Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Научная работа по татарскому языку на тему "ВОЙНА" (5-9 классЫ)
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 20 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

Научная работа по татарскому языку на тему "ВОЙНА" (5-9 классЫ)

библиотека
материалов












Тема: Карт әбием истәлекләре.







Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 50 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе (МАОУ «СОШ № 50», 5 класс, г. Набережные Челны)



Эшне башкарды:

5 нче сыйныф укучысы

Сабирҗанов Булат Әлфәт улы.

Җитәкче:

Югары категорияле татар

теле һәм әдәбияты укытучысы:

Нәҗипова Зөлфия Равил кызы.




Яр Чаллы шәһәре 2015

Яр Чаллы шәһәре 5 нче сыйныф укучысы

Сабирҗанов Булат Әлфәт улы.


Карт әбием турында истәлекләр.


Карт әбием- Һадиева Гөлҗәүһәр Һади кызы Шыгайда туган, кыз булып җитешкәч, Нөркәйгә килен булып төшкән. Ул, 40 елдан артык Сарман, Нөркәй урта мәктәпләрендә химия фәнен укытып, лаеклы ялга чыккан. Карт әбиебез- Россиянең Халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булган укытучыларның берсе. Бу истәлекне ул әбием Зөлфиягә сөйләп калдырган.

Бу истәлекләрдә- сугыш елларын кичкән барлык кешеләрнең уртак язмышы.


1940-41 нче елларда безнең Шыгыйда радио юк иде әле. Авыл Советы бүлмәсендә телефон гына бар. Аның янында тәүлек буена бер кеше кизү тора. Районнан төрле хәбәрләр, боерыклар, хәтта республиканыкылар да шуннан әйтелә. Дөрес ,авылда берничә кеше газета ала иде.

Сугышның башлануын мин әни белән бертуган Бәһиҗә ападан ишеттем. Ул кичке сәгать 5 ләрдә бик шомлы, куркынган кыяфәттә килеп керде. Әнкәйнең җиңеннән тартып, бүлмә эченә алып кереп китте.Алар пышылдап сөйләштеләр. Әнкәй елый ук башлады: “Сугыш, сугыш... Әй, Ходаем, тагын ниләр күрербез икән”... Бәһиҗә апа бу хәбәрне шул телефон аша белгән икән. Безгә ул вакытта 12 яшь иде. Сугышның мәгънәсен дә, куркынычлылыгын да аңламадык. Пешкән ашны ашадык, малларны барладык, качышлы уйнадык. Дөньяда әллә сугыш башланган,әллә юк. Иртәгәсен кешеләргә сугышка китәргә хәбәрләр килә башлады... Баштарак сугышка китүчеләрне бөтен авыл озатса, соңрак гаиләләре, якыннары гына озаталар иде, чөнки авылда печән чабу, икмәк уру башланды. Безнең әткәйләргә дә китәргә хәбәр килде. Ул, саубуллашканда, әнкәйгә: “Сугышның тегесендә буразнага да качып калып була иде. Бусында дошман нык коралланган. Кайтулар ничек булыр ... Шулай да гомер бетмәсә, илләргә кайтырбыз”, - диде.

Көчле контузия алып, кулы яраланып кайтты ул.

Исемдә, авылга, атлар белән, эвакуацияләнгән кешеләрне кайтардылар. Урам тулы кеше. Аларны, өйнең зурлыгына карап, я гаиләсе белән, я берәр, икешәр итеп бүлеп урнаштырдылар. Ленинград, Украина, Белоруссия, Литва, Латвия, Эстония качаклары иде болар. Безнең алты почмаклы өйгә дә качаклар керде. Бераздан алар каядыр күчеп киттеләр. Алар киткәч, ике кызы белән Белоруссиядән укытучы Самсонова, Ленинградтан- Маруся апа, Нюра, Киевтан тагын бер Маруся бездә яшәделәр. Һәр кич кәрт ачалар,сугышта калган ирләрнең язмышларын карыйлар. Без алар белән бик тату яшәдек. Әнкәй бигрәк тә: “ Алар ил-көннәреннән калган кешеләр”, - дип, кулыннан килгәнчә, ярдәм итте. Клуб бинасында Ленинградның балалар йортыннан килгән ятимнәр урнашты.

Авылда, мәктәптә, барлык оешмаларда эш кырыс тәртиптә корылды. Эш тәүлек әйләнәсендә барды, ә ял –чиратлап. Мәктәптә иртәнге якта- татар, төштән соң рус класслары укыды. Ир-ат укытучылар фронтка киттеләр. Безнең мәктәпкә 10 класс бетергән Некратова Софья, Кәримова Фәүзия, Сәйфуллина Оркыя, Ибраһимова Бәрия апалар укытырга килделәр. Алар укытучы, агитатор, артист булып кына түгел, фронт өчен җылы киемнәр, заем, салым, сөт, йомырка, башкасын җыйдылар. Аларның хезмәтләрен гомерем буе исемдә тоттым мин.Яшь кенә кызлар, бу эшләргә ничек өлгергәннәр? Бездә 6 нчы бригадада агитатор Дамира апа Чувашаева иде. Әнкәйләр үзләреннән биек кандала үләне чабалар. Без Мәүлидә белән шул үләнне , атка төяп, читкә түгәбез. Зиннәт исемле малай сабан сөрә. Аты юньләп йөрмәгәч кайтып китте. Чувашаева апа кичкә кадәр сабан сөрде, агитатор буларак та, басудан кайтмады.

Хәрби хәзерлек дәресе керә иде. Аңа үзебез ясаган мылтык, гранаталар, кечкенә көрәк белән, билгә каеш буган хәлдә килдек.Мәктәптә без отделение, взвод, роталарга бүленеп, линейкада эшләгән эшләр турында һәр көнне рапорт бирә идек. Ул Җиңү көненә кадәр дәвам итте. Бу эшләр безне төгәллеккә, уяулыкка, сизгерлеккә, эшкә өйрәтте.

Сугышның иң куркыныч чагы- немецларның Мәскәүгә якынлашкан көннәре булгандыр. Авылларда, мәктәпләрдә- ату, яралыларга беренче ярдәм күрсәтү түгәрәкләре эшләде. Мәктәп артында окоплар казылды, саклану чаралары өйрәтелде. Без инде, әлбәттә, “тырыш солдатлар ” булдык. Чит җирләрдән килүчеләр белән радио, патефоннар да килде. Сугыш хәбәрләрен дә һәр көнне радио аша да , агитаторлар, укытучылар да аңлатып тордылар. Шәһәрләр азат ителә башлады. Үз җирләре азат ителгәч, әкрен-әкрен качаклар да киттеләр. Без сугыш башлангандагы гамьсез сабыйлар түгел, ә авылда эшләүче төп көчкә әйләндек. Ат җигеп, көлтә, икмәк ташыдык. Сугыш тәмамланганда, күпне күргән балалар идек.

Сугыш бетте. Ләкин һәр елны Җиңү, 22 июнь көннәрендә күңелдә шул хатирәләр яңара. Сугышка без озаткан кешеләр, кайсы җырлап, кайсы елап, төрле халәттә киттеләр. Гадәттә, бик елап киткәннәре кире кайтмадылар. Күңелләре алдан ук сизгәндер инде. Шулар арсыннан берсе һич хәтеремнән чыкмый. Солдат киткәндә, арба тирәсендә бала-чага, хатын-кыз туганнары, күрше-күлән була иде. Менә җигүле ат юл уртасында тора. Арбада-печән, юл кирәк-яраклары салынган капчыклар. Кемдер чыгып җитешмәгән. Арбада, китәргә әзерләнеп, күршебез Корбанов Шәрип абый утыра. Ул үкси-үкси елый ... Кулында- ап-ак чүпрәккә төргән, яңа туган кызы Эльмира. “Без кайта алмабыз. Сугышлар аяусыз. Мин бу баланы соңгы тапкыр күрәм. Ул мине белми дә кала. Еллар үтәр, сугыш бетәр, бу бала минем исемемне авыл Советы кәгазьләреннән генә эзләп табар, бу минем әтием булган, дияр”,- дип елый-елый, кечкенә кызчыгын сөйде. Иптәшләре җыелды, ат кузгалды. Кәримә апа, Эльмираны кочаклап, капка төбендә калды.Шәрип абый да, аның кебек авылдан киткән бик күп ирләрил өчен, безнең бәхетле киләчәгебез өчен вафат булдылар. Ватанны сатмадылар, илләргә кайтмадылар...

Сугышның куркыныч, безгә никадәр газап алып килгәнен үз күзләребез белән күргәч аңладык. Әнкәйнең: “Әй, сугыш, сугыш... Әй, Ходаем, тагын ниләр күрербез икән”,- дип, ник хафаланганын без дә аңладык. Чөнки ул инде беренче Бөтендөнья сугышын күргән, икенчесен дә күрергә насыйп булган.

Һәр көн туган саен шуны телим: яңадан сугышлар булмасын...”

Мин дә карт әбием сүзләрен кабатлыйм: “Яңадан сугышлар булмасын...”



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 20 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-028362

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"