Мәчетнең дә ае бар,

Үземнең дә аем бар-

Айнур минем исемем-

Мин бит татар малае.

Әлеге татар малаебыз әти-әнисенә ярдәм итә, чәй эчәргә утырганда, маэмайны сыйлаганда һәрвакыт “бисмилла” әйтә. Догалар да белә ул, түбәтәй дә кия ул – татар егете шундый булырга тиеш ди. Чыннан да, гади генә шигырьдә, гади генә сүзләр белән мөһим мәсьәләне күтәрә. Айнур бүгене көн татар егетләренә үрнәк булырлык.

Айнур Р.Бәшәрнең күп кенә шигырьләрендә очрый. Ул героебыз шәһәрдән. Һәр шәһәр малае кебек, ул, әти-әнисенә ияреп авылга гына түгел, диңгез тарафларына да, тау тарафларына да сәяхәт итә, әле Себер якларына, әле тайгага бара. Шигырьләрдә Айнурның күзәтүләре, кичерешләре. Мәсәлән, “Әкият сөйлә” шигырендә кояш, ай, җилләр, йолдызлар аңардан әкият сөйләвен үтенәләр. Малай аларга “Шүрәле”не укый, әбисе дә көйләп әкият сөйли. Ләкин Айнур үзе дә бик кызыксынучан малай, аның йокларга яткач Зөһрә кызны күрәсе, кыз турында күбрәк беләсе килә. Ләкин әбисе генә инде йокыга киткән, Айнур аны уятырга кыймый. Күргәнебезчә Айнур әкиятләрне белә, геройлары турында да күп мәгълүматлы булырга тели.

Шагыйрь еш кына балаларга үтә дә таныш берәр күренешне яисә образны кулланып мөһим һәм кискен проблема да күтәрә. “Танышу” шигырендә нәкъ шундый очрак – автор монда уйнап-шаярып кына тел дәресе биреп куя:

Күрсәтим дигән идем

Русча белгәнемне,

Әтәч тә аңламады:

  • Привет! – дигәнемне

  • Ки-ки-ри-күк! – диде дә

Очты кунды киртәгә.

Акбай әйтә: -Татарча

Исәнләш, ди, иртәгә!

Бу шигырь дә Р.Бәшәр хәзерге көн өчен актуаль булган мәсьәләне – рус һәм татар телен катнаштырып сөйләүне күтәрә. Фикер шигырьдә күзгә ташланып тормаса да, шагыйрьнең әйтәсе килгәне шул: сөйләшсәң татар телендә генә яки рус телендә генә сөйләш, бу ике телне дә яхшы бел, ләкин икесен бергә катнаштырып, телләрне бозма. Бозып сөйләшкәнне хәтта хайваннар да тыңлап тормас.

Нәни героебызның абыйсы да (“Керпе”, “Төш”, “Курай”), әнисе әтисе, әбисе (“Сандугачлы бишек”, “Бүген”, “Кич”), бабасы (“Тагын”, “Бал аертучы аю”, “Яшен”), Фәнис, Әнис кебек дуслары, якыннары бар. Гомумән, авылда кызык маҗаралы тормыш белән яши ул. Мисалга түбәндәге шигырьләрне генә карыйк. “Джунглида” шигырендә кечкенә героебыз джунглида сәяхәт итә. Анда маймыллар белән чикләвек ашый, крокодил сыртына ятып елгадан су да эчә, футбол да уйный, герой чыннан да джунглида йөри диярсең. Аның белән бергә джунглида йөргәндә, шигырь ахрында кечкенә геройның бары тик китап буенча гына сәяхәт итүен аңлыйбыз. Нәкъ тә менә шунда балаларның никадәр фантазиягә бай, көчле булуын аңлыйбыз. Һәм Р.Бәшәрнең балалар психологиясен бик яхшы аңлавына, тагын бер тапкыр инанабыз.

Таган” дигән шигырьдә автор тупыллар арасында балаларны ымсындырып торган таган хакында яза:

Йөгереп барасың да,

Кочаклап аласың да,

Атылып китәсең бер,

Мәтәлеп китәсең бер...

Малай шулкадәр тиз атына, хәтта егылып та төшкәли икән, ләкин бу гына аның кәефен бозмый. Оныгы янына таганда атынырга бабасы да чыга һәм оныгын кошлар кебек очарга чакыра. Ләкин автор көтмәгәндә традицион дүртьюллык строфаны үзгәртеп, ике генә юлда көтелмәгән нәтиҗә ясап куя:

Мин дә кош булам диеп,

Сөенеп куйдым тагын.

Димәк, бала фантазиясе җансыз әйберләрне, предметларны да җанландыра һәм алар уйлый башлыйлар.

Шул ук “Бал суыртучы аю” шигырендә бала күңеле, фантазиясе кешеләрне кыргый хайваннар белән дуслыкта яшәтә. Менә аю геройның бабасына бал суыртырга ярдәм итә:

Бабай әйтә аюга:

-Талчыккан идем, ярый

Син булыштың әле, - ди.

Аю әйтә бабайга:

-Бал суырткан чагында

Тагын чакыр, яме! – ди.

Хыяллана башласаң, хыялның иге-чиге юк бит ул. “Дөяләр” шигырендә герой да безнең якка килеп чыккан “Дөяләр” турында уйлана.

Киләләр дә өркәчкә

Җилләр болыт өяләр,

Болытларны күтәреп

Китеп бара дөяләр.

Ерак микән юллары,

Барысы да саулар микән?

Дөяләр диеп торам,

Ә алар... таулар икән.

Кайсыбыз гына балачакта герой кебек хыялланып күккә карап ятмаган да, андагы күренешләрнең берсен икенчесенә әйләндереп, яңадан үз фантазиясеннән рәхәтләнеп көлмәгән?!

Ә хәзер “Торналар” шигырендәге бик кызык малай белән танышыйк. Ул малайның иң яраткан һөнәре – кәгазь торналар ясау. Ләкин гади кәгазь торналар түгел, ә:

... Кая очкан торналар?

Өстәлемдә юк алар-

Минем кәгазь торналар.

Чыктым ишегалдына:

Күренмиләр торналар.

Еракларга мөгаен,

Очканнар инде алар-

Минем кәгазь торналар.

Димәк, малайның торналары очарга сәләтле, алар чын торналар кебек әллә кайларга очып бара ала. Малаебыз торналарны очып киткәнгә юкка борчыла, чөнки ул урамнан керүгә алар өстәлгә кунганнар, үзләренең кечкенә хуҗаларын ташлап китмәгәннәр.

Бәйрәм җитсә, без әти-әниләр белән бергәләп урамга чыгабыз. Ә урам шундый матур – уенчык урам, диярсең. Бар кешеләр көләч, шат күңелле, кемгә генә дәшсәң дә, елмаеп җавап бирәләр. Безгә таныш малай да бар алар арасында.

Беренче Май көнендә

Мин бәйрәм карап йөрдем,

Урамда мин орденлы

Бик күп абыйлар күрдем.

Их, минем төшемдә дә

Орденнар чылтыраса!

Иптәш малайларымның

Күзләре елтыраса!

Күргәнебезчә, кайберәүләр кебек, аллы-гөлле шарларны гына күзәтеп йөрми бу малай. Өлкән буынга лаеклы алмаш буласы, батыр булып үсәсе килә аның. Шулай буласына чын күңелдән ышанып калабыз да.

Кем генә “болай эшләсәм, бу булачак” дип, әле эшләнә дә башламаган эшнең нәтиҗәсе турында хыялланмый. Өлкәннәр генә түгел, хәтта сабыйлар да яхшыны уйлап, эшне уңайга юрый. “Прәннек” дигән шигырьдәге бер малай да бабасы бакча казыганда хыялланып басып тора. Ягъни казылган җирдә түтәл ясыйсы, ашлыйсы, кишер чәчәсе, су сибәсе, чүбен утыйсы, ул кишерне тартып аласы, чистартасы, юасы килә. Шунысы кызык: бу эшләрдән ул читтә тора, ягъни абыйсы белән әтисе эшләргә тиеш. Ә менә кишер сатып эшләнгән акчага базарга барып прәннек алуда, ул турыдан-туры катнаша. Кызганычка каршы, малаебыз уйларын төгәлләргә өлгерми кала: аның борынын бал корты чагып ала:

Прәннек булды борын,

Кишерне чәчмәс борын.

Бу шигырьдә Р.Бәшәрнең күзгә бәреп тормаган алымы сизелеп тора, ягъни үзең эшләп ашарга кирәк. Бәлки малай ул эшләрне үзе эшләп үзе башкаруын күз алдына китерсә бал корты да чакмаган булыр иде дигән нәтиҗә ясый алабыз.

Айнурның дуслары Фәнис һәм Әнис белән “Коймаклы таба” шигыреннән танышыйк. Алар бик тә уңган, бик тә булган малайлар. Ник дисезме? Фәнис белән Әнис коймак пешерергә булганнар. Фәнис пешерсә, Әнис әлеге коймакларны ашап тора. Ләкин таба бик кызган, һәм

Яңгыр эзләп очты ул

Эссе дә пешеп туйгач.

Ә малайларга күктән кояш елмаеп куя, һәм алар кояшны табадан төшеп калган зур коймакка охшаталар. Бу шигырьдә язучының балалар дөньясы белән нык тыгыз бәйләнештә торуы, аны аңлавы сизелә. Өлкән кеше кояшны, бәлки, янып торучы түгәрәккә охшатыр иде, ә бала күңелендә кояш – әле генә табадан төшкән коймакны хәтерләткән. Бу бары тик тагын бер кат балаларның фантазиягә бай булуларын күрсәтә.

Бала чакта һәр җимеш тә тәмле була, җитешкәнме,юкмы, кызылмы, яшелме. Үз бакчабызда булмаса, күрше бакчасында була, шунда керергә туры килә. Капкадан түгел, ә койма башыннан кереп, хуҗалар күрмәгәндә генә берәр тәлгәшен өзү – бер батырлык. “Шомырт тотты якадан” шигырендәге героебызның да үзен ымсындырып торган шомыртны ашыйсы килә, әле күршенекен түгел үз бакчасындагысын. Ләкин тәлгәшне өзгәндә шомырт аны якасыннан эләктереп ала һәм кычытканга чактыра, бу карак малайга карарга кешеләрне чакыра..






Йомгак

Аның һәр герое тормыштан алынган, һәр герое балалар психологиясен ачарга, аңларга ярдәм итә. Үзе дә балалар кебек беркатлы, самими, бала күңелле, шаян булмаса яза алыр идеме икән ул шундый шигырьләр? “Бала булып калмаса, балалар өчен ихлас иҗат итә алмый ул. Балалар язучысы гомер буе балалар кебек беркатлы, ярдәмчел, чиста күңелле, теләсә кем алдаганга ышанып, юк кына нәрсәгә дә сабыйларча сөенеп йөрмәсә, шәп әйберләр яза алмаячак.”2

Р.Бәшәрнең көчле ягы – әйләнә-тирәне рәссамча күрә, табигатькә җан өрә белүендә, һәм балалар күңелен аңлый, дөньяга алар күзе белән карый алуында. Шуңа да ул балалар тәрбиячесе. Үз иҗатының максатын, тормыш кыйбласын да ул балаларга матурлыкны, яхшылыкны тәрбияләүдә күрә.

Шулай итеп, без Рәшит Бәшәрнең күп кенә шигырьләрендәге балалар образлары белән таныштык. Геройларыбыз шаян, акыллы, чиста күңелле, самими, беркатлы, хыялый, фантазиягә бай. Р.Бәшәрнең дә нәкъ шундый сыйфатларга ия булуын күрдек, чөнки геройлар кичергәнне үзең кичермәсәң аның шигырьләрендәге ул образлар уңышлы булмас иде.














Файдаланылган әдәбият

Автор
Дата добавления 13.10.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Научные работы
Просмотров18
Номер материала ДБ-258947
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх