Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Научные работы / Научная работа по творчеству Т. Миннуллина

Научная работа по творчеству Т. Миннуллина



Осталось всего 2 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Т. Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның

I республика конференциясе





Секция: Т. Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр. “Утырып уйлар уйладым”









Тема: “Хәзерге заман шартларында кызларга милли тәрбия бирүнең әһәмияте 










Башкарды: Сираҗетдинова Ландыш Рафвак кызы,

31.01.1979

Яр Чаллы шәһәре “38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы



2014


Эчтәлек

I.  Кереш. Замана һәм хатын-кыз мәсьәләсе.

II. Төп өлеш

2.1. Хәзерге заман кызлары.

2.2. Т. Миңнуллин әсәрләрендә милли тәрбиянең чагылышы.

2.3. Татар кызлары - милләтнең киләчәге.

III. Йомгаклау. Хәзерге заман кызларына минем мөнәсәбәтем.

IV. Файдаланылган әдәбият


























Кереш. Замана һәм хатын-кыз мәсьәләсе

Без яңарыш, төрле ачышлар заманында яшибез. Ләкин киләчәк буынга дөрес тәрбия бирү, тәрбияле бала үстерү мәсьәләсе бүгенге җәмгыятебез өчен дә бик актуаль.

Бу эшемнең төп максаты - хәзерге заман шартларында кызларга милли тәрбия бирүнең әһәмиятен ачыклау.

Куелган максаттан чыгып, түбәндәге бурычлар куйдым: 1) Т. Миңнуллин иҗаты аша үз халкыбызның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, иң күркәм йолаларына күзәтү ясау; 2) аларның тәрбияви ролен ачу.

Сайлап алынган теманың актуальлеге шунда:  җәмгыятьтә рухи кыйммәтләр югалуга йөз тоткан заманда татар кызларын яшьтән үк милләт анасы буларак тәрбияләү проблемасы беренче планга чыга.

    Эшнең максатлары һәм бурычлары аның структурасын барлыкка китерде. Ул кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән, кулланылган әдәбияттан тора. Төп өлешне түбәндәге бүлекләр тәшкил итә:

1). Хәзерге заман кызлары.

2). Т. Миңнуллин әсәрләрендә милли тәрбиянең чагылышы.

3). Татар кызлары - милләтнең киләчәге.
















Хәзерге заман кызлары

Урамда XXI гасыр… Милләтебезнең гүзәл саф татар кызлары сез кайда?! Хәзерге заман кызлары нинди икән?

Т.Миңнуллинның “Насыйбулла боткасы” дигән китабында “Хәзерге заман гүзәле” дигән шигыре бар.


Марҗа дисәң, кысык күзле,

Татар дисәң, “Саламбаш”.

Бер карасаң, киенгән күк,

Бер карасаң, ялангач.


Кәҗә дисәң, җилене юк,

Балык дисәң – саңагы.

Күлмәк дисәң, итәге юк,

Ыштан дисәң – балагы. (1, 108)


Минемчә, Туфан абый бу шигыре аша хәзерге заман кызларының чын йөзен ача. Бу - җәмгыятебез өчен зур проблема. Сыра эчеп, тәмәке пыскытып йөрүче кызларны әйткән дә юк инде... Кызганычка, бу авыру безнең саф татар кызларыбызны да читләтеп үтмәде...

Кем гаепле? Кырыс җәмгыятьме, ата-аналармы, бәлки, кыз бала үзедер?!

Бала күңеле чиста ак кәгазь бите, диләр. Ни чәчсәң, шуны урырсың. Минем уйлавымча, балаларга милли тәрбия җитми. Кызлар – булачак милләт анасы! Без киләчәгебез өчен җаваплы.

Белгәнебезчә, элек-электән безнең әби-бабаларыбыз балаларын бишек җырлары көйләп, матур әкиятләр сөйләп, санамышлар, тизәйткечләр өйрәтеп үстергәннәр. Ә бүген мондый күркәм тәрбия чаралары онытылып бара.

Татар милләте бик укымышлы, зирәк, җор телле халык булган. Уйлаганыгыз бармы, ни өчен Финляндия, Кытайда туып үскән татар баласы үз туган теленә, гореф-гадәтләренә ныграк тартыла? Әлбәттә, алар милли тәрбияне үз гаиләләрендә алалар, милли җанлы булып үсәләр.



Т. Миңнуллин әсәрләрендә милли тәрбиянең чагылышы

Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” драмасында Дилемма үз баласына салкын, җавапсыз карый. Ни өчен? Чөнки ул бишек җырларын белми. “Безгә аны өйрәтмәделәр,”(2,134) – ди Дилемма. Бала тудыру йортының врачы Айзарә Әхәтовна: “Бишек җырларын онытып барабыз,”(2,137) – дип әйтә. Әсәр буе бишек җыры яңгырый. Алтынчәчнең казах бишек җырларын белүе бигрәк сокландыра! Димәк, ул үз туган теленә, туган җиренә тугрылыклы хатын-кыз. Бишек җыры табигатьтәге иң олы мәхәббәтне – ана һәм бала мәхәббәтен чагылдыручы символик образ. Бу әсәрдә автор ятимлек, ялгыз аналар проблемасын күтәрә.

