Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Статьи / Научная работа "Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе һәм тарихчысы"

Научная работа "Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе һәм тарихчысы"


  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Кәримова Л.И.

Шиһабетдин Мәрҗани — татар халкының бөек мәгърифәтчесе һәм тарихчысы

«...Шиһабетдин Мәрҗани бер иде,

кадерен, кыйммәтен белмәк аның

өчен түгел, безләр өчен ифтиһардыр».

Исмәгыйль Гаспарлы

Фәлсәфә һәрвакыт рационализм позициясендә торган Ш.Мәрҗани хөр фикерлекне яклап чыга, тәкълидчелек белән килешә алмый. Тәкълидчелек идеясы ул заманнарда консерватив карашта торган дин әһелләренең һәр төрле яңалыкка, хөр фикерләүгә каршы көрәшү коралы вазифасын үтәде. Бу идея белән коралланган искелек тарафдарлары үз замандашларын борынгылар әйтеп калдырганнарга уйламыйча иярүне таләп итеп чыктылар, адәм баласының иҗади эзләнүләргә хакы барлыгын инкяр иттеләр. Алар фикеренчә, иҗади эзләнүләр заманы инде артта калды, мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле шәхесләр юкка чыкты. Бу идеяның җәмәгатьчелек фикерен яулап алуы иҗади эзләнүләргә богау салды, уй-фикердә торгынлык тамыр җәюенә китерде. Бусы исә җәмгыять тормышында урта гасырдан калган традицияләр саклануының мөһим терәгенә әйләнде.

Әле Ш.Мәрҗанинең элгәрләреннән булган Г.Курсави бу практикага каршы кискен протест белән чыкты, тәкълидчелекне иҗтимагый үсешне тоткарлый торган традиция буларак гаепләде. Әмма үткәннәргә сукырларча иярү һәм догматизм күренешләренә хәлиткеч һөҗүм Ш.Мәрҗани тарафыннан ясалды. Үзенең «нәзүрәтелхак» («хаклыкны күзәтү»), «Әлхикмәтел-балига» («Җитлеккән фәлсәфә»), «Хаккыл-мәгърифәт» («Мәгърифәттә хаклык»), «Мөкаддимәте...» («Кереш») һәм башка хезмәтләрендә ул тәкълидчелек һәм аңа бәйләнгән догматизм безнең арада һәр төрле тәгассыблыкның һәм катып калганлыкның терәгенә әйләнде, безнең өстебезгә төшкән зур афәтләрнең берсе ул, дигән фикер үткәрә.

Мәрҗани шулай ук ул заманнарда мөселман дөньясында нык тамыр җәйгән динсез дип санаган практикасын, фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнүче һәркемне алласызлыкта гаепләү күренешләрен дә бөтен кискенлеге белән кире кага.

Дөньяга караш мәсьәләләрендә Ш.Мәрҗани мәгърифәтчелек позициясендә торып, рационализм идеяләренә таянып фикер йөртә, фәлсәфи проблемаларны аек акыл калыбына салып карарга чакыра. Бу очракта да ул, әлбәттә, ислам позициясендә кала һәм илаһи көч булган Аллаһны таный. Аллаһ, дип хисаплый Ш.Мәрҗани, барча мөмкинлекләрдән алда килә, әмма бу аның табигый дөньяга карата замандагы беренчелеге түгел, ә асылда беренчелек. Аның карашынча, Аллаһ яшәешнең гомуми сәбәпчесе, ул һәркайда һәм һәркайчан барлык нәрсәләрнең дә нигезендә ята. Ул үткән, бүген һәм киләчәкне үтеп чыга һәм берләштерә. Аның асылы һәркайчан һәм һәркайда материаль чынбарлыкта да, рухи чынбарлыкта да үзенең чагылышын таба.

Шиһабетдин Мәрҗанинең иҗади мирасында төп урыннарның берсен тарих фәне проблемалары алып тора. Ул безнең күз алдыбызга киң диапазонлы тарихчы-тикшерүче булып та, тарих фәненең тирән фикер йөртүче теоретигы булып та килеп баса. Үзенең хезмәтләрендә ул тарихның фәннәр системасындагы урынын бик нигезле итеп ачып сала, кешеләр тормышында аның ролен тәгаенли һәм тарихи эзләнүләрнең методологик нигезләрен яктырта. Тарих фәненең бурычын исә Ш.Мәрҗани халыкларның тормышы өчен көрәшен ачып салуда, тарихи шәхесләрнең эшләрен тикшерү һәм бәяләүдә күрә, «Тарих, — дип яза ул тарих гыйлеменең максатын ачыклап, — халыкларның үткән хәлләрен сөйләп, аларның күркәм эшләрен белдерергә, элеккерәк заманда яшәп тә дөрес һәм изге юлдан баручыларга иярергә өнди... Тарихта төрле халыкларның һөнәрләре, заралы һәм файдалы эшләре күрсәтелә. Тарих — ул халык һәм кабиләләрнең башыннан үткәнне, патшалар һәм гомумән җитәкчеләрнең дуслашу һәм ызгышларын сөйли торган гыйлем. Бу өстән караганда, ә эчтән, ныклабрак уйласаң, тарихның төбе тирән хикмәткә ирешә торган тикшерүләр үткәрү һәм җентекләү, ул вакыйгаларның ни рәвешле булганлыкларын, тирән сәбәпләрен, барның ничек бар булуын һәм аның нечкә нигезләрен ачу».

Тарих фәненең методологик принциплары турында сүз алып барганда Ш.Мәрҗани объективлыкка басым ясый, фактларны һәм вакыйгаларны ничек булсалар, шулай яктыртырга кирәклеген күрсәтә. Шул ук вакытта ул объективлыкның тарихи вакыйгаларны һәм фактларны гадәти хикәяләү генә түгел, ә аңлатып бирү икәнлеген дә күрсәтеп үтә.

Татар мәгърифәтчелегенең формалашуы һәм үсеше милли аңның уянуы белән параллель рәвештә барды һәм бу Ш.Мәрҗанинең иҗади мирасында да үзенең якты чагылышын тапты. Милләт һәм халыкның тарихи язмышы бу мирасның үзәк урыннарының берсен били. Милли аңның төшенкелеге, үз халкыңның тарихи үткәнен һәм мәдәни мирасын белмәү, аның фикеренчә, социаль һәм милли алгарыш (прогресс) юлында җитди киртә булып торалар.

Шуңа күрә дә тарихчы-галимнең игътибары үзәгендә үз халкының, үзе яшәгән төбәкнең тарихы тора. Ш.Мәрҗани бик урынлы рәвештә татар халкының фәнни тарихына нигез салучылардан санала. Татар мәдәниятың күренекле вәкиле Җ.Вәлиди юкка гына аны «безнең Геродотыбыз» дип атамады.

Ш.Мәрҗани тарихка тормыш мәктәбе дип карый, аның танып-белү һәм әхлакый тәрбиядәге ролена басым ясый һәм шуңа бәйле рәвештә тарихи үткәннәрне һәм әдәби мирасын өйрәнү һәм пропагандалауны татар халкының киләчәк язмышын билгеләүдә мөһим шарт дип саный. Ул татар халкының зур тарихи үткәне һәм бай әдәби мирасы бар, дип хисаплый.

Кол Галинең «Йосыф китабы», Мәхмүт әл-Болгариның «Нәхәң әл-Фарадисы», «Нәсыйхәт әл-Салихин», «Бәдавам» кебек ядкарьләре, «Нәүрүз», «Шәһри Болгар вазилары» бәетләре кебек әдәби һәм әхлакый әсәрләр бу мирасның мөһим өлешен тәшкил итәләр. Боларның кайберләре «бик иске язу белән язылган... һәм Болгар шәһәрендә табылган кабер ташларындагы язуларга бик охшаган. Мондый китаплар бу мәмләкәттә басма һәм язма хәлдә бик күп табыла. Башка мәмләкәтләрдә күренгәне һәм ишетелгәне юк. Бу китапларның теле госманлы, чыгтай, төрекмән һәм казакъ телләреннән аерылып тора» ,- дип яза Ш. Мәрҗани.

Шулай итеп, Ш.Мәрҗани бу әдәби ядкарьләрнең татар халкының рухи мирасының аерылгысыз өлеше икәнлеген раслап чыга.

Кулланылган әдәбият


  1. Абдуллин Яхъя. Шиһабетдин Мәрҗани.// Казан утлары № 1, 1998, 127 нче – 136 нчы бит.

  2. Абдуллин Яхъя. Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе.// Шәһри Казан, № 9-10, 16 нчы гыйнвар, 1998.

  3. Г.Ибраһимов исемендәге институт архивы. Ф.22, тасвирлама 1, саклау берәмлеге 20, 52 нче бит.

  4. Мәрҗани Шиһабетдин. Мөстәфадел-әхбар, 58 нче бит.

  5. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхелислам. Урта гасыр һәм татар әдәбияты.// Казан, Мәгариф, 1994, 240 нчы бит.



Автор
Дата добавления 03.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Статьи
Просмотров40
Номер материала ДБ-234323
Получить свидетельство о публикации


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх