Инфоурок Всеобщая история ПрезентацииНаучная работа"Халкыбызның ил тарихындагы роле"

Научная работа"Халкыбызның ил тарихындагы роле"

Скачать материал

Татарстан республикасы Яр Чаллы шәһәренең

 муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе 33 нче гомуми белем бирү мәктәбе”

Без тарихта эзлебез”

 шәһәркүләм фәнни-гамәли конференциясе

 

 

 

 

 

Халкыбызның ил тарихындагы роле

 

 

 

 

Эшләде: “33 нче гомуми белем бирү мәктәбе”нең  9нчы сыйныф укучысы Галиева Айгөл

 

 

Фәнни җитәкче:

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                   Низамутдинова Дамира Гыйлмехәмәт кызы

 

 

 

 

 

 

Набережные Челны 2014


Эчтәлек

1.     Кереш..............................................................................................2

2.     Кукмара районы Адай авылы тарихы ........................................ 3

3.     Әбием, бабам батырлыгы мәңге онытылмасын.........................6

4.     Йомгаклау......................................................................................10

5.     Кулланылган әдәбият....................................................................20


 

                                                   Ләкин син бел:

һәр сулышым, барлык көчем

                                                                    Синең өчен, Туган илем,

                                               Синең өчен!

(Р.Саттар)

Шундый тарихи вакыйгалар була: аларның роле еллар буена кимеми, ә киресенчә, изгелеге, олуглыгы, кыйммәте яки ачы хәсрәте белән күңелләрдә уелып кала. Фашистлар Германиясенең тыныч кына яшәп яткан илебезгә бәреп керүе һәм халкыбызның Ватан сугышындагы Бөек Җиңүе шундый вакыйга. Сугыш хакындагы халык хәтере гасырлардан гасырларга күчә. Бу сугыш ялкыны үз эченә уннарча илне, йөз меңнәрчә халыкны чолгап алган. 56 миллион кешенең гомерен алып киткән, йөз меңләгән шәһәр һәм авылны җир белән тигезләгән сугыш - ХХ нче гасырның канлы тамгасы булып бик күпләрнең күңелендә саклана.

Күпме генә вакыт үтсә дә, Бөек Ватан сугышы илебез тарихында иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. XX гасырның 40 нчы елларда безнең халкыбызның зур батырлыклар кылганын  хөрмәт һәм соклану белән сөйлиләр. Сугышның беренче көннәрендә үк Татарстанның 560 мең егет һәм кызы Ватанын сакларга күтәрелгән.

                             Сугыш килде безгә сорамыйча,

                             Шакымыйча керде ишектән,

                             Кабатладык шулчак тешне кысып:

                             “Без җиңәргә тиеш ничек тә!”

                                                                        (Р.Вәлиев)

 Менә шундый фикердә булган халкым бу фаҗигане ишеткәч тә, Җиңү  таңын якынайту өчен бар тырышлыгын куйган. Җиңү сугыш кырында гына яуланмаган. Фронтларда солдатлар, заводларда һәм кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр, олысы да, кечесе дә - һәркайсы, канын һәм тирен түгеп, батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылдылар. Сугыш 4 ел буе барды. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек Җиңүгә үзенең өлешен кертте. Рәхимсез сугыш миллионланган кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде. Бүгенге көндә дә бу кайгы белән яшәүче гаиләләр күпме әле! Алар әле дә яуда ятып калган ирләрен, ул- кызларын көтәләр, үткәндәге истәлекләре белән яшиләр. Аларның яшьлеге ялкынлы көрәш кырларында үткән. Аларга бары 18, 20, иң өлкәненә дә бары 20 яшь булган.

Әйе, чиксез авыр чор туры килгән аларга, ләкин ни генә булса да, ничек кенә булса да, балачактан бирелгән кешелеклелек, ихтирам, яхшылыкка омтылу сыйфатларын җуймыйча, көрәшеп, киләчәк буынның якты киләчәге - Ватан  өчен  сугышканнар.

Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Ләкин бу – гади үлем генә түгел, ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29 ы – Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырыла. 1945 елның 20 маенда фашистлар өне - Берлинны штурмлаганда каһарманлык күрсәтүче сугышчылар арасында татар егетләре дә күп була. Шулардан берсе - Газый Заһитов, үзенең сугышчан дуслары белән бергә, дошманның өермәдәй уты астында, Рейхстаг өстенә Кызыл байрак меңгереп кадый. Ләкин бу факт тарихта югалып кала. Рейхстагны штурмлаганда күрсәткән батырлыгы өчен Г.К.Заһитов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булса да, ул аны күрә алмый. Батырлык грузин егете М.Кантария һәм рус егете М.Егоровныкы булып исәпләнә һәм тарихка шулай кереп кала да. Чынлыкта исә, үзебезнең татар сугышчысы башкарган бит бу эшне! Тарих үзенең батырларын барыбер онытмый. Юкка гына “Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” дип әйтмиләр бит. Без аларны онытмаска тиеш! Хәтерсез халыкның киләчәге юк! Без хәтер белән яшәргә тиеш!

Бабам Гыйлмехәмәт 1924 елның 24 февралендә туган. 1942 елның 22 нче сентябрендә Бөек Ватан сугышына китә. Аны Балтыйк диңгезе флотына алалар. Флотка дип алынган егеткә ракетачы - артиллерист булып хезмәт итәргә туры килә. Анда да әле җырларда җырланган, сугыш барышында хәлиткеч роль уйнаган сугыш алласы - "Катюша”да. ““Катюша”ны да, “Андрюша”ны да юк- бар кешегә тапшырмыйлар иде. Аны йөртә белергә дә, ата белергә дә кирәк. Чолганышта калсаң, дошман кулына бирәсе түгел, юкка чыгарасы иде. Шуңа да бик ышанычлы кешеләрне – коммунистларны  гына сайлап алалар иде. Мин менә шул вакытта партия сафларына кабул ителдем,”- дип искә ала бабам. Октябрь аенда алар Кранштатка барып керәләр. Шул ук елның декаберендә Кранштаттан Ленинградны чолганыштан азат итү өчен чыгалар. Ул чакта әле яшь егет булган бабам, Ленинград чолганышына эләгә. “Чолганышта күргәннәрне сөйләп кенә бетерә торган түгел, балам. Сезгә күрергә язмасын! Иң үзәккә үткәне ачлык булды. Нәрсә генә ашамадык. Бер телем ипигә зарыктык, әгәр кулга керсә, үзара бүлеп ашадык. Бер гаилә кебек идек без, милләткә аерып карау булмады. Блокаданы өзгән көн бүгенгедәй истә. Һәркайсыбызга 900 әр грамм икмәк бирделәр. Азрагын ашадык та, яртысын соңрак ашарбыз дип калдырдык. Ул арада бик көчле утка тоту башланды. Без, күпме гомер ачка интеккән солдатлар, үлсәк, ипиебез әрәм була дип, калган кисәкне тиз-тиз сыпыртып куйдык. Ачлык тойгысы үлем куркынычыннан да көчлерәк иде шул. Аннан тамагыбыз туйды. Фашистларны куып барганда авылларга кергәч, яшереп куелган бәрәңге чокырлары, ашлык өемнәре таба идек. Менә шулай сугыша-сутыша Австриянең Вена шәһәренә кадәр килеп життек. Ә икенче көнне сугыш бетү хәбәре килде. Тышка йөгереп чыктык та, күккә ата башладык. Андагы сөенечне сөйләп бетерерлек кенә түгел”,- дип искә төшерә бабам.

    Ленинград блокадасын өзгәннән соң, Псков, Пушкин, Калинин шәһәрләрен фашистлардан  азат итүдә катнаша. Бабам Балтыйк диңгезе буенча барып, Вильнюс, Рига, Будапешт шәһәрләрен азат итә. Чехославакиянең баш шәһәре Праганы  азат итү өчен көрәш барышында  аларны Австриянең баш шәһәре Венаны фашистлардан азат итү өчен күчерәләр. Кайда хәтәр, кайда авыр туп гаскәрләре кирәк, аларны шунда җибәрәләр. Бабам Җиңү көнен дә нәкъ менә Венада каршылый.

Ләкин туган якларга бабама тагын ике елдан соң гына кайтырга насыйп була әле. Шул вакыт эчендә башта Венгриядә, аннан Көнбатыш Украинада  хезмәт итә. Монда әле сугыш җиле Һаман тынмаган, кайберәүләр бендеровчылар кулыннан hәлaк була. Ә бабам үзе, күпме ут эчендә йөреп тә, бер тапкыр да яраланмый. Бәхетле минем бабам, ә әбиемнең тәнендә яралар җитәрлек иде...

 - Янымда терәлеп торучылар үлгән чаклар да булды. Шулай бервакыт 3-4 солдат снаряд күтәреп барабыз.  Беребез кинәт аска салынып төште. Карасам, үлгән. Ә мине, бәхетемә каршы, пулялар читләтеп утте, - ди ул. Нәкъ, менә шушы вакыйгада катнашкан  сугышчан иптәше белән очрашу да насыйп була аңа. Бу күрешү 40елдан соң була. Донбасс шахталарында эшләгән Биктимер абыебыз шахтада басылып үлә. Аны дуслары туган авылы Арпаязга озата киләләр. Менә шунда бабам сугыш чорында булган бу  вакыйга турында сөйли. Арадан берсе сикереп тора да: “ Өлкән сержант,  иптәш  Нуриев, сезме бу ”-, дип кычкырып җибәрә. “Кайгы безне менә шулай очраштырды. Сөйләшеп, сүзләр бетмәде...”-дип искә төшерә балам.

Менә шуннан соң язмышның  алдан язылган булуына ышанмый кара. Сиксәненче елларда  аны Буа районыннан фронтташ дусты Әнвәр Насретди­нов эзләп таба. Ә фронтта, һаваларны, җирләрне тетрәткән ут яңгыры эчендә сугыштан соң, 58 ел үткәч очраша алырбыз, дип хыялланырга да курыкканнардыр алар. Ничә еллар алар аралышып, хат язышып, кунакларга йөрештеләр. Хәзер алар да “мәңгелек  йортына ” күчтеләр. Урыннары җәннәттә булсын.

Бабам сугышта күрсәткән батырлыклары өчен: “Медаль за отвагу”, “Медаль за оборону Ленинграда”, “Медаль за взятия Вена”, “Медаль за победу Германии” һ.б бик күп  медальләр белән бүләкләнә.

Гыйлмехәмәт бабам сугыштан демобилизацияләнеп, 1947 елның 27 апрелендә генә  туган авылына кайта. Хезмәт срогын тутырып кайткач, авыл Советында эшләп ала. Күмәк хуҗалыкта бригадир да була, башка эшләрне дә башкара.

Бабам тыныч тормышта да гел батырлык үрнәге булды. Мин карт инде дип тормады,  изге эшләрнең берсенә – мәчет төзү эшенә алынды. Бу бабамның күптәнге хыялы була. Адай авылына мәчет төзү эшен башлап йөрүче, нигезеннән алып, соңгы кадагына кадәр кагучы да булды. Үзе буралар юнәлтеп, мәчетне салдыручы, мәчетне ачу өчен иң күп көч куйган кешеләрнең берсе ул булды. Үз көчендә булганда, мәчетн  карап, чистартып  та торды. Без дә аның белән бергә барып, мәчет идәннәрен юып, чистартып кайта идек. Белмим, бәлки, бабам бу эшкә алынмаса, мәчет салынмас та иде бәлкиМәчет салына дигән хәбәргә  авыл халкы ышанмаган да. Булмас эш белән йөрмә, башкарып чыга алмассың, көчең җитмәс тә дип тә караганнар. Карт булса да, бабам һәр эшне җиренә җиткереп башкарып чыга торган кеше буларак, бу эшкә үҗәтләнеп тотынган. Әйе, куйган максатына ирешә торганнардан минем бабам! Бүгенге көндә авыл уртасында мәчет гөрләп эшли: олысы да, кечесе дә йөри мәчеткә. Иртәнге азан белән уянасың, кичкесе белән йокларга ятасың. Әле күп еллар үзе төзегән мәчеттән азанны үзе әйтте. Бабам моңа сөенеп туя алмый. Мәчет ачылганнан бирле бабам аны карап, җыештырып, чистартып торды. Соңгы елларда гына бу эшне башкаларга тапшырды. Авылга кунакка кайткач, бабай кая, дип сорасаң, мәрхүмә әбиебез: “Кая булсын инде ул, шул мәчеттә, җитмәгән җирен җитештерә, булмаганын өйдән алып бара. Аны хәзер мәчеттән кайтарып булмый,” –дип көлә торган иде. Бабам сугышта гына түгел, тормышта да батыр булды, дип кабатлап әйтәм, чөнки картлык көнендә бабам каты авырудан ике аяксыз калган әбиемне баладай тәрбияләде. Үзе дә карт булган кешегә, әбиемне дә карау җиңел булмагандыр. Әмма ул бервакытта да зарланмады, әбиемнең исәнлеген генә теләде: “Әбиегез исән булсын! Ул миңа бик яхшы иптәш. Әбиегез сезнең изге кеше.” – дия иде.

 Күз генә тимәсен, 90 яшьтәге  бабам әле төз гәүдәле, яхшы хәтерле. Сиксән яшькә кадәр ат җигеп йөрде. Әбием белән дә бик тату яшәделәр алар. Ике аяксыз калган әбиемне (авыр чирдән әбиемнең ике аягын да кистеләр) дә карады, шул ук вакытта маллар асрап, тормыш та көтте. Картлык көнендә бер-берсенә таяныч һәм юаныч булып илле дүрт ел бергә гомер кичерделәр алар. Әбиемнең, кисәк кенә, суга төшкәндәй,үлеп китүе генә бабамны да, безнең барыбызны да тетрәндерде. Әйе, үлем берәүгә дә сорап килми шул!

     Ә әбиемнең үлеме бик үкенечле булды. Ул беребез белән дә саубуллашмыйча , беребезне дә борчымыйча, тормышта нинди тыйнак, сабыр булган, дөнья белән дә шулай тыныч кына саубуллашып китеп барды.

     Безнең барыбыз өчен дә иң үкенечлесе- әбиебезнең васыятьләрен ишетә, аның белән соңгы мәртәбә саубуллаша алмавыбыз, күзләренә карап соңгы мәртәбә барлык оныкларының рәхмәтен җиткерә алмавыбызда. Әбиебез аяксыз булса да, барыбыз өчен дә юаныч, куаныч иде. Ә бабам өчен ул терәк иде. Сугышны җиңеп чыккан, фашистны җиңгән бабама тазалык кына бирсен.

Бабам да , әбием дә бала җанлы булдылар. Шуңа күрә, без генә түгел, оныкчыклары да бабам дип торалар. Хәзерге көндә бәхетле бабам белән әбиемнең 9 оныгы, 15 оныкчыгы бар. Буыннар чылбыры өзелми, әкрен генә шулай дәвам итә.

Ленинград блокадасы өзелгән юбилей көннәрендә район комиссариаты җитәкчеләре бабамны Идел буенча теплоходтта круизга җибәрделәр. 12 көн алар үзләре сугышкан шәһәрләр буйлап сәяхәт иттеләр. Бабам кешеләр белән аралашырга яратучы буларак,  бу сәяхәттән бик канәгать булып кайтты. Чөнки теплоходтта барысы да алар кебек ветераннар- сугыш батырлары булган. Һәр көн ветераннар өчен төрле чаралар, кичәләр үткәргәннәр, сугышны кичергән өлкәннәргә тик ятарга, ямансуларга ирек бирмәгәннәр. Бу эшне оештыручыларга без үзебез дә чиксез рәхмәтле.

Минем әбием Мансура искиткеч сабыр, йомшак күңелле, әмма төпле сүзле, тыйнак, намуслы иде. Ул 42 ел буе Адай башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирде.. Аны яратмаган, хөрмәт итмәгән, җылылык белән искә алмаган кеше юктыр. Ул безгә, оныкларына, яхшылык, кешелеклелек үрнәге булды. Безнең күңелләребездә аның якты истәлеге мәңгелеккә урын алды. Авыр туфрагы җиңел булсын, ә бабама түземлекне бирсен.

Әбием, Мансура  Галиева фронтка 1942 елны алына. Фашистлар талап, жимереп киткән Мало­ярославец шәһәрендә аларны бер ай яралыларга ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр. Укулар подвалда бара, ә өстә - тоташ бомба яңгыры, немецлар тиз генә шәһәрне калдырырга теләмиләр. Алар чигенгәч, 120 кызны Смоленск фронтында 186 нчы запас полкның кыр госпиталенә урнаштыралар. Аннан соң тәүлек буе аяк өстендә булып, бертуктаусыз яралыларны кабул итү, беренче ярдәм күрсәтү, ашату, шәһәр госпиталенә озату башлана. Урман эчендә бик нык яшеренгән гос­питаль булса да, немецлар килеп өзлексез ут яудыралар. Ләкин адәм баласы авырлыкларга түзәргә өйрәнгән, кызлар да башта никадәр курыксалар да, соңыннан,бу мәхшәргә күнегәләр. Хәер, күнекми кая барасың, өстәлдә яраланган солдат ынгырашып ятканда, үз көеңне кайгыртырга вакыт булмый. 18 ай буе сугышчыларны үлем тырнагыннан коткарырга булышкан әбием үзе дә нык яралана. Бомбага тоту барышында ул яраланып, хәрәбәләр арасында күмелеп кала. “Әгәр дә иптәшләрем казып алмасалар, мин аңымны җуйган килеш, мәңгелеккә җир астында калган булыр идем”,- дип сөйли иде әбием.

Берничә ай Рязань госпиталендә дәвалана. Өйгә кайткач, кабат сутышка чакыру кәгазе килсә дә, бу юлы гаилә хәле буенча китми кала. Ләкин сугышта булган шушы ел ярым вакыт та, әбиемнең гомере буена житәрлек эз калдыра. Әбиемнең хезмәт юлы сугышка кадәр үк башлана. Чистай педучилищесын тәмамлагач, үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән әбием, укучылар алдына баса. Фронттан кайткач та шушы игелекле хезмәтне дәвам итә. Күп кенә авылларда укыткач, Арпаяз авылында туып-үскән әбиемне язмыш Адай якларына китерә. Шунда ул гомер юлдашы Гыйльмехәммәт бабамны очрата. Гаилә коралар, өч кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.

Хәзерге көндә бабам, әбиемнәрнең алмашы булып без үсәбез. Әлегә беребез дә аларның йөзләренә кызыллык китергәнебез юк һәм китермәбез дип ышанам. Бүгенге көндә без оныклар арасында: укытучы да ( әбием эшен әнием һәм ике апам дәвам итә), табип та, диңгезче дә, пешекче дә, җырчы- артист та, парикмахер да, инженер да, , сатучы да, эшмәкәрләр дә, технолог та бар.

Мин менә шундый тырыш, үз максатларына ирешүчән әбием белән бабамның иң яраткан оныклары. Мин аларның эшен дәвам итүче, аларның намусын саклаучы,ышанычлы дәвамчылары булырга тиешлегемне аңлыйм. Үз халкымны, аның телен, гореф-гадәтләрен ихтирам итәм. Бөтен дөньяга”Без- булдырабыз! Без -бөек халык! Без-эзле халык!”- дип кычкырасым килә. Чыннан да, без- горур халык. Яшик дисәк- Туган илебез бар! Сөйләшик дисәк - Туган телебез бар! Горурланыйк дисәк- Тукай, Җәлилебез, бөек халкыбыз бар! Киләчәккә тапшырыйк дисәк- гореф-гадәтләребез, затлы исемнәребез бар!

     Буыннар чылбыры өзелмәсен өчен кешегә тырыш, сабыр булырга кирәк. Тормышта яшәү өчен үз алдыңа максат куеп, шул максатка тугры калырга кирәк. Мин ышанып әйтә алам: “Мин чын мөселман малае, миндә бабамнар каны уйный! Мин үз халкымның горурлыгы булырга тиешле шәхесмен!”

Без - бабам һәм әбием нәселен дәвам итүче киләчәк буын вәкилләре: аларның батырлыгы алдында баш иябез, киләчәк буынның сугышсыз, ачлыксыз, бәхеттә яшәвен телибез.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау

Хәтерсез халыкның киләчәге юк! Без хәтер белән яшәргә тиеш, чөнки үткәнне белми яшәп булмый. Безнең әле гореф-гадәтләребезне, үзебезнең барлык мирасыбызны киләчәк буынга тапшырасыбыз бар. Туган ягын, илен хөрмәтләгән халык кына хөрмәтле була ала. Бу хезмәтемдә минем төп максатым: әниемнең туган авылының тарихына, шушы авылда туып-үскән әби- бабамның гыйбрәтле язмышына тукталып, аларның үткән тормышларын тарихта мәңгеләштереп калдыру иде. Үземчә, мин моңа ирештем кебек.  Авылым тарихы да, әби-бабамнарның тормышлары да бик гыйбрәтле. Авыл тарихларын өйрәнү, Бөек Ватан сугышында катнашкан сугыш ветераннарының язмышларын өйрәнеп, киләчәк буынга тапшырып калу да безнең төп бурычыбыз булырга тиеш. Ватан үз геройларын белергә, онытмаска тиеш!

 

 

 

 

Бабам- әбием туган нигез.

      Һәммә кешенең дә тормышында иң якын, иң газиз кешеләре бар. Ходай тәгалә барыбызны да әти-әниле итеп яраткан. Әти-әни безнең өчен иң изге кешеләр булсалар да, безнең әле тагын әби-бабаларыбыз да бар. Бар дөньяга яңгыратырлык эш-гамәлләре булган, сокланырлык батырлыклар кылган әбием һәм бабам турында сөйләргә телим мин сезгә.

Минем бабам Хаҗиәхмәтов Гыйлмехәмәт, әбием Галиева Мансура икесе дә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары. Алар икесе дә Кукмара районы Адай авылыннан. Белүемчә, Адай авылы Актаныш районында да бар. Ә менә минем әбием һәм бабам республикабызның төньягында, Киров өлкәсе белән чиктәш булган, Бөр елгасы буенда нигез салынган Адай авылында яшиләр. Бөек Тукай әйтмешли: “ Зурмы?- дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә; Халкының эчкән суы бик кечкенә – инеш кенә”. Адай авылы тау астында урнашкан. Авылны икегә аерып кечкенә инеш ага. Авыл кырында Нокрәт елгасына барып кушыла торган мул сулы Бөр елгасы ага. Авылыбыз урманнан ерак урнашкан булса да, кечкенә инеше, мул сулы елгасы, таулары белән матур. Борын заманннардан бирле халык сулы җиргә төпләнеп,  авыл төзегән. Борынгы бабаларыбыз да шуны күздә тотып, бу урында төпләнеп калгандыр. Бабамның әйтүе буенча элек авыл бик зур булган, хәтта тау өстендә дә кешеләр яшәгән. Ачлык вакытында, халыкның яшәү шартлары авырайгач, кешеләр бу авылдан да күпләп читкә китергә мәҗбүр булганннар. Адай авыл кешеләре элек-электән терлекчелек, игенчелек белән көн күргәннәр. Авыл халкының тырышлыгы авылның төзек, йортларның бай булуыннан күренеп тора. Әйе, тырыш бу як кешеләре. Хәзерге көндә дә җәй буе кырда тырышып эшлиләр, мул уңыш үстерәләр. Кыш җиитте исә:  ир-атлар итек баса, хатын-кыз шәл бәйли, бала тәрбияли, шуңа күрә муллыкта яшиләр дә инде Адай  халкы.

Әйдәгез, Адай авылы тарихына күз салыйк әле. Борынгы тарихи истәлекләр буенча авылга нигезне салучы Алып бабай була. Ул гаять зур гәүдәле булган. Аның бер-бер боты чыршы-нарат озынлыгында булып, без әрем арасыннан ничек йөрсәк, ул урманнан шулай гизеп йөргән. Ике сикерүдә боланны эләктереп алып, чи көенчә ашый торган булган. Алып бабай беркайчан да әнисен үзеннән калдырмаган, чөнки ул аның иң якын киңәшчесе булган.

 Алып бабайның зурлыгын күз алдына китерү өчен, тарихи истәлекләргә игътибар итү дә җитә. Без аның шунда гаҗәеп зат икәненә инанырбыз. Алып бабайның әнисе  болай дигән: “Җил идем, җитез идем, Алыбыма җиде көндә җитмеш болан тиресеннән бер ыштан тектем.”

       Көннәрнең берендә Алып бабай бер авыл янына килеп чыга. Шунда ат белән җир сукалаучыны тотып алып, атын, сукасын һәм үзен кесәсенә сала да, әнисенә алып кайтып күрсәтә.

       Уч төбенә куеп: “Менә әни, кара әле, бу нинди корт икән, җир ертып йөри иде ,”-ди.

 Бу хәлне күреп әнисе бик борчыла: “Улым, син бит ахыргы заман кешесен тоткансың, алар якындагы гына авылда яшиләр, җир эшкәртеп көн күрәләр. Тора-бара алыплар нәселе бетәр дә шул вак халыклар гына калыр. Ходай бәндәсен тоткансың, Ходай сиңа рәнҗер, син аны кайдан алсаң, шунда илтеп куй,”- дип үтенгән.

  Шул заманда урманда яшәүче чирмешләр бу сүзләрне ишетеп торганнар һәм бик куркышканнар. Алып бабай безне дә тота күрмәсен- әнә Адай (Ходай) кешесен тоткан дип, хәбәр таратканнар һәм менә шул көннән бирле бу авыл Адай исемен йөртә башлаган.

   Адай авылын элек-электән мәгърифәтле авыл дип йөртәләр, чөнки анда Шәһри Болгарда гыйлем алган Шәех бабай укыта. Ул ахыргы көненә кадәр шушы мәхәлләдә ислам динен өйрәтеп яши һәм Адай зиратына җирләнә. Аның Зумагы аерым, изгеләр каберлеген тәшкил итә.

   Адайда Шәех бабайның изге чишмәсен кадерләп, хөрмәтләп торалар, аңа беркайчан да сукмакның өзелгәне юк.Ул чишмәнең суы белән сихәтләнгән кешеләрнең исәбе юк дип сөйлиләр. Чишмәнең суы балаларны күз тиюдән саклый, төрле авыруларны дәвалау көченә ия. Чишмә янына барганда барлык мөселман кануннарын үтәп, намаз укып, изге күңел белән, чистарынып барырга кирәк.Таң сулары алып коенсаң, сәламәтлеккә шифасы бик күп дип тә әйтәләр. 

  Шәех-дигән титул Мөхәммәт пәйгамбәр нәселеннән булган дин галимнәренә генә бирелгән. Димәк Адай авылында яшәгән халыкка дини хезмәт күрсәткән шәхес, гаять дәрәҗәдә абруйлы кеше булып чыга. Бу мәхәлләнең дә дәрәҗәсе башкалардан өстенрәк исәпләнелә.

 Әнә шулай халыкка ислам динен өйрәтү бөек галимнәр тарафыннан югары сыйфатлы итеп башкарыла. Шәех бабайның  мәдрәсәсе суфилар, әүлияләр мәдрәсәсе була. Монда тагын Хәлфә баба- чын исеме Ибрашхуҗа улы Бәйрашхуҗа лекцияләр укый. Шулай Адай мәдрәсәсе тирә-якларга әүлияләр укытып тараткан. Шушы мәдрәсәдән чыккан ирле-хатынлы Гадел Хуҗа һәм Гадел Хөппениса әүлияләрнең каберләре һәм чишмәсе Кукмара районының Состамак- Байлангар авыллары арасында.

 Поплар Адай халкын чукындыру нияте белән ничә мәртәбә килсәләр дә, теләкләренә ирешә алмаганнар. Халык бирешмәгән, тез чүкмәгән.

 Бу авылны төрле афәттән мәдрәсә, Коръән, иман һәм галимнәр саклаган. Адай авылының иң күренекле кешесе Әхмәт Ясәви хәзрәтләре. Ул үзенең шигырьләре һәм әдәби әсәрләре белән бөтен төрки дөньяга мәшһүр кеше. Шушы авылда яшәп мәдрәсәдә укытып, Мисырда Багдад шәһәрләренә дә барып йөреп, шушы төбәкләргә мәгърифәт нуры сибеп кенә калмаган, милли бердәмлекне дә булдыруга зур көч куйган. Ул төрки халыкларының синсиләсен (Союзын) төзегән һәм бердәмлеккә өндәгән. Бу олы галимебез соңгы сәфәрендә Адайга әйләнеп кайта алмаган, Ташкенттан бирерәк Төркестан шәһәрендә вафат булган.

  Шулай итеп, Адай халкы һәм аның мәшһүр мәдрәсәсе тирә-юньдәге халыкларны дини һәм рухи, милли яктан агартучы, илһам биреп торучы үзәк булган. Хәтта кайбер авылларның яшәешенә дә башлангыч биргән бу үзәк.

 

 

 

 

 

 

 

Җырга тиң гомер.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Научная работа"Халкыбызның ил тарихындагы роле""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Маркетолог

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 407 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.10.2016 649
    • DOCX 37.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Низамутдинова Дамира Гилмехаматовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 24259
    • Всего материалов: 27

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Федеральный государственный образовательный стандарт ООО и СОО по истории: требования к современному уроку

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 151 человек из 52 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 278 человек

Курс профессиональной переподготовки

История: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель истории

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "История")

Учитель истории

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Музыка в мире: народные и культурные аспекты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Жизненный цикл продукта и методология управления проектами

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интеллектуальная собственность: медиа и фотографии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 25 регионов