Шул ук вакытта автор Дилемманың исеменә игътибарыбызны юнәлтә. Баш врач: “Тапканнар исемне дә,”(2,152) – ди. Римма ханым үз кызына дөрес тәрбия бирә алмаган. Бала табу йортындагы табиблар аңа оныгын бирергә теләмиләр. “Кешеләр арасына бер имгәк үстереп җибәргәнегез дә бик җиткән,” (2,161) – диләр алар.

Язучыбыз бу әсәрдә катнаш никах, ирсез бала үстерү мәсьәләсен дә күтәрә. Чөнки Дилемманың атасы башка милләт кешесе була. Кызын ике яшь булган вакытта ташлап китә. Никадәр җавапсызлык!

Т.Миңнуллинның “Алты кызга бер кияү” дигән моңсу комедиясендә һәр героиня үзенчәлекле. Бухгалтерия эшчеләре Нина, Гөлчирә, Фаягөл чая, үзсүзле образлар булса, Хәдичә - сабыр, кайгыртучан, җитди хатын-кыз. Һәрбер кызның Рәхмәтулла абыйны үзенә каратасы килә. Бу әсәрдә автор әхлак проблемаларын күтәрә. “Кендек күрәсең килсә, Бауман урамына чык,”(4,76) - ди Гөлчирә. Рәхмәтулла кызлар белән шаярта, ләкин аның акыллы, милли җанлы булуы, татар җырларын яратуы күренә. Аның сөйләме дә бик матур. “Ә менә син, алма кисәгем,”(4,82) -ди ул.

Бу комедиядә хатын-кызларның язмышлары сурәтләнгән. Алар үзләре өчен яклаучыны Рәхмәтулла образында эзлиләр.









Татар кызлары - милләтнең киләчәге

Авторның “Утырып уйлар уйладым” китабында “Татар кызы” дигән язма бар. Бу мәкаләдә сүз безнең якларда туган Гөлнара исемле кыз турында бара. Ул хәзер Франциядә яшәсә дә, фортепьянода татар композиторларының көен уйнап, язучыбызны сөендерә. “Татар кызлары, татар егетләре шундый булганда гына, без милләт буларак данлы, шөһрәтле халык булачакбыз,”- (3,103)ди Т. Миңнуллин.

Дөрес тәрбия – бәхетле киләчәк. Безнең әби-бабаларыбыз безгә зур рухи мирас калдырганнар. Бу байлыкны без киләчәк буыннар өчен сакларга, түкми-чәчми җиткерергә тиеш. Туган телне сөюче, ватанпәрвәр, аның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, әдәбиятын белүче зыялы шәхесләр үстерик.
























Йомгаклау. Хәзерге заман кызларына минем мөнәсәбәтем

Бары тик милли җанлы гаиләдә тәрбияләнгән кыз бала үз туган теленә, гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә, тарихына хөрмәт белән карар. Бүген бездә бар шартлар да тудырылган. Күренекле әдипләрнең әсәрләрен, композиторларыбызның җырларын без интернет челтәреннән дә таба алабыз. Вакытлы матбугатта матур язмалар, телевидениедән тәрбияви тапшырулар белән танышу мөмкинлеге бар.

Татар халкының милли хәзинәсе бик бай. Матур әдәбиятның һәрбер әсәре безнең күңелебезгә тәрбия орлыклары сала.

Кулымда Э. Шәрифуллинаның “Казаныңа ни салсаң...” китабы (укытучылар, педагогия көллиятләре һәм югары уку йортлары өчен кулланма ). Бу китапта шагыйрәнең төрле елларда матбугатта басылган мәкаләләре тупланган. Бер мәкаләсендә автор болай ди: “Дөрес тәрбия – бәхетле картлык, начар тәрбия – кайгы һәм күз яше, диләр. ... Шуңа күрә һәрбер кеше бала үстерү вазифасына җитди карарга, уйланырга тиеш. Тереклек өчен кояш нурлары ни дәрәҗәдә кирәк булса, бала өчен Ана сөте, ата-ана назы, дөрес тәрбия дә шулкадәр үк мөһим!”(6,214)

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына бик зур вазифа йөкләнгән. Гаилә белән берлектә Т. Миңнуллин кебек күренекле әдипләребезнең әсәрләрен укучыларыбызга җиткерик, аларда милли үзаң тәрбиялик.
















Файдаланылган әдәбият

1. Миңнуллин Т.А. Насыйбулла боткасы: шаян хикәяләр, шигырьләр, тапкыр сүздәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. – 207 б.

2. Миңнуллин Т.А. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татарстан Республикасы. “Хәтер” нәшрияты, 2008.- 479 б.

3. Миңнуллин Т.А. Утырып уйлар уйладым: Көндәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 367 б.

4. Пьесалар/ Туфан Миңнуллин: кереш сүз авт. А. Габәши-Салихова.-Казан: Татар.кит.нәшр.,2010. – 415 б.

5. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә. Югары һәм махсус урта уку йортлары өчен педагогикадан уку ярдәмлеге. – Казан: Мәгариф, 2001. – 223 б.

6. Шәрифуллина Э.М. Казаныңа ни салсаң... : Укытучылар, педагогия көллиятләре һәм югары уку йортлары студентлары өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2005. - 255 б.

7. http://www.tatknigafund.ru








57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 28.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Научные работы
Просмотров6
Номер материала ДБ-296612
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх